Нәзарәт Менделеевскидагы фаҗигадә исән калган Никитага ярдәм кулы сузарга чакыра
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Менделеевскида 3 декабрьгә каршы төндә булган коточкыч үтерештә әнисен һәм ике ир туганын бер мизгелдә югалткан 12 яшьлек Никита Колбинның тирән кайгысын уртаклаша. Һәм егеткә ярдәм кулы сузарга чакыра.
- Яшүсмер җинаятьче үги әтисеннән качып котыла — ул тәрәзәне ватып, 6 градуслы салкында эчке киемнән генә диярлек ярдәм эзләп чыгып чаба. Ир-ат элеккеге хатынын, ике яшьлек баласын һәм 19 яшьлек үги улын пычак белән яралап үтергән. Хатын-кызның 12 яшьлек улы качып котыла алган.
Әлеге фаҗига малайны гомерлек ачы хәсрәткә дучар итә. Авыр чакта Никитага терәк булып, теләктәшлек күрсәтү йөзеннән, Нәзарәт аңа матди ярдәм җыю турында игълан итә һәм битараф булмаган һәркемне бу гамәлдә катнашырга чакыра. Билгеле, бернинди акча да аның бу хәсрәтен йомшарта алмаячак, ләкин аңа карата беркадәр шәфкатебезне белдерергә мөмкинлек бирәчәк.
Хәзер малай үз әтисе Николай, әбисе һәм әбисенең әнисе белән Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә яши. Әтисе янында Никита үзен иминлектә тоя, аңа медицина һәм психология ярдәме күрсәтелә. Хәзерге вакытта бала үзен канәгатьләнерлек хис итә һәм яңа мәктәпкә укырга керергә әзерләнә, әмма Никитаның хәзерге яшәү шартлары яхшыртуга мохтаҗ — фатир бер бүлмәле. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан бүген йомшак сүзгә һәм мәрхәмәткә аеруча мохтаҗ балага кирәкле ярдәм күрсәтүгә акча күчерү өчен хисап счеты ачылды.
Никитага теләгән һәркем ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтында күрсәтелгән реквизитлар буенча ярдәм җибәрә ала.