Добавить новость
Ноябрь 2011 Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013 Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015 Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015 Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016 Апрель 2016 Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

«Бәхет акчада түгел!» - Татар эшмәкәрләре җыенында ниләр хакында сүз барды?

0 290

Сүзне матурлыктан башлыйк әле. Кунакларны фойеда «Татар кызы» бәйгесендә катнашкан кызлар каршы алып торды. Алар белән фотога төшәргә чират та җыелды.

Быел өч көнлек форумга Россиянең 60 төбәгеннән, 13 чит илдән – барлыгы 400 татар эшмәкәре җыелды. Эшмәкәрләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде. Ул быел булган төп чараларда тукталды.

«2024 елның иң төп чарасы – БРИКС саммиты Казанда узды. Республикабыз тарихында беренче тапкыр шундый югары дәрәҗәдәге Халыкара чараның Казанда узуы, Татарстанны тагы да югары дәрәҗәгә күтәрде. Әлеге чара Тарихка «Казан саммиты» исеме белән кереп калды. Бу бик зур ышаныч, дәрәҗә һәм олы казаныш», - диде ул

Бүген форумыбызның өченче көне. Кичә безнең делегатлар Татарстанның Менделеевск шәһәренә барды. Алар өчен Алгарышлы үсеш территориясенең мөмкинлекләре һәм шәһәр төзүче ширкәтләрнең инвестицион потенциалы турында презентация оештырылды. Форсаттан файдаланып, форумда катнашучылар исеменнән Менделеевск районы башлыгы Радмир Ильдар улы Беляевка һәм аның бердәм командасына олы рәхмәтләребезне җиткерәбез! – диде җитәкче.

«Су басу үзара ярдәмләшүнең нинди зур көч икәнен күрсәтте»

Беренче чыгыш ясаучы буларак Оренбург өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Оренбург өлкәсе Закон чыгару Җыелышы депутаты Илдус Дәүләтов халык алдына чыкты.

2024 ел Оренбург татар милли-мәдәни автономиясе өчен шатлыклы һәм кайгылы вакыйгаларга бай булды. Язын бездә көчле су басу булды. Өлкәдә хәтта федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл игълан ителде. Табигать казасы аркасында күп йортлар, инфраструктура объектлары зыян күрде, кешеләр бернәрсәсез калды. Саннар теле белән әйтсәк: 37 мең кеше, 14 мең йорт, 70 торак пункт су басудан зарар күрде. Бу вагыйгалар үзара ярдәмләшүнең нинди зур көч икәнен күрсәтте, - диде ул һәм Татарстан халкына гуманитар ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт әйтте.

Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән халыкка 12 тонна гуманитар йөк, 28 мең литр су таратылган. Төрле төбәкләрдә яшәгән татарларга да рәхмәтләрен җиткерде.

Мордовиядан «Солидарность» хәйрия фонды 2 миллион сумлык азык-төлек җибәрде. Самарадан Фәхретдин Канюкаев җитәкчелегендәге «Дуслык» оешмасы 1 миллион сумлык ярдәм күрсәтте. Әлмәтнең «Ак бүре» көрәш федерациясе шулай ук 1 миллион сумлык ярдәм күрсәтте. Гади булмаган вазгыятьтә азык-төлек тулы һәр пакет, һәр шешә су бик кирәк тә, кадерле дә иде. Өлкә халкы бу бәладә ялгыз булмавын, милләттәшләребезнең терәк булуын тойды, - диде ул.

«Авыр вакытта бердәмлекне тою бик мөһим»

Омск өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте иҗтимагый оешмасы рәисе Радик Миңнеханов шулай ук су басудан зыян күргән татар авылларына ярдәм өчен рәхмәт сүзләрен әйтте

8 майда Усть-Ишим районы авылларын су басты. Барысы 517 йортка су керде, 19 торак пункты район үзәгеннән аерылды. Беренче көнне үк Татарстан ярдәмен тойдык. 120 тонна гуманитар ярдәм килде. Су басудан зыян күргән татар авылларында яшәүчеләр һәм төбәк губернаторы исеменнән ярдәм өчен ихлас рәхмәт әйтәм. Авыр вакытта бердәмлекне тою бик мөһим.

Соңгы елларда Татарстан Республикасы, Бөтендөнья татар конгрессы Омск өлкәсенә, биредә яшәүче милләттәшләребезгә даими ярдәм күрсәтеп килә. Аеруча Татарстан Рәисе Рөстәм Нургалиевичка шушы изге эшләре өчен зур рәхмәт җиткерәбез.

Соңгы елларда Сезнең ярдәм белән Үләнкүл авылында «Бохара татары» йорты барлыкка килде. Каракүл авылындагы янган йортларны төзекләндерүдә зур ярдәм күрсәтелде. Большеречье районында татар утары ачылды һәм моңа кадәр булмаган мөселман зираты өчен җир бүленеп, төзекләндерү эшләре башкарылды. Иртыш һәм Ишим елгасы ташуыннан соң зыян күргән 7 татар авылы халкына 10 миллион сумнан артык ярдәм таратылды. Әбәркүл авылында яңа мәдәният йорты ачылды.

Инде бүгенге көндә без киләсе 2025 елга да зур планнар белән яшибез. Беренчесе, Әшеван авылы мәктәбенә халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай исемен биреп, авылда Татар утарын ясап, Габдулла Тукайга бюст кую. Икече зур хыялыбыз - Омск шәһәрендә патриот-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачу.

Ә инде тагын да алгарак китеп шуны да әйтәсем килә: 2026 елга Омск өлкәсе XXVI Федераль Сабантуйны кабул итәргә һәм тарихи Әшеван авылының 800 еллыгын билгеләп узарга әзерләнә, ә 2028 елда, Аллаһ бирсә, Большеречье районында бергәләшеп Бөтенроссия татар авыллары Сабан туен оештырырга уйлыйбыз, - дип сөйләде.

«Татарстан белән Үзбәкстан арасында мөнәсәбәтләр нык үзгәрде»

Үзбәкстан Республикасының кейтеринг хезмәте күрсәтү предприятиеләре ассоциациясе рәисе Илсур Гайфуллин татралар турында төшерелгән фильмның тизерын күрсәтте.

Бүгенге көндә Үзбәкстанда 540 меңгә якын татар яши. Мәдәният үзәкләренең вәкилләре илнең 12 тәбәгендә һәм башкалада да тәкъдим ителгән. Безнең мәдәни тормышыбыз бик бай: Сабантуй иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Ул популярлык һәм хөрмәт ягыннан, Бәйсезлек көненнән һәм Нәүрүздән соң, өченче урында тора.

Хәзерге вакытта Татарстан белән Үзбәкстан арасында мөнәсәбәтләр нык үзгәрде, бик күп бизнес-проектлар бар. Без,Үзбәкстан территориясендә яшәүче татарлар, әлбәттә, Татарстан һәм Үзбәкстан бизнесменнарының активлыгына бик шат. Безнең президентлар очрашып, бер-берсенә елмаеп торганда, мөгаен, барлык Үзбәкстан татарлары елмаялардыр

Без «Татар тарихы» дип исемләнгэн фильм төшердек. 1,5 сәгатьлек фильм декабрь аенда чыгачак. Документаль фильм Үзбәкистандагы татарларның күп гасырлык тарихы турында. Фильм 16 гасырдан алып бүгенге көнгә кадәр булган вакыт аралыгын ала һәм татар белән үзбәк халкы арасында мөнәсәбәтләр турында да сөйләячәк. Шуны да билгеләп утэсем килэ: Узбекистанда татарлар бик куп. Безгэ килсэгез, алар сезне хормэтле кунаклар буларак каршы алачаклар, - диде ул.

«Татарстанда алган тәҗрибә тагын да тырышыбрак, максатчанрак эшләргә көч-дәрт бирә»

Пермь крае Барда районы эшмәкәре, транспорт компаниясе директоры Ильяс Гыймадетдинов биш бертуганның эше турында сөйләде.

Һәр елдагыча, без Казанга зур делегация белән эшмәкәрлекне үстерү буенча зур тәҗрибә алу өчен киләбез. Татарстанда күреп сокланырлык, үрнәк алырлык эшләр бихисап күп.

Әтиебез Исмәгыйль Сәлахетдин улы 40 елга якын машина йөртүче булып эшләгән. Аның исеме мактау тактасына еш языла иде. Әниебез Фәнирә Искәндәр кызы үз гомерен үсеп килүче буынны тәрбияләү белән бәйли - рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләп, хәзер лаеклы ялда. Без гаиләдә 5 малай: Сөләйман, Салават, Илдар, Ильяс һәм Илсаф. 2012 елда нефть һәм газ сәнәгатенә транспорт хезмәте күрсәтүче ширкәтне төзедек.

Оешмада 500дән артык кеше эшли. Һәммәсе безнен оешма өчен кадерле хезмәткәр. Шуны әйтергә кирәк, хезмәткәрләребезнең 80% татарлар тәшкил итә. Шуңа күрә дә инде оешмабызны «Татарлар Транспорт Компаниясе» дип атадык.

Туган авылыбыз Үдик җирлеген үстерүне - шулай ук төп бурычыбыз дип саныйбыз. Авылыбыз белән тыгыз элемтәдә яшәүче егетләр без. Юлларны, зират коймаларын төзекләндерүдә, янгын сүндерү техникасын яңартуда булышабыз, шулай ук, мәдәни, массакүләм спорт чараларын оештыруда да ярдәм итәбез. Яшь талантларга да ярдәм итәбез. Җирле коллективларны милли киемнәр белән тәэмин итүдә булышабыз, мәдәни чараларга һәм конкурсларга бару өчен транспорт бүлеп бирәбез. Ат спортын үстерүгә аерым игътибар бирәбез. Эшләп тапкан малыбыздан без башка эшләргә дә саллы өлеш кертәбез - даими рәвештә иганәтчелек белән дә шөгыльләнәбез.

Билгеле, эшебезне яңа дәрәҗәгә күтәрү, уңайлырак итү өчен әле күп тырышлык куясы бар. Татарстанда алган тәҗрибә безнең өчен зур әһәмияткә ия. Ул безгә тагын да тырышыбрак, максатчанрак эшләргә көч-дәрт бирә, - дип сөйләде ул.

«Басмада сәясәт темасы бөтенләй күтәрелми һәм бернинди реклама да бирелми»

Башкортстанда чыга торган «Диләфрүз» газетасы баш мөхәррире Галия Сәфәрҗанова «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Диләфрүз» газетасы Уфада 2010 елның октябрь аенда дөнья күрде. 14 ел элек безнең Башкортстанда хатын-кызлар өчен татарча газет-журнал бөтенләй юк иде. Шул сәбәпле шундый басма чыгарырга уйладык. «Диләфрүз» – нәфис, үзенә тартып торучы, куандыручы мәгънәсенә ия.

Басмада сәясәт темасы бөтенләй күтәрелми һәм бернинди реклама да бирелми, мәдәният, дин темалары өстенлек бирәбез. «Диләфрүз»не Россиянең 51 төбәге яздыра, ә тиражы – 10 мең. Газета 32 битле булып чыга, кәгазь дә газетаныкы гына, кыйммәтлегә алыштырмадык. Бәяләр арту укучыларыбыз өчен авырлык тудырып, язылу хакының артуына китерә», – дип аңлатты баш мөхәррир.

Галия Сәфәрҗанова Татарстанның ярдәме белән укучыларга газеталарны бушлай тарату мөмкинлегенә ия булуларын әйтте. Моның өчен ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Бөтендөнья татар конгрессына һәм 15 ел дәвамында хезмәттәшлек итүче «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Укучылар мәгълүматны күбрәк интернеттан алалар, шуңа күрә кәгазь басмалардан читләшәләр. Өстәвенә, күпчелек укучылар – өлкән яшьтәге кешеләр, ә алар китә баралар. Балаларга телне тапшырып, алар да безне укуны дәвам итәрләр, дип өметләнәбез», – диде ул.

«Майдан октябрьгә кадәр авыл халкыннан җиләк җимеш җыябыз»

Төмәндә җиләк-җимеш сату белән шөгыльләнүче эшмәкәр Зөфәр Мөхәммәтшин авыл халкы белән ничек эшләүләрен аңлатты.

Соңгы елларда сәламәт яшәү рәвеше тенденциясе һәм органик, табигый продуктларга ихтыяҗның артуы күзәтелә. Бу безне табигатьнең бай ресурсларына – Төмән өлкәсендәге авыл һәм районнарда үскән җиләк-җимеш һәм гөмбәләргә игътибар итәргә этәрде. Авыл халкы еш кына җыелган җиләк-җимешләрен һәм гөмбәләрен сату кыенлыгы белән очраша. Бу безгә авыл һәм район халкы өчен уңайлы һәм отышлы сату мөмкинлеге тәкъдим итәргә шартлар тудырды.

Компаниянең миссиясе - авыл халкыннан шәһәр кулланучыларына кадәр экологик яктан чиста җиләк-җимеш һәм гөмбәләр белән тәэмин итүнең тотрыклы чылбырын булдыру.

Без Төмән өлкәсенең татар авылларында яшәүче кешеләр белән хезмәттәшлек итәбез, алар урманнарда һәм кырларда җиләк-җимеш һәм гөмбәләр җыялар. Сезон вакытында безнең команда ерак авылларга барып продукцияне кабул итә, гадел бәяләр тәкъдим итә. Майдан октябрьгә кадәр авыл халкыннан җиләк җимеш җыябыз

Мисал китерәм. Төмән өлкәсенең Ялуторов районында 15 авылда җиләк-җимеш һәм гөмбәләр күпләп үсә. Бер авылда уртача өч кабул итү ноктасы бар. сезон вакытында бер нокта көненә 1,5-2 тонна чимал җыя. Халыктан 1 килограмм 160 сумнан кабул ителә. Бер кеше уртача 60-90 килограмм чимал җыя, бу 10-15 мең сум чиста табыш бирә.

Башта без җыйган чималны машиналардан гына саттык. Соңыннан склад арендалап, аны склад-магазинга әйләндердек, һәм беренче «ЯгодГрад» ачылды. Без үзебезнең файдалы проектларны дәвам итәбез һәм авыл җире тормышында актив катнашабыз.

Киләчәктә җиләк-җимеш һәм гөмбәләрдән продукция җитештерү өчен цех ачу, зур ритейлерларга чыгу һәм Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан кебек илләрдән зур күләмдә товар катерүне оештыру нияте бар, - дип сөйләде ул.

Рәисне Бөтендөнья татар яшьләре форумына чакыру

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов татар телен һәм мәдәниятен заманча формаларга салу эшчәнлекләренең максаты булып торуын әйтте.

Бөтендөнья татар яшьләре форумының максаты – татар яшьләрен берләштерү һәм татар телен, мәдәният яңа, заманча формаларга салу. Шул максатларга ирешү өчен, безнең ел саен дистәләгән проектлар тормышка ашырыла», – дип, ул форумның эшчәнлеге белән таныштырды.

Райнур Хәсәнов 2025 елның 23-27 апрель көннәрендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы узуын хәбәр итте, һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановны да чарада катнашырга чакырды.

«Эшмәкәр ул – һөнәрле кеше»

Соңыннан Татастан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үз сүзен әйтте.

Эшмәкәр ул – һөнәрле кеше, үзен-үзе туйдыра һәм башкаларга да эш бирә. Татар милләте эшмәкәрләре, без гел сезгә таянып эшлибез. Татарларның бер өлеше генә Татарстанда яши, башка илләрдә, Россия төбәкләрендә Татарлар бик күп. Сезнең хезмәтегез белән милләтнең көчле булуына зур өлеш кертәсез. Һәммәгезгә хезмәтегез, безнең белән бергә булганыгыз өчен зур рәхмәт», – диде ул.

Ниндидер яңа бурычлар куеп булмый, бурыч куелган – без милләтне, динне, телне сакларга тиеш. Бәхет акчада түгел. Аның күләмендә. Бизнесларыгыз уңай булсын. Киләчәктә матур итеп эшләргә насыйп булсын», — дип теләде Рөстәм Миңнеханов һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.

«Үзбәкстан татарлары арасында халык артисты дигән мактаулы исем бирелү беренче тапкыр булды»

Җырчы Фирүзә Халдаровага Үзбәкстан татарлары арасында беренче тапкыр Татарстанның халык артисты исеме бирелгән хатын-кыз булды.

Минем өчен бу – тарихи вакыйга, чөнки Үзбәкстан татарлары арасында халык артисты дигән мактаулы исем бирелү беренче тапкыр булды. Бу минем генә түгел, ә бөтен Үзбәкстан татарларының бүләге, әлеге бүләктә һәрбер Үзбәкстан татарының өлеше бар, чөнки халык булмаса, артистлар булмаячак.

Минем бабаларым Башкортстан Республикасының Авыргазы районыннан. Мин Үзбәкстан дәүләт филармониясендә 30 ел эшлим. Татар музыкасын Үзбәкстанда күрсәтү һәм тыңлату өчен бик күп көч түгәбез, чөнки концертларны оештыру гади генә эш түгел. Ләкин филармония сәхнәсендә ничә ел дәвамында Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Салих Сәйдәшев кебек танылган композиторларга багышлап, концертлар ясавым белән мин горурланам. Үзбәкләр татар җырын ярата, аеруча Сабан туйларына яратып киләләр, – дип сөйләде ул.

«Эшмәкәрләр белән берлектә эшләгәндә генә нәтиҗәләр була»

ТР мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Гөлия Мусина Татарстан Республикасының «Фидакаръ хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгының мөһим эшләренең берсе – ул чит регионнарда яшәүче татарларга ярдәм итү. Шуның өчен безнең мәгариф министырлыгында үзебезнең бүлекчәбез бар. Килешүләр һәм Татарстан Конституциясенең 14нче мәддасе нигезендә татарлар күп яшәгән җирләрдә мәктәпләргә, укытучыларга даими рәвештә ярдәм итү максаты тора

Бүгенге көндә 28 төбәктә меңнән артык татар мәктәпләре эшләп килә. Әмма аларга ярдәм кирәк. Безнең эшмәкәрләр белән берлектә эшләгәндә генә нәтиҗәләр була. Шуңа күрә безгә, башкарма хакимияткә, үзебез генә булганда төбәкләрдәге барлык максатларга ирешү кыен, әмма без бергә булсак, нәтиҗәләр булачак, – диде ул.

Форум гадәттәгечә «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Киләсе очрашуларга кадәр, хөрмәтле эшмәкәрләр!





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Краснодар стал лидером среди миллионников по тратам на жителя — 76 тыс. руб. в год

Весенняя волна: каким регионам в этом году угрожают половодье и паводки

Дмитрий Чернышенко: Определены победители пятого сезона конкурса «Знаешь? Научи!»

На каждого жителя Краснодара из бюджета тратят более 76 тыс. рублей в год — больше, чем в других городах-миллионниках


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Пермь на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.