Россиядә коронавирустан үлүчеләр саны буенча өченче көн рәттән антирекорд теркәлә
0
251
(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Россиядә 819 кеше коронавирустан үлгән. Оператив штаб мәгълүматлары буенча, бу инде рәттән өч көн рәттән куелган антирекорд. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Әйтик, Мәскәүдә – 57, Санкт-Петербургта – 42, Иркутск өлкәсендә 39 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Кичә 815 үлем очрагы хакында хәбәр ителгән иде. Пандемия башланганнан алып коронавирустан вафат булучыларның гомуми саны 169 683 кешегә җитте. Яңа очраклар саны – 22 144 (бер көн элек 22 277 иде), аларның 8,2 процентында симптомнар юк. 19 550 кеше терелгән. Үсеш темплары, алдагы ике көн кебек үк, 0,34 процент дәрәҗәсендә кала. Коронавирус инфекциясен йоктыруның яңа очраклары 85 төбәктә теркәлгән, күбесе Мәскәүдә – 2317 (кичә 2529 иде), Санкт-Петербургта – 1823, Мәскәү өлкәсендә – 1307, Түбән Новгород өлкәсендә – 544, Свердловск өлкәсендә – 524, Ростов өлкәсендә – 489, Пермь краенда — 479, Воронеж өлкәсендә – 466, Красноярск краенда – 451 һәм Самара өлкәсендә – 442. Коронавирус йоктыручыларның иң азы - Ненец автономияле округында (12) һәм Чукоткада (15). Пандемия башланганнан алып Россиядә 6 579 212 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган, 5 867 890 пациент терелгән. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының соңгы мәгълүматлары буенча, дөньяда әлеге вирусны эләктергән кешеләр саны 205,3 миллионга җиткән, ә Джонс Хопкинс Университеты мәгълүматларыннан күренгәнчә, аларның саны инде 206,2 миллионнан артып киткән. Дүрт миллионнан артык кеше үлгән. АКШ, Һиндстан һәм Бразилиядә хәл аеруча катлаулы. Россия бу исемлектә дүртенче урынны били.