Добавить новость
Ноябрь 2011 Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013 Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015 Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015 Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016 Апрель 2016 Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

1991 ел: Татарстан флагын кабул итү тарихы һәм каһарманнары

0 192

Иң әүвәл, бу мәкаләне язган журналист белән таныштырабыз. Таныш булыгыз – Яхъя Фәгыймов! Ул Интернетта булган мәгълүматларны җыеп, сезгә Татарстан флагы турында язма әзерләде.

Татарстан флагы көне – Татарстан Республикасының дәүләт символы булган флагны рәсми кабул иткән көн. Һәр елның 29 ноябрендә республика халкы Татарстанның милли байрагының әһәмиятен, аның тарихын һәм мәгънәсен искә ала.

Татарстан флагы тарихы

Татарстан флагын рәссам Тавил Хаҗиәхмәтов иҗат итә. 1991 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасының Югары Советы тарафыннан кабул ителгән. Бу көн татар халкының дәүләт символлары тарихында мөһим роль уйный, чөнки ул Татарстанның суверенитетын һәм бәйсезлеген күрсәтүче рәсми билгеләрнең берсе булып тора.

Флагны кабул иткәндә республикада катлаулы сәяси вазгыять була.

Флагның төсләре һәм формасы аерым символик мәгънәгә ия. Ул яшел, ак һәм кызыл төсле өч горизонталь полосадан гыйбарәт. Бу төс комбинациясе татар халкының бай тарихын, үзенчәлекле мәдәниятен һәм аның милли горурлыгын чагылдыра.

Төсләрнең мәгънәсе:

Яшел төс татар халкында табигать һәм тынычлык символы гына түгел, ә ислам дине белән дә тыгыз бәйләнгән. Бу төс Татарстанның 1000 елдан артык булган ислам мәдәнияте тарихын да чагылдыра. Бу төс татар тарихының төрле чорларында – киемнәрдә, корылмаларда, байракларда кулланылган һәм татар халкында һәрвакытта яратып кулланыла.

Кызыл төс татар халкының батырлыгы, хәрби традицияләре чагылышы. Кызыл төс яшәеш, көрәш, куәт, өлгергәнлек символы.

Ак төс флагның 1/15 өлешен били, ул – тынычлык, сафлык, ирек символы. Ул Татарстан халкының тарихтагы азатлык омтылышларын, хыял-теләкләрнең гадел, ачык, изге булуын күрсәтә.

Флагның төсләре татарларның борынгы ханлыкларында да кулланылган.

Татарстанның флагы 1990 елларда татар халкының бәйсезлеге һәм Татарстанның суверенитеты өчен көрәш белән бәйле. Бу флаг Татарстанның яңа тарихы өчен көрәш вакытында кабул ителде. Флаг төсләре Казандагы биналарда, халыкның милли киемнәрендә, шул исәптән Казан Кирмәнендә дә еш кулланыла.

Татарстан флагы республика халкы өчен зур әһәмияткә ия. Флагны татарстанлылар яраталар, аны рәсми биналарда гына түгел, яшьләрнең киемнәрендә, төрле значокларда, тәбрикләмәләрдә, кием элементларында күрергә була. 1991 елда кабул ителгән бу флаг үз тарихы белән татар халкының киләчәккә ышанычы һәм өметләре күрсәткече булып тора.

Татарстан флагы турында мин язган шигырь:

«Татарстан флагы – туган җирем горурлыгы, Йөрәктә ут, күктә кояш нурлары. Яшел төс – тынычлыкның билгесе, Ак төс – хыял һәм ирек тойгысы.

Кызыл – батырлыгы татар халкының, Тарихи кыюлык, җиңүгә ышаныч. Флаг, син безнең йөрәктә кабыздың Татарстанны данлаган азатлык җыры.

Синдә тарих, синдә бәйсезлек көче, Синдә һәр татарның өмете. Күрешербез, бүген, иртәгә, киләчәк көндә, Татарстан флагы – милләтнең шатлыгы! Татарстан флагы – милләтнең хыялы!»

Татарстан флагына бәйле тарихи вакыйгалар

Татарстан флагы турында күп кенә әсәрләрдә телгә алына. Венера Якупованың «100 историй о суверенитете Татарстана» китабында да Татарстан флагы берничә тапкыр телгә алына. Шул тарихларның берничәсен кыскача тәрҗемә кылып, сезгә дә тәкъдим итәм.

Флагны ерттылар!

Митингтагылар янына (Сүз 91нче елда Казанның Ирек мәйданында барган митинглар хакында бара. – «Интертат») бер төркем кеше килеп чыга. Алар опера театры янына басалар да Татарстан Президентын мыскыллаган сүзләр әйтәләр. Аннары милли хәрәкәттәге бер кешенең кулыннан флагны тартып алалар да барлык халык алдында аны, ертып, җиргә аталар.

Кемдер кычкыра:

– Флагны ерттылар!

Халык опера театры янына ташлана.

Моны күреп торган Рабит Батулланың эченә салкын йөгерә. Хәзер кан коелачак! Батулланың күп провокаторлар күргәне була. Ул аларны ничек фаш итәргә икәнен белә. Әмма бу мизгелдә ул «провокаторларны коткарырга кирәк» дигән фикергә килә – чөнки кемдер «Татарстанда кан коела» дип күрсәтергә теләгән. Әмма кешеләрне ничек туктатырга? Ул шәһәр милициясе башлыгы Искәндәр Галимов янына ташлана:

– Мегафонны бирегез! Алайса бу хулиганнарны бетерәләр!

Аннары, милиция мегафонын алып, халыкка мөрәҗәгать итә:

– Китегез! Алайса начар була! Бер генә тамчы кан тамса да, безне «бэтээр»лар белән таптап бетерәләр!

Мәйдан янындагы урамнарда БТРлар һәм кораллы кешеләр тора...

Мәйданда Марат Мөлеков белән Вафирә Гыйззәтуллинаны күреп, аларга кычкыра:

– Халыкны Ленин һәйкәле янына алып китегез! Игътибарларын башкага җәлеп итегез! Җырлагыз!

Халык төркеме, теләмичә генә, икенче якка китә.

Ә бит Татарстан суверенитеты өчен көрәш тарихы бөтенләй башка якка китә алган булыр иде…

«Пленканы саклап калдыгыз...»

1992 елның мартында, референдумга әзерлек көннәрендә, Татарстанга искиткеч зур басым ясалды. Республикага каршы барлык үзәк телеканалларда мәгълүмат сугышы барды. «Листовкалар сугышы» алып барылды. Россия Президенты Борис Ельцин Татарстанда референдум уздыруны тыйган иде.

Әмма 21 мартта референдум узды. Бу – тыныч, кояшлы көн иде. Күпләр тавыш бирергә бәйрәмгә килгән кебек барды – яхшы киенеп, шатланышып... Кешеләр республикага Россия прокуратурасы хезмәткәрләре төркеме килеп җиткәнен белмиләр дә. Мәскәүдән указ килгән иде: сайлау участоклары ачылмаска тиеш! Бар да куркыныч астында иде... Әмма участоклар, барлык авырлыкларга карамастан, ачылды!

Шушы көнне искә алып, шул вакыттагы Югары Совет Президиумы әгъзасы Фәндәс Сафиуллин: «Татарстанны халык коткарды», – дип белдерде. Референдумда «әйе» (61,4 процент) дип тавыш биреп, халык Россия җитәкчеләренә җавап бирде. Халыкара күзәтүчеләр ярдәм итте, һәм чит ил матбугаты да бу хәлгә күзәтчелек итте.

Чит илләрдә Татарстандагы тавыш бирү турында хәбәрләр бирелә башлады. Бер очрашуда депутат Фәндәс Сафиуллин чит ил журналистларына әйтте:

– Ну, әфәнделәр, күпме мәет таптыгыз инде?

– Нинди мәетләр?

– Сез бит күп кан, мәетләр төшерергә килдегез...

Барысы да елмаештылар.

– Аның каравы, күпме пленканы әрәм итми саклап калдыгыз! – дип көлде депутат.

Татарча суверенитет

– Ни өчен без тулысынча бәйсезлек алу турында сорауны куймадык? – дип сөйләде, Татарстанның дәүләт суверенитеты Декларациясен кабул иткәннән соң бер дистә ел үткәч, Минтимер Шәймиев. – Чөнки без белә идек: бу мөмкин түгел. Ләкин без, хакимият, суверенитет таләп иткән халыкка җавап бирергә тиеш идек. Шул сәбәпле, Россия белән килешү аша махсус статуска чыгу турында карар кабул иттек. Без моңа җавап бирмәсәк, халыкны тынычландыра алмас идек! Беркайчан да! Ә русларда нинди борчу иде! Моны яшерәсе юк. Без халыкны борчыган сорауларга җаваплар табарга тиеш идек.

Яшел, ак, кызыл...

1991 елга кадәр Татарстанда дәүләт символлары юк иде. Татарстан гербы Башкортстан гербыннан бары тик республика исеменең язылуы белән генә аерылып торды. Шуңа күрә без үз флагыбыз, гербыбыз һәм гимныбыз өстендә эшли башлагач, җәмгыять киеренкеләнде: Татарстан сепаратизм белән авырый! Безне Русиядән аерылып китүне планлаштыруда гаепләделәр. Нигә республикага үз флагы, гербы, гимны кирәк? Мәскәүгә бу аңлашылмады, чөнки безнең символикада Россия Федерациясенең символикаларын күрмәделәр. Шундый мөнәсәбәт безнең җәмгыятьтә билгеле бер сәяси киеренкелек тудырды.

Флаг проектын тикшерү аеруча катлаулы булды. Бу символ беренче булып кабул ителде, башта кайсы тарафка барырга икәне билгеле булмады. Кайбер тарихчылар Алтын Урда флагларын нигез итеп алырга тәкъдим иттеләр. Башкалар, совет флагына охшаш символиканы сакларга кирәк, дип исәпләделәр... Күп вариантлар булды. Дөнья тәҗрибәсенә мөрәҗәгать ителде. Дөньяда флагларның күбесе өч төсле – триколор. Шул сәбәпле, символика буенча комиссия Татарстан флагы өчен өч төс тәкъдим итте: яшел, ак һәм кызыл.

Шул вакытта кайбер бәхәсләр башланды! Совет җәмгыяте бик идеологик иде. Югары Совет депутатлары, флаг проектын тикшергәндә, төсләрне идеологик яктан ачыклауга керештеләр! Кайберәүләр, яшел төс – ислам төсе, дип санаган, кемдер, кызыл – кан, агрессия төсе, дип аңлаган, ә ак төсләр – капитуляцияне белдерә, дип әйткән...

Дәүләт символлары буенча комиссия рәисе Ренат Харис боларның барысына да җавап бирергә тырышты һәм, күп көч куеп, төсләрнең чын мәгънәсен аңлатты. Яшел – тереклек, яшьлек символы, кызыл – тормыш, көч һәм ут символы, ак – чисталык, намус һәм тынычлык символы. Бәхәсләр беразга туктады.

Әмма бер куркыныч хәл килеп чыкты. Ренат Харис флаг проекты турында доклад ясаганнан соң, депутатлар арасында бәхәс яңадан башланды. Бәхәсчеләрнең фикерләрен тыңлаганда, Югары Совет Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ренат Хариска мөрәҗәгать итте:

– Докладчының йомгаклау сүзләре бармы?

Ренат Харис, барлыкка килгән борчылуны җиңәргә тырышып, дипломатының эченнән үзенең шигырь китабын тапты, аны шунда ук ачып укырга кереште:

«Һәр халыкның – үз каһарманы...»

Зал шигырь тәмамланганчы тыныч кына тыңлады һәм… кинәт алкышларга күмелде. Фәрит Мөхәммәтшин проектның өч төсле флагын тавышка куйды, һәм ул шунда ук кабул ителде.

Ренат Харисның шигыре флаг проектының кабул ителүенә ярдәм итте.

Түбәдәге флаг

1991 елның октябрендә, Татарстанның Югары Советы сессиясе барганда, Ирек мәйданында бик көчле киеренкелек була. Мәйданда меңнәрчә митингчы җыелган иде, шул исәптән СССРның төрле төбәкләреннән килүчеләр дә бар. Казанлы Әхтәм Сатиев һәм Пермь шәһәре кешесе Римзил Миндияр бер кыю адым ясауга карар кыла: ТИҮ флагын Югары Совет бинасының түбәсенә элеп куярга! Бинада исә сакчылар. Ә флагны кайдан табарга? Алар ТИҮ штабына китә. ТИҮ җитәкчеләре, бу авантюраны ишеткәч, бер-берсенә карап, болай диләр: «Рәсми рәвештә флагны бирә алмыйбыз. Әмма без хәзер бүлмәдән чыгабыз, сез аны ничек алырсыз – күрмибез».

Миндияр анда-санда яшел тукыма да таба.

Аннары Югары Совет бинасына керергә кирәк. Алар кич белән үк шул бинага үтеп керергә карар кыла, иртәгесен исә планны тормышка ашырмакчы булалар. Сатиев һәм Миндияр Югары Советның вахтадагы милиционеры янына бара, берничә фамилия атыйлар. Милиционер башын чайкый: «Бу кеше киткән, ә тегесе инде монда утырмый», – ди. «Нишләргә?» – ди Миндияр. «Мансур Хәсәнович бар иде, аны күреп карагыз», – дип тәкъдим итә милиционер. Тегеләр, ризалык белдереп: «Ярый, аның янына керәбез», – диләр.

Бинага үткәннән соң, алар турыдан-туры түбәгә менә. Анда тимер ишек була. Аны бик озак ача алмыйлар. Ниһаять, ишекне ачалар. Түбәгә менәләр, төн буе шунда торалар, бик суык була. Иртәгәсе көнне сәгать 10да мәйданда халык шау-гөр килә башлый. Миндияр Сатиевка әйтә: «Мин хәзер чыгам». Сатиев аны изге теләкләр белән җибәрә: «Аллаһ әкбәр!» Миндияр 10 минут дәвамында яшел флагны болгап тора. Аннары тиз генә өенә кайтып китә. Ул киткәч, Сатиев яшеренгән урынында качып тора, чөнки үзләрен эзләячәкләрен белә. «Гэбистлар» түбәне тулысынча тикшерә, ләкин аны тапмыйлар. Алар киткәч, Сатиев чыгып, яшел-кызыл флагны болгый. Халык шатланып кычкыра, рухлана. Бераз вакыттан соң Сатиев флагны түбәгә кадый һәм аскы катка төшә. Аны беркем дә тоткарламый.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

«Кубок Нечерноземья»: Тверские спортсмены завоевали награды во всероссийских соревнованиях

Изменения условий семейной ипотеки и разрыв цен уводят покупателей на вторичку

Краснодар стал лидером среди миллионников по тратам на жителя — 76 тыс. руб. в год

На тамбовской телебашне 1 мая включат праздничную подсветку


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Пермь на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.