Добавить новость
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016 Апрель 2016 Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020
Ноябрь 2020
Декабрь 2020 Январь 2021
Февраль 2021
Март 2021
Апрель 2021
Май 2021
Июнь 2021
Июль 2021
Август 2021
Сентябрь 2021
Октябрь 2021 Ноябрь 2021
Декабрь 2021
Январь 2022
Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Төрки халыкларның «Нәүрүз» театр фестивале: Камал театрыннан Мәскәүгә тирән реверанс

0 308

Быел төрки халыкларның XVI «Нәүрүз» халыкара театр фестивале булды да кебек, булмады да кебек. Максим Леонидов җырлый идеме әле «То ли девочка, а то ли виденье», дип – шул юллар искә төште.

Башта фестиваль турында язудан баш тарткан да идем, чөнки... әмма күпсанлы сораулар буенча язарга туры килә.

5-11 июнь көннәрендә Казанда төрки халыкларның XVI «Нәүрүз» халыкара театр фестивале үтте. Быелгы «Нәүрүз» халыкара театр фестивале әзрәк юбилей да - «Моннан 25 ел элек фестиваль Татарстанга берегеп калды», – дип искәртте фестивальнең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев.

Белешмә: XVI «Нәүрүз» халыкара театр фестивале Төньяк Кавказ халыклары театрларына багышланды. Фестиваль Россия Федерациясе республикаларыннан (Башкортостан, Татарстан, Алтай, Дагыстан, Саха-Якутия, Тыва, Татарстан, Чувашия, Чечня, Кабардин, Осетия театрлары), Казахстан, Әзербайҗан, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм башка республикалардан театраль коллективларны җыйды.

Фестиваль традиция буенча күп санда журналистлар килгән матбугат конференциясеннән башланды. Фестиваль турында Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Төньяк Кавказ театрлары берлеге җитәкчесе, Горький исемендәге рус драма һәм Салаватов исемендәге кумык театры директоры Искәндәрбек Тулпаров һәм Драма сәнгате мәктәбе сәнгать җитәкчесе Игорь Яцко сөйләде.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин быел милли мәдәниятләр елы булуның «Нәүрүз» халыкара театр фестиваленең мәгънәсен тагын да арттыруына басым ясап: «Нәүрүз» фестивале беренче чиратта – аралашу: артист белән тамашачы, артисты белән артист, артист белән театр тәнкыйтьчесе арасындагы аралашу», – диде.

«Безнең өчен «Нәүрүз»дә катнашу – зур дәрәҗә. Безнең театр өчен бик әһәмиятле булган спектакльне алып килдек. Бөек драматург Чеховның соңгы пьесасында аның васыятьләре бар кебек», – диде Яцко.

«Без һәр фестивальне берәр төрки халыкка багышлыйбыз. Бу юлы без Төньяк Кавказ халыкларына йөз тоттык. Анда байтак төрки театрлар бар. Ни кызганыч, Балкар театры килә алмады – төп рольне уйнаган актриса авырып киткән», - диде Фәрит Бикчәнтәев.

«Фестиваль җитәкчелегенә Төньяк Кавказ театрларына игътибар итүе өчен рәхмәт! Бу безнең өчен зур сөенеч, чөнки Төньяк Кавказ театрлары үз тормышы белән яши, аларны мәдәни тирәлеккә актив кертәсе иде», – диде Төньяк Кавказ театрлары берлеге җитәкчесе, Горький исемендәге рус драма һәм Салаватов исемендәге кумык театры директоры Искәндәрбек Тулпаров.

Матбугат конференциясеннән соң фестивальнең башкарма директоры Илфир Якупов янына килеп бюджет белән кызыксындым. Фестивальнең бюджеты 8 млн сум икән. Аның 2 млн сумы ТР Мәдәният министрлыгыннан, 3 млн сум – грант акчасы, тагын 3 млн сум акча театрның үз мөмкинлекләреннән чыгып табылган. Грант дигәнебез, Татарстан Рәисе гранты, ягъни, Камал театрына бирелә торган традицион грантта аерым проект булып бара.

Бюджет зур булмагач, театр сувенир продукциясе - махсус пакетлар/буклетлар/футболкалар ясатып тормаган.

Фестивальнең рәсми ачылышы Камал театрында Чеховның «Вишневый сад»/«Чия бакчасы» спектакле алдыннан булды. Фестивальнең хедлайнеры дип тәкъдим ителгән спектакльне Мәскәүнең Драма сәнгате мәктәбе алып килгән.

«Мин «Нәүрүз» фестиваленең ике елга бер тапкыр үтүче мәдәни чара гына булып калмыйча, республиканың мәдәни төсләрен үзгәртүче вакыйга булуына бик шатмын. Казанда тормышка ашучы проектлар Казанны зур театраль казанга әверелдерде», - диде мәдәният министры Ирада Әюпова, сәхнәгә чыгып.

 

Фото: © Камал театрының матбугат үзәге

Драма сәнгате мәктәбе алып килгән «Вишневый сад»ны искитәрлек спектакль димәс идем. Һәрхәлдә җиденче һәм сигезенче рәтләрнең үзәгендәге кадерле кунаклар урыннары антракттан соң бушап калды. Югыйсә, спектакльдән соң чакырулар буенча Камал театры фойесында һәм балконы тирәсендә фуршет әзерләнгән иде, әмма кунаклар фуршетка кадәрге вакытны залда спектакль карап түгел, фойеда аралашып үткәрүне хуп күрде булса кирәк.

Кыскасы, беренче көнне Чеховны карамыйча «Моң» театр мәйданчыгына Нурбәк Батулланың «Әңгәмә»сен карарга китүчеләр күбрәк отты.

Ни өчен Төньяк Кавказ халыкларына багышланган төрки халыклар театрлары фестивале Драма сәнгате мәктәбе спектакле белән башланды? Билгесез. Акча бик санаулы гына икән, хедлайнерсыз да яраган булыр иде.

Алдагы биш көн иртәнге якта матбугат конференциясе һәм көндез-кич спектакльләр белән үтте. Параллель рәвештә өчәр-дүртәр спектакль барган көннәр булды. Шулай итеп, кайсыдыр театрга параллельсез күрсәтү мөмкинлеге бирелде, кайберләренә тамашачыны да (фестивальгә катнашучылар турында сүз бара), театр тәнкыйтьчеләрен дә «бүлешергә» туры килде. Әйтик, башкорт театры спектакль күрсәткән көнне кумык һәм тыва театрлары да спектакль күрсәтте. Балкарлар да шул ук көнгә алар белән бер үк вакытка куелган иде, әмма актрисалары авырып китеп килә алмаганнар. Кыскасы, башкортларны бары тик ике генә тәнкыйтьче карый алды.

Сүз уңаеннан, гадәттә фестивальләрдә спектакльләр буенча фикер алышу программаның бер өлеше булып торса, «Нәүрүз» фестивалендә тәнкыйтьчеләрнең фикер алышуы катнашучы һәр театр өчен матур бонус түгел, теләге булганнар тәнкыйтьчеләр фикерен ишетә алды. Фикер алышу түләүле икән дигән сүз дә ишетелгән иде, коры сүз кенә булды дип беләм

Әлбәттә, җиде көн эчендә барлык спектакльләрне дә параллель куймыйча булмыйдыр. Шулай да кунак спектакльләрне бераз алгарак яки арткарак күчергәннән кемгә нинди зыян соң? Хәле җиткән кеше өчне, бишне карасын! Бу тема һәр фестиваль саен күтәрелә, әмма колак салынмый.

Фестиваль үз программасына төрки булмаган театрларны башта берәмтекләп кенә кертә, һәм ни өчен кертүен аңлата иде. Соңгы елларда төрки театрлар дигән чик юылып бара. Юк, мин моны начар димим, театрны оештыручыларга яхшырак күренәдер.

ххх

Спектакльләр турында аларны карау өчен махсус чакыртылган театр тәнкыйтьчеләре фикерләрен китерәм.

Анна Степанова (Мәскәү): »Күп еллар дәвамында «Нәүрүз»нең төп максаты – берләштерү, гомуми театраль киңлек булдыру. Бу бурыч үтәлгән. Бәлки тора-бара «төрки телле» дигән сүз китеп, күп телле халыкара фестивальгә әверелер. Фестивальнең быелгы программасы чуар. Гомумроссия һәм халыкар театр контекстына ныграк кергән татар, башкорт театрлары уңышлырак күренә. Ныклы базасы булмаганнар – тыйнаграк. Татарстан үз театрлары турында нык кайгырта. Бу ярдәм театрларга сәнгати якны ныгытырга мөмкинлек бирә».

Марина Дмитревская (Санкт-Петербург): «Программа тыгыз булгач, театр безне бүлде һәм фестиваль спектакльләре турында һәрберебезнең үз картинасы барлыкка килде. Спектакльләр караганда миндә без төрле чорларда яшибез дигән уй туды. Кемдер Советлар Союзы парадигмасыннан чыкмаган, кемдер туксанынчы елларда калган. Мин үзем ике спектакльне аерып әйтә алам. Казахстаннан «Бакча» һәм башкортларның «Җиде буын» спектакле. Моңа алдан караган Камал театры спектакльләрен «Мөһаҗирләр» һәм «Көл»не куша алам. Театрлар «Нәүрүз»гә бер спектакль җибәрә. Оештыручылар яхшыларын сайлап ала. Әмма бу ялгыш булырга да мөмкин. Театр берничәне җибәреп, оештыручыларга контекстны күреп сайлау мөмкинлеге тусын иде».

Надежда Стоева (Санкт-Петербург): «Фестиваль мине заманча пьесалар булмау белән белән генә түгел, үсмерләр өчен спектакльләр булмау белән дә гаҗәпләндерде. Бүгенге көннең яшь кешесенә һәм заманча актуаль темаларга багышланган спектакльләр юк. Биредәге спектакльләр милли театрларның бүгенге халәте дисәгез, бу дөрес түгел. Алар бар. Шул ук Кариев театрында да күргән идем мин аларны. Сез киләчәктә театрга йөриячәк культуралы кеше тәрбияләмисез...»

Екатерина Морозова (Мәскәү): «Спектакльләрнең сыйфаты төрлечә. Коллективларның мөмкинлекләре дә төрле. Күп кенә коллективлар кечкенә республикалардан һәм театрлардан. Алар булдыра алганча тырышкан. Әмма техник мөмкинлекләре дә җитешми. Хәзер визуаль форманы күрмәмешкә салышып булмый, заманча театрның үз законнары. Режиссура проблемасы да бар. Театр режиссер чакыра да ул куеп китә. Фестиваль программасындагы бер спектакльнең мин нәкъ шулай итеп башка театрда куелышын күргән идем. режиссерлар конвейер ясый...»

Ххх

Фестиваль кысаларында берничә җитди чара үткәрелде. Берсе – Россия Федерациясе Театр әһелләре берлеге рәисе, танылган артист Александр Калягин белән иҗади очрашу. Икенчесе – Россиянең милли театрлары ассоциация утырышы. Болар икесе дә ябык форматлы, чакыру белән генә кертелә торган чаралар иде.

Россиянең милли театрлары ассоциация утырышында ни өчендер хәтта Татарстан театрлары җитәкчеләре дә булмаган. Югыйсә бер төркем директорлар ассоциациянең гамәлгә кую утырышында катнаштылар.

ххх

«Нәүрүз» фестиваленең ябыклыгы – быелгы фестивальнең үзенчәлеге иде. Югыйсә, ачылу тантанасында мәдәният министры Ирада Әюпова да, беренче матбугат конференциясендә министр урынбасары Дамир Натфуллин да аны республика һәм Казан халкына тәэсир итә ала торган чара дип күргән һәм күрсәткән иде.

«Мин «Нәүрүз» фестиваленең республиканың мәдәни төсләрен үзгәртүче вакыйга булуына бик шатмын», - диде мәдәният министры Ирада Әюпова.

«Фестиваль Казан халкына һәм туристларга регионнардагы халыкларның мәдәниятенә кагылу мөмкинлеге бирә», – диде Дамир Натфуллин.

Юк, мәдәни төсләрне дә үзгәртмәде, Казан халкына регионнардагы халыкларның мәдәниятенә кагылу мөмкинлеге дә бирмәде. Чөнки барысы да ЯБЫК форматта узды. Билет алып спектакль карарга мөмкин, әлбәттә. Спектакльдән соң сәхнә хуҗасы булган театр вәкилләре чыгып диплом һәм фестиваль логотибы сугылган, сувенир продукциясе салынган шопер бүләк итә. Тамашачы өчен башка бернәрсә дә юк. «Нәүрүз» кебек зур тарихлы затлы фестиваль өчен бу аз түгелме?

«Нәүрүз» алдыннан гына Казанда «Горький+» һәм «ПушкинФЕСТ» фестивальләре узды. Бу ике фестиваль дә Казан халкы һәм башкала кунаклары өчен ачык бәйрәм ясады.

«ПушкинФЕСТ» вакытында Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә чараларга бушка керү мөмкинлеге бар иде, «Черек күл» паркында концертлар, мастер-класслар, ярминкәләр уздырылды.

«Горький+» фестиваленең дә әллә күпме урам чаралары бар иде. Бауман урамында, Ленин бакчасында, Лядской бакчасында, Камал театры алдында халык өчен күпме ачык тамаша оештырылды.

Бу ике фестиваль бигрәк тә зур контраст күрсәтте. Алар артыннан ук татар театры оештырган фестиваль ишек төбендә билет тикшерүчеләр торган театрларга кереп бикләнде. Ә бит фестивальнең Камал театры алдындагы мәйданда башланган чаклары бар иде. Быел моңа нәрсә комачаулады? Акча җитмәдеме? Бәй, хедлайнерларны чакырмаска иде!

Хедлайнер дигәннән, алар икәү иде. Берсе алдан әйтелгән «Чия бакчасы» булса, тагын берсе – Александр Калягин җитәкләгән «Et Cetera» театры спектакле. Тинчурин театрында фестивальнең иң көчле әсәре – Айдар Җаббаров Әлмәт театрында куйган «Ул әле өйләнмәгән иде» спектакле барганда, Камал театрында Калягин иде. Күрәсезме, Әлмәт артистлары нинди конкуренцияне тота алды!

«Et Cetera» театрының «Лица» спектакле бер яктан фестиваль программасына кертелсә, икенче яктан ул «Большие гастроли» федераль программасы кысаларында үткәрелгән гастрольләрнең беренче көне иде. Кыскасы, төрки халыкларның театр фестивале ипләп кенә Мәскәү театры гастрольләренә күчте, тамашачы өчен рәсми ябылулар булмады.

Театраль фестивальләрнең программасында урам чаралары, иҗтимагый киңлекләрдәге бәйрәмнәр – табигый күренеш. Иң зур театр фестивальләренең берсе – «Кече шәһәр театрлары» фестивале дә, Чечен Республикасында үтә торган «Федерация» театр фестивале дә мондый чараларны уздыра.

Казанда узган башка фестивальләр дә шәһәргә бәйрәм төсе бирә – Казан халыкара мөселман кинофестивале йолдызларны «Кызыл келәм»нән уздырудан тыш бушлай сеанслар ясый. Ә «Шомбай-фест» үткән ел шәһәр халкы өчен күпме урам спектакле ясады. Бу театрның яңа концепциясе.

Ә Камал театры фестиваль төсе кертү өчен хәтта театр алдындагы фонтанлы мәйданны да бизәмәгән иде.

2019 елда фестиваль театр алдындагы мәйданда шушылай ачылган иде

Фото: © Владимир Васильев

Татарстандагы иң зур театр фестиваленең билет алып спектакль карарга килмәгән тамашачы өчен ябык булуы бер үзенчәлеге булса, аның Татарстан театрларын да үз канаты астына алмавы гаҗәпләндерде. Гафу итегез, Татарстандагы татар театрларының Драма сәнгате мәктәбе алып килгән «Чия бакчасы» дәрәҗәсендәге кадәр генә спектакле бар инде. Һәрберсенең! Аларның һәрберсен фестивальнең төп программасыннан тыш булса да Казанга китерергә була иде. Казандагы өч татар драма театры да бер «Әкият» курчак театры һәм «Моң» театраль мәйданчыгы катнашты. Республикадан Түбән Кама һәм Әлмәт театры килде. Калганнарга урын калмаган.

Татарстан театрларына да, шәһәр кешесенә дә булмаган фестиваль кем өчен иде соң ул? Мәскәүгә реверанс ясау өченме? Милли театрлар ассоциациясе алдында эш күрсәтүме? Ә бит бюджетка тегесе дә, монысы да өлеш кертмәгән. Барысын да Татарстан күтәрде.

Фәрит Бикчәнтәев төрле яклап – икътисади, мораль яктан да кыен вакытта көч табып фестиваль үткәрергә ярдәм иткән республика җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Московский театр представит "Белый вальс" ко Дню Победы 6 и 7 мая

Бессмертные ноты Чайковского: почему не утихает любовь к классической музыке

Театр Пушкина представит 13 мая премьеру спектакля «Идиот»

Актриса Виктория Заболотная — о маршрутах Петербурга и съёмках в Петропавловской крепости


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Пушкин на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.