Добавить новость
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014 Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015 Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017 Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017 Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Самараның Халыклар дуслыгы паркында татар йорты ясап куйганнар

0 104
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). «Бердәмлек» газетасы Самара шәһәрендә ачылган «Халыклар дуслыгы паркы» белән таныштыра. 12 сентябрьдә, җиденче мәртәбә уздырылучы Халыклар дуслыгы көнендә, Куйбышев районы-ның Волгарь бистәсендә «Халыклар дуслыгы паркы» ачылды. Чара Самара шәһәренең 435 юбилейлы туган көненә туры китерелгән иде. Милли авылдагы төзелеш барышы белән «Бердәмлек» газетасы укучыларыбызны 6 — 7 ел буена даими таныштырып барды. Шулай да кабатлап әйтәсе килә: милли авылны төзү идеясе авторы һәм башкаручысы — «Самара өлкәсе халыклары Союзы» иҗтимагый оешмасы рәисе, «Амонд» төзү компаниясенә нигез салган Россиянең Мактаулы төзүчесе Ростислав Ераст улы Хугаев. Ул үз алдына куелган бурычны төгәл үтәде — түп-түгәрәк мәйдан читендә урнашкан 20 өйнең дә үз йөзе, үз милләте бар, дип әйтергә була. Проектлар өстендә архитекторлар, тарихчылар, этнографлар, милли-мәдәни оешмалар эшләде, һәм милли парк үткән якшәмбедә халык хозурына тәкъдим ителде. Менә бу бай таш өй, әлбәттә, яһүд милләтенеке, кечкенә тәрәзәле ап-ак хата — украиннарныкы, челтәрле тәрәзә капкачлары — чувашларныкы булса кирәк, ә Кавказ халыкларының өйләре ике катлы, осетиннарның таш кирмәне артыннан хәтта каланча да күренеп тора. Дала халыклары тирмә сыман өйләрдә яшиләр, өй җиһазлары юк диярлек, тик келәмнәр генә бизи аны. Ә шулай да чаршау артында ирләр бүлмәсе — аерым, хатыннар һәм балалар бүлмәсе — аерым. Ә менә бусы, өй кыеклары, тәрәзә капкачлары яшел челтәр белән бизәлгәне, ерактан ук татарларны үзенә тартып тора торганы — безнеке. Тыштан ук матур һәм җыйнак булып күренгән йорт эченә өй, кое, мунча, сарай, гөлбакча, хәтта Әхтәм абый Ногманов китереп куйган арба да сыйган. Ә өенә керсәң — шушында яшәп каласы килә: бүген олы яшькә кергән татарларның бала чагында тәгәрәшеп уйнап үскән сәкесе, акшарланган миче, аш-су почмагындагы кирәк-яраклар — тәпән һәм иләкләр, чуен һәм чүлмәкләр, самавыр һәм чәйнекләр, мәтрүшкәле чәй һәм өчпочмак исләре һәрберебезне үткән гасырга алып кереп китә сыман. Ә инде ир белән хатын бүлмәсендәге бишек һәм сандыклар, чиккән мендәр-сөлгеләр, суккан палас-келәмнәр, агачтан ясалган көзге-буфетлар бу картинаны тулыландырып җибәрә. Могҗиза инде, әле бер ай элек кенә буш булган өебез бүген тулы тормыш белән яши башлаган. Монда күп милли-мәдәни оешмалар активистларының, дин әһелләренең эше кергән. Бәйрәм көнне татар өенә кергән һәрбер кунак чәй һәм татлы бәлеш, кош теле һәм бавырсак белән сыйланып чыга алды. Шуны да әйтеп үтәсе килә: бу көнне тик татар өе генә кунаклар кабул итеп, чәйләр эчереп, сыйлап җибәрде. Башка өйләрдә өстәлгә ризык куелган булса да, тик экспонат өчен генә иде. Бигрәк тә 1991 — 2007 елларда өлкә губернаторы булып эшләгән Константин Титов һәм аның хатыны Наталья белән очрашу күңелле узды. Алар татарларны сагынып килгәннәр иде һәм, озак итеп чәйләп, бергә-бергә Җәмигъ мәчетен төзегән, Тарихи мәчетне татарларга кайтарган, «Яктылык» мәктәбен ачкан, Сабантуйларында бергәләп ял иткән чак-ларын сагынып, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Тарихи мәчет рәисе Усман хәзрәт Илингин, «Туган тел» җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, өлкә милли мохтарияте рәисе Әнвәр Горланов һәм башка активистларыбыз истәлекләргә бирелеп утырдылар. Ахырда Константин Алексеевич хөрмәтле кунакларны терки торган дәфтәргә матур теләкләрен язып калдырды, ә тарихчы Шамил Галимов «Татарские села Самарского края» дип аталган китабын бүләк итте. Хәзерге губернаторыбыз Дмитрий Азаров һәм бәйрәмгә килгән мөхтәрәм кунаклар да татар өенә сугылдылар. Аларны өйнең хуҗабикәләре — «Яктылык» мәктәбе укытучысы һәм музей хезмәткәре Асия Сәйфетдинова, «Алтын инә» ательесы хуҗабикәсе, милли күлмәкләр тегү һәм чигү остасы Гөлнара Насыйрова һәм өй җиһазлары, чисталык һәм төзеклек өчен җавап бирүче Әлфия Хуҗанова, мөфти һәм милли оешмалар җитәкчеләре һәм вәкилләре каршы алдылар. Асия Госман кызы татар туенда киленне каршы алу йоласы турында сөйләде, өебезне күрсәтеп чыкты. Кунаклар бавырсактан авыз иттеләр һәм башка өйләрне карарга киттеләр. Ә татарлар көне буе үз өйләрендә җырлашып та биешеп, сөйләшеп тә киңәшеп утыруларын дәвам иттеләр. Рәхмәт хуҗабикәләргә, чын татарча каршы алып, чәй эчереп, өчпочмаклар ашатып, һәр кунакны зурлап озатып торганнары өчен! Ә мәйданда тамаша дәвам итә. Бу көнне, әлбәттә, игътибарның олысы шушы авылны төзегән Ростислав Хугаевка иде. Хәтта Россия Президенты Владимир Путин да этнопаркыбыз турында хәбәрдар булып чыкты. Ул өй туйлары белән котларга президент администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсәлам Магомедовны җибәргән, дәүләт Думасы депутатлары вәкилләре дә читтә калмаган. Ростислав Хугаевка теләктәшлек белдерү өчен Осетиядән зур гына делегация килгән. Көньяк Осетия президенты Анатолий Бибилов, Төньяк Осетия башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Меняйло, Аланиянең Б.Галаев исе-мендәге «Симд» җыр һәм бию ансамбле милли авылны ачу бәйрәмен бермә-бер бизәделәр. Президент котлавында «Халыклар дуслыгы паркы» күләмле, кызыклы һәм белем бирүгә юнәлдерелгән проект дип аталган булса, Магомедсәлам Магомедов, аның әһәмиятен тагын да тирәнәйтеп, Самара өлкәсендә төрле милләт халыклары арасында дуслык һәм аңлашучанлык булдыру өчен бик күп эшләр эшләнүен һәм бу гамәлнең бөтен ил халкы өчен үрнәк булып торуын әйтеп үтте. Россия Федерациясенең мәдәният министры Ольга Любимова исә әлеге архитектура ансамбленең Идел буйлап сәяхәткә чыккан туристлар маршрутына да кертеләчәгенә ышаныч белдерде. Анатолий Бибилов, төзүчеләргә рәхмәтләрен әйтеп, әлегә кадәр беркайда да мондый милли авыл күргәне булмавы турында искәртеп үтте. «Бу проект төбәк кысаларында гына түгел, бөтен ил, хәтта чит илләр дәрәҗәсендә дә тормышка ашырылырга тиешле мөһим эш», — диде Көньяк Осетия президенты. Сайлаулар алдыннан Дәүләт Думасы депутатлары Александр Хинштейн, Леонид Симановский, Виктор Казаков та Самараның төзекләнә, чистара, матурая баруына игътибар иттеләр, «Дуслык паркы», уникаль объект буларак, мил-ләтләр дуслыгын ныгытуга үз өлешен кертер, дигән ышаныч белдерделәр. Алардан соң сәхнәгә кабат милли коллективлар чыктылар, кайберләре профессиональ дәрәҗәдә чыгыш ясадылар. Ә безнең «Яктылык» татар мәктәбе каршында эшләп килүче «Йолдыз» бию ансамбле «Ярмәк вагы”н биеп тамашачыларны таң калдырды. Татар өе тәрәзәсеннән бөтен мәйдан да күренеп, сәхнәдә чыгыш ясаучылар да күренеп-ишетелеп торды. Балалар, вакка бии-бии арыгач, үз өебезнең сәкесенә кереп аудылар, аяк киемнәрен салып, чәй эчеп, кош теле ашап, хәл җыйдылар. Нинди рәхәт икән бит ул милли чаралар узган авылда үз өең булу! Сез дә, милләттәшләрем, барып карагыз әле шушы уртак өебезне. Кызганыч, Безымянка, Красная Глинка, Новая Самара кебек районнардан ераграк ул. Ә менә шәһәр үзәгеннән күпер аша гына, дисәң дә була. Этнопарк каршында гына Тимер юл вокзалыннан килүче 80 санлы автобус тукталышы. Дөрес, әлегә Этнопаркның эш сәгатьләре билгеле түгел, газетаны карап барыгыз, билгеле булгач та, бастырып чыгарырбыз, дип яза Эльмира Шәвәлиева. Әнәс Мингалиев фотосурәтләре.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Спортивный журналист Роганов: «Зенит» набрал очки и стал чемпионом заслуженно

Заключительные матчи сезона РПЛ: где и когда смотреть

Молодое лето. Долгосрочный прогноз погоды на июнь 2026 г.

В Иванове личный состав Росгвардии принял участие в Фестивале патриотической театральной постановки «Классика Победы. Время Героев»


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Самара на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.