Ижевскида «Уйна, гармун!» төбәкара фестиваль-конкурсы җиңүчеләре билгеле булды
0
210
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Май азагында Ижевскиның «Спартак» халык иҗаты йортында «Уйна, гармун!» төбәкара фестиваль-конкурсы булып узды. Фестиваль-конкурста Сарапул, Можга, Ижау шәһәрләреннән, Алнаш, Кече Пурга, Балезино, Завьялово районнарыннан, Татарстанның Казан, Түбән Кама шәһәрләреннән, Башкортстан Республикасының Краснокама районыннан 6 ансамбль, 35 аерым башкаручы катнашты. Әлеге бәйгене Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырды. Бу турыда «Яңарыш» газетасы хәбәр итә. Бу көнне «Спартак» халык иҗаты йортының барлык почмакларында гармун, баян, аккордеон тавышлары яңгырады. Олысы-кечесе Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат ага Кәримов истәлегенә оештырылган күргәзмә янында кайнашты. Муса Җәлил исемендәге китапханә хезмәткәре Рәмзия Гыйззәтуллина татар китапларыннан күргәзмә тәкъдим итте, остаханә оештырды. Сәхнәдә 10 гармунчы бергәләп халкыбызның яраткан көйләрен уйнадылар. Түбән Кама шәһәреннән килгән «Чишмә» гармунчылар ансамбле дә шаккатырды. «Чит төбәктә мондый зур чара үткәрү җиңелләрдән түгел. Сездә үз эшен яраткан, телебез, милләтебез яшәсен, дип янып йөри торган энтузиастлар эшләгәне күренеп тора. „Яңарыш“ газетагыз белән танышып чыктым. Шәхесләр, гади кешеләр, балалар турында күп язасыз икән. Рәхмәт сезгә!» — диде Түбән Кама шәһәреннән килгән Флүр ага Гайнмөхәммәтов. «Әлеге фестиваль-конкурсны оештыруда бик күп кешеләрнең көче ята. Бирегә килергә чакыру алганнан соң, без сезнең белән гел элемтәдә тордык. Безгә Ижау шәһәренә килергә булышканыгыз, минем ансамбльдәге өлкән кешеләрнең күңелен күргән өчен зур рәхмәт сезгә!» — диде Казан шәһәреннән Ринат Мөхетдинов. «Уйна, гармун!» фестиваль-конкурсында Казаннан «Татар гармуннары» ансамбле Гран-при алды. Конкурсның калган лауреатлары исемлеге белән таныша аласыз.