Добавить новость
Ноябрь 2011 Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013 Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015 Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015 Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016 Апрель 2016 Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Иң популяр татар блогеры Назим Галимов: «Туган көнемдә дустымны җирләргә туры килде»

0 106

Бәйгедә җиңүнең сәбәбе нидә, ни өчен халык Сезне сайлады дип уйлыйсыз?

Мин бит башта блогны ике телдә алып бара идем. Татарча гына алып бар дип әйткәннәр иде, хәзер инде чиста татар телендә генә алып барырга тырышам. Россиянең төрле төбәкләрендә, хәтта Америка, Австралиядә яшәүче татарлар да туры эфирга кушыла. Инстаграмның мөмкинчелекләре зур, татарлар бер-берсен эзләп керә дигән фикер туа. Икенчедән, язылучыларымның күбесе татарлар. Украинада яшәүче татарлар сөйләмегез күңелгә май булып ята дип яза.

Татар җанлы, татар канлы кешеләр өчен минем блог кызыклы булып чыкты. Бөтенесе беравыздан диярлек: «Синең өчен тавыш бирәбез», — диделәр. Барысына да рәхмәт әйтәсем килә.

Инстаграм аккаунтын татар телендә алып баруның өстенлекләре бармы?

Өстенлек, кимчелек дигән әйбергә карамыйм. Ясалма булып булмый икән ул, ничек бар шулай кирәк. Үзең ничек сизәсең, халык та шулай кабул итә. Гади булгач, үземә блогны алып баруы да җиңел. Мин төрле җирләрдә йөргәч, син татармы, башкортмы дип сорыйлар. Яңа гына язылган кеше кайсы яктан дип кызыксына. Татарстаннан Байлар Сабасыннан дим. Блог гел бертөрле генә барса кызык түгел кебек, әзрәк борыч та өстәп җибәрәм. Мәсәлән, башкорт телендә яки мишәр диалектында берәр сүз әйтеп җибәрәм. «Өфө калаһына» килеп кердем дип әйтеп куям, аны башта дөрес итеп әйтергә өйрәндем әле. Кызык бит инде.

«Башка милләт вәкиле татар телендә берәр сүзне дөрес әйтмәсә, без көләбез, руслар — төзәтеп җибәрә»

Саба якларыннан булуыгыз һәм татар булуыгыз белән горурланасызмы?

Әлбәттә. Ни өчен? Сабада саф, чиста татар телле халык яши. Татар телең саф, чиста сөйләшәсең дип әйтүчеләр дә бар. Безнең як шулай инде.

Балаларыгыз татарча сөйләшәме?

Әлбәттә, татарча. Өйдә үзебез дә русча сөйләшмибез.

Ерак җиргә, берәр өлкәгә баргач, татар телен белү ярдәм иткәне бармы?

Әйе. Башкорт, казах телен аңлап була. Мурманскида булганда бер кафега кердем дә, күрәм: коңгырт күзле карарак чәчле ир-ат утыра. Теге кеше татар түгелме икән уй бар иде. Килеп кергәч тә «әссәламегаләйкем» дип җибәрдем. Ул да миңа җавап кайтарды. Өйгә кайткандай булып китте. Ул татар булып чыкты, әмма диалекты аерыла иде. Озак вакыт үзең генә йөргәч, аралашу җитми башлый, кафеларга кергәч, кайвакыт бәйдән ычкынасың. Шундый күңелле булды.

Пермь крайларында татарлар бик күп яши, Башкортстанда, Оренбург якларында, Киров өлкәсендә дә шулай ук. Татар авыллары аерылып тора. Ягулык станциясендә яки рация аша әңгәмә корып китәбез кайвакыт. Барыбер миндә акцент бар. Башка кеше русча сөйләшкәндә акцент сизсәм, сез кайсы милләттән дип сорап куям.

Акцентка ничек карыйсыз? Кайбер кеше ояла, кемдер кимсетә.

Дальнобойга чыкканчы мин Мәскәүдә эшләдем. Кайвакыт кибетләрдә бик кискен каршылыклар туа иде, акцентка бәйләнәләр. Шунда рус булмавыңны шәйләп алсалар, мөнәсәбәт икенчерәк. Сатучылар тавышны күтәреп, мыскыл иткән кебек эндәшәләр. Үзем белән дә бер очрак булды. Сатучы сдачаны дөрес бирмәгән иде. Мин сорагач, таавыш күтәрә башлады. Мин дә тавышны күтәрдем, акцент белән сөйләшсәм дә, Россияда яшибез. Үземне мыскыл итәргә ирек бирмәдем, соңыннан аңлаштык, конфликтка китмәде.

Татарда бер әйбер бар. Башка милләт вәкиле татар телендә берәр сүзне дөрес әйтмәсә, без көләбез, руслар — төзәтеп җибәрә. Алар аңларга, ярдәм итәргә тырыша кебек. Һәр милләттә яхшы һәм начар кешеләр бар дип әйтәсем килә.

Инстаграмда гел яхшы әйбер генә язмыйлар инде. Начар сүз язучылар бармы? Ничек кабул итәсез?

Блогер дигәч тә, мин дә шундый ук кеше бит, ул минем өчен хобби кебек инде. Мин аны авырлык белән алып бармыйм. Кәеф булган вакытта төшерәм дә куям, халык та яхшы кабул итә. Критика куймыйм, сүгенү сүзләре кулланмыйм, кемнедер яманлап, сатып, тикшереп ятмыйм. Яман сүзләр язучылар бар, әмма күп түгел, ничә меңгә бер кеше инде ул. Бераз чиертеп алгандыр, ачуы чыккан вакыттыр дип уйлап куям.

Ешрак агач ташыганга бәйләнәләр, аңлатып җибәрәм. Башка блогерларны да карап барам: кайсы теманы халык агрессив кабул итә, ул темаларга керергә тырышмыйм.

«Кыз бала алып кайту турында хыял бар иде»

Сез гел ерак юлда йөрисез, дальнобойда. Сәламәтлеккә зыяны сизеләме?

Күренеп тора — бүксә үсә (көлә) . Сүз дә юк, гел утырып торабыз, хәрәкәт әз. Сәламәтлеккә килгәндә, чәчләр коела. Юлда күп йөргән кешеләрнең күзләре тиз «утыра», чөнки без төнлә юлда йөрибез. Каршы як юлдан барган машина уты күзне кисә. Сварщиклар аңлый инде мине. Кайвакыт күзләр бик авырта, иртән торгач, ике күзгә ком тутырып куйган кебек.

Гаиләгез сагынамы?

Өйдәгеләр дә сагына, мин дә сагынып кайтам. Балалар, туганнар — барысы да көтеп тора.

Балаларга озак вакыт игътибар булмауны ничек тулыландырасыз?

Бер яктан караганда күпмедер вакытка аерылып тору кирәктер дә. Бер-береңә хөрмәт ата, сагынасың. Бер-ике атна кайтмыйча торам, кайткач инде пышылдап кына әйткән сүзне дә игътибарсыз калдырмыйлар. Бер-ике көнгә генә кайткач, мөнәсәбәт ачыклау юк инде ул.

Сез гаиләдә биш малай үскәнсез, үзегез ике малай үстерәсез. Кыз турында хыялланмыйсызмы?

Минем олы абыйда бер кыз, өченче абыйда бер кыз бар. Кыз алып кайту турында хыял бар иде. Хәзер өченче бала дисәк, яшь бара. Мондый эштә йөргәч, иптәшемә авыр булачак өч бала белән. Мин бит инде кунакка кайткан кебек кенә. Аллага шөкер, малайлар үсеп килә.

Сез әти-әниләрдә аерым яшисез?

Әйе, бишебез дә аерым яшибез. Бәйрәмнәрдә төп нигездә җыелабыз.

«Кешене хөрмәт иткән өчен үз-үземне хөрмәт итәм»

Юлда йөргәч, радио тыңлыйсыздыр. Татар эстрадасыннан кемнәрне яратып тыңлыйсыз?

Радио тоташмаган. Мин флешкадан тыңлыйм. Иң күбе Илсөя Бәдретдинова һәм Ризван Хәкимов җырлары. Алардан кала Данир Сабиров, Әнвәр Нургалиев, Ришат Төхвәтуллинның бер-ике җыры бар иде. Тагын бер егет бар инде, ябык кына, исемен оныттым…

Рифат Зарипов?

Әйе, әйе, җырлар бик күп. Салават абый, Хәния Фәрхи җырлары бар. Башкортстанда Салават абый Хәния Фәрхи, Хәмдүнә Тимергалиева авылларын узам. Кеше белән сөйләшкәндә дә «мин анда булдым» дип әйтеп кую икенче бер әйбер инде.

Үзегезне нечкә күңелле дип әйтер идегезме?

Үз-үземә бәя бирә алмыйм. Кеше мине нечкә күңелле ди, әмма үземне үзем катырак дип саныйм. Кеше берәр сыйфатымны әйтсә, дәлилләсә, «шулай икән» дип уйлап куям. Кеше күрмәгән матурлыкны күрә беләсең диләр. Бәмкә төренгән агачны төшерәм, бер яктан карасаң — матур, икенче яктан — гади бер агач. Урманны видеога төшергәч, начар әйбер кермәдеме икән, чүп яки җәнлек үләксәсе юкмы дип карап чыгам. Ничектер матур төшергәнемне аңлыйм. Төшергәндә матурлыкны төшерәм дип төшермим дә.

Үзегезнең көчле сыйфатларны әйтә аласызмы? Үзегезне нәрсә өчен хөрмәт итәр идегез?

Туры сүзле булган өчен

Тагын?

Кешене хөрмәт иткән өчен үз-үземне хөрмәт итәм. Башкалар да шуның өчен хөрмәт итәдер. «Башка блогерларга язабыз, алар җавап бирми», — дип язалар. Директка һәм ватсапка бик күп язалар. Мин барысына да дөрес һәм җылы җавап кайтарырга тырышам. Кайвакыт шундый сорау бирәләр: ничек язсаң да — күңеленә тияр кебек. Уйлап кына җавап бирәм, яки теманы үзгәртеп җибәрәм. Соңгы арада «бергә хезмәт иткән егетне табыйк әле» дип яза башладылар. Беренче кеше сорап язгач ук, эзләнелгән кеше турында ике язылучыдан хәбәр килде. Шулай табыштылар.

«Балачак дустымны туган көнемдә җирләдем»

Сезнең аша пар эзләмиләрме?

Ул туры эфир вакытында була. Юл һәм танышу темасы бик кызыклы язылучыларга. Һәрвакыт керә торган 5-6 кеше керә дә, үзара әңгәмә кора. Миңа да күзәтеп барырга кызык. Кыз белән егет сөйләшеп китә, бер-берсенә шигырь юллары белән мәхәббәт аңлата, бер-берсен котырта. Мин Аллага шөкер дип шатланып торам. Минем зур шрифт тора, шуңа укырга җайлы. «Гел телефонга карап барма» дип әйтүчеләр бар инде. Эх, минем ничек барганны күрсәгез иде дим инде.

Нәрсә турында булса да үкенгәнегез булдымы?

Бардыр инде ул. Нигә блогны алып баруны иртәрәк башламадым дим, эшкә карата да… Үкенгән чаклар бар, әмма үкенерлек эшләр булмасын иде. Баштан уйлап эшләргә кирәк.

Бу тынгысыз вакытта якын кешеләрне югалтырга туры килдеме?

Балачак дустымны югалттым быел. Үземнең туган көнемдә җирләргә туры килде. Кисәк кенә китеп барды, эчке органнары белән бәйле диделәр.

Сезнең кебек ир-атның елаган вакыты буламы?

Була инде. Төрле хәлләр бала. Берәр туганың авыртып китсә, күңел тула. Менә дустымны җирләдем. Җирләгән вакытта да ул кадәр уйламадым. Бардык, җирләдек. Әйе, үкенечле. Күпмедер вакыт үткәч, төшемә керде дә, көне буе аның турында уйлап йөрдем. Бәләкәй вакыттан бергә булгач, хатирәләр бик күп иде. без аның белән җан дуслар идек. Аның гармунда өйрәнәсе килде, ләкин өйрәнә алмады. Колакка аю баскан дип әйтә иде үзе дә. Мин әкрен генә өйрәндем. «Тотып булса да карыйм әле», — дип ала иде дә ялгыш ягы белән тота иде. Алай түгел дисәм дә: «Юк, болай тотам әле, синең кебек уйныйсым килми», — дип әйтә иде. Күңелләр тула. Иң күңелгә тигән әйбер шул: үзең сәламәт, ләкин кешегә ярдәм итә алмыйсың. Минем абый коронавирус белән хастаханәдә ятып чыкты. Мин аңа берничек тә ярдәм итә алмыйм. Бер ай тирәсе ятты.

«Сигез ел очрашып йөргән кызга өйләнмәдем»

Сез өйдә еш булмыйсыз. Көнләшү юкмы?

Әгәр кеше кешегә ышанмый икән, димәк, ул аны яратмый. Ышану ул — ярату. Тормыш иптәшемнең күзенә карап шикләнеп утырсаң, нәрсә була инде ул?! Бер-беребезгә йөз процент ышанабыз. Көнләшергә сәбәп тә биргән юк. Авыл да зур түгел бит инде, бөтенесе белеп тора. Гомумән, уйлап та караган юк, дөресе шул. Хыянәт итәр дигән уй булганы да юк.

Мәхәббәт — ышану дидегез. Ул һәрвакыт шулай идеме сезнең өчен?

Мин башта сигез ел бер кыз белән йөрдем, аңа өйләнмәдем. Сигезенче сыйныфта очраша башлаган идек. Мине армиядән каршы алды. «Синең кызың башка егетләр белән йөри», — дип ул вакытта ук әйтә башлаганнар иде. Бер дустым әйтте аны миңа. Шундый хәлдә калдым: кыз белән очрашуны дәвам итәм икән — дус белән дус булып калырга тиеш түгел, аның сүзенә ышанам һәм ул дөрес булып чыкмый икән, теге кыз миңа «чүпрәк» ди. Мин дустымның ялганына ышанган булып чыгар идем. Барысы да үз агымы белән барсын дидем дә, Мәскәүгә эшкә киттем. Көн саен кичке сигездә кызга шалтырата идем, берсендә егет алды. Серега исемле инде ул. «Ты кто такой?» — ди. Йөргән кызыма шалтыратам дим. «Ул минем йөргән кыз», — ди. Мин ул сөйләшүне игътибарга алмадым да, чөнки юри көнләштерү өчен андый «выходкалар» булганы бар иде. Шулдыр дип уйладым да, эшне дәвам иттем. Икенче көнне дә ул алды, тавышны күтәреп сөйләшә башладык. Очрашырга булдык. Мин эштән кайткач, Казанда күрештек. Алар очрашып йөргән булып чыкты. Бер-ике ай беркем белән дә очрашмадым. Мәскәүдән кайткач, булачак хатыным белән йөри башладым. «Бар, синең йөргән кызың бар», — дип килгән саен куа иде.

Хатыныгыз белән күпме очраштыгыз?

Бер елдан артык булгандыр. Без бәләкәйдән бергә үстек. Дуслар бер-бер артлы өйләнә башлады да, мин дә тормыш кордым.

Хатын-кызда нинди сыйфатлар булырга тиеш?

Беренче чиратта — чисталык. Тәмле итеп ашарга пешерә белү, тәмле әйбер ашарга яратам (көлә). Балалар белән эшли белү дә мөһим. Тәрбия бирү тулысынча аның җилкәсендә диярлек инде. Авыррак булса, миңа шалтырата, балалар белән калынрак тавыш белән сөйләшеп алырга туры килә.

«Мин гомер буе дальнобойда эшләргә җыенмыйм»

Ир балада нинди сыйфатны тәрбияләү мөһим?

Уку һәм спортка бик күп игътибар бирергә кирәк. Хәзер Сабада мөмкинлекләр бик күп.

Чын ир-атны ничек тәрбияләргә, дөрес булмаган юлдан саклап калырга?

Беренче чиратта, әти-әнигә хөрмәт булырга тиеш. Хәзерге балалар кайбер яктан әти-әнине узып та бара. Мин кайткан саен, улымның нәрсәләр караганын тикшереп торам. Көтмәгәндә генә: «Улым биреп тор әле телефоның», — дигәч коелып төшкән чаклары булды инде. Яше дә бара, кызлар белән дә язышадыр, ләкин мин аларны укымыйм, күңеленә тимим. Кайсы сайтларга кереп, нәрсә эзләгәнен карыйм. Акча таләп итә торган һәм психикасын боза торган уеннар булмаса, ярый. Яман сайтлардан «әти-әни контроле» тора. Ата-анага гына түгел табигатькә, җәнлекләргә хөрмәт белән карарга кирәк.

Яңа елны кайда каршы аласыз? Нинди планнарыгыз, хыялларыгыз бар?

Дөресен әйткәндә, әле үзем дә белмим. Һичшиксез гаилә белән, үзебездә яки әниләрдә. Өченче вариант — әби белән бабайда. Минем шундый гадәт бар — зур планнар кормыйм. Ул барып чыкмый, инде була дигәндә чәлпәрәмә килә. Спонтанно эшләү миңа килешә. Өй салу да шулай булды.

Димәк, сез зур максатлар, идеяләр белән янып яшәмисез?

Идеялар бар, әмма мөмкинлекләр юк. Үз эшемне башларга телим, төрле юнәлешне карыйм.

Дальнобойдан китү турында уйлыйсызмы?

Мин бит инде гомер буе дальнобойда эшләргә җыенмыйм. Ике елдан артык эшлим инде, тик ул — вакытлыча.

Рәхмәт Сезгә бик зур! Сезне киләсе Яңа ел белән. Уңышлы ел булсын.

Рәхмәт, Сезгә дә!





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Новосибирске интерес к долгосрочной аренде квартир в марте вырос на 8% по сравнению с февралем

Школьники разработали защиту для ИИ-роботов на олимпиаде в Казани

Каршеринга без оклейки: в «Яндекс Драйв» в Москве появились седаны Mercedes-Benz S-класса

Росгвардия проводит профориентационные мероприятия в образовательных учреждениях Югры


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Пермь на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.