Добавить новость
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014 Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015 Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017 Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017 Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Бу җәйдә туристлар кайларда ял итәчәк: Төркиягәме, Грузиягәме, аюлар янына кунаккамы?

0 54

«Россиялеләр Кара диңгез ярларын сайлый»

«Быел пляж ялы өчен беренче урында торган туристик юнәлеш – Россия», – ди Татарстан туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов. Аның сүзләренчә, россиялеләр Кара диңгез ярларын сайлый. Ял итүчеләрнең күпчелеге Кырымга һәм Сочига бара. Бу турыда «Татар-информ» журналисты Любовь Шебалова яза. 

Шәһәрләр буенча танып белү сәяхәтен өстен күрүчеләр Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград һәм илнең туристлык картасындагы башка истәлекле урыннарны сайлый. «Кешеләр Россия буйлап күбрәк сәяхәт итә башлады», – ди ул.

Мифтахов Россиядә авиабилетларга бәяләр күтәрелүен әйтә, шул ук вакытта алар элек тә арзан түгел иде. Ләкин бу мәсьәләдә үзгәрешләр булырга мөмкин. Мисал өчен, «Аэрофлот» Россия эчендәге рейсларга бәяләрне төшерергә планлаштыра. Шул ук вакытта альтернатива да бар. «Ил буенча поездларда да йөрергә мөмкин», – дип сөйли Татарстан туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты.

Россия буенча туристлык юлламаларына бәяләр дә 5тән 25 процентка кадәр арткан, әмма моның өчен объектив сәбәпләр бар, ди ул. «Бәяләр артуга нәрсә тәэсир итә? Азык-төлек бәясе, инфляция, хезмәт хакы һәм персоналны тоту өчен премияләр», – ди Мифтахов.

Аерым алганда, «Татар-информ» әңгәмәдәше сүзләренчә, хәзер Казанда аш-су осталары белән проблема кискенләшкән: «Аларны Россиянең көньягындагы курортларга чакырганнар». Алар сезон башлангач 4-5 айга шунда эшкә китә, аннары кире кайталар. Һәм бу ел саен шулай. «Кадрлар проблемасын бездә беркем дә юкка чыгармады», – дип җөпли Мифтаховның сүзләрен «Компаньон СП» турагентлыгы генераль директоры Сергей Пасечник.

Быел пляж ялы өчен беренче урында торган туристик юнәлеш – Россия.

Фото: © «Татар-информ»

«Дагыстанлылар үзләренә төшкән бәхетне әле аңлап бетерми»

AVT авиабилетлар сату компаниясе директоры Азамат Сабиров «Татар-информ»га эчке туризмның елдан-ел 10-15 процентка үсә баруын әйтте.

Ул, яңа юнәлешләр субсидия булганда ачыла, ди. Сабиров Россиянең мондый төбәкләреннән Дагыстанны аерып әйтә, бу төбәк уңайлы, арзан һәм бик матур. «Дагыстанлылар бу бәхетне кайчан аңларлар да, республикаларының чын курортка әверелүе өчен акча кертә башларлар», – дип зарлана агентлык әңгәмәдәше.

Моннан тыш, Сабиров бу республикада, Ирандагы кебек, берничә тыю гамәлдә булуын искә төшерде. Мәсәлән, туристларга халык алдында үбешергә, ачык кием кияргә ярамый. «Бу күренеш туризм үсешен тоткарларга мөмкин, икенче яктан караганда, җирле менталитет үзенчәлекләре юкка чыгарга мөмкин. Гомумән алганда, россиялеләр анда бик теләп бара», – ди ул.

Белгечләр фикеренчә, Дагыстан уңайлы, арзан һәм бик матур. 

Фото: © «Татар-информ»

AVT компаниясе директоры сүзләренчә, Татарстан башкаласы да җәлеп итү үзәгенә әверелә. Илдә барган вакыйгалар эчке туризм үсешенә ярдәм итте, дип сөйли Сергей Пасечник. Ул да, аның хезмәттәшләре дә, Татарстанны бик еш чаралар үткәрү өчен сайлыйлар, нәтиҗәдә корпоратив туристлар саны арта, дип әйтәләр.

«Компаньон СП» директоры әйтүенчә, Казанда кунакларны урнаштыру өчен 5 «5 йолдызлы» һәм шул ук санда яхшы «4 йолдызлы» кунакханә бар. «Ә аннан соң инде барысы да сервис, транспорт, кухняны белү һәм башкалардан тора», – ди Пасечник. Россия буенча сәяхәтләргә килгәндә, Дагыстанга, Чечняга, Калининградка, Сочига, Минераль Суларга, Алтайга һәм Байкалга төркем белән баручылар күп икән.

Россия туриндустрия берлегендә (РСТ) табигатьтә актив ял модага кереп баруын әйтәләр. Экскурсия программалары походлар, катамараннарда һәм байдаркаларда йөзүләр, глэмпингларда ял итү белән тулыландырыла. Иң популяр юнәлешләр арасында Камчатка, Куриллар (аерым алганда, Итуруп утравы), Мурманск өлкәсе, Алтай, Карелия һәм башка төбәкләр. Моннан тыш, РСТ мәгълүматлары буенча, соңгы вакытта туристлар хайваннар дөньясын күзәтү белән кызыксына башлаган. Мәсәлән, Мурманск өлкәсенең Териберка бистәсенә китлар карар өчен баралар. Ә ерак көнчыгыштагы Врангель һәм Геральд утрауларына круизның исеме үк «Ак аюларга кунакка» дип атала.

Авиабилетларга бәяләр күтәрелде, шул ук вакытта элек тә арзан түгел иде.

Фото: © «Татар-информ»

Туры очышлар булмаса да, Грузия популярлыгын югалтмады

Шушы көннәрдә Россия Президенты Владимир Путин Россиядән Грузиягә авиаочышларга, шулай ук анда юлламалар сатуга кертелгән тыюны бетерде. 15 майдан бу ил гражданнары Россиягә визасыз керә ала.

19 майда Россиянең «Азимут» авиакомпаниясенең Мәскәүдән Тбилисига беренче рейсы булыр, дип планлаштырыла, шуннан соң бу маршрут буенча очышлар көн саен башкарылачак. Моннан тыш, 16 майда Грузиянең Georgian Airways авиакомпаниясе Россия белән авиаэлемтәгә рөхсәт алды: Мәскәүгә очышлар 20 майдан башлап атнага 7 тапкыр башкарылачак. Red Wingsның да Росавиациядән Мәскәү, Самара һәм Казаннан Грузиягә очарга рөхсәт соравы билгеле.

Грузиягә барырга әзер булган россиялеләр саны елына миллионнан артып китәргә мөмкин, дип саныйлар Россия туриндустрия берлегендә. Чагыштыру өчен: ФСБ чик буе хезмәте мәгълүматлары буенча, 2018 елда авиарейслар туктатылганчы, бу Кавказ арты Республикасын 1,3 млн россияле сәфәр кылган.

Грузиягә барырга теләүчеләр бик күп булырга мөмкин, әмма аның потенциалына ике тотрыклы фактор тәэсир итәчәк, дип саный РСТ Президенты Илья Уманский. «Беренчедән, чит илләргә очарга мөмкин булган Россия «бортлары» саны, чөнки Грузия хакимиятләренең безнең икеләтә теркәлгән самолетларга карата позициясе әлегә аңлашылмый. Икенчедән, урнаштыру объектларының сыйдырышлылыгы», – дип саный ул.

Аның сүзләренчә, әлеге Кавказ арты республикасында номерлар фонды чикле, андагы кунакханәләр, Россия туристларын югалтканнан соң, алар урынына чит ил туристларын җәлеп итте.

Грузиягә барырга теләүче россиялеләр саны елына миллионнан артып китәргә мөмкин.

Фото: © «Татар-информ»

Россия туристлык индустриясе берлеге вице-президенты Дмитрий Горин фикеренчә, Грузиядә туризм өчен мөмкинлекләр күп. Анда экскурсия, дәвалану, пляж ялы өчен барырга мөмкин. Шул ук вакытта сәфәр озын очышлар да таләп итми, визалар да кирәкми. Бу ил шулай ук транзит юнәлеше буларак кулланыла, анда күп кенә чит ил лоукост-ташучылары оча.

Моннан тыш, Горин әйтүенчә, Грузиягә турыдан-туры очышлар булмаганда да сорау бар иде. Аларны яңадан торгызу исә, күләмнәрне берничә тапкыр арттырырга ярдәм итәчәк.

AVT компаниясе директоры Азамат Сабиров «Татар-информ»га үз вакытында Казаннан Тбилисига беренче рейсларны ачуда катнашканын сөйләде. «Бу юнәлеш – яраткан һәм күптән көтелгән, шуңа күрә яңалыклар да – позитив һәм шатлыклы», – ди агентлык әңгәмәдәше.

Сабиров сүзләренчә, элек Грузия башкаласына көненә 2 авиарейс иде һәм аларга сорау зур иде. Ул Европа чикләүләрен исәпкә алып, хәзер дә ихтыяҗ зур булыр, дип ышана. «Грузия – сәяхәт өчен яхшы юнәлеш», – ди Сергей Пасечник.

Тунис һәм Марокко ачык, әмма анда Мәскәүдән генә барып була.

Фото: © «Татар-информ»

«Төркиядә ял итү хәзерге көндә күпләр өчен актуаль түгел»

Чит ил курортлары турында сөйләсәк, Төркия быел да лидер булып кала, әмма ял итүче россиялеләр саны быел ул кадәр күп түгел, ди Мифтахов.

Аның сүзләренчә, быел ял итәргә баручылар кимү сәбәбе – бу илгә юлламаларның уртача 50-60 процентка кыйммәтләнүе. Шуңа күрә, бу юнәлеш россиялеләрнең күпчелеге өчен хәзер актуаль түгел. Башкача әйткәндә, Антальяда ял итү хәзер бик кыйммәткә төшә. Шулай ук Мисыр һәм Әмирлекләр кебек чит ил курортлары бар. «Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, әлбәттә, бик эссе, әмма турларның бәясе яхшы», – ди Татарстан туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты.

Моннан тыш, Сергей Пасечник сүзләренчә, май-июль айларына Әмирлекләргә юллама бәяләре арзанайган. «Чөнки анда эссе. Бу һәр сезонда шулай була. Элек җәй көне самолетлар анда бөтенләй очмый иде. Хәзер очышлар ел әйләнәсе бар, шул исәптән Казаннан да. Бу юнәлеш популяр, һәм, һава торышына карамастан, һәркемнең анда барасы килә», – дип аңлатты ул.

Грециягә туры очышлар юк, анда бары тик Төркиядә яки Казахстанда күчеп утырып кына барып җитеп була.

Фото: © «Татар-информ»

Ә менә Грециягә хәзер туры очышлар юк, анда бары тик Төркиядә яки Казахстанда күчеп утырып кына барып җитеп була. Тунис һәм Марокко кебек юнәлешләр ачык. Әмма анда Мәскәүдән генә барып була һәм рейсларның булу-булмавы да билгеле түгел. Мәсәлән, Марокко белән Пасечник компаниясе инде берничә ел эшли икән, әмма анда туризм сезоны бездә кыш булганда башлана, ди ул.

AVT компаниясе директоры Азамат Сабиров, россиялеләр, чит илдә ял сайлаганда, Төркия һәм Әмирлекләргә өстенлек бирәләр, дип раслады. Аларга Мисыр өстәлә.

Хәзер җәйге Төркия «уяна». Кыйммәт булмаган «биш», «дүрт» һәм «өч» йолдызлы кунакханәләрдә урыннар барлыкка килә.

Фото: © «Татар-информ»

«Май аенда ял итү арзанракка төшә»

Сергей Пасечник сүзләренчә, хәзер җәйге Төркия «уяна», кышка ябылган кунакханәләргә тәкъдимнәр ачыла. Арзан «биш», «дүрт» һәм «өч» йолдызлы кунакханәләргә урыннар барлыкка килә.

«Төркия Татарстанда һәрвакыт популяр булды. Әйе, чит илгә очу кыйммәткә төшә. Россия буенча да шулай ук. Җирле хакимиятләр тарафыннан хупланган субсидияләнә торган юнәлешләр генә искәрмә», – диде ул.

«Компаньон СП» агентлыгы башлыгы сүзләренчә, туристлык юлламасы бәясенең төп өлешен авиабилет бәясе алып тора. Туроператор тур бәясе пакетын формалаштырганда, аңа авиаочыш бәясе, кунакханәгә трансфер, яшәү һәм экскурсияләр керә.

Төркиягә бәяләр кыйммәтләнү сәбәпле, күпләр хәзер Кара диңгез ярларын сайлый.

Фото: © «Татар-информ»

«Юллама бәясен арзанга да эләктереп калырга мөмкин. Аны «тота» белергә кирәк. Бу – соңгы көндә, клиентлар җыелып бетмәгәндә булырга мөмкин», – диде ул, нюансларны ачып. Пасечник сүзләренчә, турны арзан бәядән май аенда очар алдыннан гына яки сентябрь ахырында – октябрь башында сатып алырга мөмкин. Җәйге чорда арзан бәяләрне табу авыр», – ди ул.

«Төркиядә май аенда ял итү арзанракка төшә, – дип нәтиҗә ясады ул. – Бу очракта, бәлки, диңгездә озак коенып булмаячак, әмма шулай да коенып чыгып булачак». Ә менә августка юлламаларны хәзер броньлау яхшырак, ди Пасечник. Җәйнең соңгы аенда сатылмаган урыннарга яки «янган» турларга өметләнергә кирәкми.

Ул шулай ук «Татар-информ»га, соңгы 3 елда россиялеләрнең тагын бер тренды барлыкка килде – кышкы Төркиядә ял итү, дип сөйләде. Гадәттә, бу илдә кыйммәтле кунакханәләр ел әйләнәсе эшли һәм аларга сорау да бар: алар буш калмый. Әгәр элек анда сезон ябылу белән нигездә немец пенсионерлары ял итсә, хәзер күбесенчә россиялеләр, Казахстан һәм башка элекке совет республикалары халкы килә.

Россиялеләр арасында популяр булган Төркия һәм Әмирлекләргә Мисыр өстәлә.

Фото: © «Татар-информ»

Нил буйлап круизмы, әллә Сочидагы «Родина»мы

Керемнәре уртачадан күбрәк булып, кыйммәтрәк ялга мөмкинлекләре булучылар нәрсәләр сайлый соң? Нигездә «люкс» категорияле юнәлешләр белән шөгыльләнүче «Компаньон СП» туристлык агентлыгында, Мисырга сорау юк, дип әйтәләр. «Әлбәттә, теләгән очракта, туристларны Пирамида иленә дә җибәрергә мөмкин. Мәсәлән, Нил буйлап круизга. Әмма моның өчен Мисырның тарихи өлешен карау теләге кирәк», – ди компания башлыгы.

«Кыш көне Мальдив һәм Сейшел кебек юнәлешләр кыйммәт тора. Хәзер алар арзанрак булачак, чөнки альтернатива барлыкка килә: Тунис һәм башка визасыз илләр, һәм шул ук безнең Сочи», – ди ул. Мәсәлән, Сочида, Пасечник сүзләренчә, бик лаеклы «Родина» мотеле бар. Анда кайчандыр Юрий Гагарин да ял иткән. Ләкин аны европа бәясе аркасында бик сирәк сайлыйлар. «Ул моңа лаек булса да», – ди ул.

Фото: © «Татар-информ»

Шул ук вакытта «люкс»ны сайлаучылар тирә-юньнәрендә дә «люкс»ны күрергә тели. Ә Сочида, кызганыч, барысы да катнаш, – дип сөйли ул. Европада, Сергей Пасечник сүзләренчә, «люкс» бик күп түгел, шулай да ул бар. Безнең илдә дә VIP класслы кунакханәләр барлыкка килде: Әстерханда, Алтайда һәм Мәскәү янында. Ләкин аларга барып җитү һәрвакыт бик үк уңайлы түгел.

«Европа илләренә тур бәяләре үзгәрмәде диярлек. Виза алуда кыенлыклар гына барлыкка килде. Һәм, әлбәттә, авиабилет бәясе кыйммәтрәккә төшә, чөнки анда Төркия яки Сербия аша барырга туры килә», – ди Компаньон СП туристик агентлыгы җитәкчесе. Бу илләрнең кайсысы аша барып җитү отышлырак, дигән сорауга килгәндә, кагыйдә буларак, Сербия арзанрак, әмма яңа һәм зур Истанбул аэропорты һәркемгә таныш һәм уңайлы, дип нәтиҗә ясады Пасечник.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Спортивный журналист Роганов: «Зенит» набрал очки и стал чемпионом заслуженно

Живой культурный инстититут: какие фильмы покажут в рамках Международного фестиваля «Интермузей.БРИКС+»

Заключительные матчи сезона РПЛ: где и когда смотреть

XV Русская Музыкальная Премия телеканала РУ.ТВ пройдет 21 мая


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Самара на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.