Коточкыч авариядә Насретдиновлар гаиләсеннән дүрт кеше һәлак булган
0
55
Самара татарлары юл һәлакәтендә бер гаиләдән дүрт кеше һәлак булган Насретдиновларның якыннарына ярдәм җыя. «Хөрмәтле милләттәшләр! Күбебезгә мәгълүм булганча, Насретдиновлар гаиләсе коточкыч юл фаҗигасында һәлак булды», дип яза Самара татарларының «Бердәмлек» газетасы. «Дүрт кешедән торган гаиләне — әтиләре Илнар, әниләре Юлия, кызлары Илнара һәм Милена («Яктылык» мәктәбендә укыдылар) — соңгы юлга озатканда туганнарына хәлегездән килгән кадәр ярдәм итүегезне соралабыз. Фаҗига буласын, билгеле, кем дә көтми… Сәдакагызны Сбербанк картасына җибәрергә була. Номеры: 2202201214019792 (Язгуль Ильясовна — һәлак булган Юлия Ильясовнаның бертуган апасы). Изгелекләрегез үзегезгә меңләтә әйләнеп кайтсын!», дип мөрәҗәгать итә «Яктылык» мәктәбе директоры. Волга Ньюс сайты язуынча, фаҗига М-5 трассасында (Исаклы районы) булган. 14 гыйнварда 19.00 сәгатьтә Лада-Приора йөртүче, Самарадан Уфага баручы 40 яшьлек ир каршы як полосага чыгып, Мерседес йөк автомобиле белән бәрелә Фаҗигадә ул үзе һәм ике пассажир — 39 яшьлек хатын һәм 7 яшьлек кыз шунда ук үлә. 19 яшьлек кызлары ашыгыч ярдәмдә һәлак була. Шушы ук автомобильдәге 8 яшьлек кызлары хәзер хастаханәдә. Ул могҗиза белән исән калган. «Насретдиновларның туганнарының олы кайгыларын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен, догаларыбыз мәрхүмнәргә нур булып барсын. Урыннары җәннәттә булсын, дип яза татар җәмәгатьчелеге исеменнән «Яктылык» мәктәбе директоры Радик Рәфкать улы ГАЗИЗОВ.