Свердловск өлкәсе Первомайский бистәсендә Республика көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). 30 августта Свердловск өлкәсенең Сысерт районы Первомайский бистәсендә Татарстан Республикасы көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сысерт районында урнашкан берничә бистәдә халыкның 40 процентка якынын татарлар тәшкил итә. Аларның күбесе Уралга узган гасырның 70нче елларында акча эшләргә килгән. Туганнары, дуслары да алар артыннан тартылган. Шунда гаилә корганнар, йорт җиткергәннәр, балалары туган. Сысерт районындагы иң зур һәм актив татар җәмгыятьләренең берсе Октябрьский һәм Первомайский бистәләрендә эшләп килә.
Бәйрәм чарасын ачу тантанасында Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, Сысерт шәһәр округы Думасы Рәисе Илья Тугбаев, Октябрьский авыл хакимияте башлыгы Алексей Задков сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.
Җирле үзешчән сәнгать коллективлары, шулай ук Екатеринбург, Первоуральск һәм Ревда шәһәрләреннән килгән артистлар чарада катнашучы һәркемгә бәйрәм кәефе бүләк итте. Тамашачылар һәр чыгышны шатланып каршы алды һәм көчле алкышларга күмде.