Урта Әләзән авылында дүрт кеше сөрем газы белән агуланып үлгән, икесе балалар
0
97
Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында ике өлкән кеше һәм ике бала сөрем газы белән агуланып үлгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Фаҗига 16 декабрьдә иртән Такташ урамында урнашкан йортларның берсендә була.
«Балалар – 2009 һәм 2010 елда туган малайлар», дигән телеканал чыганагы.
Якынча белешмә буенча, өйдә газ казаны дөрес эшләмәү сәбәпле, кешеләр сөрем газы белән агуланган. Төгәл сәбәпне белгечләр ачыклаячак, диелә хәбәрдә.