«КАМАЗ» катнашындагы киләсе матч коронавирус аркасында гамәлдән чыгарылды
0
84
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). 3 октябрьдә Чаллыда «КАМАЗ»ның ПФЛ беренчелегендә «Йолдыз»га каршы узачак матчы гамәлдән чыгарылды. Сәбәбе — Пермь крае командасы составында коронавирус табылган.
«Татар-информ»га «КАМАЗ» футбол клубы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, матч буенча карар Россия футбол берлеге контроль-дисциплинар комитеты утырышында кабул ителәчәк.
Чаллы клубы бу сезонда 19 очко җыеп, ПФЛ беренчелегенең 4 төркемендә беренче дүртлеккә керә. Шул ук вакытта «КАМАЗ» — 8, «Волга» һәм «Төмән» — җидешәр, ә «Новосибирск» 9 уен уйнады.