Добавить новость
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014 Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015 Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017 Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017 Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Татарстан янган Эчкендә никах туе уздырды (Кәләшне 9 айдан тагын киләбез дип кисәтттеләр)

0 788

Бер белмәгән, бер күрмәгән кешеләрнең туйларында булганыгыз бармы? Минем юк иде. 228 йорт янып беткән Эчкен-Йолдыз авылында татарлар никах туе үткәрде. Иң кызыгы – яшьләр кунакларның дүрттән берен дә белмәгәндер. Чөнки никахка, бераз арттырып кына әйткәндә, бөтен Россия татарлары җыелды. Алар исәбендә мин дә булдым. Шуңа күрә балсыз гына булса да, «и я там был, и мед я пил» дип сөйләргә тулы хокукым булганга, чит-ят җирдә үткән никах туен тәфсилләп язам.

Фото: © Энҗе Габдуллина

Никах тарихы

7 май кичендә Курган өлкәсендә һәм себернең башка төбәкләрендә көчле янгыннар чыкты. Татар халкын иң тетрәткәне – үз менталеты, үз сөйләме булган Эчкен (хәзерге атамасы Йолдыз) дигән татар авылының көлгә әйләнүе булды. Урманнан күчкән коточкыч янгында 228 йорт янып көлгә әйләнде, җиде кеше һәлак булды. Фаҗигадән соң ике ай үтте, авылда әкренләп кенә, авырлык белән генә булса да төзелеш эшләре башланды.

  • Эчкенгә тормыш кире кайта: 228 йорты янган авылда төзелеш башланды

Фото: © Энҗе Габдуллина

Иң аянычы – шул көннәрдә өйләнергә уйланып йөргән яшьләрнең никахлары булмый кала. Бөтен авыл кара кайгыда, шуңа өстәп егетнең туган нигезе, әти-әнисе йорты, ихатасы белән бергә янып бетә. Андый кайгылы көннәрдә, әлбәттә, өйләнү кебек әйбер турында сүз дә була алмый.

Яшьләрнең никахларын үткәрмәскә карар итүләре турында ТР Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев ишетеп ала. «Никахны үткәрми калырга ярамый, бары күчерергә генә була. Яшьләр хәл итеп, әти-әниләре риза булса, никах һичшиксез булырга тиеш. – ди Васил Шәйхразыев һәм никахны үткәрүне Бөтендөнья татар конгрессы үз өстенә алачагын хәбәр итте. – 12 июльдә Милли Шура вәкилләрен алып килеп, утырыш оештырабыз. Алар барысы да никах бәйрәмендә катнашачак. Татарстаннан артистлар чакырып, зур бәйрәм оештырырбыз. Татарларның бердәмлеген күрсәтәчәкбез», – диде ул июнь аенда Эчкенгә булган сәфәрендә.

12 июль җитте. Утырыш булды. Татарларның бердәмлегенә тагын бер кат инанырга дип, никах туена киттек.

«Риза булып бардым»

Камилә белән Эрик Фәткуллиннар Эчкендә танышканнар. Эрик тумышы белән шушы авылдан булса, Камилә Эчкенгә бабайларына кайтып йөргән. «Камилә белән без кечкенәдән таныш. Ул вакытта миңа ун, аңа сигез-тугыз яшьләр булгандыр. Миңа уналты-унҗиде булганда: «О, нинди матур кыз үтеп бара», – дип уйладым. Шуннан йөреп киттек», – диде Эрик.

Фото: © Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Эрик хәрби уку йортын тәмамлаган, Ставрополь крае Буденновск шәһәрендә очучы булып хезмәт итә. Никах вакыты да отпускка туры килгән. «Авылга отпускта, ялларда, Яңа елга кайтам. Хәзер кыз белән бергә китәбез», – диде Эрик. Бу сүзләрне ишетеп алган Васил Шәйхразыев: «Кыз түгел, хатын белән», – дип төзәтте. Бу яшьләрнең мәчеткә кереп барышлары иде.

Эрик Эчкен диалекты белән рәхәтләнеп татарча сөйләшә, Камилә бик аңлап бетерми икән. Шуңа аңа һәрбер хәрәкәтне, сүзне ире, колагына пышылдап, тәрҗемә итеп барды. «Камилә татарча аңламый», – диде Эрик, кызның нигә бер сүз дә дәшми торуына гаҗәпләнгән кунакларга җавап итеп. «Аның тамырлары татар, без карадык инде», – диде бу сүзләргә Васил Шәйхразыев. Камиләнең бабасы чыннан да яшьләрне татарча котлады.

Фото: © Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Кызның татарча белмәве сәбәпле, берничә тапкыр көлкеле хәл дә туды. Никахны янгында зыян күрмәгән авыл мәчетендә Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла хәзрәт Аширов үзе укыды. Гаилә кыйммәтләре, динилек турында да, гомумән, бөтен нәрсә турында да ул татарча гына сөйләде. Камиләгә исә «риза булып бардым» дигән сүзне генә өйрәтеп куйганнар. Мәһәр турында сүз кузгалгач, Эрик, кесәсеннән беләзек алып күрсәтте. «Ризамы син бу мәһәргә?» – дип сорады мөфти хәзрәт. «Риза булып бардым», – диде «риза» сүзен ишеткән кәләш. «Ашыкма әле, ашыкма, барырга иртәрәк әле», – дип куйды мөфти. Мәчетнең беренче катына бер-бер артлы тезелеп утырган ир-атлар шаулап көлешеп куйдылар.

Фото: © Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Мөфти хәзрәтләре, әлбәттә, балалар турында да сөйләп үтте. «Тугыз айдан тагын киләм», – диде. Ир-атлар тагын шаулап көлеп куйдылар. Кияүгә чыкмаган кыз буларак, бик тыйнак, бик оялчан гына кәләшнең нәрсә хис итүен икеләтә аңлап куйдым.

Шаһитлар буларак, авылның имам-хатыйбы Әхмәдулла хәзрәт Хәбибуллин, Курган өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Марат Юнысов һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма директоры урынбасары Марс Тукаев сайланган иде.

Килен төшкән ... нигез

Никах укып, яшьләр бәхете өчен догалар кылгач, Фәткуллиннар нигезенә килен төшерергә киттек. Татар конгрессы никахны башыннан алып азагына кадәр үзе оештырган. Менә тагын бер күренеш – килен төшерүдә «Килен төшкәндә» җырын җырлар өчен махсус рәвештә «Мөслим тугайлары» фольклор ансамбле килгән иде. Алар тезелеп басып җыр җырлады, ә килен төшерү йоласын алып баручы Марсель Әхмәдуллин оештырды.

Фото: © Энҗе Габдуллина

Иң кызганычы, килен төшәргә капка да, йорт үзе дә юк шул, әлегә бары өйнең нигезе һәм күпмегәдер күтәрелгән өлеше генә бар. Килен төшерүне шул нигез янында үткәрдек. Күрәсең, бу йола Курган якларында бик үк сакланып калмаган, чөнки килен төшкәнне карарга җыелган халык та, әти-әниләр үзләре дә бик аптырашып, бик кызыксынып күзәттеләр бу күренешне.

Фото: © Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Киленне кайнана булган Элеонора Фәткуллина ак мендәргә бастырды. «Уң аягың белән, уң аягың», – дип кабатлады алып баручы. Эрик Камиләнең колагына пышылдады. Майлар, балларны да йоласына туры китереп: «Май кебек йомшак, бал кебек татлы булыгыз», – дип каптырды әни кеше. Ипи исә Камиләнең әнисе кулында иде. Анысын да йоласына туры китереп, Эрик сындырып алды, сыныкның яртысын хатынына тоттырды һәм алар бер-берсенә икмәк каптырдылар. Тик бераз каушаган кияү, хатынының брекет кигәнен онытып җибәреп, сыныкның зуррак өлешен үзендә калдырган иде. Камиләгә тагын бераз кыен булып китте.

Фото: © Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Киленнең нигезгә төшеп, иренең әти-әнисенә дә «әти-әни» дип эндәшеп, бүләк бирүен дә шаккатып күзәтте халык. Кияү исә хатынының әнисенең иңсәсенә бүләк яулык япты. Аннары ике кодагыйны баянга биеттеләр.

«Бетте, барыбыз да кафега», – дигән сүзләр әйтелсә дә, Васил Шәйхразыев иң мөһим йола үтәлмәгәнен әйтте. «Татар халкының борынгы гадәте буенча кияү кәләшне төп нигезгә күтәреп алып керә», – диде Милла Шура рәисе. «Тагын нәрсә?» – дигән шаккатулы күзләр белән карап торган Камиләне Эрик ялт итеп күтәреп тә алды, дивары күтәрелә башлаган йортның өстенә бастырып та куйды. «Ишек шул тирәдә булырга тиеш», – дип фаразласалар да, кияү кызны җиргә генә бастырып калмады, диварына ук мендерде. Булды, килен нигезгә төште.

«Безнең килен уңган булсын, авыз-борынын йомган булсын»

Мәҗлес өлеше өчен табынны авылның кибете урнашкан бинаның икенче ягында корганнар. Биш рәт булып тезелгән өстәлләрдә кем утырганын чамалап бетерә торган түгел. Бер якка утырышка җыелган Милли Шура вәкилләре, төбәкләрдән килгән эшмәкәрләр, Курган өлкәсе җитәкчелеге утырса, икенче якларда авыл халкы урнашты. Түр өстәлдә әти-әнисе янәшәсенә кияү белән кәләш урыны иде. Аларны теләк әйткәндә генә күреп була, чөнки әйтүемчә ул хәтле тыгыз утырган халык арасыннан танып-күреп бетерүе авыррак булды.

Фото: © Энҗе Габдуллина

Әти-әниләр, әби-бабайлар сөйләгән туйга эләккән кебек булдык. Элеккеге чорда шулай зур өстәлләр корып, бөтен авылны җыеп, зурлап үткәргәннәр бит туйларны. Хәзер кафе, рестораннарга йөреп өйрәнгән безнең буын өчен бу шундый кызык тоелса, безнең каршыда утырган әбиләр «ностальгия» хисеннән очынып утырды. Аларга бигрәк тә Марсель Вәгыйзов һәм «Мөслим тугайлары»ның җырлаулары ошады. Үзләре бииләр, үзләре уйныйлар, үзләре җырлыйлар мөслимлеләр. Бер чыгышлары азагында ут сүнде. «Элеккеге чордагы кебек чын туй булсын өчен сугышу гына җитми», – дип уйлап куйдым. Әлбәттә, ут берничә секунд эчендә кушылды да.

Эчкеннәргә татар халкының тагын бер йоласын күрсәттеләр. Ул да кыз ягыннан килгән булса парлы каз-үрдәк, килен чәкчәге һәм чигелгән парлы мендәрләр. Кода-кодагыйлар, балаларга теләкләрен һәм конгресс бөтен рәхмәт сүзләрен җиткергәч, күчтәнәчләрне чыгардылар.

Күчтәнәчләр дигәннән, никах туена килгән җитәкчеләр, эшмәкәрләр һәрберсе матурдан матур теләкләр һәм зурдан зур бүләкләр алып килгәннәр иде. Яшьләрне Курган өлкәсе губернаторы исеменнән губеранатор урынбасары Константин Ермаков, Шадрин район җирлеге башлыгы Дмитрий Жуков, Бөтендөнья татар конгресс башкарма директоры Данис Шакиров, Самара, Башкортстан, Төмән өлкәсеннән килгән татар эшмәкәрләре һәм башкалар котлады. Бүләкләрнең нинди булуын күреп торган Марсель Әхмәдуллин: «Тормыш башлап җибәрергә була», – дип куйды. Яшь гаиләгә чит ил югычын бүләк иттеләр. «Күрдеңме нинди Kärcher бүләк иттеләр. Авылда су бетте, миңа да никах үткәреп бирегезче, дисәм, үткәрерләр микән?» – дип шаяртты бер коллегам. Әлбәттә, мондый бәла-казалардан Аллаһ саклый күрсен, шаяртулар да шаяру булып калсын.

Фәткуллиннарга йорт салучы Самара эшмәкәрләре киленгә шундый шигырь юллары багышлады:

«Безнең килен уңган булсын,

Авыз-борынын йомган булсын,

Пич куенында комган булсын,

Җылы суын салган булсын.

Сарык-бәрәнгә типмәсен,

Өйдә булган хәлләрне

Тышка чыгып сипмәсен».

Васил Шәйхразиев ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлауларын җиткерде.

Хатыным белән 35 елдан артык бергә яшибез. Быел коралл туе булды. Без һәрвакыт туебызны искә алабыз. Без дә нәкъ сезнең кебек түзеп, акыллы кыяфәт белән тыңлап, басып торган идек. Сезнең кебек үк өстәл артында утырган кунакларның яртысын да белми идек.

Тагын бер татар гаиләсенә мәхәббәт һәм озын гомер телибез. Бүген туганнар, дуслар, иптәшләр әйткән теләкләр, сүзләр – ул аларның үз тормышларында үткән әйберләре. Сезнең яшьтә ул әйберләр сездә булмас кебек тоела. Булачак. Аллаһ сезгә көмеш туйны да, алтын туйны да үткәрергә насыйп итсен.

Иң мөһиме, ышанырга һәм яратырга. Хәзрәт тә тик торганнан гына тиздән кире киләчәген әйтмәде. Безнең дә кире киләсе килә, – дип өстәде Васил Шәйхразыев.

Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

«Тугыз ай» дигән сүзне Курган өлкәсе татар конгрессы җитәкчесе Марат Юнысов та искә алды. «Сез безнең Эчкен татарларын онытмагыз. Татар җирен бөтен җирдә сөйләп, онытмыйча йөрегез. Камилә, сиңа Аллаһ Тәгалә татар телен өйрәнергә насыйп итсен. Тугыз айдан, Аллаһ бирсә, тагын укырбыз», – диде.

Фото: © Энҗе Габдуллина

Камилә белән Эрик Фәткуллиннарның никах туе авыл халкы өчен дә, чәчелеп урнашкан татарлар өчен дә күңелле бер чара булды. Шулай да никах алдыннан: «Ул гаиләнең бер мал асраганы юк, нигә аларга?» – дип тавыш чыгарып йөргән апаны да күрдек. Чын авыл кешеләренә бирмиләр дип әйтергә теләде булса кирәк. «Ник тавышланасыз? Сезнең авылга була бит, читләргә түгел», – дип юатырга тырышты бер абый. Күрәсең, эшмәкәрләрнең йорт салып бирүе дә, улларына никах туе үткәрүләре дә кайгыдан нишләргә белмәгән авыл халкының нервыларын какшаткан. Шуңа күрә никах туе авыл халкын котырту булып күренде. Бердәмлек идеясен алга сөрсәләр дә, бернәрсәсез коры җирдә калган кеше аңа карамый шул. Ул бары «аңа ярдәм итәләр, ә миңа юк» дип карый, чөнки табигый инстинктлар уяна.

Шулай да сөенүчеләр күбрәк булды, дип ышанасы килә. «Минем оныгыма шундый матур бәйрәм ясаганыгыз өчен зур рәхмәт», – диде Эрикның әбисе. Әнисе дә, әтисе дә шул сүзләрне кабатлады.

Конгрессның мондый чара үткәрергә алынуы да кызыклы. Идеясе, әлбәттә, бик бөек – татарларның бердәмлеген күрсәтү, янгын аркасында бетеп куйган җирдә яңа татар гаиләсе барлыкка килүне, мәхәббәтнең никадәр көчле икәнен күрсәтү. Аннары килен төшерү йоласын да халыкка күрсәтү – гореф-гадәтләрнең бу якларда да кире кайтуына бер өмет билгесе булды.

Эрик белән Камиләнең тормыш юлы менә шундый бер карасаң, күңелле, икенче карасаң, күңелсез вакытларда башланып китте. Шулай да бөтен Россия татарлары шаһит булган никах мәңгелек булсын дигән теләктә калабыз. Татар гаиләләре артып торсын, татар йолалары югалмасын!

Фото: © Энҗе Габдуллина

Милли Шура рәисе сентябрь аенда Эчкенгә өй туе уздырырга киләчәген әйтте. Шул ук вакытта авылда агач утыртачаклар һәм сквер барлыкка киләчәк. Шулай ук янгыннан калган металл кисәкләреннән шушы янгынны хәтерләткән символ ясалачак һәм шул скверга урнаштырылачак. Васил Шәйхразыев фикеренчә, ул шушы авылга ярдәм итүне һәм бу янгынны искәртеп торачак.

Икенче елда Эчкендә Сабан туе узачак. Датасы әлегә билгеле түгел.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Пока вы спали:. Временные ограничения на взлет и посадку с полуночи введены в аэропортах Самары, Казани, Нижнекамска, Пензы, Ульяновска, Оренбурга, Уфы, Тамбова, Чебоксар, Орска, Ижевска и Перми

На телебашне в Самаре включат праздничную иллюминацию в День радио

Мобильный интернет «сбоит» по всей России. Причины и регионы

Правительство списало 21 региону долги на сумму более 114 миллиардов рублей


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Самара на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.