Добавить новость
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015 Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016 Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

79 елдан соң «очраштылар» — «Арча хәбәрләре»

0 172
Очрашты сүзен ни өчен куштырнаклар эченә алдыммы? Чөнки абыйсы аның янына кәгазьдә генә кайтты. Әмма бу вакыйга Бәширә апа өчен 80 яшьлек юбилеена иң зур бүләк буларак барып иреште. Сугышта хәбәрсез югалганнарны табарга булышабыз, дигән хәбәр « Арча хәбәрләре » район газетасында басылып чыккач, Бәширә апа зур дулкынлану кичерә һәм түзә алмый, кызы Миләүшә белән редакциягә килә. Бераздан без аның белән өендә дә очраштык. Абыйсының сугыштан җибәргән фоторәсемен карап, озаклап сөйләшеп утырдык. «Абый Арча педагогия училищесын тәмамлап, Сикертән мәктәбенә укытырга китте. Аннан армия хезмәтенә алынды. Фоторәсемне ул Яңа Петергоф шәһәреннән җибәргән. Артында язуы да бар. 1941 елның феврале. Абыйның армиядә хезмәт иткән вакыты. „Германия сугыш башларга уйлый бугай. Тик бу хакта бер кешегә дә әйтмәгез. Безне фельдшерлыкка укыталар. Кыр госпиталенә чыгабыз“, — дип язган ул. Әни хатны ертып ташлаган. Шуннан башка бернинди хәбәр килмәде. Минем өчен әлегә кадәр Мөбарәкҗан абыем турында иң зур истәлек шул фоторәсем булды, — дип сөйли Бәширә апа. — 1951 елда, сентябрь аенда, мин 10 яшьлек бала гына, әнием авырый башлады. Бервакыт янына чакырып алды да: „Кызым, мин үләм, каберемә абый кайтты, дип килеп әйтерсең“, — диде. Икенче көнне әнине күмдек. Ул вакытта әнинең сүзләрен аңлап бетермәдем. Бераз үсә төшкәч мәгънәсенә төшендем. Шул көннән башлап абыемны эзләтә башладым». Бәширә апа бик күп төрле газета-журналлар алдыра, әле дә шулай, аларга абыйсын эзләтеп мәкаләләр яза. Инде өмет өзелде, дигәндә генә, газета битендә сугышта хәбәрсез югалганнарны эзләтүләре, шундый кешеләре булса, хәбәр итүләре турындагы хәбәргә юлыга. Һәм озак та көттерми җавап та килә. «Абыегыз Мөбарәкҗан Ахуновның күмелгән урыны билгеле, кәгазен тапшыралар, дигәч, башта ышанмадым. Чыннан да таптыгызмы, дип өч тапкыр кабатлап сорадым. Ул көннәрдә гел әни, абый белән сөйләшеп йөрдем. Балалар дарулар биреп кенә тынычландырдылар. Шушы көнне дә күрү насыйп булган икән, дип, башта әни, аннан үзем өчен сөендем. Бу кәгазь минем өчен абыемның беренче һәм соңгы бүләге булып калды, — дип сөйләде Бәширә апа. — Ә әти, әни вафат булгач, өйләнмичә бер ялгызы дүрт кызны аякка бастырды, кияүгә бирде». Бәширә апа Шәймуллина үзе 15 яшеннән комсомол юлламасы белән фермага эшкә килгән. Башта бозаулар караган, аннан сыер сауган. Һәм шулай гомер буе. «Комсомол юлламасы белән килсәм, картлык юлламасы белән шуннан пенсиягә киттем», — ди ул. Авылда ихтирамлы кеше. Ире Фарух абый белән (ул мәрхүм инде) 49 ел иңне-иңгә куеп гомер иткәннәр, өч кыз тәрбияләп үстергәннәр, югары белем биргәннәр. Хәзер өчесенең дә үз гаиләсе. Бәширә апа оныклары өчен сөенеп яши. Бәширә апа 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Коръән ашына туганнары да килгән. Сикертәндәге апасының кызы Гөлнур Петербургта яшәүче дусты белән элемтәгә кергән. «Каберлек зур мәйданны биләп тора. Анда керү өчен рөхсәт язуы кирәк. Бөтен кешеләрне дә кертмиләр», — дигән дусты. «Хәрби комиссар Алмаз Борһанов рөхсәт язуы бирергә вәгъдә итте. Исән-сау булсак, киләсе җәйгә абыем кабере янына барып килергә уйлыйбыз. Балалар, оныклар, туганнар белән. Күңел купты бит инде», — диде Бәширә апа. Әнисенең васыятен үти ул. Бигрәк тә шуңа сөенә. Зиратка барып, апалары Нурдидә белән Сәвиягә, әбисенә һәм бигрәк тә әнисенә шатлыклы хәбәрен җиткерде. «Әни җаным, мин абыемны таптым бит. Кәгазьдә генә булса да, кайтты, дип сөенеп йөрим. Абый хезмәт иткән җиреннән ерак түгел генә Ленинград өлкәсенең Киров районында һәлак булган. Сөякләре җир өстендә ятмый, әни, ишетәсеңме, каберлеккә күмелгән. Исән-сау булсак, балалар шул урынга алып барабыз, диләр. Сез кабердән азрак кына туфрак алып барырга рөхсәт итәрсез бит? Абыем кабереннән дә туфрак алып кайтып, сезнең кабергә салырмын», — диде ул елый-елый һәм абыйсын табуда булышкан «Арча хәбәрләре» газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллинга, хәрби комиссар Алмаз Борһановка, Татарстанның мемориал музей директоры Михаил Черепановка олы рәхмәтен белдерде.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Петергоф на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.