Добавить новость
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014 Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015 Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017
Апрель 2017
Май 2017 Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017 Январь 2018 Февраль 2018 Март 2018 Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Күрше Самарада коточкыч хәлләр: 2 яшьлек кызны күршесе урлап чыккан һәм көчләп үтергән

0 52

11 августта Самара өлкәсенең Чапаевск шәһәрендә исерек ир күрше йорттагы 2 яшьлек баланы рәхимсез рәвештә көчләп үтергән. Вәхши сабыйның кулларын, аякларын сындырган. Башында да бик тирән яра бар.

Кызның әнисе эштә була, бу вакытта баланы әбисе һәм туган абыйсы карап торган. Пенсионер хатын өй эшләренә бүленеп алган арада, күрше ире баланы йорт ишегалдыннан урлап чыккан. «Комсомольская правда – Самара» журналисты һәлак булган кызның туган апасы белән аралашкан.

Ксениянең (баланы әнисе, исемнәре үзгәртеп бирелә) 3 баласы бар. Ике олы кызы – беренче иреннән, ә кечкенә Мира икенче никахыннан була. Күп балалы әни күпләр өчен үрнәк була: балаларын үзе аякка бастырырга тырышкан көчле хатын, күп эшли, эчми, тәртипсез тормыш алып бармый. Чапаевск администрациясе аны үрнәк ана һәм гаилә булган өчен бүләкләгән дә. Элекке ирләре дә кызларына ярдәм итеп тора. Фаҗига булган көнне 14 яшьлек олы кызы әтисендә кунакта, 13 яшьлек уртанчы кызы дуслары белән була. Ә икенче никахтан туган төпчек кызын Ксения әбисенә илткән була.

Сабый ишегалдында уйнаганда аңа 31 яшьлек туган абыйсы һәм әбисе күз-колак булып торган. Кичен аларга күршеләре Сергей кунакка керә.

«Без аны күптән беләбез инде. Тыныч кеше. Гап-гади күрше инде. Кеше үтергән өчен утырып чыкканын беләбез, тик, аңа яла якканнар, дип әйтәләр. Ул күрше-тирәгә гел кунакка кереп йөрде, моңа бөтен кеше дә күнеккән иде инде. Ул фаҗига булган көнне әбигә кунакка кергән, әмма аракы исе сизгәч, әби аны куып чыгарган, янәсе, мондый хәлдә кем кунакта йөри инде?» – дип сөйләгән һәлак булган кызның туган апасы.

Мираның абыйсы эшләре буенча чыгып китәргә җыена һәм киткәнен әбисенә әйтә, ә Мира ишегалдында үзе генә кала. Абыйсы артыннан исерек күрше дә өеннән чыга. Кызның әбисе берничә минутка йорт эшләренә бүленеп ала һәм ишегалдында кинәт кенә бик тыныч булып калганын сизә.

Сергей

Әбисе һәм абыйсы кызны сәгатькә якын эзли. Күршеләре Сергей да аларга ярдәмгә килә. Берникадәр вакыттан соң Сергей илереп кычкыра башлый, бу тавышка кызның абыйсы йөгереп килә һәм ташландык йортта сеңлесенең канга баткан гәүдәсенә тап була.

«Тавышка абый йөгереп килгән һәм катып калган – Мира кан эчендә яткан була. Ул аны кулына күтәрә һәм әбинең йортына чаба. Ул баланың канга баткан гәүдәсен күтәреп һәм үксеп елап барган. «Ашыгыч ярдәм» көткән арада, сеңелкәшне караватка яткырып торганнар. Абый бу вакытта гел аның янында булган һәм елаган. Мира соңгы сулышын алганда аның бармагын кысып тота һәм сулышы өзелә», – дип күз яшьләре аша сөйли үлгән кызның апасы.

Бу ыгы-зыгыда туганнары әлеге хәл турында Ксениягә шундук хәбәр итми. Ул хастаханәгә генә килә, әмма табиблар аның төпчек кызын коткарып кала алмый. Сабыйның тәнендә исән җире булмый.

Мираның әтисе аерым яши, ул, бу хәл турында ишетүгә үк, Самарадан Чапаевскига килгән. Кызның туганнары бу кайгыдан әле дә айный алмый.

«Мираның әтисе дә, апаның беренче ире дә бик кайгыра. Алар үле кебек йөриләр, гел елыйлар. Әби бертуктаусыз үкси генә. Ксения булдыра алганча түзәргә тырыша, тик аңа бик авыр. Аңа һичшиксез психолог кирәк», – дип сөйләде кызның туган апасы.

Полиция хезмәткәрләре көчләүчене шундук диярлек тота. Элек хөкем ителгән 36 яшьлек Сергейга Чапаевск шәһәр судында чикләү чарасы билгеләячәкләр. Басма әңгәмәдәше сүзләренчә, Сергей психоневрология диспансерында учетта тора. Күршеләре сөйләгәнчә, ул эпилепсия белән авырый, тик элегрәк аның өянәкләрен беркемнең дә күргәне булмаган. Һәлак булган Мираның апасы фикеренчә, педофил җәзадан качарга мөмкин, тик тикшерүчеләр, Сергей хөкем карарыннан кача алмаячак һәм бу гамәле өчен җавап бирәчәк, дип ышандырган.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Фонд «Онкологика» делает помощь ближе: в шести регионах России запущены Центры поддержки

Росгвардия приняла участие в обеспечении безопасности массовых мероприятий в Свердловской области

Минобороны: ПВО сбили 153 дрона над Россией за ночь 9 августа

На Wildberries появилась витрина мебели Hoff


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Самара на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.