Добавить новость
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013 Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016 Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016 Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

МЧСта эшләүче гармунчы: «Әтием мәрхүм булгач, гармун кайгыны җиңелрәк кичерергә булышты»

0 98

Радик абый, үзегез белән таныштырыгыз әле.

Миңа 33 яшь. Башкортстанның Стәрлетамак районы Бузат авылында тудым. Башкортстан татары инде мин. Безнең буын Пенза ягыннан, дип беләм. 

Әни кибеттә, әти фермада эшләде. Гаиләдә без 4 бала. Иң олысы мин. Күптән түгел 56 яшендә яман шеш авыруыннан әтиебез үлде. Әниебез үзе генә калды. Аңа 53 яшь. Мөмкинлек булган саен кайтып йөрергә тырышабыз. Сеңелләрем авылдан ерак яшәми. Нибары 100 километр гына. Менә мин Казаннан авылга кайтарга уйласам, 700 километрлык юлны үтәргә кирәк. 

Мин чын авыл егете инде. Шунысы кызык: мине хастаханәдә түгел, ә өйдә тапканнар. Хәтта үземнең кендек әниемне дә беләм. Бүген аның белән аралашып, хәл белешеп яшибез.

«Салават Фәтхетдинов бүлегендә 5 ел укыдым»

Кайда укыдыгыз? 

11 ел мәктәптә укыганнан соң, Стәрлетамак шәһәренең Башкорт дәүләт техникумына укырга кердем. Анда 3 ел режиссура бүлегендә укыдым. 

2009 елда соңгы имтиханны тапшыргач, военкоматка килдем. «Алсагыз, хәзер аласыз. Алмасагыз, мине таба алмыйсыз аннары», – дип әйттем. Шул сүзләрдән соң, бер атна да үтмәде, повестка килеп төште. Бер ел Хабаровск шәһәрендә танк йөртүче булып хезмәт иттем.

Армиядән кайткач, күрешергә дип техникумга кергән идем, бик сөенеп каршы алдылар. Шунда бер укытучы әйтә: «Син китәсең Казанга, Радик. Анда мәдәният институтына студентлар җыялар. Сине шунда җибәрәбез», – ди.

Озак уйлап тормадым. Авылда 10 көн ял иттем дә Казанга чыгып киттем. 2010 ел иде ул. Мәдәният институтына укырга кердем дә Салават Фәтхетдинов бүлегендә 5 ел укыдым. 

Казанда мине каршы алучы булмады. Туганнар, дуслар юк. Армиядән кайтканда, үземне Казанга барачагымны белмәдем. Бу миңа бик зур этәргеч булды. Әти белән әни дә каршы килмәде. Мин бит балачактан бирле артист, җырчы булырга хыялландым.

«Сәхнәдә беркайчан да кеше җырын башкарган булмады»

Гармунда кайчан уйный башладыгыз?

Гармунда минем әти уйный иде. Балачакта ул гармунны ватып кына бетергәнмен. Ул мескен пластилиннарга буялып беткән.

МЧСка эшкә урнашкач, гармунда ныклап уйный башладым. Каравыл башлыгы дача алган иде. Шуның түбәсендә гармун табып, эшкә алып килгән. Уйнап караган идем, күңелгә шундый якын булды!

Минем шәхси аккаунтларда шул гармун белән төшкән фотолар тора. Шуңа күрә аны алып атасым да килми. Хәзерге вакытта минем 2 гармуным бар: берсе ак, берсе кызыл. Хаклары да бар. Икесе бергә 120 меңгә төште.

Фото: © Радик Газизовның шәхси архивыннан алынды

МЧСка кергәнче, үземнең иҗат белән «кабынып» китә язган идем. Кешесен әйтмим инде. Ул миңа: «Әйдә, кил минем янга, җырларыңны эшлим, аранжировкалар әзерлим», – диде. Бер 3-4 ай минем белән шөгыльләнде дә җырларны радиога бирде. Көннәрдән бер көне: «Әйдә, брат, радиога җырларыңны тапшырдым. Түләргә кирәк», – диде. Ул бит инде, минем аңлавымча, продюсер булгач, чыгымнарны үз өстенә алырга тиеш. Алайга китсә, мин үзем дә җырларымны радиога илтеп тапшырып, акчасын түли ала идем. Шуның белән минем күңелем төште. Икенчедән, клип. Без тормыш иптәшем белән Нурия Измайлова сүзләренә иҗат ителгән җырга клип төшергән идек.  Ә ахыр чиктә, клип без көтелгәнчә булмады. Вәгъдә ителгән квадрокоптерлар да булмады.Ә контракт инде төзелгән, бернишләтеп булмый. Шулардан соң: «Минеке түгелдер», – дидем.

Аннары гармунда уйный башладым. Үз аккаунтларымны алып барам. «Ютуб»та, «ВКонтакте»да, «Инстаграм»да (Россиядә тыелды). Бүгенге көндә 19 мең язылучым бар.

Нинди җырларны яратып башкарасыз?

Әгәр дә моңлы һәм эчтәлекле булса, мин бөтен җырларны да җырлыйм. Сәхнәдә беркайчан да кеше җырын башкарган булмады. Бары үземнең җырларны гына.

Коллегаларыгыз гармунда уйнавыгыз турында нинди фикердә?

Кичке сәгать 7дән 8гә кадәр һәр кешенең үз вакыты. Кемдер телефон чокый, кемдер аралаша. Мин инде актлар залында гармунда уйныйм. Руслар да, татарлар да тыңлый. Гармуным миңа бик кадерле. Ул  иң якын дустымнан да якынрак дус. Эчемдәге кичерешләрне ул гына белә. Мин нәрсә уйлыйм, ул шуны уйный. Мин үземне шулай тынычландырам, кәефемне күтәрәм. Миңа ул бик нык ярдәм итә. Әтием мәрхүм булгач та, гармунда уйнап, кайгыны җиңелрәк кичердем. 

Эльмира Сөләйманова турында әйтеп үтәсе килә. Аның безнең яныбыздан шулай яшьли китеп баруы бик кызганыч. Бик талантлы, үзенчәлекле тавышлы ханым иде. Ул кемнең генә җырын башкармасын, аның тавышын танып була.

Һәр җырчының үзенең «визитная карточка»сы, ягъни җыры була. Мин аны «Күңел кошы» җырыннан таный алыр идем. Әлеге җыр күңелемә нык ошый. Кабул итеп алыгыз. 

 

«Погон йөртү хыялы бар иде»

Ә МЧСка ничек килеп эләктегез?

Очраклы рәвештә генә. Таныш абзый МВДда эшләп йөри иде. Универсиада вакытлары иде ул. Ул мине эшкә чакырды. Погон йөртү хыялы бар иде миндә, әмма полициягә барырга теләк булмады. Танышлар аннары: «Нигә, МЧСлар да погон йөртә, бик матурлар», – диде.

Эшкә ничек урнашып буласын белештем. Аннан соң безне 3 айга укырга җибәрделәр. Дипломнарым, документларым бар.

Кызык булган бит әле бу. Погон йөртәсегез килгәнгә генә эшкә кердегезме?

Әйе. Чынлап әйткәндә шулай. Кешене коткару – ул горурлык. Башта куркып йөргән идем: «Ничегрәк эшләрмен инде», – дип. Әгәр дә ошатмаган булсам, монда утырмас идем.

Үкенмәдегезме бирегә килгәнегезгә? Сез бит инде барыбер иҗади кеше.

Юк. Эш графигы да әйбәт. Бер тәүлек эшләсәк, өч тәүлек ял итәбез. Буш вакытта мин сәнгать белән шөгыльләнәм.

«Янгын сүндерүченең хезмәт хакы 22-24 мең»

МЧСның эше нидән гыйбарәт?

Иртәнге сигезнче яртыда без эштә булырга тиеш. Соңга калмыйча, аппаратларны тикшереп, стройда басып торырга тиешбез. Аннары 8 тулырга 15 минутта безгә инструктаж үткәрәләр. Сәгать 8дән 9нчы яртыга кадәр смена алмашына. Техникаларны кабул итәбез. Җиһазлар урынындамы, рукавлар чистамы икәнне тикшерәбез. Янгында төрле вакытлар була. Югалырга мөмкин. Кыш көне территориядә кар көрибез. Без аны көрәп бетермичә, икенче каравыл аны кабул итми. Аннары 5кә кадәр укыйбыз. Безнең теория һәм практика буенча дәресләр бар. 15 декабрьдә уку тәмамланды. Бик кызык монда.

Ашарга үзебез пешерәбез. Акча җыябыз да, «кухонный» 3 тапкыр ашарга пешерә. Без ярдәм итәбез. 17:30да ашарга барабыз. Яшь егетләр килгәч: «Ашарга пешерә белмим», – диләр. Өйрәтәбез. «Белмим» дигән нәрсә юк.

Янгын сүндерүченең хезмәт хакы күпме?

Яңа урнашканда – 22-24 мең. Аннары дәрәҗәдән тора. Мәсәлән, мин – өлкән сержант, өлкән янгын сүндерүче. Хезмәт хакым – 31 500 сум. 

Эшегездә нинди вакыйгалар күңелгә сеңеп калды?

Иң истә калганы – беренче тапкыр янгын сүндерергә чыккан вакыт. Кышкы кичтә янгын сүндерергә чыгып киттек. Зур шәхси йорт. Өй эчендә кешеләр бар, аларны коткарырга кирәк. Ә миңа утка керергә ярамый, чөнки минем әле допуск юк. Аппаратка без аерым укырга тиеш. Мин ярдәм итүче генә. Берзаман йорт эчендә газлы баллоннар булганын ишеттек. Аларның кайда һәм ничек урнашканын белмибез. Көтмәгәндә шартлый башламасыннармы! «И Аллам, кайда эләктем мин, ничек эләктем?!» – дип борчылдым. Баллоннарны тәрәзә аша гына ыргыталар. Минәйтәм: «Шартлыймы инде бу? Юкмы?» Аллага шөкер, барыбыз да исән-сау. Йортны коткара алмасак та, кешеләрен коткардык. 

«Икебез дә кәҗәмөгезләр: сөзешәбез дә, дуслашабыз да»

Тормыш иптәшегез белән кайда таныштыгыз?

Мин 2013 елда өйләндем. Тормыш иптәшем дә Башкортстаннан. Без икебез дә бер техникумда укыганбыз икән. Мин – театрал, ә ул – вокалист. Без шул корпусларда алмаш-тилмәш йөри идек, ә бер-беребезне күрмәгәнбез. Исеме – Ирина. Башкортстанда Света, Ирина дигән исемнәр бар инде ул. Татар булсалар да, шундый исем кушалар. Мин инде шаярам: «Менә рус кызын кәләш итеп алдым. Кияүгә чыккач, татарчага өйрәнергә куштым». Барысы да ышана. «Шулаймыни? Вәт молодец син! Ничек шулай өйрәттең?» – диләр. Аннары әйтәм инде татар кызы икәнен.

Ирина «Адымнар» мәктәбендә эшли. Төрле чаралар, концертлар оештыра. Ике балабыз бар. Яшь аралары 1,5 ел гына. Кызыбыз – Иделина. «Идел» сүзеннән. Хатынымны роддомга илттек, ә исем уйланмаган. Ул вакытта фигурачы кыз Аделина Сотникова җиңеп, алтын медаль алган иде. Шалтыраттым да: «Аделина кушабыз!» – дидем. Ризалашмады. «Аделина түгел, Иделина дип кушабыз», – диде. Икебезгә дә бу исем бик ошады.

Улыбызның исеме – Ильяр. Ул тугач, безнең тагын сүз көрәштерү бара инде. Минем Динияр дип исем кушасы килә иде. Ирина ошатмады. «Кызга син исем куштың, бу юлы мин кушам», – дидем.

Без ике балабызга да исемне Мәрҗәни мәчетендә куштырдык. Никах та шунда булды. Мәчеткә кердек, ә малайга исем уйланылмаган. «Ярар, әйдә баскычтан атлап менәбез – Динияр яки Ильяр. Өстәге баскыч кем эләгә, шул исемне кушабыз», – дим. Ахыр чиктә мин җиңдем.

Мулла безгә карап: «Кем дип исем кушабыз?» – дип сорады. Мин авызны ачкан идем, Ирина: «Ильяр!» – дип әйтте. Кабат җиңде. Икебез дә кәҗәмөгезләр: сөзешәбез дә, дуслашабыз да.

Балаларыгызны өйрәтәсезме соң гармунда уйнарга?

Мин гармунда уйный башласам, алар икенче бүлмәгә чыгып бикләнә. Әле алар яшь. Ә болай икесе дә җырлый, көйләре бар.

Сез үзегез дә көйләр язасыз. Уйнап та күрсәтегез әле, Радик абый.

Эксклюзив вариантта, өр-яңа җыр тәкъдим итәсе килә. Җырның авторы – Илсөяр Шиһапова. «Оч әле бер күбәләктәй» дип атала. Бу җыр үзләренең иң якын кешеләрен югалтканнарга багышлана. Көен эштә булганда яздым. Кабул итеп алыгыз. 





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Присутствуют в полном составе. Репортаж с завода, где делают поезда метро

Крупный туроператор анонсировал летние пакетные туры с перелетом по России: от Сочи до Байкала

Аренда комнат немного подешевела за I квартал 2026 года: в Симферополе снять дешевле, чем в Севастополе

Подольская: 21 апреля стал выходным в восьми регионах России из-за Радоницы


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Пенза на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.