Россиянең кайсы төбәгендә 31 декабрь ял көне булачак?
0
45
Псков өлкәсе губернаторы Михаил Ведерников 31 декабрьне 28енә күчерү турында карар чыгарган. "Өлкәнең күпчелек кешеләре елның соңгы көнен ял көне итү яклы. Бу 2020 елдагы беренче бүләк булсын!" - дип язган губернатор.
Шулай итеп, Россиянең калган төбәкләреннән аермалы булачак, Псков өлкәсендә 31 декабрьдә ял итәчәкләр.