Идел буе федераль округының сигез шәһәренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирелде
0
244
(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Идел буе федераль округының сигез шәһәре «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеменә лаек булды. Тиешле карарны кичә Россия Президенты Владимир Путин «Җиңү» оештыру комитеты утырышында кабул итте. Бу хакта Россиянең Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленең матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге исем 20 шәһәргә бирелде. Алар арасында Идел буе федераль округы төбәкләренең сигез административ үзәге — Ижевск, Казан, Түбән Новгород, Пермь, Самара, Саратов, Ульяновск һәм Уфа бар. Шулай ук бу шәһәрләр аларны хуплаган халыкның активлыгы буенча алдынгы урынга чыккан. Исем бирү өчен шәһәр предприятиеләрен дәүләт бүләкләре белән бүләкләү һәм аларга Оборона комитетының күчмә Кызыл байракларын тапшыру, предприятие хезмәткәрләрен хезмәт батырлыгы өчен бүләкләү һәм Бөек Ватан сугышы елларында яшәүчеләрнең хезмәт батырлыгының документлаштырылган фактлары каралды. Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров сүзләренчә, Идел буе федераль округы шәһәрләренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү илнең Җиңү хакына эшләвенә югары бәя бирә. «Чыннан да, Идел буе халкы туганнарын, безнең Җиңүгә бөтен көчен биреп тәүлек буе тылда хезмәт куючыларны искә ала!» — диде Комаров.