Смартфонның иминлек системасы каракны видеога төшереп, хуҗага җибәргән
0
20
Пермь шәһәрендә телефон урлаган каракны эзлиләр. Бу турыда Пермь өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Пермь шәһәрендә Узенький чатында урнашкан сервис павильонында бер ир-атның 12 мең сумлык телефонын урлаганнар. Блокировканы алырга маташкан вакытта, урланган смартфонның иминлек системасы каракны видеога төшерегән», диелә ведомство хәбәрендә.
Кадрларда бер ир-атның урам буйлап баруы сурәтләнә. Аның йөзе дә аермачык күренеп тора. Бу видеоны смартфонның иминлек системасы телефон хуҗасына җибәргән.
Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган. Видео кадрларында сурәтләнгән ир-атны эзлиләр. Аның турында белешмәсе булган һәркемгә полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.