Новости Перми
Мы в Telegram
Добавить новость
Ноябрь 2011 Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015 Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015 Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016 Апрель 2016 Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

Омск татарларының халык иҗатына күзәтү: фольклор бөтен татар халкы өчен уртак

0 209
Омск татарларының халык иҗатына күзәтү: фольклор бөтен татар халкы өчен уртак
Омск өлкәсендә татар авыллары шактый. Аларның күбесе борынгы авыллар. Мәсәлән, Усть-Ишем районы Әшеван авылы янындагы күрсәткеч тактага бу авылга 1226 нчы елда нигез салынуы турында язылган. Авылларның төрлесе бар. Кайберләрендә берничә йөз хуҗалык булса, икенчеләрендә 30-40 йорт калып бара. Беренчеләрендә ел саен дистәләгән яңа йорт җиткереп керсәләр, икенчеләрендә 1905 елларда салынган йортларда да яшәп яталар. Хәзерге вакытта һәр авылда диярлек мәчет бар. Халык динле, иманлы. Өлкәннәрдә дә, яшьләр дә тәмләп татарча сөйләшә. Кайвакыт авыл белән авыл арасы зур булмаса да, сөйләм шактый аерылырга мөмкин. Кайбер авылларда ул әдәби телгә якынрак, икенчеләрендә диалект үзенчәлекләре ачыграк чагыла. Әмма, мәктәпләрдә татар теле дәресләре укытылмау сәбәпле, яшьләр татар телендә укый-яза белмиләр, туган телендә язылган китапларны укымыйлар. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк — татар теленең үзенчәлекле авазларының язылышын — хәрефләрне мәктәпләрдә өйрәтәләр, ата-ана туган телдә сөйләшергә өйрәтә. Себер татарларының фольклоры өйрәнелмәгән өлкә өйрәнелмәгән дип әйтеп булмый. 1867 — 1868 елларда бөтен гомерен төрки халыкларның телен, халык иҗатын өйрәнүгә багышлаган немец галиме В. В. Радлов Иртеш, Тобол, Обь елгалары буйларында Себер татарларының халык иҗатын җыя. Галимнең 1872 елда татар фольклоры өчен хәзерге көнгә кадәр иң әһәмиятле чыганакларның берсе булган хезмәте — «Образцы народной литературы тюркских племен, живущих в Южной Сибири и Дзунгарской степи. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменьских татар» дигән хезмәте дөнья күрә. Бу унтомлык үзендә тупланган материалның күләме белән дә, әһәмияте белән дә тиңдәшсез хезмәт була. Дүртенче томда себер татарларыннан 19 авылда җыелган йөз унбер әсәр урнаштырылган. Алар арасында дастаннар, әкиятләр, җырлар, риваятьләр бар. Мәсәлән «Ак Күбек», «Мешәк Алып», «Йәстәй Мөңке», «Кадыш Мәргән» кебек дастаннар нәкъ шушы томга кергән булу аркасында гына безнең көнгә кадәр сакланып калганнар. Бу хезмәт татар халык авыз иҗатын тикшерүчеләр өчен дә, укучы өчен дә кыйммәтле чыганак. Томга язылган кереш сүздә себер татарлары турында белешмә һәм китапта урын алган материалларның ни рәвешле җыелуы турында мәгълүмат бирелә. В.В.Радлов себер татарларының фольклорын җыюның катлаулы эш булуы турында да язып калдырган: «Халык риваятьләре — ата-бабаларның гамәлләре турында мәгълүмат саклаган әкиятләр, җырлар яшисен яшәгән картлар күңелендә генә сакланып калган. Бары алар гына үзләренең яшь вакытлары – халык рухы ата-бабаларның батырлыкларын мактаган җыр һәм әкиятләрне башкарырга көч биргән вакыт турында изге хатирәләр саклыйлар. Хәзерге буын, күбесенә эчтәлекләре аңлашылып җитмәсә дә, Мөхәммәдияне, Әхмәт Ясәви хикмәтләрен, Мир Али Ширне җырлыйлар. Югарыда әйтелгәннәрдән халык әдәбияты үрнәкләрен җыюның никадәр зур хезмәт таләп итүе аңлашыла. Муллалар авыл халкына еш кына минем үтенечләрне үтәмәскә киңәш итәләр иде, һәм мин картлардан берәрсен таба алган очракта да, аларның яшь үзенчәлекләре белән бәйле җитешсезлекләре һәм күп сөйләшүләре язып алу эшен катлауландыра иде. Шул рәвешле, мин нәрсә ишетсәм шуны, җыр һәм риваятьләрнең иң әһәмиятсез өзекләрен дә язып барырга мәҗбүр булдым». Хәзер вакытта В.В.Радлов язып алган дастаннарны тулысынча ишетү, язып алу, әлбәттә, мөмкин түгел. Шулай да, Радлов томына кергән «Таир белән Сәүрә» дастанының эчтәлеген безгә Усть-Ишем районы Тибенде авылында сөйләп бирделәр. Галим XIX йөздә халык иҗаты әсәрләренең онытыла баруына уфтанса да, халык исән булса, фольклоры да сакланып калуга тагын бер инандык. Хәзерге вакытта чорыбызның бер үзенчәлеге буларак кечкенә күләмле жанрлар популяр. Һәр бер авылда ышануларның, мифологик хикәятләрне төрле вариантлары очрый, гомере буе халыкның юлдашы булган кыска һәм лирик җырлар язып алабыз. Кызганыч, телебезгә бизәк булган мәкаль-әйтемнәр бу сәфәребездә аз очрады. Авыл, халык тарихы, нәсел-нәсәбә турында мәгълүматларны да ата-бабадан күчеп безнең көннәргә килеп җиткән риваятьләр саклый. Дастаннарның һәм әкиятләрнең фрагментлары гына очрый. Шулай да йомак сөйләп кич утырулар турында истәлекләр очрый әле. Өлкәннәр йомакчыларны искә төшерәләр. Себердә бирегә ислам алып килгән шәехләр — миссионерлар турында риваять-легендалар күп очрый. Аларны яхшылар дип, изгеләрнең каберләрен астана дип атыйлар. 1394 нче елда бу якларга Бохарадан 366 шәех килеп чыга. Миссионерларга үзенең коралланган 1700 батыры белән Урта Азия далалары ханы Шаһбани да ярдәмгә килә. Халык ислам динен җиңел генә кабул итмәгән, зур канлы бәрелешләр дә булган. 366 шәехнең өч йөзе һәлак була. Өчесе генә Себердә яшәп кала. Әмма ислам дине кабул иткән халыкны укыту-өйрәтү өчен Бохарадан шәехләр, дин белгечләре күпләп килә башлый. Күпләре шунда яшәп тә кала. Изгеләрнең каберләре — астаналар кайбер очракларда авыл, ә кайвакыт күмелгән шәехләрнең исеме белән атап йөртелә. Астаналарны карап, чистартып торган кешеләр бар. Бу җирләрдә агач сындырырга, җиләк өзәргә дә ярамый. Нәзере, берәр теләге булганнар астананы карап торучыларга сәдака бирә, кайбер очракларда сәдакаларны кызыл чүпрәк кисәгенә бәйләп юлчылар артыннан тугыз астанага җибәрәләр. Күп астаналарның изге хайваны яки кошы да була. Мәсәлән без йөргән авылларда ул — аккош. Шәехләрнең рухы аккош булып күренә дип тә ышаналар. Төшендә астана кошын яки хайванын күргән кеше дә, моны кисәтү дип аңлап, үзенең эшләгән эшләрен искә төшерә, нәтиҗә ясый, сәдака бирә. Астаналар олы һәм кечегә буленә. Олылары — Бохарадан шәехләрнең каберләре, ә кечеләре соңрак чорларда, мәсәлән, гражданнар сугышы елларында һәлак булган дин әһелләре, муллалар каберләре. Фольклорга караган материаллар арасында шактый үзенчәлеклеләре дә очрады. Мәсәлән, Иртеш буенда урнашкан авыллар буларак, биредә елга, су белән бәйле шактый йолалар, ышанулар язып алдык. «Боз озату» йоласы хәзергә кадәр саклана. Аны Тәбриз районы Козгын авылында «Су-туй» буларак зурлап үткәргәннәр. Су буена самоварлар алып төшкәннәр, күңел ачып бәйрәм ясаганнар. Теләк теләп суга икмәк салганнар. Шушы ук районның Тау авылында үзләренә сәламәтлек теләп суга акча атуларын сөйләделәр. Алар аккан бозлар аркылы Мәңгәли бабайга — төньяк рухына сәлам әйтәләр. Акча атканда «Мәңгәли бабай, безгә сәламәтлек бир!» — диләр. Элегрәк бозларга курчаклар куеп җибәрү йоласы да булган. Иртешкә агызганда бу курчаклар авыру-хасталарны алып киткән. Курчакларның елый-елый агуларын сөйләгәннәр. Әшеван авылында боз киткәндә башка рухларга — Тәйнвәйнгә яки Әхәләй-Мәхәләйгә сәлам әйтәләр, сәдака бирәләр. Эбаргүл авылында боз озатканда Мәңке бабайга, Мәңкелек бабайга сәлам юллыйлар. Мәңке бабайга, Мәңкелек бабай — Иртешнең хуҗасы дип ышаналар. Бу йолаларда татар фольклоры өчен әлегә кадәр таныш булмаган мифологик образ — Мәңке, Мәңкелек, Мәңгәли турында сүз бара. Аны информантлар төрлечә аңлата. Ул Су иясе, Иртеш хуҗасы, Төньяк рухы, яки Төньяк боз океаны рухы буларак аңлатыла. Образ турында информация киләчәктә тагын да язып алыныр, аның функцияләре ачыкланыр дип уйлыйбыз. Әлегә бу образ турында — Мәңгелек рухы, ягъни икенче — мәңгелек дөнья белән бәйле рух дигән фикергә килә барабыз. Кызыклы һәм фольклор фәнендә әлегә кадәр билгеле булмаган ышануларның берсе — Кир ягылу. Кир — ул су сыеры яки су үгезе дип аңлата информантларыбыз. Иртеш яки башка берәр елганың ярлары ишелүен Кир үгезе ишкән, ягъни Кир ягылган дигән ышануны хәзер өлкәннәр генә хәтерли. Җиде елга бер уза торган Акъегет турында ышанулар язып алдык. Акъегет авылларны, кешеләрне пакъландырып уза дип торган образ буларак тасвирлана. Акъегет томан кебек үткән. Аның үткәнен хайваннар гына тынычсызланып белдерә торган булган. Аерым кешеләр тыгыз һава дулкынын тоеп, авылдан Акъегет үткәнен сизгәннәр. Иңсиңир авылында бары шушы авылда гына очрый торган Ак Куян дигән образ белән таныштык. Ул образ турында да информантлар күп мәгълүмат бирә алмады. Ул ике авыл чигендә яши торган рух. Вакытсыз — акшам тирәләрендә юлда йөрүчеләргә очраган. Бала-чаганы да Ак Куян очрар дип куркыта торган булалар. Җәен-кышын бер үк төстә — ак тунлы булуыннан ул затның гади куян булмыйча, рух-ия булуын аңлыйлар. Биредә татар мифологиясенең күп кенә ияләре, рухлары белән яңадан очраштык. Бу образлар ерак мәҗүси үткәннең кайтавазы булып халык хәтерендә саклана. Урман иясе, Еш ия турындагы ышанулар, ялгыз аучыларның әлеге Ешлар белән очрашуы турындагы хикәятләр очрый. Матур кыз булып аучы йортына килеп кергән Урман иясе белән безнең Шүрәле арасындагы туганлык җепләре ерагайган. Әмма алар икесе дә табигать рухлары, вазифалары да бер үк — вакытсыз йөрүчеләрдән, тәртипсезләрдән урманнарын саклыйлар, шуның белән кеше белән табигать арасында билгеле бер гармония булдыруга ярдәм итәләр. Иксез-чиксез Себер урманнарын закон гына саклап бетерә алмый. Себер экологиясен сакларга шушы рухлар күбрәк өлеш кертә. Кирәгеннән артык җәнлек атучылар, балык тотучылар җир-су ияләре тарафыннан җәзаланырга да мөмкин. Шуңа күрә аучы да, балыкчы да, бу ияләрнең күңелен күреп, үзен тыйнак тотарга тиеш. Табигать күренешен җанландыручы мифологик персонаж — Әләмәче (Әләмәце) турындагы ышану да кызыклы. Әләмәче — җил-буран иясе булырга тиеш, кар-буран, көчле җил белән йөргән. Кыен (пәри туе) төсле булып, бөтерелеп йөри икән. Аңа баскыч алдына чыгарып, икмәк, башка ризыклар куя торган булганнар, куймасаң, кешеләргә зыян салган. Татар фольклорның бер хасияте — аның кайда яшәвенә карамастан — бөтен татар халкы өчен уртак булуы. Татарлар яшәгән кайсы гына өлкәләргә барыа чыксак та, иң беренче яза торган уен — ул «Наза» уены. Аны Татарстанның һәрбер районында язабыз. Мәсәлән, Кукмара районының һәр авылында «Наза» җырының үз вариантлары бар. Әстрахан, Пермь, Пенза, Чиләбе өлкәләре, Удмуртия, Мари Эль, Башкортстан һәм башка бик күп регионнарда яшьләр уйный торган җырлы уен ул. Себердә дә «Наза» уены һәрбер авылда иң популяр уеннар исемлегендә булган. Кызганыч, хәзер бу уеннар юкка чыгып бара. Бу якларда «Ак бокал» дигән уен да булган. Ул уенның да җырлары гына калып бара. Себер авылларында да көйләп укылган «Сак-сок» бәетен, мөнәҗәтләр язып алдык. Бәетләр, мөнәҗәтләр кебек жанрлар белән бәйле бер үзенчәлек күзәтелә. Алар бер тапкыр онытылып бетә язганнан соң, китаплар аша яңадан халык теленә кайткан. Информантлар «Сак-Сок» бәетен әниләре-әбиләреннән ишеткән булсалар да, Казан яктан килгән китаплардан белгәннәрен яңартуларын сөйлиләр. «Наласа», «Зәңгәр күлмәк», «Сарман» җырларын да биредә дә бездәге кебек җырлыйлар. Себернең үз көйләре белән дә таныштык: Ак куяннар качар шар белән, Яңа гына яуган кар белән. Ахирәт күрке — иман белән, Дөнья күрке — сөйгән яр белән. Бу Себер татарларының «Ак куян» җыры сүзләре. Бу җырны бөтен авылларда да беләләр. Еш кына борынгы җырларның аерым строфаларын гына хәтерлиләр: Утырдым ла көймә түренә, Карап иштем сулар төбенә. Су төбендә һич кара юк, Алла биргән эшкә чара юк. Экспедиция барышында Тәбриз районының Отыз, Кышлау, Козгын, Әйер, Тау һәм Усть-Ишем районының Эбаргүл, Илчебага, Саургач, Тибенде, Каенавыл, Әшеван авылларында материал тупладык. Экспедиция вакытында язып алынган фольклор үрнәкләре белән сезне дә таныштырып китәбез. Бу риваятьләрдә буыннан буынга тапшырылып килгән нәсел тарихы, кеше язмышы, халыкның тормышы бәян ителә. Себер татарлары табигатькә олы ихтирам тоеп, аның язылмаган кануннарын тотып, йолаларны үтәп яшиләр. Бу ышанулар, тыюлар легендаларда, мифологик хикәятләрдә чагылыш таба. Бу үрнәкләр белән танышу укучыларыбызга кызык булырдип уйлыйбыз. Риваятьләр Бабаларының Себергә килеп чыгуы Бабабыз Мостафа исемле була. Ул бик чая кеше була. Аның бик яхшы айгыры була. Айгырын саткан Казан базарда. Карап торган, атны кая алып китерләр. Шуннан мыштым гына артыннан ияреп барган. Төнлә айгырны кереп урлый. Тотканнар моны. Сөргенгә Себергә җибәргәннәр. Үзен генә түгел. Үзенә генә ышаныч юк. Моны урядник озатып килгән. Иң зур җинаятьчеләрне — кеше үтерүчеләрне һәм казнакрадларны гына урядник озатып килгән. Урядник монда тапшыра полицейский управлениенә дә, кире кайтып китә. Мостафа биредә өйләнә, уллары Мөхәммәтҗан, Әхмәтҗан, Шәйхетдин туа. Авылда ике катлы ике йорт бар. Аларны шушы Мостафаның ике улы сала. Берсен 1905 елда Мөхәммәтҗан сала. Авыллар турында: Тебриз районында иң беренче татар авылы — Тау. Ул да Иртеш буенда. Иң борынгы авылларның берсе Әйрә булган. Русча исеме Кипа-Кулар була. Байбакты исемле бер кеше килгән Казан ягыннан. Мондагы матур табигатьне күреп: «Их җире!» — дигән. Себерләр «җ» авазын әйтә алмаганнар. «Ихьер» дигәннәр. (Тәбриз районы Отыз авылында яшәүче. Мөхәммәтов Альфред Газиз улннан язып алынды, 1931 елда туган). Утырма һәм өмәләр турында Өмәләр минем әбиемнәрдә — Ак Түбәдә бар иде. Йон эрләргә, катырга керәләр иде. Каз суйса — каз йолкышырга. Сарык суярга да өмә ясыйлар. Элек эшне өмә белән, күңелле итеп эшләгәннәр. Кич утырмага киләләр. Һәр кеше үз эше белән килә. Отыз Безенең авылга беренче килеп утыз өй салганнар. Урманда агач егып, монда китереп салганнар. Шуңа күрә Отыз дип аталган. Әниләр Самара ягыннан килгәннәр. Алар үзләре килгән. Аларны самоходлар дип атаганнар. Җир эзләп килгәннәр. Башта Актүбә ягына килеп урнашканнар. Анда йорт сала башлагач, урыслар килеп, монда татарларга урын юк дигәннәр. Шуннан монда килеп чыкканнар. Бөтен авыллары белән күченеп киләләр. (Тәбриз районы Отыз авылында Мостафина Мәдинә Гомәр кызыннан язып алынды, 1928 елгы). Төпләрне карау Карт инәм, әтиемнең инәсе, Миңҗамал Казанныкы булган. Без яхшылар токымыннан. Бай кешеләрне куганнар. Кайсын монда, кайсын Сазга җибәргәннәр. Атамның браты Сәңке бабай булган, хатыны Сәңгөл. Бабаларыбыз төпләрне көткән. Кызының карты Ваһап, аннары ул үлгәч хатыны көткән Шәрифҗамал, аннары аларның балалары Хәми бабай көткән төпләрне, аннары ул бабай үлгәч, Мәхмүзә әби көткән, хәзер мин Маһинур әби. Коръәннәр укытабыз. Мулла чакырып, пешеренеп Коръәннәр укытабыз. Ул төпләрне карау була. Анда әүвәл өч кенә өй булган. Яңгыр туй Элек карчыклар күп иде. Бергәләп җыелып, яңгыр булмаса, яңгыр бәйрәме, яңгыр сые ясый идек. Тавык, куй суеп, аш пешереп. Кем ипи бирә, кем конфет бирә. Теләк телиләр. Яңгырлар булсын, яшьләргә сабырлык бирсен дип. Сөякләрне Иртешкә салабыз. Карабахчар туе Күкәйләр пешереп, пешеренеп, югарыга, кура башына (сарай башы) чыгып, карабакчар туе да ясый идек. Ул карабакчалар килгәч, апрельдә була. Аларга да салып калдырабыз. Иртеш буена төшеп уеннар уйный идек. Су туй Су бәйрәме дип тә әйтәләр иде. Иртеш буенда уздыра идек. Самаварлар куеп су туй ясый идек. Пешеренеп. Боз киткән вакытта. Бөтен авыл бәйрәме була идек. Төрле уеннар уйный идек. Бозга ипиләр ташлыйбыз. Хәер итеп. Теләкләр тели идек. Бәрәңге пешерә идек. (Тәбриз районы Козгын авылында Туктасимова Маһинур Калимулла кызыннан язып алынды, 1929 елгы). Я ңа өй Яңа өй салганда, мөйешенә копейка саласың, байлыгына карап, төрле кеше төрлечә сала. Аннары мөккә салалар. Эшен бетергәч, иң беренче икмәк саласың. Аннары тазартасың. Иң беренче ипи көрәген, пумаланы, кәкре тимерне (кочерга) кочаклап алып керәсең, алып кереп мичкә сөйисең. Яңа өйгә кергәндә беренче ипи, тоз алып керәсең. *** Себердә закон бик суровый була. Белгәнен бер кеше дә белдермәгәннәр. Борынгы китабың булса, төнлә килеп арестовать итәләр. Муллаларны арестовать итәләр. Әниләр дога өйрәтсә дә, шулай ук. Кешегә белдермәгәннәр дога укыганны да, дини китаплары булганны да. (Тәвриз районы Әйрә авылында Насирова Сафия Мөхәррәм кызыннан язып алынды, 1926 елгы). Тау авыл Тау авыл тауда, биеклектә урнашкан. Авылны бер кайчан да су алмый. Тау авылында мәчет 1847 елда төзелә. Аңа Мөхәммәтҗан мулла нигез салган. Кызы булышкан. Алар Рәсәйдән килгәннәр. Бу мәчетнең манарасы тирә-юньдә иң биеге була. Авылның бөтен ирләре мәчет яныннан сугышка киткән. Анда бөтен халык җыелган. Мәңгәли Мәңгәли — Северный дух. Бозлар кузгалса, акчалар аталар. «Мәңгели безгә сәламәтлек бирсен!», «бәла-казалар китсен!» дип аталар. Бу якта элек курчакларга табынганнар, курчаклар ясаганнар. Аларны Иртешкә агызып җибәргәннәр. Курчаклар сыкташып ага, дигәннәр. Хәзер дә боз озатып калалар. (Тәвриз районы Тау авылында яшәүче информантлардан язып алынды.Ниязова Гөлсинә Наил кызы. 1959 елгы; Зайдуллина Хәлимә Шәрип кызы. 1956 елгы; Абдразакова Гөлшат Искәндәровна, 1959 елгы; Ниязуллина Әлфия Альфред кызы, 1968 елгы). Күчүм авылы Казанлылар җир эзләп бу якка күп килгәннәр. Әби-бабайларым бары да Казан яктан. Монда килгәннәр, монда гел су баскан. Аннары Ишем аша 6 километрга күчкәннәр. Күчкән өчен Күчүм дип атаганнар. Кайберәүләр әйтә Күчем хан бу якларда сугышып йөргән, шуңа Күчүм дип атаганнар. Безнекеләр 1900 нче елларда Әлмәт ягыннан килгәннәр. Китап ачу Әнием Әсмәбикә исемле, 7 ел мәдрәсәдә укыган. Олы Бүрәндә кызлар өчен мәдрәсә булган. Яхшы мәчет булган. Күптән түгел җимерелде. Әнисе кичләрен Йосыф китабын укыган. Авылдагы бөтен хатыннар китап тыңларга килгән. Алдагыны белер өчен китап ачканнар. Китапны алалар да башка куеп ачалар. Аннары ул битне әнием укый. Мәсәлән, әгәр колодецка төшкән җире чыкса — авырлыклар була. Яхшы җир булса — яңалык, җиңеллек була. Элек китапларны сандыкларда саклаганнар. Китапларны яндыру Күчүмдә торган вакытта тикшерә башлаганнар. Кемдә дини китап табалар, раскулачивать итәләр. Бабайлар раскулачивать итмәсеннәр өчен бөтен китапларын икмәк пешерә торган зур мичтә яндырганнар. Яннарында күл булган. Трубадан очып чыккан китап битләре бөтен күл өстен тоташтан каплаган. Яхшылар Тобольск ягында яхшылар яткан җирләр бар. Анда туктап сәдака салалар. Борынгылар күмелгән зиратлар ул. Халыкны дингә өйрәтер өчен килгәннәр. Яхшылар Казан ягыннан да киләләр. Яхшылар Картлар кичкесен су буена барырга кушмыйлар иде. Хәзер дә кушалар йөрмәскә су буенда. Күчүмдә яхшылар ятканнар дип әйтәләр. Иртәгесен иртүк, кояш чыгар алдыннан аккошлар күлгә килгән. Яхшылар аккош булып килгән. Кечкенәдән өйрәтәләр иде. Пычратма, әйбер ташлама дип. Урман иясе Братым охотник иде. Урманга китә иде дә ничәмә көннәр ауда йөри. Бер көн урманда избушкада яткан вакытында бер матур кыз керә. Этләре дә хәбәр бирмәгән. Мылтыгы да юк икән янында, элеп куйган булган. Кыз елмаеп карый икән. Бу кызның кеше түгел икәнен аңлый. Ничек кирәк, мылтыгын алып өскә атып җибәрә. Теге кыз шул мизгелдә юкка чыга. Боз озату Бозлар киткәндә «әхәләй-мәхәләй», «әхәләй-мәхәләйгә сәлам әйт» дип икмәк-акча аталар бозга. (Тәвриз районы Күчүм авылында Оглова Земфира Әхмәт кызыннан язып алынды, 1935 елгы)



Пермь

За майские праздники Елабуга приняла 25 теплоходов и свыше 3,6 тыс. туристов


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Аналитики оценили изменение высоты новостроек в городах России за 5 лет

5 фактов, которые необходимо знать о СЭЙН и Wimmortal и их релизе «Старик и воля».

В Казани завершил работу военно-спортивный сбор «Наследники Победы»

Стоимость аренды квартир в России за год выросла на 32%

Новости Перми

В Перми расселили жителей трех аварийных домов

В Пермском крае на автомобиль упал бетонный столб

На участке федеральной трассы Пермь – Екатеринбург отремонтируют дорожное покрытие

Участница парада Победы потеряла туфельку во время шествия в Перми


Аналитики оценили изменение высоты новостроек в городах России за 5 лет

За майские праздники Елабуга приняла 25 теплоходов и свыше 3,6 тыс. туристов

В Пермском крае ожидаются ливни и мокрый снег

Молодые ученые разработали еще 10 новых маршрутов для научных путешествий


В Пермском крае на 20% подорожали автошины

Власти Перми выделят почти полмиллиона на эвакуацию электровелосипедов

Аналитики оценили изменение высоты новостроек в городах России за 5 лет

За майские праздники Елабуга приняла 25 теплоходов и свыше 3,6 тыс. туристов


Губернатор Пермского края Дмитрий Махонин
Москва

Собянин поздравил Мишустина с назначением на должность премьер-министра РФ


Частные объявления в Перми



Загрузка...
Ria.city
Персональные новости
Кристина Орбакайте

Выжидала момент: Орбакайте решила лишить Никиту Преснякова части наследства



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Пермь на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

Скончался экс-продюсер группы Nirvana Стив Альбини

Оззи Осборн назвал Тони Айомми лучшим гитаристом, с которым он когда-либо играл

Часовой любви. 100 лет Булату Окуджаве

«Она не ожидала»: стала известна реакция Королевой на инцидент в Кремле 9 мая


Казахстан узнал еще одну печальную новость после сюрприза Рыбакиной

Хачанов победил Шевченко во втором круге турнира ATP в Риме

Россиянки Аванесян и Блинкова вышли во второй тур турнира в Риме

Анастасия Потапова вышла во второй круг турнира WTA-1000 в Риме


Evolution of Humans in 20 Minutes

PFL MENA 1: Best photos from Riyadh

My journey into the dark heart of modern chess

nadal_rafael1280