Добавить новость
Ноябрь 2011 Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013 Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015 Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015 Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016 Апрель 2016 Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

«Дөреслек өчен көрәшкән кешеләр ярап бетә алмыйлар инде» – Мәхмүт Нигъмәтҗанов вафат

0 55

«Хәбәр соң килеп иреште»

Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин:

«Әйе, Мәхмүт Нигъмәтҗанов китеп барган. Безгә хәбәр соң гына килеп иреште. Туганнары хәбәр итмәгән. Мәхмүт Нигъмәтҗанов безнең Композиторлар берлеге әгъзасы. Соңгы елларда ябык яшәде. Әле биш ел элек Татарстан композиторлар берлеге съездына да килгән иде. Соңгысына инде килә алмады. Сәламәтлеге мөмкинлек бирмәде. Быел аңа 90 яшь тулды. Композитор Борис Трубинга да 90 яшь тулды. Анатолий Лупповка — 91 яшь. Без берсен дә өйләренә барып котлый алмадык. Үзегез аңлыйсыз — вакыты ул түгел».

«Соңгы китабын үз акчасына чыгарды»

Музыка белгече, журналист Наилә Яхина:

«Соңгы елларда ул минем белән генә аралашты. Радиода минем «Кабатланмас моңнар» тапшыруы чыккач, иң беренче ул шалтырата иде. Музыка тарихын аннан да яхшы белүче юк иде. Милли музыка сәнгатенә иң тугры кеше иде ул. Сәнгатьнең дәрәҗәсе төшүгә бик борчылды. Бөтен сүзе шул хакта иде. Җитешсезлекләрне генә күреп утырмый, яхшыга да сөенә иде. Мәскәүдә «Голос» тапшыруында Динә Гарипова лауреат булгач бик сөенде, бик горурланды. Җырчылардан Хәйдәр Бигичевны ярата иде. Иң яраткан җырчысы Гали Ильясов булды. Иртәрәк китеп баруын бик кызганды. Хәзерге эстраданы аңламады, Филүс Каһировны бер мактап куйганын хәтерлим.

Аның өенә дә барып йөри идем. Кечкенә генә фатирда яшәделәр. Фатиры тулы экспедицияләрдә җыелган катушкалар иде. Шул язмалар белән бүлмә стеналары туп-тулы иде.

Соңгы күрешүебезгә әле бер ай да юктыр. Өенә бардым. Хатыны Альбина ханым кешеләрне кертмибез дисә дә, мине кертте. Хатыны шактый яшь әле — 64 кенә яшь. Табиб. «Түгәрәк уен» журналында Мәхмүт абый турында мәкалә чыкты. Шул журналны алып бардым. Хәле юк иде инде. Бик эссе көннәр иде. Бик жәлләдем, шул эсседә йөрәге белән интегеп ята иде. Миңа рәхмәтләр әйтте. Журнал өчен булдымы икән инде…

Аннары РКБда яткан. Альбина ханым үзе дә шунда эшли бит. Мәхмүт абыйның йөрәгенә кардиостимулятор куйганнар. Наркоздан айнып та бетмәгән иде әле — хатыны шалтыратып, Мәхмүт абый белән сөйләштерде. Моңа әле ун көннәр чамасы гына. «Мәхмүт абый, үз аягыгыз белән чыгарга язсын», — дип теләдем. «Амин, шулай булсын!» — диде инде. Тереләдер дип сөенгән идем.

2017 елда соңгы китабын чыгарды. Үз акчасына чыгарды ул аны. «Милләтем чын сәнгатькә лаек» дигән хезмәтендә музыка тарихы, үсеше, проблемалары…»

«Каты кулы белән әле ул планка да тота иде»

Музыка белгече Гөлназ Гыйлемҗанова:

«Мәхмүт абый — легенда, үзе бер дәвер. Татар фольклористикасының бер дәвере. Ул ике заманны ялгап тора иде: Ключаревлар, Латыйф Хәмидиләр белән аралашкан кеше. Мәхмүт абый безнең илдә генә танылган түгел, башка илләр белән тыгыз аралаша торган галим иде. Венгр галимнәре белән бик аралашты. Элек андый галимнәр бик юк иде. Хәзер бәлки бардыр.

Ул татарларның этник төркемнәренең музыкаль фольклорын өйрәнүгә зур өлеш кертте. Аның берничә җыентыгы энциклопедиягә тиң. Бәһасез мирас инде. Фольклорны өйрәнүчеләр аның китаплары аша үтә. Алар — уку әсбабы. Нигъмәтҗанов классификациясе дип сөйләшәбез.

Төп эш урыны буларак Казан педагогика институтының музыка факультеты булса да, татар бүлеге ачылган туксанынчы елларда безне Казан музыка училищесында да укытты. Соңгы елларда да аралаштык, Гөлзада апа Сафиуллина белән барып, үзен видеога да төшергән идек.

Ул соңгы вакытларга кадәр аек акылда булды, бөтен нәрсә белән кызыксынды. Берничә ел элек китабы чыкты. Ул китапта барлык әйтәсе сүзләре әйтеп калдырылган инде.

Мәхмүт абый каршылыклы шәхес иде. Фикерләрен өзеп, кискен, каты итеп әйтә иде. Дөреслек өчен көрәшкән кешеләр бик ярап бетә алмыйлар инде. Каты кулы белән әле ул планка да тота иде. Фольклорның бүгенге халәтенә бик борчылды.

Мин аны йомылып яшәде дия алмыйм. Яше бар бит инде, аяклары авыртты. Килсәң — каршы алды, аның сөйләшү рәвеше төртмәлерәк иде. Хәзерге заманны аңламады, әмма аңларга тырыша иде».

«Киләчәк буын да әле шул китаплар белән гыйлем җыячак»

ИЯЛИның Театр һәм музыка бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Галимова:

«Мәхмүт Нигъмәтҗанов фикерен кистереп әйтә һәм әйткәненнән тайпылмый торган шәхес иде. Мәхмүт абый музыка фольклорының жанрлар классификациясен булдырган галим. Аның хезмәтләре — безнең өстәл китабы, дибез. Андый галимнәребез бармак белән генә санарлык. Киләчәк буын да әле шул китаплар белән гыйлем җыячак.

Без музыкаль фольклорны регионнарга бүлеп эшлибез. Җыентыклар чыгарганда аның 40-50 проценты Мәхмүт абый Нигъмәтҗанов туплаган материаллардан тора. Үзе белән дә студент чакта аралаша идем. Берничә ел элек үзе шалтыратты. Пермь татарларының музыкаль фольклоры буенча диссертация яклагач, телевидениедә чыгыш ясаган идем. «Сеңлем, молодец! Матур итеп сөйлисең. Яшьләрдән алай матур сөйли белгәннәр сирәк», — диде. Кайсы материалларын куллануымны сорашты. ИЯЛИ юбилеена багышлап китап чыгарганда да Мәхмүт Нигъмәтҗанов шәхесе зур урын алып торды. Мәхмүт абый турында бик хөрмәт белән мәкалә язган идем».

«Гомере буе җилгә каршы барды»

Музыка белгече Филүсә Арсланова:

«Без аралашып яшәдек. Ул күп кешеләрне кабул итмәде. Минем тәнкыйть белән чыккан язмаларымны хуплады. Аның турында „Җилгә каршы“ дигән мәкалә язганым бар. Ул музыкаль тормышның түбәнәюенә борчыла иде. Бу хакта кискен мәкаләләр дә язды. Гомере буе җилгә каршы барды. Кыерсытылганнарны яклап та чыкты. Ул заманында Сәйдәшевны, Латыйф Хәмидине яклап чыкты. Каршы баргач, дошман күбәя бит. Әмма андый чакта миңа да: „Сезнең гомуми агымга киртә булып торуыгыз кирәк“, — дигәннәре бар. Ул мәдәниятебез өчен янды инде».

«Мин күргән беренче профессор иде»

Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров:

«Мәхмүт Нигъмәтҗанов безгә беренче курста музыка теориясеннән һәм полифониядән керде. Бу минем өчен беренче тапкыр тере профессорны күрү иде.

Миңа ул өметләр белән дә карады. Безне бит ул елларда музфакка музыкаль белемсез алганнар иде. 1989 елда «Татар җыры» конкурсында катнашканда Мәхмүт абый жюрида да бар иде. «Синең җырлавыңны ошаттылар», — дип мактап та алган иде әле. Ул бик оста аккордеончы иде, фортепианода оста уйнады. Безнең кебек чын музыкант күрмәгән кеше өчен ул гаҗәеп шәхес иде. Бөтен фольклорны өйрәнгән зур профессорыбыз. Без аның белән горурлана идек. Авыр туфрагы җиңел булсын инде».

ххх

Мәхмүт Нигъмәтҗановка май аенда 90 яшь тулган иде. Мәхмүт абыйның кызы Айгөл Нигъмәтҗанова физика-математика фәннәре кандидиты, КФУда укыта. Оныгы Камилә быел урта мәктәпне тәмамлаган.

Мәхмүт ага кызына да, оныгына да милли тәрбия бирә алган. Айгөл дә, Камилә дә чиста татарча сөйләшә. Күп зыялыларыбыз өчен үрнән гамәл бу.

Мәхмүт Нигъмәтҗанов Осиново бистәсе зиратына җирләнгән. Биредә галимнең хатыны Альбина ханымның әти-әнисенең каберләре. «Төрле зиратларга йөрмәссең. Бер зиратка гына килерлек булсын», — дип әйтеп калдырган булган Мәхмүт Нигъмәтҗанов.

Наилә Яхинаның Мәхмүт Нигъмәтҗанов турындагы мәкаләсе ( «Түгәрәк уен» журналы, № 2, 2020 ел):

Милли музыка сагында

Мәхмүт ага Нигъмәтҗанов — тере тарих. Татар музыкасы тарихын аннан да күбрәк белүче юктыр. Ул татар җыр сәнгатенә багышланган дистәгә якын китап авторы. Аның хезмәтләрендә татар музыкасының фәлсәфи, иҗтимагый тормыш белән бергә үрелеп барган юлы күрсәтелгән, алар чын сәнгатебезнең үсешенә битараф булмаган кешеләр өчен якты маяк булып тора.

Мәхмүт Нигъмәтҗанов — татар халык көйләрен өйрәнүгә гомерләрен багышлаган Солтан Габәши, Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи кебек композиторлар башлаган изге эшне дәвам итүче. Ул магнитофон, диктофон, нота дәфтәрләре белән коралланып, илебезнең татарлар яшәгән барлык төбәкләрен гизеп йөргән, халык иҗатын саклаган өлкән буын исән чагында фольклор материалын мөмкин кадәр күбрәк яздырып калырга тырышкан легендар музыка белгече. Мәхмүт ага Нигъмәтҗановның экспедицияләре нәтиҗәсе буларак, халык иҗатын туплаган җыентыклары, күләмле монографик эшләре, дистәләгән фәнни мәкаләләре дөнья күрә. Боларга музыка белгеченең «Композиторы и музыковеды Советского Татарстана» («Татарстан композиторлары һәм музыка белгечләре». 1986) белешмәлеген, «Татарская народная музыка» («Татар халык музыкасы». 2003) һәм башка китапларын өсти алабыз.

Мәхмүт Нигъмәтҗанов, музыка белгече буларак, музыкаль дөньяны аерым дөнья итеп күреп, шул өлкәдә генә кайнашып яшәми, ул татар җәмгыятенең рухи кыйбласын күзәтеп, барлап, анализлап, көрәшеп яши. Билгеле ки, сәнгать — тормышыбызның көзгесе. Ул гомере буена теләсә нинди трибунадан үз фикерен әйтә алган, туры сүзле, куркуның һәм ялагайлыкның нәрсә икәнен дә белмәгән батыр йөрәкле шәхес булды.

Күренекле галимнең тәрҗемәи хәленә күз салсак, аны нәкъ менә шулай яшәргә тормыш үзе әзерләгәненә ышанабыз.

Мәхмүт Нигъмәтҗановның балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Ул тумышы белән Саба якларыннан. 1939 елда әтисе Нигъмәтҗан гаиләсен Донбасс якларына алып китә. «1941 елның июле, без яшәгән шахтерлар шәһәре — Кадиевкадан эшкә яраклы бар халык та эвакуацияләнгән, — диеп искә ала ул. — Миңа ул чакта 11 яшь. Авыру әнием бик авыр хәлдә хастаханәдә ята. Янына барсам, палатада әнидән башка беркем дә калмаган, медперсонал да эвакуацияләнгән. Танышларны табып, әнине өйгә алып кайттым. Бер-ике көннән шәһәргә Германия гаскәрләре басып керде. Танышлар белән әнине җирләп куйдык».

«Әнием бик дини иде, догалар белә, гарәп язмаларын оста укый иде. Миңа авыр хәлләрдән чыгарга мәрхүм әниемнең рухы булыша кебек тоела иде», — ди ул.

Балачагы сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килгән егетнең характеры чын көрәшче булып формалаша. Профессиональ сәнгать юлына да юллары урау була. Юдино тимер юллар белгечләре әзерләү училищесын тәмамлап, поезд машинисты булып эшләвен дә сагынып искә ала ул.

Мәхмүт Нигъмәтҗанов Казан консерваториясенә тормышны белеп, музыка өлкәсендә дә багажын баетып, өлгергән шәхес булып килеп керә. Шуңа күрәдер дә профессиональ музыка баскычларына баскан беренче көненнән үк сәнгатькә формаль караган, очраклы кешеләргә карата бик катгый позиция ала һәм гомер буена шул карашына тугры булып кала.

Консерваториядән соң музыка училищесенда укыта. Аннары Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре буларак (1960-67, 1974-84 еллар), татар фольклоры буенча экспедицияләргә йөри башлый. 1967–1973 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе була. 1984-2003 елларда — Казан педагогика университетының татар музыкасы һәм халык музыка уен кораллары кафедрасы мөдире.

Галимнең татар музыкасы өлкәсендә беренче гыйльми эзләнүләре «Татарская народная песня в обработке композиторов» җыентыгыннан башланып киткән. Ул 1964 елда басылып чыккан. Мәхмүт Нигъмәтҗановның беренче җыентыгыннан ук бер фикере ассызыклана — композиторның иҗаты бары тик халык иҗатына гына таянырга тиеш, шул чакта гына музыка милли үзенчәлеген югалтмаячак. Шунысы игътибарга лаек: галим гомере буе бу фикеренә тугры булып кала, аның музыка өлкәсендәге фәнни тикшеренүләре шушы юнәлештә дәвам итте. Ул гыйльми эшләрендә халык иҗатын шул төбәктә яшәүчеләрнең тарихына, яшәү рәвешенә, табигатенә бәйләп карый. Шул ук вакытта ул аларны татар музыка культурасы кысаларында сурәтли.

Мәхмүт Нигъмәтҗановның эшчәнлеге фәнни кыйммәткә генә түгел, практик яктан да зур әһәмияткә ия. Аның хезмәтләре татар җырчыларын да, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле репертуарын да баетты. Татар эстрадасында популярлашкан «Олы юлның тузаны», «Чатырлар» кебек татар халык җырлары нәкъ Мәхмүт ага Нигъмәтҗановның хезмәте нәтиҗәсе — ул аларны халык теленнән язып алып, эшкәртеп, җырчыларга тапшырган.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе булып эшләгән дәвердә Мәхмүт Нигъмәтҗанов татар җыр сәнгатен профессиональ яктан күтәрүгә зур өлеш кертә. Мәскәүдә Бөтенроссия эстрада сәнгате студиясе ачылгач, татарча яхшы белгән татар яшьләрен сайлап алып, Мәскәүгә укырга илтеп куючы да ул була. 14 талантлы яшь кеше арасында Зиннур Нурмөхәммәтов, Рабига Сибгатуллина, Клара Хәйретдинова, Римма Ибраһимовалар була. Шулай итеп Мәхмүт ага тырышлыгы нәтиҗәсендә филармония профессиональ кадрлар белән тәэмин ителә.

Шәхеснең татар музыка тарихына хөрмәтенең ни дәрәҗәдә зур булуына бер генә мисал: татар профессиональ музыка сәнгатенең чишмә башында торган Сәлих Сәйдәшев һәм Солтан Габәшиләрнең туган ягында — Дөбъязда музыка мәктәбен ачуны да ул оештырып йөри.

Татар музыка тарихын фундаменталь язмалар, фольклор материаллары, фәнни этнографик хезмәтләре белән баеткан галимнең 2017 елда «Милләтем чын сәнгатькә лаек» дип аталган зур күләмле хезмәте дөнья күрде. Галимне ниләр борчый — әлеге китапта бу сорауларга җаваплар бар.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Университет Камчатки зачислил студентов из 18 регионов России

В Подмосковье определили победителей чемпионата Росгвардии по мини-футболу

В Подмосковье определили победителей чемпионата Росгвардии по мини-футболу

Директор Росгвардии Герой России генерал армии Виктор Золотов поздравил с Днём знаний учащихся и педагогов


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Пермь на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.