Добавить новость
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016 Апрель 2016 Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020
Ноябрь 2020
Декабрь 2020 Январь 2021
Февраль 2021
Март 2021
Апрель 2021
Май 2021
Июнь 2021
Июль 2021
Август 2021
Сентябрь 2021
Октябрь 2021 Ноябрь 2021
Декабрь 2021
Январь 2022
Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Башкорт теле турында вербатим: 19 татар-башкортның пафосы 1 рус барлыкка килгәнче генә

0 88

«Җиде буын. Яшьләр» спектакльнең режиссеры – Рима Харисова, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать университетының Режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасы доценты.

Рима Харисова: «Безнең спектакль милли тәңгәллек темасын өйрәнә. Театрда ул дилогия булып бара: беренче өлеше «Җиде буын. Саклаучылар» (»Мы – хранители»), икенчесе «Җиде буын. Яшьләр» (»Мы – наследники») дип атала. Беренче өлеше авыл җирендә яшәүче кешеләргә, аларның үз телләрен, мәдәниятен саклавына-сакламавына багышланса, икенче өлешендә шәһәр тирәлегендә яшәүче яшь буын күрсәтелә. Шушы тирәлектә тел һәм мәдәният ничек яши – бу тема минем үзем өчен актуаль – бу сорау мине дулкынландыра, чөнки мин милләтем буенча татар, әмма үз телемне тулысынча беләм дия алмыйм. Уй-фикерләремне үз телемдә җиткерә алмыйм. Шуңа да бу темага алынуымда шәхси мотивларым бар иде.

Без шәһәрдә яшәүче яшьләр белән аралаштык. Заманча яшьләр арасында бу мәсьәләнең ни дәрәҗәдә актуаль булуын өйрәндек. Бу бик әһәмиятле сорау булып чыкты. Үз телеңне, милли үзенчәлегеңне, мәдәниятеңне ничек сакларга – бу мәсьәлә дулкынландыра икән. Ә чынбарлыктагы кешеләр әйткәндә бу тема ике-өч, ун тапкыр кискенләшә. Без төрле социаль катлам кешеләре белән аралашып, милли мәдәниятне алга этәрү, заманча чынбарлыкка кертү өчен күп эшләнелгәнен күрдек. Бу – кием дә, этнотуризм да, тел мәктәпләре дә. Күпмедер дәрәҗәдә вазгыятьнең оптимистик булуын да күрдек. Йөрәкләре янып торган яшьләр барында халыкның үзтәңгәллеге яшәячәк. Спектакль шуңа багышланган».

Шулай итеп без үз телендә иркенләп сөйләшә алмаудан борчылган татар режиссерының башкорт үзтәңгәллеге турындагы спектаклен карарга килдек.

Театр директоры Иршат Фәйзуллин спектакльнең премьерасы мартта гына булуын, тамашачының яратып йөрүен әйтте. Аеруча «Пушкин картасы» белән яшьләр килә ди.

Вербатим, яки документаль театр – чынбарлыктагы кешеләрнең туры сөйләмен сүзгә-сүз җиткерүгә корылган спектакль төре.

Вербатим Камал театрында да бар. Биредә ике бүлектән торган документаль спектакльне режиссер Айдар Җаббаров эшләгән иде. «Хуш авылым» спектакле Камал театрының Кече залында гөрләп бара. Спектакльдә бетеп барган авыллар темасы ил вазгыяте фонында карала. Ягъни тема киң вә иркен. Спектакль татар язучыларының хикәяләре белән аралаштырыла.

Башкорт театры алынган милли үзтәңгәллек темасы киң булып күренсә дә, нигездә спектакль реаль геройларның барысының да бер сүзне тәкърарлавына кайтып кала кебек – әйе, башкорт телен белү кирәк, һичшиксез, кирәк, ничек инде кирәк булмасын, ул бит безнең туган тел, кирәк, әлбәттә, кирәк, башкача була да алмый, кирәклеге керпегә дә аңлашыла, һәм куянга да! Иң мөһиме – егетләр-кызлар аны шулкадәр матур, җылы пафос белән башкара. Ул пафос залга да күчә – башкорт егетләре-кызлары сәхнәнең бер өлешендә ясалган «сәхнәдә» башкорт җырлары башкарганда аларга кушыласы, яки, һичьюгы, музыкага тактына тирбәләсе килә башлый.

«Җиде буын. Яшьләр» документаль спектакле яшьләрнең фатирнигы рәвешендә бара. Артистларның һәрберсе матур, үзләре талантлылар, телләре тәмле. Үзләре горур. Монда бернинди сарказм да юк. Аларның комплекслары да юк. Зарлану да юк. Бары тик ярату һәм горурлану бар.

«Мин - Урал Әминев. Мин язмышыма шулхәтле рәхмәтлемен. Чөнки туган тел мохитендә - башкорт районында, башкорт авылында туып үстем. Тел белән бернинди дә проблема булмады. Чит телләргә күчеп китү кыенрак булгандыр. Мәсәлән, рус теленә. Мәскәүгә укырга кергәндә рус телле укытучылар миннән аптырап сорадылар: «Урал, вы вообще разговариваете на русском?» Мин шунда да русча «Да» дип әйтергә оялдым һәм башкортча «Әйе» дип оялып кына җавап кайтарганымны хәтерлим. Шул вакыйгага 20 ел узган. Ә нәрсә үзгәрде?»

«Мин - Римма Каһарманова. Мин дә башкорт мохитендә башкорт җырларын, әкиятләрен сеңдереп үстергән авыл кызымын. 16 яшемдә горур басып үземнең башкалама – Өфемә килеп кердем һәм анда бер җирдә дә башкорт телен ишетмәдем. Минем урамнар буйлап башкорт телен эзләп йөргәнем исемдә. Мин әниемә кайтып: «Башкортстанда башкортлар яшәми, син мине алдагансың, Өфедә башкорт телен ишетмәдем», дип елаганым исемдә. Мин моны авыр кичердем. Зур шәһәрдә моңа күнегәсең. Ләкин балаларың тугач бу сорау тагын алдыңа килеп баса. Минем балаларым нинди телдә сөйләшергә тиеш?..»

«Фидан Гафаров белән Нурия Ирсаева җырын нык яратам. Венер Камаловның клибын карасам, елыйм. Шулхәтле күңелгә үтә. Мин корея җырларын тыңларга яратам, шуларны тыңлап йөрим-йөрим дә күңел арып китә дә, элеккеге совет заманындагы башкорт җырларын куйсаң күңелгә рәхәт булып китә. Үз телеңдә, салмак кына, матур гына...»

Шул рәвешле текстлар байтак иде, аларны аралаштырып артистлар җырлап та ала.

Дөрес, драматургия булмавы, текстларның чарланмаганлыгы сизелә. Спектакльнең сәнгати ягын алсак, искитәрлек түгел. Финал да берәү генә түгел – артистлар башта үзләре, аннары тамашачыны да катнаштырып бии башлагач, бетте дип уйлаган идек... фестивальдә катнашучыларга биреләсе дипломны һәм чәчәк бәйләмен тотып, Камал театры артисты Илдус Габдрахманов инде сәхнәгә төшә дә башлаган иде... әмма спектакль бетмәгән булып чыкты. Алга таба карадык – спектакль башында ук телнең кирәклеге мәсьәләсен хәл итеп куйган булсак та, тагын, тагын, тагын да тел турында тыңладык. Әмма риза булып тыңладык.

Спектакль тәмамланды. Кемдер әсәрнең милли рухын ошатты, кемдер сәнгати ягын ошатып та бетермәде – һәркемнең үз каланчасы һәм үз стандартлары. Шәхсән мин милли рухка өстенлек биреп, сәнгати кимчелекләренә күз йомарга риза идем.

Күз алдымнан Казанның «Моң» театр мәйданчыгында барган «Чын татар» (һәвәскәрләр спектакле (»Театр горожан»)) һәм «Горький татарин» пластик спектакле үтте. Аларның икесендә дә татарлык сыйфатлары темасы. Алар икесе дә комплекслы татарлар спектакльләре.

Башкортның пафослы вербатимы да, татарның сарказмлы вербатимы да бу ике халыкның милли үзенчәлегенә бәйледер. Башкортның телен белгәне дә, белмәгәне дә горурлана, татарның белгәне дә, белмәгәне дә аклана... нигә алай икән…

ххх

Театраль фестивальләрдә спектакльдән соң фикер алышу дигән бер чара була, ягъни, спектакльдән соң артистлар һәм режиссер тезелеп утыра да, оештыручылар чакырып китергән театр тәнкыйтьчеләре әсәрне анализлыйлар. Башкортлар белән параллель рәвештә тагын өч җирдә өч спектакль бару сәбәпле, тәнкыйтьчеләргә икешәрләп бүленергә туры килгән. Шулай итеп «Ете быуын... Йәштәр»не ике тәнкыйтьче – Казаннан Нияз Игъламов һәм Питердан Марина Дмитриевская карады.

Фикер алышуны Нияз Игъламов башлады: Спектакль өчен рәхмәт!..

Марина Дмитриевская: А как я буду знать, что вы говорите?

Нияз Игъламов: Кайвакыт күз яше чыкты, кайвакыт елмайдым рәхәтләнеп, кайвакыт көлдем. Биедем... утырган килеш кенә, чөнки кичә аягымны авырттырдым. Бөтенесе әйбәт, бер генә әйбер җитми – драматургия юк. Бу бердәнбер тискәре ягы. Сюжет... хәрәкәт таркала. Финал дип уйлаган идем, финал булмады...

Марина Дмитриевская: Я же должна диалог вести?

Нияз Игъламов: Ладно, хорошо...

Алга таба фикер алышу рус телендә дәвам итте. 15 артист + 1 режиссер + 1 директор + 1 тәнкыйтьче + 1 журналист, татар һәм башкорт телле булып бер-берсен бик яхшы аңлый торган җәмгысы 19 кеше 1 кеше аркасында рус теленә күчте. Бу - табигый практика. Бу шулай. Бу башкача була да алмый...

Менә, җәмәгать, сезнең барлык пафосыгыз, телегез/телебез белән горурлыгыгыз/горурлыгыбыз хөрмәтле Марина Юрьевналарны очратканга кадәр генә.

Әлбәттә, Марина Юрьевнага шәхси тәрҗемәче дә беркетеп булыр иде. Югыйсә, белә бит ул кая килгәнен, әмма кат-кат үзенә игътибар таләп итә.

Димәк, безгә нишләргә кала? Милли тәңгәллек һәм туган тел турындагы спектакль турында рус телендә фикер алышырга гына. 

Нияз Игъламов русча дәвам итте: «Документаль спектакль драматург эшен таләп итә. Бездә дә шундый стилистикалы спектакль бар, анда да ул проблема бар иде. Нигәдер мондый спектакльләрдә драматургия кирәкми дип уйлыйлар. Кирәк! Төп темаларны ассызыклау өчен дә кирәк...»

«Петербургский театральный журнал»ның баш мөхәррире һәм директоры, сәнгать фәннәре кандидаты, профессор Марина Юрьевна Дмитриевскаяга спектакль ошаган. Финалга аның фикерләрен тәкъдим итәм.

Марина Дмитриевская: «Хәзер репертуарында вербатим булмаган театр юк бугай. Ул һәрвакыт шәһәрнең, республиканың визит карточкасы. Миңа «Моң» театрындагы спектакль бик ошады. «Әңгәмә». Анда моңның нәрсә булуын аңлаттылар. Сезнең спектаклегез башкорт тәңгәллеген һәм туган телнең кирәклеген исбатлый.

Миндә милли горурлык булганы булмады, космополиттыр мин... бәлки, миңа күп милләтләр катнашудандыр, хәтта гарәп тә кушылган. Мин интеллигент ата-ана белән тәрбияләнгән...

Сез шундый матурлар, матур киенгәнсез, элегант, сыгылмалы, очкынлы... Үзеннән үзе көлә белгән халык яши. Ә сез шулкадәр матурлар, көлергә сәбәп юк. Башкортларның барысын да Матурлык конкурсына алып барып булыр кебек. Сез үз халкыгызның идеаль вәкилләре. Тел саклаудан башка проблема юк та кебек. Ирония, үз-үзеңә ирония төсләрнең төрле төсмерен бирә. Ә сезнең бер үк төсләр...»





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Московский театр представит "Белый вальс" ко Дню Победы 6 и 7 мая

Бессмертные ноты Чайковского: почему не утихает любовь к классической музыке

Театр Пушкина представит 13 мая премьеру спектакля «Идиот»

Актриса Виктория Заболотная — о маршрутах Петербурга и съёмках в Петропавловской крепости


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Пушкин на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.