Добавить новость
Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Күрмәүче шагыйрә Роза Әхтәмова: «Кеше инвалид икәнен башкалар кыерсытканда аңлый»

0 43
Роза Әхтәмова - шагыйрә, язучы, Россиянең Журналистлар берлеге әгъзасы, 20дән артык китап, 400дән артык басма авторы, тәрҗемәче. Роза апа кебек кешеләрне көчле рухлы, диләр. Бу, чыннан да, шулай. Сау-сәламәт кешеләр тормыштан зарланганда, Роза апа уфтанмыйча иҗат итә, тормышның кадерен белеп, һәр аткан таңга куанып яши, күңеленнән чыккан юлларны китап битләренә төшерә. Аны курыкмыйча, безнең заман каһарманы дип әйтергә була. «Инвалидлыкның яше һәм милләте юк» Роза апа, бүгенге көндә инвалидларга тулы канлы тормыш алып барыр өчен мөмкинлекләр бармы? Беренче чиратта, «инвалид» төшенчәсе турында сөйләп китәсем килә. Әлеге төшенчәне ничек кенә атамыйлар: мөмкинлекләре чикле кешеләр, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр. Нигә минем мөмкинлекләрем чикле булырга тиеш соң әле? Алар чиксез. Инвалидларның да гаҗәеп зур иҗади, рухи, хәтта физик мөмкинлекләре булырга мөмкин. Яңа төшенчәләр уйлап утыру — сафсата ул, минемчә. Документларда «инвалид» сүзе кала, нәрсәгә тагын ниләрдер уйлап чыгарырга? Инвалидлыкның яше һәм милләте юк. Кеше картлыкны үзе сайламаган кебек, инвалидлыкны да үз теләге белән сайлый алмый. Инвалидлар өчен уңайлыкларга килгәндә, соңгы арада алга таба үсеш бар. Моны әйтми калу дөрес булмас иде. Хәзер элек булмаган озата бару хезмәте бар. Миңа журналист буларак төрле җирләргә барырга, самолетта еш очарга туры килә. Шушы озата йөрү хезмәте бик нык ярдәм итә. Узган елда Казанга килгәндә дә бик уңайлы булды. Каршы алдылар, әйберләремне урнаштырырга ярдәм иттеләр. Күрмәүчеләр өчен бик уңайлы онлайн китапханә, сайтлар бар. Теләгең булса, кирәкле мәгълүматны шуннан табарга була. Соңгы арада инвалидлар берләшә башлады: төрле чатлар, сайтлар ачалар, җыелышып күмәк җыентыклар чыгаралар. «Инвалид һәр көнне игътибарга мохтаҗ» Уңай яклар гына түгел, тискәре әйберләр дә бар шул. Кайчакта күрсәтер өчен генә ярдәм иткән булалар, гаделсезлек тә очрый. Инвалид — кайвакыт баю өчен мөмкинлек. Кешеләр инвалидның көчсезлегеннән кулланырга мөмкиннәр. Инвалид кеше һәр көнне игътибарга мохтаҗ. Ункөнлек вакытында гына түгел, ә һәр көнне искә алырга, ярдәм итәргә кирәк. Мисал өчен, инвалид балага беренче тапкыр уенчык алып биргән кеше үзен каһарман итеп хис итә. Юк, бу каһарманлык түгел. Сирәк-мирәк искә алу — үз-үзеңне һәм шул баланы алдау. Күрмәүче кешеләргә дә урамга чыгарга, йөрергә, хәрәкәтләнергә кирәк. Ә бит еллар буе өйдә утыручылар бар. Алар акрынлап көчсезләнә, вакытыннан алда бакыйлыкка күчәләр. Соңгы вакытта танышларым арасында хәтта үз-үзенә кул салучылар да бар. Бу бик куркыныч, әмма мин аларны аңлыйм. Аларга ярдәм, игътибар җитмәде. Инвалидлар өчен барлык уңайлыкларны булдырырга кирәк. Ничә яшьтән күзләрегез күрми башлады? Мин 1947 елда Свердловск өлкәсенең Ревда шәһәрендә тудым. Ул вакытта ярлылык, сәламәтлек саклау өлкәсе дә начар иде. Операция дә ясап карадык, уңышлы булмады. Беренче сыйныфка барганда күрә идем әле. 9 яшемдә күземә абыем сукты, шуннан соң күрми башладым. Элек төштә булса да күрә идем, хәзер алар да юк. «Кеше үзенең инвалид икәнен башкалар кыерсыта башлагач кына аңлый» Кечкенә вакытта яшьтәшләрегез белән нинди мөнәсәбәттә идегез? Минем белән бер сыйныфта сукырлар укыды. Бик тату идек, бер-беребезгә гел ярдәмләшеп тордык. Кеше үзенең инвалид икәнен авыр вакытта, башкалар кыерсыта башлагач кына аңлый. Мин дә шул вакытта аңладым. Өйгә кайтканда башка кызлар мыскыллап көлә иде. Бервакыт «Монда шундый матур чәчәк үсеп чыккан, киттек, сиңа да күрсәтәбез», - дип мине кычыткан арасына этеп керттеләр. Мин ул вакытта рәтләп күрми идем инде. Икенче бер вакытта йөреп кайтырга дип сеңлемне урамга күтәреп чыктым. Әле ул чакта үзем дә кечкенә идем, 8 яшьләр тирәсе булгандыр. Ике куллап сеңлемне тоттым, безнең йортта торган кызлар минем аркага энә белән кададылар. Кулда бала булгач, мин бернәрсә дә эшли алмадым. Шулай көләләр иде. Соңыннан җавап та кайтарырга өйрәндем. Ни өчен Мурманск шәһәренә китәргә уйладыгыз? Беләсезме, мине монда алдап китерделәр. Алма-Атада фатирым бар иде. Абый: «Яман чир белән авырыйм, хатыныма һәм балаларга әйтмә. Миңа акча кирәк», - дип мине үзе янына, Мурманскка чакырды. Мин фатирны сатып, Мурманскка киттем. Хәзер монда фатир өчен түләп торам. Яшьлек мәхәббәтегез, сезне ошатып йөргән егетләр бар идеме? Әлбәттә, мин бит элек бик матур идем. Арттан йөрүчеләр күп иде. Мин җитмешкә җиткән вакытта кулымны сораучы да булды. Бу хәзер нәрсәгә инде миңа?  Әңгәмә алдыннан сезнең белән интернеттан хат алыштык. Мин: «Күрмичә ничек укып, язып була икән ул?» — дип уйлый идем. Хатларны «Тәлгать» исемле татарча тавыш синтезаторы укый. Ләкин бу синтезаторны әле эшләп бетерәсе бардыр, дип уйлыйм. Аңлашылып бетмәгән җирләр бар, тавышы әле яңа йокыдан торган кешенеке кебек, шул вакытта аңа әзрәк каһвә эчертәсе килә (көлә). Русча тавыш ярдәмчеләре яхшырак. Күрмәүчеләр өчен тифлоҗайланмалар бар, алар мәгълүматны үзләштерергә ярдәм итә. Әмма начар детальләрдән ясалганлыктанмы, бик үк яхшы эшләмиләр. Арзан әйберләрдән ясыйлар да, аннан соң күрмәүчеләр интегә. Ә ничек язасыз? Компьютерда клавиатурада язам. Төрле программалар да кулланам. Язуын язып була, әмма ярдәм кирәк. Кызганыч, хәзер ярдәм итүчеләр юк. Китапларымны дусларым көче белән чыгарам. Тормышта берәр нәрсәне үзгәртәсегез килгәне булдымы? Бер яктан караганда, әлбәттә, андый очраклар бар. Икенче яктан, мин тормыштан зарлана торган кеше түгел. Үткән нәрсәне үзгәртеп булмагач, үкенүдән файда юк.  




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Москве двое детей на электросамокате столкнулись с автомобилем

Госавтоинспекция ввела реверсивное движение в Ревде после ДТП


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Ревда на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.