Добавить новость
Ноябрь 2011 Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013 Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015 Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015 Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016 Апрель 2016 Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Саба сөлгеләре дөньяда танылу алган — «Мәгариф»

0 13

(Казан, 12 март, «Татар-информ», «Мәгариф», Ландыш Нәсыйхова). Интернет челтәрендә аларны йә «Саба сувенирлары», йә «Ихлас Татарстан» исеме аша табарга була. Бүгенге геройларыбыз Лилия һәм Фәрит Вафиннар белән гаилә шөгыле, уртак кыйммәтләр, бала тәрбияләү серләре хакында сөйләшәбез.

Әйбәт әйбәткә тартыла

2000 ел. Саба — Эзмә юлы. Лилиянең иртәнге автобус белән мәктәпкә эшкә барышы. Көн дә уза торган юл, тик никтер бүген аның күзе юлдашларының берсенә төшә. Озын буйлы, нык гәүдәле, кап-кара чәчле чибәр Фәриткә бер караш кына ташлый ул. Ә башыннан: «Кара инде, нинди әйбәт кешеләр бар бу дөньяда. Акыллы, тәртипле егет икәне йөзенә чыккан. Кемгәдер бәхет елмаячак инде» дигән уй уза. «Шулай уйладым да оныттым, тукталышым җиткәч, төшеп калдым», — ди бүген истәлекләрен барлап утырган Лилия.

Шулай дия дә яшь кыз мәктәп мәшәкатьләренә чума. Ә нәкъ бер елдан бию түгәрәген җитәкләүче Лилия үз коллективын клубка конкурска алып килә. «Бер заман залга хокук саклаучылар килеп керде, нинди чара, кемнәр катнашканын карап йөриләр икән. Күтәрелеп карасам, үз күземә үзем ышанмый тордым: шулар арасында юлда мин шаккатып һәм сокланып карап торган теге егет тә бар. Тик нишләптер ябыккан. Җитмәсә, полициядә эшли икән», — дип, күз кыса иренә Лилия ханым.

Инде бу юлы балалар арасында кайнап йөргән Лилияне саклау бүлегендә эшләүче Фәрит тә «күреп алган». Ә яңгырлы бер көндә кызның каршына патруль машинасы килеп туктый. Егет Лилияне өенә кайтарып куймакчы икән. Лилиянең: «Янында якын танышым булгач, ризалаштым, — дип сөйләвен зәңгәр экраннарда бара торган сериал карагандай, авыз ачып тыңлый бирәм. — Бер заман уртак танышыбыз: „Синнән сорыйсы әйберем бар, номерыңны язып бир әле“, — ди. „Менә блокнот“, — дип, Фәрит үз блокнотын сузды. Шунда мин аңа үз кулым белән номерымны гына язып калмаганмын, күңел җылысын да салып биргәнмен, ахрысы. Теге егетнең миңа шалтыратасы булмады, билгеле. Ә Фәрит шалтыратты, шул рәвешле аралашып киттек. Минем арттан, көйләп-чөйләп, шактый озак йөрде әле ул».

Бу — районда җирле телевидение оешкан чор. Лилия дә якташларына район хәбәрләрен җиткерүче, нәрсәнең кайда һәм ни рәвешле узуын сөйләп бирүчеләрнең берсенә әверелә. Кечкенәдән бары тик тәрбияче булырга хыялланган кыз журналистика юлына ничек кереп киткән соң, диярсез. Журналистика — алар нәселенең җанында. Яшьли дөнья куйган кадерлеләре — әнисе Вәсилә белән әтисе Илфир «Саба таңнары» газетасы редакциясендә хезмәт куйганнар. Энесе Илдус — бүгенге көндә «Татарстан» каналында оператор, апасы Илмира Галиуллина «Саба таңнары» газетасында журналист булып эшли.

Туганнан туган абыйсы Айрат «Татарстан яшьләре» газетасында җавапы сәркатип. Шуңа күрә дә башта Казан педагогика көллиятен, аннары мәктәптә укыта-укыта, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлаган кызны: «Син журналист токымыннан, җаен беләсең», — дияләр дә корреспондент итеп эшкә алалар. Аның кебек үк «Саба дулкыннары»н аякка бастырабыз дип ашкыну вә азарт белән тотынган яшьләргә диңгез тубыктан: көнне төнгә ялгап эшләүләр, көндез төшергәнне төнлә монтажлау, радиодан туры эфирларга чыгу, башкалага барып мастер-класслар узу, төрле бәйгеләрдә катнашулар… Андый чакта егет кайгысымыни?!

Ә агрономия белгечлеге алган һәм гаилә хәлләре аркасында Сабага күчеп кайткан Фәрит сабыр гына көтә белә. Башта әтисенең, аннан әнисенең кинәт вафат булулары, полициядәге эше аны шактый чыныктырган була инде.

— Әни гел: «Егет кешене ышандырып, бүләкләрен алып йөрмә, тәртипле бул. Исәпсез-хисапсыз сыналганнан соң гына, ризалыгыңны бир», — дип әйтә килде, — дип дәвам итә сүзен Лилия. — Ә Фәрит, чыннан да, сыналды. Минем белән бер-бер хәл килеп чыктымы, ул һәрвакыт янәшәдә булды». Ә инде 2002 елда яшьләр, кайгыны да, шатлыкны да уртак итәргә дип, кызыл туйларын уздыра.

Сынаулар көчлегә бирелә

Олы уллары Булат туганнан соң, декрет ялында тик утырмас өчен, Лилия энесе төшереп кайткан туй видеоларын монтажлап, фильмнар эшли башлый. Хатынының иҗатын хуплап торган Фәрит фотоаппарат сатып ала. «Ул төшерә, мин, фотоларны эшкәртеп, альбом итеп ясыйм. Бераздан ул агач эшкәртү станогы алды да төрле эшләнмәләр ясый башлады». Остарып кына килгән чакта гаиләгә бәла килә: бер атнадан күченәбез дип торганда, янгын чыгып, өр-яңа йортлары, шул исәптән Фәритнең күңел юанычы булган станок та янып көлгә әверелә. Лилиянең икенче балага авырлы чагы. Бу кайгыга ничек түзәргә кирәк. «Район хакимияте ярдәме белән өйне яңабаштан торгызып, Аллага шөкер, бүгенге көндә шунда әйбәтләп кенә яшибез», — диләр Вафиннар беравыздан, шөкранә итеп.

Тик ул чакта бәланең тагын берсе аларны сагалап йөргән икән. Тәрәзә юганда егылып төшеп, Лилия кулын имгәтә. Ике операция, биш ай дәвамында гипс киеп йөрү — түз генә. Эше никадәр генә катлаулы, вакыты тыгыз булмасын, Фәрит — һәрдаим хатынының терәге. Гипсны салганнан соң кул язылып, бармаклар кабат элеккечә эшләп китсен өчен, аларны эшкә җигәргә кирәк була. Табиблар яшь хатынга чигәргә тәкъдим итә.

— Мин чалыштырып чигү өчен иң авыр рәсемле өлге алдым да үз алдыма җиңәргә дигән максат куйдым. Тик түземлегем җитми башлады, — ди йолдызлыгы буенча бертөрлелектән тиз туючы кысла-Лилия. — Шунда Фәрит интернеттан чигү машинкасы күрсәтте. «Кызык» диештек тә мин оныттым бу хакта. Ә Фәрит онытмаган икән. Бер көнне эштән кайтсам, компьютер экранындагы машинка безнең өйдә басып тора. «Моның белән эшләү ансат түгел икән әле. Башта программасын үзләштерергә кирәк», — ди Фәрит. Компьютерга мине утыртмакчы иде дә җиңә алмады. Шулай үҗәтлеге белән үзлегеннән программа төзергә өйрәнде.

Юриспруденция, иминлек сагы һәм иҗатның бер-берсеннән никадәр ерак икәнен хәтта бу өлкәләрдә кайнамаган кешеләр дә яхшы чамалыйдыр, минемчә. Ә менә Фәрит капма-каршы ике полюсны тоташтыра да куя.

Чигү чигүче азамат ир

Ул бу хакта үзе менә ничек фикерли:

— Кешегә дөнья мәшәкатьләреннән онытылып тору өчен бер юаныч кирәк, безнең эштә бигрәк тә. Кемдер балыкка йөри, кемдер спорт белән шөгыльләнә, кемдер хәмер белән дуслаша. Башта без, Лилия әйткәнчә, станок алып карадык, аннары менә тегү-чигү машинасына утырдык.

Шул рәвешле әзмәвердәй ир-ат эштән бушаган арада чигү чигә башлый. «Өйрәнчеккә дип чиккән сөлгеләре белән әле дә сөртенәбез», — дип көлешә хәзер ир белән хатын. Беренче иҗат җимешен күршегә күрсәткәч, тегесе: «Минем кунакка барасы бар иде. Әйдә, миңа да чигеп бирегез әле», –дип, беренче заказчыга әйләнә. Ихтыяҗ бар икән, нигә эшләмәскә! Материал сатып алалар да «С днем рыбака!» дигән язу һәм балык рәсеме төшерелгән мендәрне билгеләнгән көнгә өлгертеп тә бирәләр. Бу могҗизаны кабул иткән күрше егет бер шаккатса, икенчеләр оригиналь бүләккә чират торып заказлар бирә башлый. Шул рәвешле «Саба дулкыннары» аша түгел, ә сарафан радиосы буенча Вафиннарның даннары тирә-юньгә тарала да инде. «Бер танышыбыз мендәрләрне хәтта Бельгиягә алып китте. Бу эш шундый тиз җанланды ки, өлгереп тә булмый башлады», — ди Фәрит, иҗатларына юктан гына юл ачылганына гаҗәпләнеп. Чигүләрне башкаларга да күрсәтәсе килеп, ул чакта бик популяр булган ВКонтактеда «Ихлас Татарстан» битен дә ачып куйгач, эшләре тәмам алга китә. «Чын күңелдән башкарган эшләр бит дип куелган шартлы исем иде ул. Хәзер безне нәкъ шуның аша таныйлар», — ди Лилия. Заказларның күп өлеше шулай онлайн рәвештә килеп ирешә.

Чигү чигеп, дөньяга танылу

Кечкенә чигү машинасын иярләгәч, Фәрит, азартка кереп, зуррагы турында хыяллана башлый. Теләк бар, әмма анысы шактый кыйммәт. Лилия сөйли:

— Бергә утырып киңәшләштек. «Өйдә акчаны бик нык кысып тотарга туры киләчәк», — диде Фәрит. Урамда капка булмаса, булмады, тик иремә каршы килмәдем. Бу эшебезне күпләр аңламады. Тик минем ният — аны аңлау, аңа терәк булу. Тегү-чигү машинасы артына кереп утыргач, ул эшендәге борчулардан онытылып тора. Бик нечкә күңелле, бар нәрсәне күңеленә якын ала торган кеше бит ул. Хезмәтенә кагылышлы авыр хәлләр килеп чыккан көннәрдә эштән соң икешәр тапкыр «Ашыгыч ярдәм» чакырткан чаклар булды. Минем эш балалар белән бәйле. Җаваплы булса да, шатлык-куанычы күп. Ә Фәритнекендәге кыенлыкларны сөйләп бетерерлек түгел. Шуңа күрә үзенә бер шөгыль — юаныч табылуына икәүләп шатландык.

Бу вакытта Лилия үзе, яшьлек хыялын тормышка ашырып, «Балачак» бакчасында өлкән тәрбияче булып эшли башлаган була инде. Озакламый Фәритнең хәрби стажы тулып, пенсиягә чыгу мөмкинлеге туа. «Тагын утырып уйлаштык та эштән туктарга булдым, — ди инде ул вакытка Татарстан Республикасының халык һәм сәнгать кәсепчелеге палатасы әгъзасына әйләнгән

Фәрит. — Чөнки төрле күргәзмәләргә чакыралар, ә хезмәттән гел сорап китеп булмый. Шуңа күрә баш тартырга туры килә иде. Хәтта берничә мәртәбә Франциягә бара алмый калдым. Ә хәзер рәхәт. Иркенләп дөнья күреп йөрим. Эстониядә, Төркиядә, Россиянең Пермь, Курган һәм башка шәһәрләрендә булдым».

Вафиннар иҗатлары белән төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашалар. Инде ике мәртәбә «Татарстанның иң яхшы товарлары» исемлегенә кергәннәр. 2018 елдагы «Иң яхшы туристлык сувениры» бәйгесендә Идел буе федераль округында VIP бүләкләр арасында икенче урынга лаек булганнар. «Хатын-кыз кулы белән» халыкара бәйгесендә катнашып, Татарстаннан финалга чыккан ике кешенең берсе — Лилия Вафина. «Ихлас Татарстан» хәзер Сабаның гына түгел, республиканың да милли брендына әйләнгән.

Бала да кеше

Бәйгеләр, конкурслар булып тора. Вафиннарга әледән-әле сәфәр чыгарга туры килә. «Ә балалар?» — дим, гаиләгә ике яктан да ата-ана ярдәме юклыгын күздә тотып. «Аларны олыларның үрнәге тәрбияли бит. Без өйдә юк икән, клиентларны кабул итәләр, — дип елмаеша ирле-хатынлы Вафиннар. — «Кайчан кайтасыз?» дигән сорау бирми алар, «Сез бүген кайда?» дип шалтыраталар». Кечкенәдән малайларына ир-ат өлгесе булган Фәритнең хәзер горурланырлыгы бар. Уллары үскәндә күп вакыты эштә узса да, буш чагы булдымы, аларны үз янында кайнаштырырга, эшкә өйрәтергә омтылган. «Әтиебез күп сөйләшеп тормас, кулы — эштә, күңеле — иҗатта. Балаларны да эшсез утыртмады», — ди Лилия, малай өчен ата тәрбиясенең никадәр мөһим булуына басым ясап. Бер гаиләдә, бер тәрбиядә үссәләр дә, улларыбыз төрле. Булат — әтисенең күчермәсе, төгәл фәннәрне үз итә. Ә Зөлфәт — гуманитарий, миңа тартым». Лилия — чын педагог.Үз балалары турында сөйләгәннән тиз арада балалар бакчасындагы хәлләргә күчеп ала:

— Әти-әниләр белән сөйләшкәндә, игътибарны шуңа юнәлтергә тырышам: үз фикерләрен ирештерү өчен кемдер кычкыра, шелтәли. Ә бит бала — аңгыра да, чукрак та түгел. Үзебез белән кешечә сөйләшкәнне барыбыз да ярата. Бала да — кеше. Һәр нәрсәне дөрес итеп, тыныч кына аңлатырга кирәк. Аның белән ничек аралашканнарын күреп-белеп үскән сабый киләчәктә башкалар белән үзен шул рәвешле тотачак. Бу — аның алдагы уңышлары өчен нигез».

Шундый ук максат белән Вафиннар гаиләсендә улларының дөньяга карашын киңәйтүгә дә игътибар зур. «Бөтен шөгылегез — белем алу» дисәк тә, балаларны төрле сәяхәтләргә еш алып чыгабыз, музейларга йөртәбез», — ди Фәрит. Шахмат түгәрәгенә йөрүче Зөлфәтнең беренче уңышлары күренә башлаган инде. Тугызынчыда укучы Булат информатика буенча олимпиадаларда уңышлы чыгыш ясап, район җитәкчелеге тарафыннан Анапаның бер лагерена бушлай юллама белән бүләкләнгән. «Шунысы кызганыч, — ди әти кеше. — Авыл җирлегендәге мәктәпләрдә белем-тәрбия бирүнең нинди дә булса бер юнәлешендә махсуслашкан белгечләр җитми. Яхшы укучылар рәтендә булу өчен барлык фәннән дә өлгерергә кирәк дигән фикер яши бездә. Андыйларны башлангычтан ук тарталар, үстерәләр. Ә бит бөек шәхесләрнең күбесе отличник булмаган. Булат хәзер үзенең төп юнәлешен билгеләде, ә башка дәресләрен программадан калмыйча үзләштереп бара».

«Безнең малайлар кечкенәдән һәр эшнең үз бәясе бар икәнлеген белеп үстеләр. Бер мәл билге өчен акча да түли башладым: „5“ле өчен — 10 сум, „4“ле 5 сум тора, „3“легә берни юк, ә „2“ле эләктерсәләр, акчаны кире алам, — ди эшмәкәрлек тәмен генә түгел, акча кыйммәтен дә яхшы үзләштергән Лилия. — Мотивация булгач, билгеләрен тиз күтәрделәр. Узган җәйдә клубка җыештыручы булып урнашкан Булатыбыз эшләгән акчасына телефон сатып алды. Без өстәмәдек, кайсына җитә, шунысына үрелде. Аның горурлыгын күрсәгез!»

«Балаларны кечкенәдән хезмәт белән үстереп, акчаның кыйммәтен төшендерергә кирәк. Бүген алар, безгә карап, хәтта өйдә утырып та, акча эшләп булганлыгын күрә. Теләк кенә булсын», — ди Фәрит. Лилия исә, ире сүзләрен куәтләп: «Без идеаль кешеләр түгел. Бары тик әнинең кечкенәдән: „Кияүгә чыгасың икән, алга таба карап яшә“, — дигән сүзләрен истән чыгармыйм, — дип өстәде. — Каенанама, иркәләмичә, тормышның бар ягын күрсәтеп чын шәхес тәрбияләгән ирем өчен рәхмәтлемен. Бүгенге көндә бер-беребезнең кызыксынуларын аңлап, бер-беребезне тулыландырып, санлап һәм хөрмәт итеп яшибез».

Идея ничек туа?

Фәрит элек-электән тарих белән кызыксынган. «Ир-ат бит ул йөзе белән дә, матур сөйләве белән дә түгел, ә акылы белән матур. Фәрит Чыңгыз, Туктамыш ханнар турында, Кавказ тауларындагы тарихи бәрелешләр турында сөйләгәндә, мин аны, китап укыгандай, шаккатып тыңлый идем, — дип, Лилия тагын кыз-егет булып йөргәндәге истәлекләренә бирелеп ала да янә иҗат темасына күчә. — Бер елны балаларны алдык та Абхазиягә киттек. Диңгез ярында кызынып ятарга вакыт булмады. Әтиебез белән бергәләп авылларда яшәүче халык белән танышып, сораштырып йөрдек. Әтиебез — зур патриот. Аның уй-фикере һәрчак эзләнүдә. Музейларга барып, бизәкләрне өйрәнү күңел өчен дә, эш өчен дә кирәк. Чөнки һәр бизәкнең үз чоры, тарихы, мәгънәсе бар. Мендәрләрдәге бизәкнең дә идеясе булырга, ә безнең кәсеп файда китерергә тиеш. Шуңа күрә без сыйфат яклы, сыйфат белән тарихта эз калдырасыбыз килә».

Вафиннар булганны гына барламый, алар үзләре тарих ясый. Көннәрдән бер көнне Фәрит Лилиядән балалар ясаган рәсемнәрне алып кайтуын сорый. «Кәгазьнең төсе уңа, ертыла, югала, ә шул сурәт мендәргә төшерелсә, әти-әнигә мәңгелек истәлек булып кала», — ди ул. Шул рәвешле Сабаның Сәләтле балалар мәктәбендә бәйге игълан ителә: теләгән һәр укучы милли орнамент ясый. Комиссия аларның иң үзенчәлеклеләрен сайлап ала, ә Фәрит шуларны чигеп бирә. Бәхетле җиңүче өенә мендәр тотып кайтып китә. «Бу бит грамота йә диплом гына түгел, ә хезмәтеңнең нәтиҗәсен кулыңа алу дигән сүз. Бәлки әлеге мендәр, кемгә дә булса, шул юлдан китәргә бер этәргеч булыр», — ди гел киләчәккә күзалларга яраткан оста. «Бала күңелендә булдырам икән дигән ышаныч туа. Үзенә күрә бик яхшы терапия бу», — дип иренең сүзен куәтли Лилия дә. Якын киләчәктә «Татар бизәге» дип аталган әлеге бәйгене Вафиннар республика мәктәпләре арасында игълан итмәкче булалар. Аларның күңелләре дә, татар бизәге кебек, гади, тыйнак һәм тирән мәгънәле.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Росгвардия чтит память воинов НКВД – участников первого Парада Победы

Как войска НКВД обороняли Днепрогэс

В Екатеринбурге прошел фестиваль патриотической постановки «Классика Победы. Время Героев»

Тамбовская телебашня включит праздничную подсветку в День радио


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Пермь на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.