Добавить новость
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014 Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015 Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017 Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017 Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Бәллүр каләм» иясе Фәгыйлә Шакирова: «Кызык эзләүчеләр минем каналда тукталмаячак»

0 27
Фәгыйлә Шакирова - профессиональ журналист. 90нчы елларда татар телевидениесендә уңышлы эшләвенә карамастан, ул өлкәдән китәргә карар кыла һәм башка юнәлештә эшли башлый. Дистә еллардан соң Фәгыйлә кабат яшьлектә сайлаган һөнәренә кайта, Ютубта блог ачып җибәрә, бәйсез рәвештә блогын алып бара. Бер ел эчендә аның татарча блогына язылучылар саны 22 меңгә җитте. Күп кенә сюжетлары йөзәр мең карау җыя. Фәгыйлә, әйтегез әле, сезнеңчә блогер кем ул? Үземне блогер дигәч, әллә ничек булып китә. Мин бит журналист. Менә шулай туры килде: ютуб каналында үземә блог ачтым. Ютубта платформа, контент булдыру, язылучылар туплау — татарлар өчен кара урман. Моңа кадәр шундый фикер яши иде. Блогер ул — үзенең блогын алып бара, үз фикерен әйтә, үзенә контент, тыңлаучылар булдыра. Кызык булган һәм ниндидер мәгълүмат биргән блогерларга гына язылалар. Мәсәлән, безнең татар инстаблогеры — Рәфис Атаказ үзенчә эшли, ул ниндидер фикерләр әйтә, халыкны уйландыра. Аның тормыш тәҗрибәсе барлыгы күренеп тора. Безнең дөнья бик чуарланды бит хәзер. Инстаграмга керсәң, ул татар әбиләре үзләренең миссиясен онытты бугай. Алар оныклары белән кызык ясап йөриләр. Ул безнең өлкән буын чылбыры, без алардан нәрсә булса да өйрәнеп калырга тиеш. Мин блогерлар арасында ниндидер фикер әйтүчеләрне эзлим. Блогер дисәк тә, без халыкны тәрбияләргә, аңа нәрсәдер бирергә тиеш. Блогерлык журналистикадан нәрсәсе белән аерыла соң? Мәсәлән, мин тулаем суверен блогер. Мин теманы үзем табам, үзем тамашачы белән элемтә булдырам. Журналист бит ул газетага яза, я телевидениедә эшли, ул бәйле. Дөрес, алар арасында бәйсез журналистлар да бар. Блогер-журналистлар алар тулаем үзләренең платформаларын булдырып, үз фикерләрен белдерәләр, нәкъ үзләрен укый торган аудитория тудыралар. Алар чын мәгънәсендә бәйсез. Үзегез нинди дә булса блогерлар эшчәнлеген карап барасызмы? Сезнең өчен үрнәк блогерлар бармы? Алай карап утырырга вакытым да юк. Менә хәзер әле яңа гына инстаграм блогерларын күзәтә башладым. Интернет аша мин күбрәк төрле газеталарның электрон вариантын күзәтеп барам. «Tatarstan news», «Интертат», «Матбугат.ру»ны укыйм. Күбрәк рәсми чыганаклар ошый. Шәхсиләрдән, Рәмис Латыйповны яратып укыйм, ул курыкмыйча яза торган журналист. Татар журналистлары арасында әйдәп баручыларның берсе дип уйлыйм аны. Блогер буларак та сәхифә алып бара. Аның ютуб каналына да язылдым әле. Үз фикерләрен башка социаль челтәрләрдә дә әйтә. Хәзер күбрәк юмористика алып баралар бит, шуңа күрә мин әлегә алай җитди итеп үзенең блогларын алып баручы татар журналистларын күрмим. Алай үрнәк алырлык кеше дә тапканым юк. Ни өчен нәкъ менә ютубны сайладыгыз? Инстаграмга мин әле берничә ай элек кенә кердем. Анда бит 48 секунд эчендә фикереңне белдерергә кирәк. Мин тапшырулар алып барырга өйрәнгән журналист. Ул вакыт эчендә нәрсә генә әйтеп тә, нәрсә генә күрсәтеп бетереп була соң? Аннары инстаграмның аудиториясе дә икенче төрле. Монда — ютубта рәхәтләнеп тулы канлы тапшырулар эшләргә була. Сезгә блогерлык эшендә кемнәр булыша? Кемнәр төшерә? Видеоларны монтажлауны да үзегез эшлисезме? Беркем дә булышмый. Үзем генә эшлим. Алай өйрәткәнне дә бик яратып бетермим кайвакыт. Мин тулаем бәйсез — үзем табам, төшерәм, монтажлыйм. Дус журналистлар арасында Гамил Нур фикерләрен тыңлыйм, аның белән киңәшләшеп алган чакларым була. Ул көчле журналист та, аннары интернетны бик яхшы белә, аңлый.  Каналыгызда сез күп төрле темаларны яктыртасыз: яшьләргә кагылышлылары да, олырак яшьтәгеләргә кызыклы булганнары да бар. Шулай да сезнең аудиториягез кемнәр? Минем аудитория яшькә карамыйча телебезгә, гореф-гадәтләребезгә һәм, гомумән, татар милләтенә битараф булмаган кешеләр дип әйтер идем. Алар арасында егетләр дә, кызлар да, урта яшьтәгеләр дә, олылар да бар. Кызык эзләүчеләр минем каналда тукталып калмаячак. Яшьләрне күрсәтсәм дә, күп очракта ниндидер милләт белән бәйле булган проблемасын күрсәтәсем килеп алынам. Безнең бүгенге көндәге төп проблемаларның берсе ул — тел, милләт мәсьәләсе. Бик яңгырый торган сүзләр яратмасам да, әйтәм: без милләткә хезмәт итәргә тиеш. Мин сюжетларыма әбиләрне дә кертәм. Алар бит оныкларын тәрбияләүчеләр. Бәлки, берәр нәсыйхәтне тыңлап, яшьләр икенче төрлерәк итеп тәрбияли башлар балаларын. Җитди тапшыруларда эшләгән кеше буларак, кызык эзләп йөрмим. Банкта эшләгәндә татар телендә беренче финанс турындагы «Алтын тәңкә» дигән тапшыру эшләдек. Мин тагын да шундыйрак җитди тапшыруларга әйләнеп кайта алыр идем, ләкин хәзер миңа теманы тамашачы үзе бирә. Алардан килгән сораулар, шикаятьләрдән чыгып эшлим тапшыруларымны. Соңгы тапшыруларымда күбрәк тормыш темасы кереп китте. Пандемия вакытында кеше бикләнеп торды, гаилә ара мөнәсәбәтләр өскә калкып чыкты. Икътисад та түгел, сәясәт белән хәзер кеше бөтенләй кызыксынмый, кризис, дефолтлар да кызык түгел аңа. Гаилә мөнәсәбәтләренә багышланган тапшыруым бик күп комментарий җыйды, халыкны битараф калдырмады. Теманың кызыклыгы аста калдырган комментарийлардан күренә. Татар аудиториясе нәрсәсе белән үзенчәлекле? Мин массага — гади халыкка эшлим. Ул — авыл кешесе дә, шәһәр кешесе дә була ала. Хәзерге вакытта безгә радио, телевидение аша Европа кыйммәтләре үтеп керә. Ә безнең аудитория кечкенә чакта әби-бабай тарафыннан тәрбияләнгән кешеләр, авыл яисә татар мәктәпләрендә белем алганнар, авылдан шәһәргә күчеп киткән кешеләр. Алар үзләренең асылын, татарлыгын эзлиләр. Шундый ук, үзләренә якын, таныш, аңлаешлы булган фикердәш дусларга мохтаҗ. Үзләрен борчыган сорауларга җавап табарга тырышалар. Башка чыганаклар биргән мәгълүмат аның хәтле үтемле булмаска мөмкин. Без бит татар, безгә безнекеләр — үзебезнекеләр нәрсә әйтүе кызык. Нәсыйхәт эзләүчеләр дә бар. Бүгенге көндә массакүләм мәгълүмат чараларында шоу-бизнес күбәйде, йолдызлар тормышы беренче урынга куела. Минемчә, алар кирәгеннән артык хәтта. Моны дөрес күренеш дип санамыйм. Халык җыр-бию, шоу, юмордан туйды. Бездә деградация бара. Кешеләрнең төптән уйлыйсы, уйланасы килми башлады. Безнең тәрбияне, гореф-гадәтләрне оныта, югалта бара. Буын чылбыры өзелергә тиеш түгел. Менә бу сорау бик борчый мине, куркыта. Сюжетта төшәргә, сөйләргә теләмәгән геройларыгыз булдымы? Аларны ничек күндерә идегез? Андый карышкан кешеләр булмады. Шулай да бер тапкыр геройны арттан гына, йөзен күрсәтмичә төшердем, шулай сөйләштек аның белән. Ләкин аны тавышыннан таныганнар иде. Аннары аңа танышлары: «Без сине таныдык», — дип шалтырата башлаган. Ул тапшыру ике көн эчендә 25 мең карау җыйды. Шул герой белән таныштырган кеше шалтыраткач, сюжетны каналдан алып атарга туры килде. Югыйсә, без аның исемен дә үзгәрткән идек. «Исеме дөрес түгел бит, ул бит болай», — диючеләр дә күп булды. Соңыннан белдем, ул видео белән муллалар шушы герой сөйләгән язмышны күрсәтеп, мәчеттә дәрес тә алып барганнар. Катнашасым килә, ләкин мин оялам диюче берничә ханым булды. Андыйлар телефоннан тавыш яздырып калдырдылар. Шулай да хәзер кешеләр кыюланып китте: йөзләрен күрсәтергә курыкмый башладылар. Фәгыйлә, кайбер сюжетларыгызны 40ар мең кеше караган, арада әзрәк каралганнары да очрый. Моны күреп, кәефегез төшмиме? Бу саннарга бәйлеме сез? Мин бөтенләй бәйле түгелмен андый әйберләргә. Хәзер инде мин теге яисә бу сорауны күтәргән очракта якынча күпме кеше караячагын сизәм. Күрәзәче кебек беләм. Каналымда тагын да җитдирәк мәсьәләләрне күтәрергә ниятем бар, әлегә аудиторияне үземә ияләштерәм. Бүген халык аны уйланырга мәҗбүр иткән темалардан кача. Аз каралган тапшыруларның булуы шуны раслый. Мәсәлән, шундыйлар арасында милләт проблемасына кагылган тема бар. Каналымны бизәргә кирәк, дип тәкъдим итүчеләр дә булды. Шаблоннар белән, башкаларга охшатып эшлисем килми. Бүгенге телевидениегә нәрсә җитми? Алар бик матур эшлиләр, тырышалар. Ләкин миңа калса, күбрәк халык арасында булырга кирәк. Студиядә төшерелгән тапшыруларны кыскартыр идем мин, мәсәлән. Татар мохите булган җирдә булырга кирәк. Гомумән, ютубта блогер булып акча эшләп буламы соң? Ул сорауны миңа бик еш бирәләр инде. Мин бит бер ел эшләп, бер генә реклама сюжеты да ясамадым. Тәкъдим итүчеләр булды. Блогер миллионник түгел бит мин. 20 меңнән артык язылучысы булган татар блогеры гына. Шулай да ачка үлмим, зарланмыйм. Аллаһка шөкер, мин «Сөембикә» журналында эшлим: аларның ютуб каналын да үстерәбез. Сезнең ютуб каналында 22 мең язылучыгыз бар. Бу күпме? Бу күп. Монда инстаграмдагы кебек раскруткалар ясатып, рейтингны күтәреп, язылучыларны сатып алып булмый. Карауларны да арттыра алмыйсың. Юкка гына бит, ютубтагы 1 язылучы инстаграмдагы 100 кешегә тиң дип әйтмиләр. Аудитория дә аерыла, ютубта булганнарның күбесе инстаграмда утырмый. Мин тапшыру саен үземнең ватсап номерымны күрсәтәм, шулай итеп тамашачылар белән элемтәдә торам. Башкортстан, Казахстаннан язалар. Башка өлкәләрдән, мәсәлән, соңгы тапкыр Петербург, Самара, хәтта Барселонадан да элемтәгә чыктылар мине карый торган кешеләр. Сезнең блог бу 22 мең язылучыны бары 1 ел эчендә генә туплаган. Популярлык казану өчен татар аудиториясе белән нинди алымнар аша эш итәргә кирәк? «Фәгыйлә, син шундый мөлаем, авызымны ачып тыңлыйм сине. Синдә ниндидер магнетизм бар», — дип әйтәләр миңа еш кына. Белмим. Димәк, халыкка кызыклы темаларны күтәргән сюжетлар эшлим. Камера каршында мин үзем булып калам, бервакытта да кыланмыйм. Заманында радиода «Сезнең хатлар» дигән тапшыру алып бара идем. Бәлки, тамашачы белән эшләү шуннан килгән тәҗрибәдер ул. Син үз тамашачың белән элемтә булдырырга тиеш. Шул ук вакытта алар белән ихлас булып, бер-берегезне тоемлау, аңлау да кирәк. Блогер булу кыенмы? Теләгән һәр кеше дә блогер була аламы? Аның өчен сөйли һәм үзеңне камера каршында тота белергә кирәк. Блогерлар алар бит уйнамый, үзләрен, тормышларын күрсәтә. Дөрес, мин үзем турында сөйләмим, башкаларны төшерәм. Гыйбрәтле, проблемалы мәсьәләләргә тукталам.  «Татмедиа» җитәкчелегенең татар матбугатына битараф булмавы шатландыра. Татар блогерлык мәктәпләре, курслары эшләп килә. Ютуб каналы буенча оештырылган лекцияләрдә булырга туры килде. Анда үземә бик бик күп файдалы мәгълүмат алдым. Бәлки, миннән соң да үз каналларын ачарга теләгән татар журналистлары табылыр. Хәзерге көндә рәхәтләнеп эшләргә була. Яхшы, сыйфатлы контент игътибарсыз калмаячак.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Тамбовская телебашня включит праздничную подсветку в День радио

В Москве наградили победителей V Международного конкурса юных музыкантов

Ивент-маркетинг 2025-2026: 5 реальных кейсов, которые принесли миллионы и вывели бренды в топ

Пока вы спали:. Временные ограничения на взлет и посадку с полуночи введены в аэропортах Самары, Казани, Нижнекамска, Пензы, Ульяновска, Оренбурга, Уфы, Тамбова, Чебоксар, Орска, Ижевска и Перми


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Самара на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.