Добавить новость
Ноябрь 2011 Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013 Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015 Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015 Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016 Апрель 2016 Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Галим Фәйзелхак Ислаев: «Тарихны җиңүчеләр яза»

0 384

1. «Совет заманында милли телләр яхшы укытыла иде»

Совет заманының мәгариф системасын мактыйсым килә. Күп очракларда бу чорга тәнкыйди карасак та, милли телләрне укыту яхшы итеп оештырылган иде. Безнең якта да — Пермьдә мин ана телендә белем алдым, шулай булса да мин көндәшлеккә сәләтле шәхес.

Кызганыч, бүгенге буынга ана телендә укырга бернинди мөмкинлек юк. Хәзер Пермьдә бөтен мәктәпләрдә дә уку рус телендә алып барыла. Татар теле һәм әдәбияты өченче дәрәҗә фән буларак кына керә. Бу бик начар. Ана телендә уку булмагач, әкренләп руслашу процессы да көчәя, дип уйлыйм.

Әлбәттә, тел безнең якта татар авылларындагы гаиләләрдә саклана. Шулай да уку-укыту ана телендә булырга тиеш, дип саныйм.

2. «Пермь якларында борынгыдан ук татарлар яшәгән»

1990 елларда барлык төбәкләрдә яшәүче татарларның тарихын өйрәнү башланган иде. Көнүзәк мәсьәләгә әйләнде бу сорау.

1993 елда Бардада конференциядә катнаштым. Шунда аптырадым. Уфа галимнәре безне башкорт, диләр. Казанныкылар барысы да безне татар, ди. Икесе ике якка тарта. Уртак фикер тумады бу конференциядә. Шул чакта мин уйлана, бу сорауны өйрәнә башладым.

Иң беренче безнең тамырларыбыз төрки. Пермь төбәгендәге галимнәр, безнең тамырларыбыз угро-финнарга барып тоташа, ди. Ягъни алар татарлашкан. Чит халык татарлашсын өчен монда бит татар яшәргә тиеш. Минем фикерем шундый — башта монда татар, төрки бабаларыбыз яшәгән.

Аларның эзләрен күрергә мөмкин. Аны таба һәм дөрес итеп аңлата белергә генә кирәк. Мисал өчен, безнең яктагы елгалар исемнәрендә борынгы төрки бабаларыбызның этник атамалары сакланган. Этник атамалардан кала башка мәгълүматлар юк, шулай булуга карамастан, чамалап әйтергә мөмкин. Урал уртасы аерым гына булып кала алмый. Ул төрки бабаларыбызның җире булган дип уйлыйм инде мин.

Безнең як белән Болгар дәүләт яхшы мөнәсәбәттә булган. Хәзерге Кудымкар шәһәре янында Рождественское дигән шәһәрчек булган. Шунда археологлар мәчет калдыклары тапкан, бу X гасырга карый.

Димәк, татар халкы үзенең тамырын биредә җәйгән, ислам динен тараткан.

3. «Татарларны чукындыру - ябык тема»

Татар мөселманнарын христианлаштыру күп еллар ябык тема булып килде. 90нчы елларда бәйсезлек игълан иткәч, бераз мөмкинлек ачылды. Бу тема буенча фундаменталь хезмәтләр юк. 1999 елда чыккан «Православные миссионеры в Поволжье» дигән китабым татар халкын чукындыру еллары турында. Татарстанда бу мәсьәлә шактый әйбәт яктыртылган, дип әйтә алам.

Татарларны чукындыру берничә дулкын булып барган. Беренчесе - 1552 елдан соң, икенчесе — XVII гасыр урталарында. Иң көчлесе 1740-1760 еллар аралыгында дәүләт үзенең бөтен потенциалын шул мәсьәләне чишүгә юнәлткән. Тулы бер система эшләнгән бу сорауга нокта куяр өчен.

Тик безнең бабаларыбыз диндә нык торган. XIX гасырда мөмкинлек чыгу белән керәшеннәр кире кайта башлаганнар. 1802 елда Нижгар мишәрләре беренче булып юл күрсәткән. Ул вакытта ишек бер генә якка ачылган — православ динен кабул итәргә мөмкин, ә кире, читкә китәргә рөхсәт булмаган, канун буенча. Шулай итеп бабаларыбызның бер өлеше христиан динен кабул итәргә тиеш булган.

4. «Керәшен татарларының барлыкка килүе чукындыру сәясәте нәтиҗәсеме?»

Мин бу фикер белән килешәм. Тик моның белән керәшеннәр килешми. Монда ике төрле караш. Бу мәсьәләдә керәшеннәр дөрес әйтмиләр димәс идем. Чөнки бу шактый зур халыкны кимсетү була.

Һәр халык үз тарихы белән кызыксына, керәшеннәр дә шулай ук. Шуңа күрә аларның бу мәсьәләгә бәйле үз фикере бар.

Бүгенге көндә аларда керәшен милләте дигән үзаң формалашкан. Формалашуның ахыры, минемчә, совет заманында булган. Әз генә мөмкинлек ачылгач, керәшеннәр үзләренең кем икәнен рәхәтләнеп, кычкырып әйтә алганнар. Бер яктан караганда, бу бик әйбәт күренеш түгел сыман. Икенче яктан, керәшеннәр күзлегеннән караганда, алар икенче төрле итеп әйтә дә алмый һәм тиеш тә түгел.

5. «Татар тамгалары әле өйрәнелмәгән»

Тамгалар татар тарихчылары өчен вак мәсьәлә, кызганыч. Мәгънәсе искитмәле зур. Бу юнәлешне өйрәнү буенча безнең галимнәребез юк дәрәҗәсендә. Башка халыкларның тамгалары өйрәнелгән. Ә татарныкы читтә калган, чөнки үзләре игътибар итмәгәннәр.

Ислам дине буенча моңа мәҗүсилек, дип караганнар, ахрысы. Шуңа гарәпчә язмыйча тамга салган кешене кимсеткәннәр дә.

Моңа күптән игътибар итә башладым. Шактый гына зур коллекция — ун меңгә якын тамга тупладым. Документлардан күренгәнчә, XVIII гасырның ахырына кадәр тамга салынган. Бу инде нәсел билгесе — имза урынына куелган. Ярым айга, боҗрага охшаган тамгалар бар. 2000 елларда хезмәт тә яза башладым, шактый гына мәкаләләр яздым. Тамгалар белән бергә аларның атамаларын да җыйдым. Яңадан әйләнеп кайтып, бу хезмәтне бастырып чыгарып булмас микән, дигән өметем бар.

6. «Нәсел шәҗәрәсе - күркәм традицияләребезнең берсе»

Безнең татар халкының иң зур, күркәм традицияләренең берсе — нәсел шәҗәрәсен эшләп гаиләдә саклау. Буын саен аны тулыландырып бару. Шәҗәрә бит ул кеше исемнәре генә түгел. Ул безнең гаилә тарихы, аның белән илебез, халкыбыз тарихы. Онытылып бара торган традиция, аны торгызырга кирәк.

Заманында шәҗәрә буенча дәреслек эшләгән идек. Кызганыч, рус телендә генә чыкты. Аның буенча мәктәпләребездә укытучылар яхшы гына эшләде.

Шәҗәрәне төзү өчен эшне кәгазьдән башларга кирәк. Үз исемеңне, әти-әниеңнең исемен, әби-бабаң һәм башкаларны язып, бер җиргә дә бармыйча биш буынны җиңел генә эшләп була. Чөнки иң карт — өченче буын алдагы икесен белә. Аннан соң инде архивлар.

7. «Тарих — объектив әйбер түгел»

Тарихчылар арасында шундый гыйбарә бар: тарихны җиңүчеләр яза. Җиңелгән халык тарихны дөрес итеп яза алмый. Тарихны 100 процент объектив, дип әйтеп булмый. Чөнки тарих идеологиянең үзәге ул. Шуңа моннан читкә китеп булмый.

Китап язганда да, билгеләнгән концепциягә туры килмәсә, сине туктаталар. Чын галимнең кеше салган сукмактан йөрисе килми бит. Конституция ирек бирә, тик өстән карап торучылар да бар.

Курыкмаган, хәленнән килгән кеше тарихны ничек бар, шулай итеп яза. Тик ул җиңел әйбер түгел.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Пока вы спали:. Минобороны РФ заявило о нейтрализации за ночь 334 беспилотников ВСУ над Московским регионом, Ленинградской, Белгородской, Брянской, Воронежской, Калужской, Курской, Нижегородской, Новгородской, Орловской...

На телебашне в Самаре включат праздничную иллюминацию в День радио

Мобильный интернет «сбоит» по всей России. Причины и регионы

Группа SYYS YS (103) вернулась из большого тура по городам России и Китая


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Пермь на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.