Добавить новость
Ноябрь 2011 Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015 Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015 Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016 Апрель 2016 Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

Винарис Ильегет һәм Лилия Хәмитова туе: мәҗлестә бәйрәм иткән артистларны яклау кыйссасы

0 103
Винарис Ильегет һәм Лилия Хәмитова туе: мәҗлестә бәйрәм иткән артистларны яклау кыйссасы

Мәхәбәттә кануннар юк, диюләре дөрестер. Бу кануннар исемлегенә яшь категориясе дә керәдер. Сез ышанасыз микән, белмим, мин олыгаеп барган чорда да үз кешеңне очратырга мөмкин булуына ышанам. Кичә Казанда Винарис Ильегет белән Лилия Хәмитованың туйлары үтте. Гөрләттеләр, малай. Туй бетсә дә, таралышмадылар. Анда мин дә булдым, тәмле ризыкларын да ашадым, чәй белән компотларын да эчтем. Сүз уңаеннан, компотларны Лилия үзе япкан булган икән. Уңган килен!

Тантаналы өлеш

Лилия белән Винарис туй алдыннан 1 көн кала рәсми рәвештә язылышкан иделәр. Алар ЗАГСка, шаһитларын ияртеп, икәүләшеп барды. Шаһитлар дигәннән, Рафаэль – Динә Латыйповлар туйның үзенә килмәгәннәр иде. Әллә без яшь пар өчен сөендек инде, туйлары безсез үтсен, дигәннәр, әллә башка сәбәпләр килеп чыкканга күрә килмәгәннәр – монысы безгә ачык түгел. Гомумән алганда, туйга килми калучылар булмады түгел. Әйтик, безнең өстәлдә Резидә Шәрәфиева, Әлфинә Әзһәмова кебек җырчылар утырачагы көтелә иде. Резидә ханым бер 3-4 ел миңа интервью бирми. Берсендә, бирәм-бирәм, дигән иде югыйсә, аннан кабат югалды. Хәзер шалтыратсам да, алмый. Әһә, минәйтәм, бер өстәлдә туйлап утырсак, интервью бирүгә ризалашып та куюы бар, дип өметләнеп килгән идем. Барлык өметләрем чәлпәрәмә килде, туйның бар гаме бетә язды. Ярый янымда Диана Тәҗетдинова бар иде, тик ул салгалады. Салгалаган кешедән интервью алу минем кебек намуслы журналистларның гамәле түгел инде дип, әңгәмә кормадым. Анда әңгәмә корырлык бер артист та юк иде... Чулпан Юсуповадан, Ландыштан кала. Бетте бугай кебек. Гаеп атуым түгел: туйга килгәннәр ич. Артистлар да, пар өчен сөенеп килгән башка кунаклар да туйның кимен куймады, шөкер.

Кунаклар барысы бергә бер 200 кеше булгандыр. Күңеле киң булганнарның дуслары да күп шул аның. Лилиянең бер туганнарына да сокланып алдым. Сөйкемле кешеләр, татарчасын да матур бииләр.

Туй танталаны өлештән – регистрация өлешеннән башланып китте. Аны Ильвира Хамматова алып барды. Ул үзе дә әле, билгеле булганча, күптән түгел сөйгәне белән никахлашты. Туйның башында җырчының ире күренмәде. Бер мәлне ул банкетлар залына керде дә, алар бераз кунак булып алдылар да, икәүләп чыгып киттеләр. Кунак буларак утырмадылар да диярлек. Үз туйларына әзерләнәләрдер.

Винарис белән Лилиянең танышу тарихын бәян итеп алыйк. 1998 еллар. Винарисның (ул вакытта әле ул Виталий Блехер) Пермь якларында концертлар оештырып йөргән чоры. Кассетадан Лилия Хәмитованың җырларын тыңлап, тавышына мөкиббән киткән Виталий Лилияне дә Пермьгә җырчы буларак чакыра. Бер төркем җырчылар – Флера Сөләйманова, Фәрит Хатыйпов, Лилия Хәмитова һәм башка җырчылар Пермьгә юл тота. Лилия Виталийга шаяру катыш җитдилек белән: «Мине чәчәкләр белән каршы алырга онытма», – дигән сүзләрен Винарис тормышка ашыра. Әле каршы алганда, башта күзе белән кара чәчле Лилияне эзли ул, чөнки Лилия фотоларда «брюнетка» булган, ә аның каршына сары чәчле Лилия килеп баса. Өйләнешүче парның танышуы менә шулай була.

Никахны рәсмиләштерү өлеше ике телдә барды. Кәләш белән кияүдән парлы тормышка аяк басу өчен ризалыклары соралды, балдаклар кидертелде, имзалар куелды һәм никах рәсмиләштерелде. «Мәхәббәтегезне саклап-яклап яшәгез», – диде Ильвира Хамматова, тәмамлап. Таныклыкны Винарис үз кулларына алгач, алып баручы: «Винарис, аны хатын-кыз сакларга тиеш. Тоттыр Лилиягә», – диде. Винарис гаиләдә кем баш икәнен бер йодрык белән генә күрсәтте, малай. Туйның бу өлеше театральләштерелгән булса да, анда барыбер ниндидер бер романтика бар: вәгъдә сүзләре, янган күзләр, хатирәләр һәм яңа өметләр...

Туй өлеше

Туй алдан ук әзерләнеп куелган видеоязмадан башланды. Лилия белән Винарисның мәҗлескә ничек әзерләнүен күрсәттеләр. Икесе ике фатирда уянды, чәй эчтеләр, Винарис башта ике аягына ике төрле носки киде, аннан соң ашык-пошык чыгып китәргә җыенда, ә Лилия исә, әкрен генә шәрәб чөмереп, әзерләнде, Казанның бер почмагында алар күреште... Һәм менә парлар залга керде, барысы да дәррәү килеп алкышлады.

Туйны Илмир Ямалов белән Ләйсән Ветрова алып барды. Алар икесе дә яхшы, менә дигән алып баручылар. Әмма дуэт булып эшләүләре миңа әллә ни ошап җитмәде. Ләйсәннең көр мишәр тавышы контрастында Тукай районы егете, курайда өздереп уйнаучы Илмирның тавышы күләгә астында калган кебек була иде. Ләйсәннең бертуктаусыз: «Тынлык», «Тссс», – дип кунакларга әйтеп торуы ни турында әйтсен инде: димәк, син алып баручы буларак, бәйрәмгә килгәннәрнең игътибарын үзеңә җәлеп итә алмыйсың. Туй бит инде ул бер төркем кебек. Мәҗлеснең төп капитаны – алып баручы. Алып баручы артистларны игълан итә, алып баручы сүз бирә, алып баручы уеннар үткәрә.

Аннан шушы: «тишина» сүзеннән соң мин үземне бер мәлне туйда кебек түгел, ә берәр завод җыелышындагы кебек хис итеп алган идем. Ләйсән Ветровада харизма бар – бу «плюс».

Кунакларның кайберсе туйда утыруын, алып баручы сүзенә колак салырга кирәк икәнен онытып җибәрә инде кайчак, әйе. Салгалаган кешенең теле дә ачыла бит инде аның. Өстәвенә, туй үткән зал озынча, яшь парлар уртада утыра, ә кунаклар – парның ике ягында. Алып баручылар туйның төп геройларына карап сөйли, ә арттарак артыручы кунакларга ул сүзләр барып та җитмәскә мөмкин. Бәлки, шуңа да базардагы кебек мытыр-мытыр ләчтек сатып утыручылар булгандыр.

Ямаловка бер сүз әйтеп булмый. Бүгенге көнне ул – Татарстанда гына түгел, татарлар яшәүче башка төбәкләрдә дә иң популяр дип саналган алып баручыларның берсе. Реклама булсын әле. Телефон номерын шалтыратып сорарсыз.

Әле онытып торам: туй операдан башланды бит! Винарис ягыннан килгән кунак «Хабанера» (Ж.Бизеның «Кармен» операсыннан) ариясен башкарды. Бу да –үзенә күрә бер үзенчәлекле як, кайсы туйның ариядән башланганы бар иде әле?

Үзебезнекеләр арасыннан Гүзәлия, Таишевлар гаиләсе, Чулпан Юсупова һәм башкалар җырлады. Лилия Хәмитованы таныткан җырчыларның берсе – «Дулый буран» да башкарылды. Аны Лилия яшь җырчы Руслан Трапезников белән җырлады. Хәмитованың яңа җырларын күптән ишеткәнем юк иде. Гүзәлия аңа яңа җыр язып биргән. Бу җырның премьерасы да нәкъ менә туйда булды.

Кәләш букетын аттылар. Аны, ялгышмасам, Лилиянең Рамилә исемле дус кызы тотты. Рамилә апага дим инде, шул бер 45ләр бардыр. Лилия 53 яшендә кәләш булып балкыды бит, Рамилә апа да бер туй күлмәген кияр әле!

Ир-егетләр арасыннан да кайсысы киләсе булып камыт киячәген билгеләделәр. Әле, минсиңайтим, кәләш аягындагы «повязканы» Винарис теше белән салдырды. Бер дә яшь парлардан ким түгел парыбыз.

Ләйсән Мәхмүтованың йолдызлы 5 минуты

Ләйсән Мәхмүтова минем белән бер өстәлдә утырды. Иллә дә рәхәт кеше инде үзе. Комплекслары да юк, рәхәтләнеп бәйрәм итә дә белә. «Там-там-тамчы там» җырын башкарды ул. Җырлар алдыннан үзенә партнер итеп өйләнгән бер абзыйны сайлап алды. Ләйсәннең ул абый белән биюен монда урнаштырмыйм, чөнки, исегезгә төшерим, бу – туй. Ул видео таралырга мөмкин, Ләйсән сез аңа яудырган сүзләрне «вдруг» күңеленә якын алыр. Әмма да ләкин Ләйсән үзен шулай сәхнәдә тотса, мин дә бер-икене әйткәләп ташлар идем. Аннан соң мин үзем аек булгангамы, Ләйсәннең кайбер кыланмышлары миңа да артык тоелды. Абзыйның хатыны карап тора, Ләйсән тегене ий әвәли, ий әвәли, күкрәкләренә башын куя. Винарисның үзенә дә бик охшап бетмәде булса кирәк туйның бу өлеше. Белүемчә, Ләйсәннең ире юк, шуңа күрә аңа бәйләнеп тә булмый. Кунаклар арасыннан берәр буйдак егетне я абзыйны эзләп табасы иде сиңа, Ләйсәнем!

Бер дә шелтә белдерүем түгел. Бер өстәлдә утырган килеш, бергә «әче» кычкырган килеш, бергә бокаллар белән чәкешкән килеш, шелтә белдереп утыру дөрес булмас. Кунаклар арасында Ләйсәнне дә, башка җырчыларны да бары тик артист итеп күрүчеләр генә бар иде. Мәсәлән, Ландыш белән фотога төштеләр, тыңлыйбыз сезне, диделәр. Ләйсәнне туйда менә шушындыйрак халәттә күргән кунакларга үтенечем бар: Ләйсәнне артист буларак хөрмәт итүегездән туктамагыз. Ул туйда кунак буларак ял итте. Башка артистлар да шулай ук. Мәсәлән, Кариев театры артисты Фәнис Кәлимуллинның кунаклар арасыннан сайлап алынган бер хатын белән «нечкәлек билгесен» күрсәткәндә бөккәнен дә, Тинчурин теарты артисты Резедә Төхвәтуллинаның нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина белән кочаклашып биюен дә һәм башкаларны да – артистлар белән бәйле күренешләр дип кабул итмәгез. Ату кайберләре сәерсенеп, бераз шелтәләү белән караш ташлаштыргаладылар. Артистларны яклыйм, кыскасы!

Хәзер менә якладым-якладым да уйланып куйдым: әллә төрле исемнәргә лаеклы булган артистлар үзен тиешле дәрәҗәдә тотарга тиешләрме?.. Юктыр-юктыр, кунак буларак ял итәргә килгәннәр бит инде алар. Кунаклар ял итә белгәндә, туе да матур үтә аның. Илфат Камалиевлар, Фәнис Кәлимуллиннар матур утырды – мин боларны компанияләре белән бергә үз бәйрәмемә чакырыр идем. Ландыш белән Фәритне дә – елмаеп кына утырды алар. ...Тик бокаллар ватылмыйча тормады, бәдрәфне су басты, вино шешәсе дә ярылды – Винарисның кесәсенә әйбәт кенә бәргән инде бу туй, нишләтәсең... (мәҗлес Винарисның шәхси ресторанында үтте).

Аннан соң артистларны эчкән дип сөйлиләр инде менә. Вадим Захаров эчкәли, дип ишеттем әле мин менә. Хәния апаны хурлаганнар иде, хәтерлисезме? Миңа бу көннәрдә Салаватның лыкым исерек килеш утырган видеосын күрсәткәннәр иде. «Кызлар-пати» төркемендәге кызларны очралаштыргалаштырганда эчәләр, дип чәйниләр. Кая язылган соң ул «артист берәр сәбәбе булганда эчмәскә тиеш» дип? Укытучылар бәйрәмнәрдә спиртлы эчемлекне авыз итмиме? Табиблар? Эчү-эчмәү кешенең дөньяга карашларыннан, үзен-үзе билгеләгән приоритетлардан тора, ә нинди профессия әһеле булудан түгел.

Әлбәттә, һәр хезмәткәргә кагылган бер кагыйдә бар – эш урынында аек булу. Бетте. Артист сәхнәгә исерек килеш чыгарга тиеш түгел, табиб салган килеш дәваларга тиеш түгел, укытучы – укытырга. Артистларны яклыйм.

Торт ни турында иде соң?

Европадан килгән бер гадәт – туй тортын чыгару да булды. Тортта ясалган баллы сыннарны гына мин аңлап җиткермәдем. Кияү, ягъни безнең очракта Винарис, кәләшне, ягъни Лилияне, аягыннан тарта иде. Кулын сорап кайткан ич инде. Лилиянең әнисе хәер-фатыйхасын биргән. Ул үзе туйда була алмады, авырый, диделәр – бу хакта әле тагын язып үтәрмен. Кулыннан тотып, бусагандан атлап, чыгып киткән. Аягыннан өстерәп кая алып бара ул аны?! Мунчагадыр, күрәсең. Рәхәтләнеп, чабынсыннар. «Әйдә, кияү, мунчага, анда чәп-чәп итәрбез, тәмам чистарып беткәч, ятып бәү-бәү итәрбез!». (А.А.)

Әнисен язып үтәрмен, дигән идем. Лилиянең әнисенең килә алмавын белгәч, Винарис туйны үткәрмичә, Арчада бераз гына бәйрәм итәргә тәкъдим иткән булган икән. Үз әнисен югалткан Винарисның Лилиянең әниле булуының никадәр зур бәхет икәнен аңлавыдыр бу. Алып баручылар Винарисның әти-әнисен искә алганда, җырчы күз яшьләрен тыя алмады. Үз ресторанына да Винарис әнисенең – Маһирә исемен биргән. Лилияне дә, Винарисны да туган җанлы кешеләр итеп күрдем. Туганнары берсеннән-бер матур сүзләр әйтеп, хәтта елап алдылар. Сүзе ихлас күңелдән әйтелгәндә генә, шатлыгы ихластан барлыкка килгәндә генә, күз яшьләре бәреп чыга бит ул. Афәрин! Лилия исә яшь кәләшләрдән дә ким булмады. Ихлас сөендем! Менә дигән егет тәрбияләп үстергән ул. Хәзер менә парлы гаиләдә үсәр егет. Аның бер интервьсында: «Минем дә бераз көчсез булыр вакытым җиткәндер», – дигән иде. Ир хатыны булу, төрле борылышларда терәк тою – зур бәхет инде ул. Бик бәхетле бул, кәләш!

Лилиянең әнисе, балаларны котлыйм дип, котлау сүзләрен язып җибәргән булган. Бу сүзләрне Винарис үз әнисеннән кабул иткән кебек тыңлап торды. «Бу дөньяда һәрбер җан иясе парлы итеп яратылган. Ике ялгызның бер-берсен табуы могҗизага тиң. Бәхетле булыгыз, бер-берегезнең бәхете өчен яшәгез, яшьнәгез. Мин бүген сезнең белән горурланам, сокланам. Чын күңелдән котлыйм сезне! Йортыгызда җылылык, иминлек, ямь телим. Туегызга килә алмаганым өчен ачуланмагыз», – дигән ул. (Ярый әле бу сүзләрне Ләйсән түгел, ә Илмир укыды...)

Винарис белән Лилия дә туй ахырында матур сүзләр әйттеләр, килгән кунакларга рәхмәт сүзләрен белдерделәр. Винарисның: «Без икебез дә – көчле кешеләр. Икебез дә бу тормышта күпкә ирештек. Һәр концертта, хәзер сәхнәгә легендар җырчы чыга, дип игълан итәм Лилияне. Ул бу сүзләргә лаеклы. Лиль, мин синең белән горурланам. Мин сине хөрмәт итәм һәм кадерлим. Син чыннан да миңа яхшы дус һәм коллега булдың. Хәзер син миңа күбрәк (игътибар) бирерсең дип уйлыйм. Лиль, мин шундый бәхетле. Хәзер минем яңа зур гаиләм бар», – диюен әле дә хәтерлим. Амин, диясе генә кала!

Туй күңелле инде ул! Әле Пермь якларында каз бәлешен пешереп алу килү йоласы бар икән, белми идем. Үзебезнең чәк-чәкләр, бавырсаклар да булды!

Винарис белән Лилия бер-берсенә чыннан да яратып карыйлар, аларның күзләре балкый, яна. Ихластан сөенеп кайттым. Барыбыз да бу тормышта иртәме-соңмы үз тиңнәрен тапсын иде. Бәхет телик яшьләргә!

«Мәхәббәт шушыдыр» җыры гына җырланмады. Ә мин көткән идем. Туйдан киткәч, кабат-кабат яшьләргә мәхәббәт, тигез гомер теләп, юлда тыңлап кайттым.




Пермь

В Сириусе пройдут Дни танца под руководством Светланы Захаровой


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

1,5 тонны корма. Россияне помогли бездомным животным

В России разработан новый способ вентиляции рудников

«Свадьбу в Обломовке» посетили более трёх тысяч ульяновцев и гостей региона

Волдыри по всему телу: как в России пытаются победить борщевик

Новости Перми

Реутов вошел в число лидеров «IQ городов» по итогам 2023 года

Метеорологи: 15 июня через территорию Пермского края прошел полярный холодный фронт

В Перми упали цены на вторичное жилье

На форуме «Умный город» в Перми подвели итоги Индекса IQ городов по результатам 2023 года


В Перми демонтируют арт-объект «Пермские ворота»

В Сириусе пройдут Дни танца под руководством Светланы Захаровой

Более 50% электровелосипедов эвакуировано с улиц Перми

Самара вошла в рейтинг городов-миллионников по доступности набережных и пляжей


Более 50% электровелосипедов эвакуировано с улиц Перми

Самара вошла в рейтинг городов-миллионников по доступности набережных и пляжей

В Сириусе пройдут Дни танца под руководством Светланы Захаровой

На "Пермской судоверфи" подняли с помощью слипа два судна


Губернатор Пермского края Дмитрий Махонин
Москва

Собянин прибыл в Китай с рабочим визитом


Частные объявления в Перми



Загрузка...
Персональные новости
Бато Багдаев

Театр и Цирк, Культура и Концерт, Россия и Дети: Учащиеся Гурульбинской школы восхитились мастерством жонглирования, игрой с хула-хупами, иллюзионистами цирка Бурятии



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Пермь на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

В ЦДКЖ 18 августа ждут любителей группы «Рекорд Оркестр» на Квартирнике Евгения Маргулиса

"Как в раю": Джиган и Самойлова исполнили мечту знаменитой "диско-бабушки" из Коми

Триумфальное возвращение Льва Лещенко на сцену спустя месяцы затишья. Артист презентовал дуэт с солистом группы “Парк Горького” Сергеем АРУТЮНОВЫМ

Билан заявил, что согласен стать отцом ребенка от Лолиты Милявской


Теннисисты Медведев и Рублев сохранили позиции в рейтинге ATP

Лучший теннисист Казахстана узнал позицию в обновленном рейтинге ATP

Курникова показала трогательные фото Энрике Иглесиаса

Самсонова выиграла турнир WTA в Хертогенбосхе


Inside wicked world of ‘skinny scams’ as Ozempic and weight loss drug fraud attempts rise into the hundreds of thousands

Vavada Casino: a Leader in the Online Gaming Industry

Scotland star SENT OFF after ‘worst tackle ever seen’ as they capitulate in Euro 2024 opener against Germany

'Hum bhi insaan hain': Pakistan allrounder Imad urges calm