Самарада танылган анестезиолог-реаниматолог Ибраһим Шаһидуллин вафат
0
27
Самарада Середавин исемендәге өлкә хастаханәсенең перинаталь үзәгендә анестезиолог-реаниматолог булып эшләүче Ибраһим Шаһидуллин вафат булган. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте. Ибраһим Шаһидуллин 28 февральдә 65 яшендә вафат булган. Анестезиолог-реаниматолог гомеренең 44 елын авырлы хатыннарга, яңа туган сабыйларга ярдәм итүгә багышлаган. Хастаханә коллективы хезмәттәшләренең туганнарының кайгысын уртаклаша, диелә хастаханә хәбәрендә.