Түбән Камада 80нче чаңгы батальонының һәлак булган сугышчыларын искә алырга җыеналар
0
149
(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). 31 гыйнварда Түбән Кама зиратында аерым чаңгы батальоны сугышчыларын искә алу митингы була. Бу көн — Түбән Кама өчен истәлекле көн, чөнки 2020 елның 31 гыйнварында шәһәр зиратында туганнар каберлеге ачылды. Анда Бөек Ватан сугышы чорында Псков өлкәсендә барган сугышларда һәлак булган 19 солдат җәсәде алып кайтып җирләнде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Мәгълүм булганча, 3нче удар армия 257нче укчы дивизиясенең 80нче аерым чаңгы батальоны 1941 елның декабрендә Казан шәһәрендә оеша. Аның төп составында Татарстан АССР, Башкортстан, Себердән хәрби хезмәткә чакырылучылар була. Калинин фронтында һөҗүм вакытында алар 300 километрга якын юлны җәяү үтәргә һәм Великие Луки шәһәрен азат итүдә катнашырга тиеш була. Липенка авылы янында барган көрәштә безнең 100гә якын сугышчы батырларча һәлак булган. Аларның иң өлкәненә — 36 яшь, күпләренә исә 18 яшь була. Татар батальоны фашист илбасарлары белән соңгы сулышка кадәр көрәшә. Көрәш бер тәүлек дәвам итә, исән калучыларга алга таба хәрәкәт итәргә боерык бирелә, һәлак булган Татарстан, Башкортстан һәм Себер солдатларын авыл халкы җирли.