Добавить новость
Ноябрь 2011 Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013 Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015 Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015 Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016 Апрель 2016 Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Фердинанд Сәлахов: «Бер ел сөйләшмәдем, 38 килога калдым, үләргә кайтарып җибәрделәр»

0 158

«Оекбаш белән костюм тегүдән мин инде арыдым» Фердинанд абый, хәлләрегез ничек? Вирус кушканча яшибез хәзер. Битлек киеп йөрибез. Бар кешегә дә шулай сакланырга кирәклеген белеп йөрибез. Бер героем кечкенә чагын «кояшлы, болытсыз балачагым» дип искә алып сөйләгән иде. Сез дә шулай дип әйтә алыр идегезме? Зарланып утырудан бер файда да юк. Һәр нәрсәнең яхшы ягын күрә белергә кирәк. Әмма бала чакта кеше үзенең бәхетлеме яки бәхетсезме икәнен белми. Тирә-ягында нинди мохит, шуны ничек бар, шулай кабул итә. Соңрак исә кеше үзенең яшәгән еллары, тормыш тәҗрибәсе, акылыннан чыгып нәтиҗә чыгара. Балачагым кояшлы булды дип әйтмәс идем. Монда инде безнең гаилә генә белгән серләр бар. Мин аны барыбер якты истәлекләр белән искә алам. Мине өч әбием тәрбияләп үстерде, алардан мин күп фольклор тыңлап, борынгы көйләр өйрәнеп, татар авылының тәрбиясен сеңдереп үстем. Аннары шәһәргә киттем.

Шәһәргә килгәч, гаҗәпкә калдырганы нәрсә иде? Бернәрсә дә гаҗәпләндермәде. Җиде яшькә кадәр Мәскәүдә яшәдем. Ун ел авыл белән шәһәр арасында буталып йөрдем. Төнге шәһәр утларына күптән күнегелгән иде. Мине шәһәр түгел, авыл гаҗәпләндерде. Апас районы Зур Күккүз авылында ике ел яшәдем, аның чишмәләре, таулары, урманнары төшемә керә. Күпме әңгәмәгезне укып чыктым, Сез оекбашлар бәйләвегез турында әйтәсез… Мин кырык ел буена оекбаш бәйләү турында сөйлим, башка әйбер турында сорагыз, зинһар. Минем беркемдә дә кабатланмаган кырык еллык иҗатым бар. Оекбаш белән костюм тегү темасыннан мин инде арыдым. Тәрбияче, бала карый торган әби булсам, ул хакта сөйләр идем. Иҗат турында сөйләшик әле. Уникаль көйләр, җырларны халыкка ирештерү процессын сөйләгез әле. Иҗатымның нигезендә фольклор ята. Бер әбием курайда уйный иде. Мин ул көйләрне тәрбиям аша халыкка чыгардым, ул җырлар минем каныма сеңгән, табигый тавышыма яраклашкан иде. Фәннәр Академиясендә, Мәхмүт Нигъмәтҗановның җиде китабы бар, тагын әллә күпме фольклор китаплары бар. Хәзер экспедицияләргә чыкмыйлар да инде, эстрадага килгән яшьләр без чыгарган җырларны кабатлап йөри. Безнең заманда Фәннәр Академиясендә эзләнергә мөмкинлек бар иде. Халыкка бер дә билгеле булмаган нинди җырларны чыгара алдыгыз? «Кара юрга», «Вәли көе», «Җиһанша», «Ах, Ырынбур кала», «Ай, җаныем, Бибисара», «Акъяр авылы көе», «Алматаның алмасы» һ.б. — боларны барысын да үзем табып, җырлап чыгардым. Алар бик күп. Бибисара — нинди матур исем! Беләсеңме, мин үз исемемнән 22 яшемдә генә оялмый башладым. Татар фонетикасына яраклашмаган ул. Хәмзә булып үстем мин. Кырык ел җырлаганнан соң да Сәлахов диләр. Фердинанд — сирәк исем. Гәрчә татарда башка Фердинандлар да бар: Фердинанд Хафиз, Гыймадиев, Фәйзуллин, Фәтхи һ.б.

«Җиде миллион татар халкына 25 профессиональ җырчы бар иде» Татарда эстрада бар иде. Хәзер ул шоу-бизнеска әйләнде. Эстраданың күрәләтә шушы юлга керүенә йөрәгегез әрнемиме? Әрнеп нишли ала соң? Без базар мөнәсәбәтләренә кердек. Элек сәнгатькә хезмәт иттек. Хәзерге яшьләрне гаеплибез инде. Аны мин дә шулай дип әйтәм: алар дәүләткә бер тиен дә акча китерми. Салым түлиләрдер инде… Ә без бөтен эшләгән хезмәт хакыбызны тиене белән дәүләткә бирдек. Элек юллар юк, концерт куярга барып җитү дә зур проблема иде. Нефть якларында эшләргә тырыша идек. Анда асфальт юллар да бар. Ун көн Әлмәттә эшләгәннән соң 22 мең сум алып кайттым. Ул чакта Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында хезмәт итә идем. Күз алдына китерәсезме, 30, 40 һәм 50 тиенлек «пионер» билетлары сатып, 22 мең сум акча алып кайттык. Ә бер операны чыгарырга 30 мең сум акча кирәк. Опера театры ул елларда репертуарга бай булды, дөнья буйлап артистлар чакырмады.Театрда концерт төркеме дә бар иде һәм ул төркем яхшы гына акчалар эшли иде. Театрның костюмнар, башкасы өчен акчасы булып торды. Ә хәзер барысын да үзебез табасы: программа, киемнәр, аппаратура, аранжировка яздыру, аренда өчен түләү — җырчының җилкәсенә төшә инде. Тиеш, тиеш, тиеш… Ә акчаны кайдан алырга? Сәнгатьтә дөнья буйлап үзгәреш бара. Кумирларыбыз бар иде: Венера Шәрипова, Зөләйха Хисмәтуллина, Азат Аббасов, Фәхри Насретдинов, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова. 1981 елда мин Римма Ибраһимова бригадасына эшкә килгәндә Габдулла Тукай исемендәге дәүләт филармониясендә дә 16 бригада эшләде. Җиде миллион татар халкына 25 профессиональ җырчы бар иде. Ә хәзер алар ике мең биш йөз. Әлбәттә, Ленин бабай турында да җырларга кирәк иде. Хәзер инде аның турында җырламыйбыз. Бүгенге вәзгыятьтә бөтен нәрсә — шоу, «эстрада» дип аталган сәхнә бар, әмма сәнгать юк. Бихисап тамаша карыйм, күпләреннән оялып чыгып китәм. Сөйли беләме-белмиме, теләсә кем теләсә нәрсә сөйли. Сәнгатькә кагылышы булмаган эстрада бар бездә. Бик талантлы яшьләребез бар, бөтен дөнья аренасына чыгарырлык тавышлар бар. Алар шушы базар мөнәсәбәтләренә кергәч, шул кысаларда эшләргә тырыша, чөнки акча эшләргә, яшәргә кирәк. Алардан сәнгать сораган кеше юк. Кемнәр соң алар? Филүс Каһиров. Раяз Фасыйхов, Илшат Вәлиев, Сиринә Зәйнетдиновалар. Ярамир Низаметдинов. Аның белән сигез ел эшләдек. Дүртенче гыйнварда кайта ул, дуэт булып җырлаячакбыз. Ул Санкт-Петербургта опера театрында эшли, күптән түгел дәүләт премиясе лауреаты булды.

Ярамир турында: «Син безгә кирәк түгел», — дип ачыктан-ачык әйттеләр» Сез Ярамирны чыгардыгыз, бергә җырлап йөрдегез, ләкин татар дөньясыннан югалды бит ул… Югалмады ул. Мин аны үзем Татарстанда калдырмадым. Нигә? Аның китәсе килмәгән иде, мин китәргә киңәш иттем. Аның табигатьтә сирәк очрый торган лирик-драматик тенор тавышы бар, тавышына итальяннар кызыгырлык. «Ла Скала» театры дирижеры Рикардо Шайи, Мария театры дирижеры Валерий Гергиевның аңа югары бәя биргән иде. Ярамир «Сөембикә» операсында дөньяда әле беркем дә җырламаган Иван Грозный партиясен башкарды. Безнең милли кадрларыбыз үзебезнең республикабызга кирәк түгел. «Син безгә кирәк түгел», — дип ачыктан-ачык әйттеләр. Шунлыктан мин аны Казанда калдырмадым. Арча белән Балтач арасында чабып йөрергә җырчыларыбыз болай да җитәрлек. Аида Гарифуллиналар кебек дөньяга чыгарга кирәк. Дөньяга чыгып, татар дөньясыннан югалмасмы соң? Югалмый. Альбина Шаһиморатова, Рудольф Нуриев югалдымы?.. «Татар җырчыларының төп чыганагы — Башкортстан» Нигездә, җырчылар Башкортстан, Пермь, Мари якларыннан чыга. Ни өчен Себер якларыннан татар җырчыларыбыз юк? Хәзер инде Чувашиядән дә татар шагыйрьләре, җырчылары килми. Себердән юк та юк, чөнки рус телле булып барабыз. «Татар моңы» конкурсы жюриенда унберенче ел эшлим. Без һәрвакытта да татар башкаручыларын Башкортстаннан алып кайтабыз. Бер елны 30 конкурсант сайлап алдык. Миләүшә Айтуганова гаҗәпкә калды. «Тыңлап карагыз», — дим. Аларның барысы да лауреат булды. Яшь татар җырчыларының төп чыганагы — Башкортстан. Талантлы халык. Шул гына. Дала җыры, дала тавышы, иркен тавыш. Хәмдүнәләр, Салаватлар, Хәнияләр, Айдарлар — барысы да Башкортстан җирлегеннән чыккан үзебезнең татарларыбыз. Эстраданы чүп үләне басты, дибез инде. Әмма берсе дә: «Шушы чүп үләне ул — мин», — дими. Болай булгач, эстрада кая барып чыгар? Кемнең үзен «мин — начар» дип әйтәсе килсен? Мин кырык ел буе интервью бирәм. Дөньякүләм конкурсларда катнашам, чөнки халыкара жюри булып утыруга лицензиям бар. Татар эстрадасында ул беркемдә дә юк. Германия, Карфаген, Казахстан, Кыргызстанда жюрида булдым. Сез бу сорауны биргәч, Георгий Ибушевның бер шигыре искә төште: «Гөл эзләрсең, гөл тапмассың, гөл тамырын чүп кисә», — дип әйтә ул. Эстраданың кая барып чыгасын әйтү кыен, әмма бетмәячәген төгәл беләм. Бүгенге көндә без композиторларсыз халык. Әмма безнең көчле композиторларыбыз булган. Рөстәм Яхин, Алмаз Монасыйпов, Нәҗип Җиһанов, Бату Мөлековларның әсәрләре бар, яши. Күбесе алтын фондта саклана. Яшьләр табып алып җырлар. Хәзерге вәзгыять мәңге дәвам итмәс, үзгәрербез. Тукайны без татар шигъриятенә нигез салучы дип әйтәбез. Әмма без бүген Тукайны тәрҗемә аша гына беләбез. Ул бик күп төрки-фарсы сүзләре кулланган. Укый башласаң, ярты шигыренә астөшермәләр бирелгән. Шуның кебек, җәмгыять тә үзгәрә. Минем журналистларга да дәгъвам зур. Университетта татар журналистикасын тәмамлыйлар. Сез — надан, дип әйтүем түгел, ләкин миңа шулкадәр надан журналистлар белән сөйләшергә туры килә. Надан мәкаләләрен йә ялына-ялына чыгарттырмыйм, йә үзем язып бирәм. Медицинада да шулай. Алты ел психиатрия бүлегендә эшләдем. Кизү торган табибларның рецептларын күреп, кайчак шаклар ката идем. Бөтен җирдә түбәнгә таба тәгәрәү күзәтелә. «Әшәкене үзебезнең артистлар яудыра» Сезнең тормышта үкенүләр булдымы? Кеше үкенечсез яши алмый, һәрвакыт хата җибәрә. Төзәтеп була һәм төзәтеп булмый торган хаталар бар. Бердәнбер үкенә торган әйберем турында сөйлим. Унынчы сыйныфта укыган вакытта әтинең сеңлесе бер артистка минем тавышымны тыңлатып карады. Теге: «Тавышы юк, булмаячак та», — диде. Соңыннан гына консерваториягә бардым. Нәҗип Гаязович тыңлады һәм әзерлек бүлегенең икенче курсына алырга булды. Әмма консерваториядә хәрби кафедра юк иде. «Армиядә хезмәт ит һәм туп-туры безгә кайт», — диде. Ярты романс җырлап, кафедрага кердем. Теге «тавышы юк» дигән кеше язмышымны ничә елларга адаштырды… Кеше үкенүләре белән яшәргә тиеш түгел. Кичәге көн кичәдә кала. Аны казып утырудан ни файда? Ул булган, беткән көн. Артист артист инде ул: аны мактыйлар да, шелтәлиләр дә. Сезнең турыда нинди гайбәтләр сөйлиләр һәм аларга реакциягез нинди? Бернинди реакциям юк. Татар эстрадасында чәйнәлмәгән ике кешене генә беләм: берсе — үзем, икенчесе — Римма Ибраһимова. Соңгы тапкыр, берничә ел элек Татар дәүләт филармониясенә эшкә килгәч, күпчелек артист мине кичерә алмады һәм төрле әшәкелекләр «ява» башлады. Интернетта да язалар. Кемнәр икәнен дә беләм: номерларын да карадык, тоттык та. Элек артистлар филармониягә авыл халкы исеменнән хат язалар иде. Бер фатирда бергәләшеп торалар. Фатир хуҗасының исемен белеп, аның кайдан булганын белешеп, шул авыл халкыннан дип хат язып җибәрәләр. Гастрольләрдән Әлфия апа белән Илһам абый кайтканчы, гайбәт хаты килгән була иде. Хәзер интернет бар. Әшәкене үзебезнең артистлар яудыра. Халык ул әшәкелеккә бармый. Татар үз татарын батыра, димәк? Әйе. Аның нигезендә наданлык, хөсетлек ята. Тормышта үзен тапкан кеше башка кешегә кызыкмый. Гаиләсез, баласыз кешеләр мине ничек кичерсен, ди? Минем бар нәрсәм дә бар, берәүгә дә кызыкмыйм. 28 яшемдә миңа: «Яшәмисең!» — диделәр. 58 яшьтә тагын шул үк сүзләрне кабатладылар. Яшәдем! Җырламыйсың, диделәр. Җырладым. Көнләшү татарга гына хасмы? Ул бөтен милләттә дә, бөтен профессиядә дә бар. Без моңлы, дибез. Моң да шулай ук барлык милләтләрдә дә бар. Менә сез әрмән дудугын (уен коралы) тыңлап карагыз. Күзләрегездән яшьләр атылып чыгачак. Явызлык та, яхшылык кебек үк, бөтен милләтләрдә дә бар. «Минем җырлыйсым, яшисем килде» Яман авыру белән авырдым, дисез. Сез аны ничек белдегез һәм ничек көрәштегез? Авыру үзеннән-үзе белгертә ул. Миңа рак гортани диагнозы куелган иде (тамак төбе шеше). Озак кына Казан хастаханәләрендә яттым. Мине өйгә үләргә кайтарып җибәрделәр. 1,77 метр буем белән 38 килограмм авырлыкка калдым. Укытучым Зөләйха Хисмәтуллина табиблар белән сөйләшеп, мине Мәскәүгә операциягә озатты. Операция уңышлы булды. Ике ел җырламадым, бер ел бөтенләй сөйләшмәдем. Минем җырлыйсым, яшисем килде. Балалар да яшь иде әле. Аллаһы Тәгаләгә ышандым, Аннан дәва сорадым. Ул ярдәм итте. Гаиләм терәк булды. Яшьлегем-юләрлегем дә булышты: «Нишләп әле мин үләргә тиеш? Ни өчен мин? Мин сәхнәгә чыгарга тиеш», — дигән уйлар белән алга атладым. Сәхнәдә Хәмдүнә апа белән дә кисешкәнсездер… Кисешкән генә түгел, Хәмдүнә белән кырык ел бергә эшләдек. Гаилә дустыбыз иде. Аның трагедиясе дә, мәзәге дә күп булды. Атлар да җиктек без Хәмдүнә белән. Боланда да, тракторда да, беларуста да йөрдек. Хәмдүнә - тирәннән уйлый торган, фәлсәфи һәм нык рәнҗетелгән җырчы ул. Беркайчан да баш имәс, кешегә яраклаша белми иде. Илһам абый аны үз бригадасына алып эшләтте. Сара Садыйкова, Фәридә Кудашева, Фәхри Нәсретдиновлар белән эшләдек. Сара апа үлгәнгә инде ничә ел. Үзегезне борынгы кеше дип саныйсызмы? Борынгы булмый инде, мамонт… Бүген син авылга чыгып классика дигән сүзне әйтеп кара әле, торып чыгып китә башлыйлар. Классик дигән сүз кешене куркыта. Тыпыр-тапыр булса, халык рәхәтләнеп утыра. Радио-телевидение шәхси кулларга күчте. Шулай булгач, аларга тиз генә кереп китә торган җиңел җырлар кирәк. Ә без япон операларын татарча тыңлап үскән буын. Аерма бик зур. Әйткәнемчә, хәзер шоу бар, сәнгать юк. Үз-үзегезгә бәя бирегез әле. Үземне бәхетле кеше дип саныйм. Теләсәм, очрашам, теләмәсәм, очрашмыйм. Туган авылым, нигезем, гаиләм, балаларым һәм оныкларым бар. Мин үземнән разый. Авырлыкларсыз булмый: берәүгә дә болай гына күктән бернәрсә дә яумый. Иҗат югалтулардан, табулардан тора. Уңышлы һәм уңышсыз концертлар бар. Әмма сәхнәгә беркайчан да хәмер эчеп чыкмадым һәм тавышсыз булмадым. Миңа «нержавейка» дип әйтәләр иде. Күптән түгел генә китеп барган Рафаэль Ильясовлар белән нефть якларында көненә дүртәр-бишәр концерт җырлый идек. Моның өчен син иртәнге биштә торып, формада булырга тиеш. Миңа Аллаһы Тәгалә шундый тавыш биргән, ул һәрчак формада тора. Үземне бәхетле җырчылардан саныйм һәм шул ук бәхетне сезгә дә телим.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Представитель Управления Росгвардии по Свердловской области рассказал в эфире программы «Акцент» Областного телевидения о ведомственных вузах

Самарская и Оренбургская области вошли в топ-20 лучших регионов по инвестклимату

ГК «КОРТРОС» признана компанией № 1 на премии «Рекорды рынка недвижимости 2026»

"Россия – это Новый Израиль": Пророчество Жириновского, о котором ещё не говорилось


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Пермь на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.