Добавить новость
Ноябрь 2011 Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013 Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015 Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015 Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016 Апрель 2016 Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«TATAR СҮЗЕ 2022» бәйгесе турында: «Узган елгы хаталарын кабатламаслар дигән идек...»

0 255

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе үткәргән «TATAR СҮЗЕ» бәйгесе узган ел шактый шау-шу тудырган иде.  Кайбер катнашучылар әлеге бәйгедә оештыру эшенең тиешле дәрәҗәдә башкарылмавына дәгъва белдерде. Хөкемдарлар эшенә карата да тәнкыйть сүзләре яңгырады.  

Бәйге дәвамлы булды, узган ел ахырында «TATAR СҮЗЕ 2022» игълан ителде. Шушы көннәрдә жюри әгъзалары, килгән гаризаларны карап бетереп,  лауреат исеме өчен көрәшерлек катнашучыларны аерып алган. Алар 25 май көнне Татар филармониясе сәхнәсендә көч сынашачак. Җиңүчеләргә 30 майга билгеләнгән гала-концерт вакытында дипломнар һәм акчалата сертификатлар тапшырылачак. 

Гадәттә, бер абынган чокырга ике тапкыр егылмыйлар. Узган елгы тавыштан соң  бәйгенең нигезләмәсенә дә, бәяләү форматына да үзгәрешләр кертелергә тиеш иде кебек. Әмма быелгы бәйге буенча да беренче дәгъвалар күренә башлады инде. 

Илнур Фәйзрахманов: «Узган елгы хаталар өстендә эшләнмәгән»

Журналист Илнур Фәйзрахманов «TATAR СҮЗЕ 2022» конкурсында узган елгы хаталарның төзәтелгәнлегенә инану өчен, кызыксынып катнашкан. Үз  фикерләрен ул «Интертат»ка да җиткерде.

Дөресен генә әйткәндә, бу бәйгедә катнашырга уйламаган да идем. Минем тәрҗемәләр, сочинениеләр, рефератлар язу буенча тәҗрибәм бар. Бәйге игълан ителгәч, репертуар сайлауда булышуымны сорап, бик күп мәктәп укучылары, әдәбият укытучылары мөрәҗәгать итә башлады.. Укучыларга үзләренә туры килгән әсәрләр, шигырьләр сайлаштым, сәнгатьле сөйләү буенча киңәшләремне бирдем. 

Бу бәйге узган ел бик зур шау-шу куптарган иде, анда катнашкан бик күп танышларымның гайрәтләре чикте. Шуңа күрә быел урын өчен түгел, оештыру эшләренә үзгәрешләр кертелдеме икәнлеген беләсем килгәнгә катнашырга булдым. Күрсәтелгән номерга үземнең дә, кызымның да видеоязмасын юлладым. 

Нәрсә әйтәсем килә - әлеге бәйгене уздырганда нигезләмәгә бик нык таяналар. Әмма ул  узган елдагыдан аерылмый. Нигезләмәгә бары тик номинацияләр генә өстәлгән. Узган елгы хаталар өстендә эшләүне кирәк дип тапмаганнар. Ә бит анда бөтен тавыш оештыру һәм бәя бирү эше буенча иде.  

Мәктәп балалары төрле бәйгеләрдә катнаша, үзләренә портфолиолар әзерли һәм алар өчен үз исеме язылган диплом ул теләсә кайсы түләүдән дә кыйммәтрәк. Ә монда безгә  «Авылга, бабайга» дигән хат шикелле исемсез рәхмәт хатлары килеп төште. Анда «Гыйләҗев Илназга» дигән бер юлны язып кую авыр эш түгел бит инде, хет бер мең, хет өч мең кеше катнашса да! Аның өчен махсус жюри бар, бәйге өчен акча бүленеп бирелгән. Алар инде нәтиҗәләр ясау вакытын да акча аз бүленде дип кичектерделәр, жюри әгъзаларына акча түли алмыйбыз, шуңа озак тикшерәбез дигән мәгънә салынды.  

Балаларга бүләге түгел, исемле рәхмәт хаты кирәк. Бу аттестация узганда укытучы өчен дә бик мөһим әйбер. Ә бу рәхмәт хатлары белән теләгән һәр кеше куллана ала булып чыга. Мин, мәсәлән, үземнең эшне дә, кызымныкын да  бер үк номердан җибәрдем. Рәхмәт хаты килгәч, бу кайсыбызга соң дип сорап язган идем: «Икегезгә дә, нигезләмәдә рәхмәт хатларының исемсез булачагы әйтелде», - дигән җавап килде. 

 

Фото: © скриншот

Узган ел да бу рәхмәт хатлары буенча дәгъвалар булган иде. Әмма оештыручылар төкереп биргәннәр, бер нәрсәне дә үзгәртмәгәннәр. 

Минем үземнең дә бәйгеләрдә жюри сыйфатында  катнашканым бар. Өстән кемнәрдер кушуы буенча кемнәрнедер үткәрергә кирәклеген яхшы беләм. Унтугыз ел массакүләм мәгълүмат чараларында эшләү дәверендә мин ул әйберләр аша күп уздым инде. Жюриның нинди рамкаларга куып кертелгәнлеге сер түгел. Анысы турында сүз бармый, әмма бу бәйгенең нигезләмәсенә үзгәрешләр кертелергә тиеш иде.  Президент исеменнән колак кактык, инде хәзер рәхмәт хатларын да исемсез өләшәләр. Киләсе елга да үзгәреш булмаячак, әле бәйгене бөтенләй ябып куймасалар...

Мин мондый бәйгеләрдә башка катнашмаячакмын дигән фикергә килдем. Эшләремне русча бәйгеләргә җибәрермен, аларда лояльлек күбрәк. Аларда, ичмасам, кешегә игътибар бар.

Җибәреп ай ярымнан соң гына миңа эшегезне алдык дип хат килде. Ә нигезләмә буенча ул вакытта бәйгенең беренче нәтиҗәләре чыгарылган булырга тиеш иде инде. 

Рәхмәт хаты исә шушы көннәрдә ватсап аша килеп төште. Электронка аша да түгел! Бик кызык, әгәр ватсапны да япкан булсалар, нишләгән булырлар иде икән?

Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Телләрне саклау һәм үстерү комитеты менә шундый зур эш башкара - ватсап аша рәхмәт хатлары тарата, - дип сөйләде Илнур Фәйзрахманов. 

Илнур бу хакта  социаль  челтәрләрдә дә язып чыкты.

 

Фото: © https://vk.com/ilnur_faizrahmanov

 Аның язмасы астында да журналист белән килешкән комментарийлар бар. 

«Миңа да былтыр килде бу рәхмәт хаты. Быел вакытымны әрәм итеп тә тормадым. Чыннан да, балалар кызганыч. Хәзер ул бәйгеләргә гомумән ышанычым юк. Аеруча үземне кайбер шигырь бәйгеләренә жюри итеп чакырганнан  соң. Аларның кухняларын үз күзләрем белән күргәннән соң гупчим өмет өзелде», - дип язган радиодиктор Зилә Гарифуллина. 

«Килешәм, узган ел мин дә катнашкан идем. Нәкъ шушындый рәхмәт хаты килде. Сәхнә телен беләм, театраль белемем бар. Тик бернинди белемсез кешеләрнең урын алганнарын ишеткәч, мин дә башка катнашмаска кирәк дигән нәтиҗәгә килдем», - дигән Нина Сәлимуллина. 

«Әйттем мин сиңа, йөрмә хыялый дип», - Илнур белән килешүен белдергән нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина да.

 

Фото: © социаль челтәрләр

Бәйгенең жюри рәисе, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановка шалтыратып, быел да бәйгедән кәнәгать булмаган катнашучылар булуын әйттек. Ни өчен рәхмәт хатларының исемсез таратылуына, нигезләмәгә үзгәрешләр кертелмәгәнлегенә ачыклык кертергә тырыштык. 

Айдар Фәйзрахманов биргән мәгълүматлар буенча, быел бәйгедә 3557 кешене катнашкан. Аларның 294е икенче турга яки, Айдар абый сүзләренчә, икенче турның беренче этабына узган. Ә инде икенче турның икенче этабына шушы 294 катнашучының 41е генә үтә алган. 

Нибары 5 жюри әгъзасының 294 катнашучыны сәхнәдә тыңлап бетерә алмаячагы да аңлашыла кебек, шулай да әлеге «икенче турның икенче этабы» дигән сүз сораулар тудыра.  Яки нигезләмәдә бу турыда язылмаса да, жюри икенче турга узган кешеләр арасында тагын бер сайлап алу туры уздырган.

Узган ел да бәйгедә өстәмә этап барлыкка килү күпләрдә ризасызлык уяткан иде. Алар моны үз хокукларын бозу дип атады. Мәсәлән, Сөмбел Вәлиәхмәтова: «Алар икенче турны да видео аша гына уздырганнар икән. Шушы онлайн икенче турдан җиңүчеләрне сайлап алып, аларны чакырып, чыгышларын тагын бер кат тыңлаганнар. Әмма нигезләмә буенча алар икенче турга үткән бөтен кешене дә чакырырга тиешләр иде, – дип белдерде. 

«Мин үземнең икенче турга үткәнемне дә белмәдем. Нәтиҗәләре пәйда булгач: «Син үткәнсең бит», — дип, миңа бер таныш кызым исемлек җибәрде. Миңа соңыннан диплом да бирделәр. Әмма ул дипломның нәрсә аңлатуына мин төшенә алмадым. Аны икенче турга чакыру дип кабул итәргәме?.. Яисә мин төшеп калдыммы? Аңлашылмады, кыскасы», – дигән иде Гүзәл Габдуллина. 

Айдар Фәйзрахманов: «Ашаган белми, тураган белә»

Айдар Фәйзрахманов сүзне финанслау мәсьәләләре белән кыенлыклар килеп туу сәбәпле, быел жюри әгъзаларының нибары 5 кешегә калуыннан (узган ел 9 кеше иде) башлады. 

Быел бәйгегә 3554 гариза килде. 5 кешегә моның кадәр гаризаны карап чыгу өчен көч тә, вакыт та бик күп кирәк.  Шулай булуга карамастан, жюри әгъзалары - Фоат абый Галимуллин, Резедә Сәләхова, Илдар Кыямов, Илсөяр Иксанова һәм мин  – бик тату эшләдек. Бәйгенең беренче өлешен башкарып чыктык – башта зур, кабат вак иләк аша уздырып, 3557 кешедән лауреат исемен йөртерлек 41 кешене сайлап алдык. 

Узган елдагыдан аермалы буларак быел безнең «Шигъри гаиләләр» номинациясе барлыкка килде. Чөнки ана телебезне саклауның төп нигезе, төп тамыры - гаиләләр. Бу номинациядә 66 гариза килүе бик шатландырды. Тагын бер яңа номинациядә - «Үз шигырьләрен сөйләүчеләр» номинациясендә 407 кеше катнашты.

Бәйгенең киң колачлы булуын билгеләп узасым килә. Быел бәйгедә Татарстанның барлык районнарыннан гына түгел, Түбән Новгород, Белоруссия, Уляновски, Курган, Оренбург, Самара, Пермь, Әстерхан, Мәскәү, Чиләбе, Сверловски кебек башка төбкләрдән дә гаризалар килде. Бик күп эшләр Башкортстанның Ярмәк, Нефтекамски, Тәтешле, Чакмагыш, Илеш, Туймазы, Миякә, Чишмә, Шаран кебек районнарыннан килеп төште. Хәтта  Италия, Әзәрбайҗан, Төркия, Казахстан кебек чит илләр һәм республикалардан да катнашучылар булды. Менә шушы безнең халкыбызның ни дәрәҗәдә иҗатка, татар теленә тартылганын күрсәтеп тора түгелме?  

 

Фото: © Салават Камалетдинов 

Яшь ягыннан караганда да, узган ел 3 яшьтән алып 93 яшькә кадәрле кешеләр катнашса, быелгы конкурсантлар арасында хәтта 101 яшьлек әби дә бар. Ул бер генә куплет шигырь сөйли, әмма  әби үз зиһенендә һәм ул аны гаиләсе белән бергә сөйли. Шушы бәхет түгелме!

Сайлап алынган 41 кешенең чыгышын 25 май көнне Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә бәяләячәкбез. Безгә икенче турга узган катнашучыларның сөйләүләрен сәхнәдән үз күзебез белән күреп, лауреат булырлыкларына күңелебез белән инанырга кирәк. Монда инде видеоматериалга гына нигезләнеп эшләп булмый.  Урыннар да билгеләнәчәк, әмма без әлегә аларга кемнең ничәнче урынны алганны әйтмәячәкбез. Монысы сюрприз. Һәр номинациядәге урыннар гала-концертта игълан ителә.

Безгә, зинһар, авыр сүзләр әйтмәгез, мин бик нечкә күңелле кеше. Милләт алга барсын дип, күңел биреп эшләп йөрибез. Шуны да әйтәсем килә, лауреатларны билгеләгәндә беркем дә үз фикерен алга этәрә алмый. Хәтта мин менә жюри рәисе буларак та бервакытта да үз тавышымны (рәис буларак тагын бер тавышым бар) кулланырга тырышмыйм. Чөнки без барысын да киңәшеп, уртага салып билгелибез. 

Айдар абый, ни өчен рәхмәт хатлары исемсез җибәрелә? 

- Бу рәхмәт хатларын кемнәр ала? Менә шушы 3557 кешенең 3557се дә ала. Бу бары тик катнашкан өчен генә җибәрелә торган рәхмәт хатлары. Без аны бирмәсәк тә бернәрсә дә булмый, башка бәйгеләрдә андый рәхмәт хатлары гомумән бирелми дип беләм. Бу рәхмәт хаты белән без аларга карата үзебезнең мөнәсәбәтебезне генә белдерәбез. Катнашканнары өчен рәхмәт әйтәбез. Ә менә икенче турга узган 294 кешегә исемле дипломнар тапшырылачак.

Бу 294 кешегә икенче турга узулары хәбәр ителдеме соң? Алар арасыннан да иң-иңнәре генә сайлап алынган бит. Бәлки, алар да безне дә сәхнәдә чыгыш ясарга чакырырлар дип өметләнеп утырырлар.

- Менә шушы хатларны җибәреп бетерү дә бик зур эш.  Без әлегә хатларны барлык катнашучыларга юллап бетердек. Хәзер икенче турга узганнарга дипломнар җибәрә башлыйбыз. Алар 25 майга алар бирелеп бетәчәк. Әмма безнең икенче турга узган 294 кешене дә тыңлау мөмкинчелегебез юк. Шуңа күрә аларны тагын бер карап, араларыннан 41 кешене сайлап алдык. 

Нигә бу рәхмәт хатлары ватсап аша гына җибәрелә? 

Лауреатларга дипломнар һәм акчалата сертификатлар сәхнәдә тапшырылачак бит. Минем фикеремчә, бәйгенең бүләкләре бик әйбәт.  Әйтик, 10 яшькә кадәр катнашучылар арасында беренче урынны яулаучыга 30 мең, икенче урынны алган балага - 25 мең, өченче урын өчен 20 мең сум акча каралган. Бу бала өчен саллы гына сумма.  

Узган ел нигезләмә буенча да дәгъвалар күп булган иде. Нигә нигезләмәгә үзгәрешләр кертелмәде? 

Ул дәгъваларның берсенең нигезендә дә дөреслек юк иде. Алар барысы да шәхси мәнфәгатьләрне кайгыртып белдерелгән дәгъвалар. Нигезләмә Марат Әхмәтов һәм Кадыйм Нуруллин тарафыннан расланган. Без аннан бер генә якка да тайпылыш бирмибез. Дәгъва белдерәләр икән, димәк эшләнгән эшне күрмәскә тырышалар. 

Әлбәттә,  нигезләмәдә язылганча,  бәйгене 21 февральгә кадәр йомгакларга өлгермәдек. Ул вакытка кадәр шул  кадәр эшне карап чыгарга берничек тә җитешә алмас идек . Бу әле финанс ягы белән дә бәйле. Әлеге акчалар безгә булмаска да мөмкин иде, әгәр бу мәсьәләне мин үзем күтәреп, Марат Готовичка (Марат Әхмәтов –Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе) менмәсәм. Гала-концертны да уздырып булмау куркынычы бар иде. Марат Готовичка: «Урып-җыю эшләрен төгәлләнгәннән соң Сабантуй уздырмаган шикелле була инде бу, Марат Готович», - дидем. Бик зур рәхмәт, ул безне аңлады.Чөнки үзе дә милләтебез өчен дип янып-көеп йөри торган кеше. 

Безнең алга бу максат куелган һәм без аны матур итеп башкарып чыгачакбыз. Узган елгы концертыбыз бик матур булган иде, быелгысы да аннан ким булмаска тиеш. 

Әле без узган ел бу «Татар сүзе» лауреатлары белән әдәби-музыкаль кичә форматындагы концерт белән Татарстанның 18 районын әйләнеп чыктык.  Быел да андый ниятебез бар. 

Ә инде бу дәгъваларга бер мәкаль белән җавап бирәсем килә: «Ашаган белми, тураган белә». Тагын бер маңгайга бәрә торганы бар: «Эт өрә торыр, бүре йөри торыр».  Мин инде бу очракта бүре, үз эшемне эшлим. Ахыр чиктә, мин бит монда ат та, машина да бүлеп утырмыйм, - диде Айдар Фәйзрахманов.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Тамбовская телебашня включит праздничную подсветку в День радио

В Екатеринбурге прошел фестиваль патриотической постановки «Классика Победы. Время Героев»

Ивент-маркетинг 2025-2026: 5 реальных кейсов, которые принесли миллионы и вывели бренды в топ

РТРС украсит телебашни России светом в память о Великой Победе


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Пермь на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.