Добавить новость
Ноябрь 2011 Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013 Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015 Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015 Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016 Апрель 2016 Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

334 метр биеклек, параплан, «вакыт елгасы» – Азнакай горурлыгы Чатыр тау турында

0 848

Бер авылны үтеп, кырлар аша тауга барабыз. Адым саен байбаклар озатып кала. Басу юлының ике ягында да, тауның битендә дә – байбак оялары. Тыз-быз йөреп торучы машинадан курыкмыйлар, тәрәзәне төшереп, кеше күренә башлый икән – ояларына кереп посалар. Тәрәзә аша гына күзәтеп барабыз. Бу җирләрнең хуҗалары икән байбаклар.

Менә безнең каршыда Чатыр тау. Өслеге чыннан да чатыр – «шатер» кебек булганга, тауга «Чатыр тау» дип исем биргәннәр. Чатыр тауның биеклеге 334,5 метр. Өстендә төнлә белән 21 авылның утлары күренә икән. Якты күздә дә биш-алтысын күреп була. Тауның өслеге тип-тигез булуы белән үзенчәлекле. Куе булып үсеп утырган «әби чәче» үләне аякны кытыклый. Бер яклап авылларга, икенче яклап урманнарга, өченче яклап җәйрәп яткан басуларга карап була. Табигать төсләр белән уйнаган көз айларында монда бигрәк тә матур була торгандыр.

Чатыр тау – Татарстанның иң биек ноктасы. 334 метр биеклектәге тау Азнакай районында урнашкан. Барып җитәм дисәң, Уразай авылы аша үтәргә кирәк. Һәм иң мөһиме – Чатыр тауның дәүләт тыюлыгы булуын истә тотарга кирәк. Ягъни, аның территориясендә машина белән йөрергә, учак ягарга һәм башка тыелган эшләрне эшләргә ярамый.

(Әмма тыюлык булса да, нефтьчеләр юл салып бетергән инде, аларга кагылмый күрәсең).

Чатыр тауның икенче ягында басу-кырлар җәелеп ята. Менә ул яктан машиналарга туктый торган урын һәм тауга менеп җитәр өчен баскычлар куелган.

Хрущев йөргән җирләр

Тау башыннан «Хрущев урманы» дигән тарихи урын да күренеп тора. Чатыр тау КПССның беренче секретаре Никита Хрущев исеме белән дә бәйле икән. Татарстанга булган эшлекле сәфәрдән соң, Хрущевны тау итәгендә кунак итәләр. Ягъсуф Шәфыйковның «Фикрәт Табиев» әсәрендә ул мизгелләр сурәтләнгән. Хрущев өчпочмак белән аш ашый, Азнакай умартачысының бүләген – кәрәзле балны үзе белән алып китә. Бер куллы умартачыга, кесәсеннән алып авторучкасын бүләк итә. 

Тау итәгендә «Чатыр чишмәсе» ага. Чишмәләрне дә монда берничә, диләр. Чишмә янында гына «түбән казан ярусының Югары-Пермь таулары токымнарының җир өслегенә чыгуы» дигән такта тора. Бу такта – 120-140 млн яшьлек тау токымнары турында. Төрле формадагы аерылып торучы ташлар янында мәгарә ярыклары да, байбакларның зур-зур оялары да бар. Аягың таеп, шул тишекләргә төшеп китүең дә бар. Шулай да мин, җөрьәт итеп, борынгы тау токымнарын кулым белән тотып карап төштем.

Чатыр тау итәгендә ике мәгарә бар. Беренчесе күренеп үк тора, ләкин керү юлы бик кечкенә. Икенчесе 1962 елда табылган. Азнакай туган якны өйрәнү музеннан алган мәгълүматлар буенча, мәгарә 300 метр тирәнлеккә төшә, озын коридоры бар. Бу мәгарәләрдә каторжаннар бакыр рудасы чыгарганнар. Ә Чатыр тау башында зират булган. Анда руда чыгарганда үлгән кешеләрне күмгәннәр.

Чишмәсе исә һаман да «шифалы» статусын йөртә. Халык фикеренчә, тауның эчендә зур магнит һәм көмеш чыганаклары бар, шуңа күрә чишмә суы шифалы. Гомумән, Чатыр тауда булып, чишмә суын эчкән кеше сихәт алып һәм рухи яктан тынычланып китә, дип тә әйтәләр.

1972 елда, ТАССР Министрлар Советы карары белән, Чатыр тау табигать һәйкәле дип таныла, ә 1999 елның июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән «Чатыр тау» дәүләт табигать тыюлыгы төзелә.

Тыюлык территориясендәге 50 дала үсемлеге ТР һәм РФ «Кызыл китап»ларына кертелгән.

Глэмпинг, яки Чатыр тау итәгендә ял итү турында

Татарстанда ял итү урыннары, бер карасаң, күп тә кебек, икенче яктан карасаң, юк та кебек. Туристларны Казан шәһәре, Болгар, Зөя утрау-шәһәрчеге, Кама Тамагыннан ачылган пейзажлар җәлеп итә. Дистәләгән санаторийлар, ял йортлары, туристик базалар да бар.

Башкортстан, Дагыстан кебек таулы, урманлы яклар табигате белән алдырса, Татарстанны матур һәм уңайлы шартлар тудырылган булганы өчен сайлый туристлар. Казанга якын җирләрдә туризм бизнесы да гөрләп бара. Мисал өчен, шул ук «Зөя калкулыклары» – «Свияжские холмы». Кышын анда алма төшәр урын да булмый, гадәттә. Туризм ягыннан читтәрәк урнашкан районнарга авырга туры килә.

Татарстанның тагын бер горурланып сөйләрлек матурлыгы булган Чатыр тау да шундыйлар рәтенә керәдер. Иң биек нокта булуын бөтен кеше белә, тик белгән бөтен кешенең дә анда булганы, Чатыр тауның өстенә үк менеп, ачылган манзарага һәм дистәләгән авылга карап торганы юк.

Казаннан Азнакайга өч йөз чакрым тирәсе булса, Азнакайдан Чатыр тауга барып җитәр өчен ун-унбиш минут та җитә.

Азнакайлылар өчен Чатыр тау – төп горурлык. Шуны истә тотып һәм, көньяк-көнчыгыш районнарны берләштереп, аерым бер туристик маршрут төзү максатыннан, Чатыр тау итәгендә глэмпинг – халык телендә әйткәндә, табигатьтә ял итү базасы төзелгән.

Без килгәндә, башкарма комитет эшчеләре территорияне җыештырып, эшләрне бетереп, ял итәргә утырган иде. «Аяк киемнәрегезне салыгыз!» – дип кычкырды бер апа, үрелә-үрелә тактадан эшләнгән корылмага каравымны күреп.

Ап-ак тактадан берничә шундый яшәү өчен корылмалар, администратор, сакчы будкасы, туалет, душлар, ашарга пешерү, ял итү, пати зоналары да, машина куяр өчен стоянкалары да бар. Территориягә ут һәм су кергән. Кыскасы, азнакайлылар туризм юнәлешенә ныклап алынган. «Кешеләр табигатькә ял итәргә чыккан саналса да, без аларга комфортлы яшәү өчен шартлар тудырабыз», – ди районда туризм буенча җаваплы Фирүзә Садыйкова.

Әзер туристик маршрутлар бар. Актүбәгә «Ак юл», Ык елгасы буйлап «Вакыт елгасы» дигән йөзүләр (сплав), Чатыр тауга «334 нче биеклек» дигән маршрутлар бар. Шушы глэмпинг базасы маршрутларны бергә туплый торган урын булсын дип телибез. Ял итәргә килгән туристларга без шушы маршрутларны тәкъдим итәчәкбез.

Теләге булган һәркем килә ала. Ял өчен бөтен шартлар тудырылган. Сафари тентлар, гамаклар эленеп торачак, пати, кухня зоналары. Автокемпинг планда. Автодомнар килеп монда ял итә алачак. Сплав, парапланда очу, йога, кадакта басып тору, таң каршылау – бөтен төрле хезмәтләр дә күрсәтәбез.

Бу – Азнакай районы, республика өчен зур әйбер. Безнең төп истәлекле урын – Чатыр тау. Балалар өчен интерактив маршрут ясыйбыз. Костюмнар тегәбез. Балалар шул геройлар белән Чатыр тауга менә торган булалар, – дип таныштырды Фирүзә.

«Жемчужина Чатыр-тау» комплексы яздан көзгә кадәр эшләячәк.

Очасы килү хыялы

«Чатыр тауның энергетикасы көчле. Анда менсәң, тынычланып, көч алып кайтасың», – ди безгә экскурсия үткәрүче Данис Мусин. Тымытыкта туып-үскән Данис абый хәзер – Татарстанда параплан спортын үстерүчеләрнең берсе. Районның яшьләр бүлеге эшчәнлеге шуңа гөрләп тора: Чатыр тауда парапланда очарга өйрәтәләр, палаткалы лагерьлар оештыралар, Ык елгасы буйлап сплавта йөзәләр. Үсеп килүче балаларга тагын нәрсә кирәк? Саф һава, хәрәкәтләнү, дус-ишләр һәм дөрес тәрбия кирәк.

Параплан спорты – экстремаль спорт төре. Аның белән көчле эмоциялар, адреналин алырга яратучылар шөгыльләнә. Шуңа өстәп, ул бик специфик. Мәсәлән, йөгерү белән рәхәтләнеп утыз-кырык кеше берьюлы шөгыльләнә алса, парапланда алай булмый. Данис Мусин сүзләренчә, бер тренировкага бер-ике кешене генә алып чыгалар. Төркемгә дә ун, максимум унбиш баланы алып була икән.

«Казандагы дельтаплан һәм парапланда очучы инструкторым: «Бөтен кешенең дә очасы килә. Тик ул гына аз. Нык һәм бик нык очасы килү теләге булырга тиеш», – дип әйтә иде», – ди Данис Мусин. Аның теләге шул «нык һәм бик нык» категориясеннән булган да инде. «Параплан – экстремаль спорт төре. Кеше үзенеке икәнен аңласа, оча инде. Шуның белән чирли башлый», – ди ул.

Очарга теләү хыялы кечкенәдән бар иде. Ул хыял күңелнең төбенә яшереп куелган иде, чөнки әтисез үскән авыл малаена кая инде. Ярдәм итәргә, күрсәтергә дә кеше юк иде.

2010 елда парапланда очарга өйрәндем һәм бу матур спорт төрен башкаларга да күрсәтергә кирәк, дип уйладым. Үземнең акчага кечкенә балалар парапланы алдым. 2011 елдан балаларны очарга өйрәтәм. Минем балалар арасында Татарстан чемпионнары, призерлары бар. Бер елны Башкортстанга ярышка бардык, анда да укучым урын алды, – дип сөйләп китте Данис абый.

– Парапланда очарга өйрәнү җиңелләрдән түгел. Тау башына мендең дә очып киттең була алмый монда. Әйе, инструктор белән очканда шулай. Ә штурвалны үз кулыңа алганда ныклы әзерлек кирәк. Беренчедән, теория белән таныш булу мөһим. Сәламәт һәр кешене дә очарга өйрәтеп була. Башта теория, аннары җирдән йөгерү, канатлар белән идарә итәргә өйрәнергә кирәк. Физик яктан йөгерә белергә кирәк. Сабырлык, һәм егылу, җәрәхәт алу, имгәнүләргә әзер булу сорала. Ансыз булмый. Үзем өйрәнгәндә җәй буе имгәнү һәм сыдырылулар белән йөрдем. Үзем генә чыгып өйрәнә идем, – ди Данис абый.

Дистә елдан артык тәҗрибәсе булган кешеләр дә һава спорты белән шаярмый. Данис абый да кабат-кабат «параплан – экстремаль спорт төре» дип кабатлап торды. Аяк имгәтүләр, төрле җәрәхәтләр алу белән бергә, ул умыртка сөяген дә сындырган. «Нихәтле генә тәҗрибәң булса да, теорияне яхшы белсәң дә, җил һәм һава торышы төп рольне уйный. Хәзер яхшы һава торышы булганда гына очам», – ди ул. «Гаиләгез нәрсә ди соң?» – дип кызыксынабыз. «Гаилә бернәрсә дә әйтми, чөнки барыбер очасымны беләләр. Җитмәде әле миңа, дим», – ди.

 

Парапланда очасыгыз килсә...

Параплан – ул төзелеше буенча күпмедер дәрәҗәдә парашют кебек җиңел очкыч. Тышкы яктан парашют белән параплан охшаш. Тик парашют вертикаль очу өчен көйләнгән, ә параплан – горизонталь. Анда утыру өчен җайланма да бар.

Парапланда очулар һава агымына карап оештырыла. Агым нинди булуга карап, күктә берничә минутмы, сәгатьме очачакны да белеп була. Әйтик, термик агым булганда, парапланда сәгатьләр буе очып була. Спортсменнар термикта көн дәвамында да оча. Мәсәлән, парапланда очуда ераклык рекордын 2007 елда Рамон Морильяс Сальмерон куйган. Ул 1105 чакрым (687 миль) һавада парапланда очып барган. Интернет киңлекләрендә «Россия рекорды 185 чакрым» дигән мәгълүмат бар.

 

Фото: © Азнакай «AzFly» парапланеристлар клубы фотосы

Әлбәттә, профессиональ спортсменнар очарга ныклы әзерлек белән чыга. Компос, навигатор, рация, мобиль элемтә, хәтта, яшерен-батырын түгел, аларга памперс та кияргә туры килә икән. Чөнки һавада тукталышлар юк.

Гади кешеләр дә рәхәтләнеп парапланда оча ала. Шундый урыннарның берсе – Азнакайның Чатыр тавы. «Туристлар килеп, очыртыгыз әле, дип әйтә ала. Яхшы һава торышында Чатыр тауда очыра алам. Өйрәнәсе килгән кешеләрне өйрәтәбез дә», – диде Данис Мусин.

Сүз уңаеннан, Казанда инструктор белән 10 минут очу 3900-5000 сум тирәсе тора. Чатыр-тауда исә 1500га очыралар. Минуты да һава агымына карап билгеләнә.

 

Фото: © Азнакай «AzFly» парапланеристлар клубы фотосы

«Вакыт елгасы» буйлап

Азнакай маршрутына «Вакыт елгасы» буйлап катамараннарда йөзү дә керә. «Сплав» дигән әйбер хәзер бик популяр. Тыныч елгаларда да, көчле агымлы тау елгаларында да байдаркалар, көймәләрдә йөзәләр хәзер.

Данис абый Мусинның тагын бер, матур мәгънәдә әйткәндә, «чире» икән ул елгада йөзү. Тик үзе генә түгел, балаларны йөздерә ул. «Патриот» дигән төркем оештырып, мәктәп балалары белән Чатыр тауда палаткалы лагерь оештыралар, парапланда очалар, «Вакыт елгасы» буйлап катамараннарда, көймәләрдә йөзәләр.

Тымытыкта Ык елгасы буенда үстем. «Вакыт елгасы» дип атыйбыз без аны. Чөнки бер якта Татарстан, бер якта Башкортстан. Мәктәп елларында ул вакыт аермасын әйбәт куллана идек. Совет заманында имтихан билетлары җирле вакыт буенча сигездә ачыла иде. Бездә алты булганда, аларда сигез була. Велосипедлар белән барып, имтихан сорауларын белә идек тә кире кайта идек, – дип сөйләде Данис абый.

 

Фото: © Азнакай «AzFly» парапланеристлар клубы фотосы

Гомумән, параплан, катамараннарны ул башта үз акчасына ала. Аннары республика, дәүләт грантлары ота башлый. Шул рәвешле районда елгада йөзү өчен катамараннар, Чатыр таудан очу өчен парапланнар алына, глэмпинг базасы төзелә.

2021 елдан сәламәтлекләре чикле һәм аз керемле гаиләләрдән булган балалар өчен сплав оештырабыз. Балалар бик шат кала, эмоцияларе бихисап. Елга өч йөзләп кеше йөртәбез. Сәламәтлекләре чикле балалар әти-әниләре белән килә, – ди Данис абый.

 

Фото: © Азнакай «AzFly» парапланеристлар клубы фотосы

«Чатыр тауның өстеннән аска хәтле төшә торган зиплайн да ясасак, шәп булачак. Кешеләр дә күп килер иде», – диләр районның яшьләр эшләре һәм туризм бүлегендә. «Зиплайн» дигәне – тау өстеннән аска таба канатка тотынып төшү.

«Жемчужина Чатыр-тау» комплексында ял итү, парапланда очу, елгада сплав оештыру өчен Азнакайга бару җитә икән. Очыралар да, йөздерәләр дә, ял да иттерәләр. Үзенә күрә бер төрле энергия бирә торган Чатыр тауга менү исә һәркемнең кулыннан килә. Табигать матурлыгы, табигать байлыгы булган Чатыр тауга һәркемгә дә барырга киңәш итәм.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Краснодар стал лидером среди миллионников по тратам на жителя — 76 тыс. руб. в год

Весенняя волна: каким регионам в этом году угрожают половодье и паводки

Дмитрий Чернышенко: Определены победители пятого сезона конкурса «Знаешь? Научи!»

На каждого жителя Краснодара из бюджета тратят более 76 тыс. рублей в год — больше, чем в других городах-миллионниках


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Пермь на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.