Добавить новость
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013 Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016 Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016 Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Юл фаҗигасендә үлгән Лилия Гафурова турында: «Җаны чыкканда сәҗдәгә киткән кебек яткан»

0 34

Лилия белән иптәш кызы Миләүшәнең Лениногорскидагы заказдан соң Чистайга, икенче көнне булачак банкетка әзерләнергә дип кайтып килешләре була. Кафега кайтып туктарга санаулы минутлар гына калган булган, югыйсә… Әмма әҗәл кычкырып йөрми, үкчәңә басып йөри, диләрме әле? «Шулай үләсе Лилиянең тәкъдиренә язылган булган. Тәкъдирдән качып булмый. Юл фаҗигасенә эләкмәсә, башка сәбәп килеп чыгар, бер дә булмаса, су эчкәндә тончыгып үләр иде», - ди Лилиянең бертуган апасы, блогер Гүзәл Хөснетдинова.

Башта әлеге фаҗиганең сәбәбен кызларның машинада йокыга китүләре белән бәйләп аңлатканнар. Соңрак исә Лилиянең дус кызы Миләүшә (рульдә ул була) юлда ремонт баруын күрсәткән билгене әйләнеп узмакчы булуын, ләкин идарәне югалтып, машиналары юл читенә төшеп каплануын сөйли.

«Фаҗига алдыннан кырда туктап, намаз укыганнар»

Мин шалтыратканда Лилиянең туганнары мәрхүмәнең өчесен уздырырга әзерләнеп йөри иде. Аның бертуган апасы, иң якын кешесе Гүзәл Хөснетдинова белән сөйләштек. 

«Без Лилия белән әтисез үстек. Ялгызына гына ике баланы тәрбияләве кыен булгач, әни 9 айлык вакытында Лилияне әби белән бабай янына кайтарып куйган. 6 яшенә кадәр сеңлемне әби белән бабай карап, тәрбияләп үстерде. Шуңа да алар аңа әти-әнисе кебек якын булды, бабайның үлемен дә Лилия бик авыр кичерде.

Кафе ачу, ризыклар пешерү белән шөгыльләнү Лилиянең балачак хыялы иде. Беренче сыйныфта укыганда ук әнине эштән токмачлы ашлар, пироглар пешереп каршы ала иде ул. Кечкенәдән табыннар корырга яратты, аш-су тирәсендә кайнашканда дөньясын оныта иде.

Кафены кесәсендә төгәл 5 мең акчасы булган килеш, берничә кешедән бурычка акча алып торып ачты ул. Ул үзе бурычлы тора торган кеше түгел, әҗәтләрен тиз генә түләп тә бетерде.

«Хозур» кафесы бик тиз танылып китте, табыш китерә башлады. 

Гаилә тормышы гына барып чыкмады сеңлемнең. Руслан - аның 18 яшьтә яратып кияүгә чыккан егете, баласының әтисе. Сәбәпләрен атап тормыйм, әмма кызлары туып озак та үтмәде, төрмәгә утырттылар аны. Лилия бала күтәреп аның янына төрмәгә очрашуларга йөрде. Ирен төгәл 8 ел көтте ул. Әмма быел алар Лилиягә алга таба яшәргә, тормышын көйләргә, бала табарга кирәк дигән фикергә килделәр һәм Руслан аңа талак бирде. Әле 14 июнь көнне генә сеңлем Рамил исемле егет белән никах укыткан иде. Аның белән нибары 9 көн яшәп калдылар.

Бу хәбәрне әйткәч, Руслан үкси-үкси елады. Ә икенче иренең Пенза өлкәсенә, әти-әниләре янына кайтып киткән чагы иде. Аның белән Лилияне җирләгәч кенә элемтәгә керә алдык.  Рамил әлегә шок халәтендә, ни булганны аңлый алмый», - ди Гүзәл.

 

Фото: © Гүзәл Хөснетдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Гүзәл Хөснетдинованың Лилиянең 9 яшьлек кызы Ләтифәне үз канаты астына алып, тәрбияләп үстерү нияте бар.

«Без Лилия белән шаярышып, кайсыбыз беренче үлә - шул икенчебезнең балаларын карый дип сөйләшкән идек. Ирем берсүзсез: «Ләтифәне үзебезгә алабыз, үз кызыбыз кебек итеп үстерәчәкбез, кайгырма», - дип тынычландырды. Ул хәзер мине әнием дип йөри, миндә әнисен күрә. Әмма бердәнбер бала булып үскәнгәме икән, Ләтифәнең холкы бик авыр. Шуңа да бер кыенлык белән очраштык - ул мине үземнең балаларыма көнли. Мин дүрт бала әнисе, барысына да наз-мәхәббәтемне тигез бүлеп бирергә тырышам. Хәзер Ләтифә белән көн саен аның тиздән зур гаиләдә яшәячәге, туганнарына карата яхшы мөнәсәбәттә булырга тиешлеге турында сөйләшәбез. Әлегә үз балаларым да Ләтифәнең мине әни дип йөрүен аңлап бетерми.

Без Лилия белән үлем темасына бик еш сөйләшә идек. Аның әйткән сүзләрен исемә алып, җәсәден кәфенләгәч, янына кызыннан кала беркемне дә кертмәдем. «Нигә әнине бүләк кебек төргәннәр? Аны бүләк итәләрме?»- дип аптырап карап торды сабыем», - дип сөйләде Лилиянең апасы.

Лилиянең бөтен күңелен биреп эшләгән кафе эшен әнисе Фәридә ханым дәвам итәчәк. Ул анда баш пешекче булган, бөтен нечкәлекләрне дә яхшы белә. 

«Сеңлемнең күпме көч куеп үстергән бизнесы алга таба да эшләргә тиеш. Лилия шушы кафе өчен җанын бирер иде. Кешеләр турында уйлап, тәмле, матур булсын дип тырышты. Аның беркайчан да иске ризык сатканы, әзерләгәндә сыйфатсыз продукция кулланганы булмады. Бу мәсьәләдә бик тә таләпчән булды. Әйтәсен әйтә, куркып тормый иде», - диде безгә Гүзәл.

Гүзәл сеңлесенең җаны чыгар алдыннан да Аллаһы Тәгалә турында уйлавы, туктап намазлар укуы турында әйтеп үтте.

«Лилия белән без бер үк вакытта - 2009 елда дингә килдек, яулык бәйләдек. Лилия үләр алдыннан сизенгән кебек бөтен калган уразаларын тотып бетерде. Ул кичне дә Чистайга кергәнче туктап, ястү намазын укыганнар.  Миләүшә сөйләвенчә, Лилия җаны чыккан мизгелләрдә җирдә сәҗдәгә киткән кебек яткан. Сеңлем соңгы сулышын алган вакытта да Аллаһы Тәгалә каршына тезләнгән. Миләүшә аны сулыш алуы җиңеләймәсме дип җилкәсенә әйләндергән, яулыкларын салдырган. Ул яулыгын әни барып алды, хәзер кочаклап йөри», - ди Гүзәл.

Хәзер Лилиянең иптәш кызы Миләүшәгә карата кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу маддәсе буенча җинаять эше ачмакчы булалар. Гүзәл Хөснетдинова үзе һәм барлык якыннарының моңа катгый рәвештә каршы булулары турында сөйләде.

«Миләүшәнең бер гаебе дә юк. Аның урынында мин, яисә башка кеше булырга мөмкин иде. Ул да ике баласын ялгызы үстерә. Хәзер аңа болай да шушы йөк белән гомер итәргә кирәк. Аллаһы Тәгалә сеңлемә шундый язмыш язган. Гомерең өзеләсе булса, әллә нәрсә эшләсәң дә үзгәртә алмыйсың. Әнине дә шулай дип тынычландырам», - диде Гүзәл.

«Берәр кайчан улым - Ризванчигым булачак дип хыялланды»

Дус кызы Алия Лилиянең бик тә намуслы кыз булуын билгеләп узды.

«Төрле сүзләргә ышанып, чыннан да шулай булганына инанмыйча, кешегә гаеп атканы булмады. Кешеләр нинди генә начарлык эшләсәләр дә ул кешенең ниятен эзли, акларга тырыша иде.

Гел ятим, авыру балаларга акча җыешып, приютларга сәдака итеп өстәлләр әзерләп, игелекләр кылып торды.

Аллаһы Тәгаләгә сыенып яшәде, нинди генә борчуы булса да, Коръән укып тынычлана иде. Дин ягына бик җаваплы карады. Ачуланганда да: «Аллаһы Тәгалә дә гафу итә бит, ә мин ничек гафу итмәскә тиеш?» - дип әйтә иде.

Эше дип яшәде инде. Аның ялт иткән командасы, ярдәмчеләре күп. Көненә әллә ничәшәр банкет алып, Татарстанның төрле шәһәрләренә таралып эшләделәр. Әнисе, командасы аның эшен алга таба да дәвам итәр дип өметләнәм.

Лилия берүзе йорт җиткерде. Эченә матур ремонт ясап, шунда гөрләтеп яшәргә хыялланды. Аннан аның бик тә малай алып кайтасы килде. "Берәр кайчан минем Ризванчигым булачак», - дип әйткәне исемдә.  Бәлки яңадан кияүгә чыгуы да беренче чиратта шул бала табасы килү белән бәйле булгандыр», - диде Алия.

Фото: © Лилия Гафурованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«Тормышы җиңелләрдән булмады»

Алып баручы Алсу Фаракшина да Лилия белән даими язышып, аралашып яшәгән.

«Ачык күңелле, искиткеч тырыш Лилия белән блогер Юлия Нәбиеваның юбилеенда танышкан идек. Мин әлеге мәҗлесне алып бардым, Лилия искитмәле тәмле өстәлләр әзерләде. Шул чарадан соң аның белән якыннанрак аралаша башладык. Минем социаль челтәрләр аша акча җыеп, авыру балаларга, авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итәргә тырышуымны беләсездер. Андый очракларда шактый зур аудиториясе булган Лилиягә шактый еш мөрәҗәгать иткәләдем. Киң күңелле, үзе дә кешеләргә ярдәм итәргә ашкынып торган Лилия постларны берсүзсез урнаштыра иде. Әле яңа гына үзе дә янгын чыгып йортсыз калган танышларына 500 мең сумга якын акча җыеп, илтеп бирде.

Лилиягә җомга көнне шалтыраттым, телефоны тотмады. Безнең классташлар очрашуына өстәлләр әзерли алмасмы дип сорамакчы идем. Кичке 22.30лар тирәсендә «доступен» дип смс килде. Бу арада гел эштә күренде, аргандыр, борчымыйм дип шалтыратмадым. Ә иртән торсам, шушы коточкыч хәбәр… Әй, шалтыратасым калган икән дип үкенәм хәзер.

Юмор хисле, җиңел характерлы иде Лилия. Бик үткен телле, тиктормас иде бит инде. Әле үзе белән таныш булмаганда сторисларын карап, болай кылану яулыклы кызга килешми дип тә уйлап куя идем. Ә инде аралаша башлагач, мин аның бик эчкерсез, нечкә күңелле кеше икәнен аңладым.

Тормышы да җиңелләрдән булмады. Ничәмә-ничә еллар буе төрмәдәге ирен көтеп, баласының өсте бөтен булсын дип көне-төне эшләп… Әле бит дин юлында булды, биш вакыт намазын калдырмыйча, барысына да җитешеп, дөрес итеп яшәде.

Бөтен нәрсәне үзе табып, барысына да үз тырышлыгы белән ирешкән кеше ул. Хатын-кызның үз өстенә артыгын алуы да әйбәт түгел шул. Тормыш йөген тарту җиңел булмагандыр. Арган килеш юлда йөрүләр, табын әзерләүләр... Әгәр ире белән торып, аның канаты астында яшәсә, үз өстенә ул дәрәҗәдә күп җаваплылык алмас та иде, бәлки», - дип сөйләде Алсу.

«Сезне сагындым, күрәсем килә диде»

Блогер Юлия Нәбиева, Лилиянең дусты:

«Дөньядагы иң гадел, иң намуслы, иң ярдәмчел кеше иде Лилиябез. Даими күрешеп тору мөмкин булмаса да, беркайчан да элемтәне өзмәдек.

Әле җеназасы вакытында да сөйләшеп тордык. Күпме авырлыклар күреп тә, тормыштан зарланганын ишеткәнебез булмады. Гел уен-көлке сөйләшеп, тормыштан тәм табып яшәде.

Лилия белән соңгы тапкыр Казанда күрештек. Үзенә әйтмичә генә, Гүзәлне туган көне белән котларга килмәкче идек.  Сюрприз оештырасыбыз килде. «Без Гүзәлне котлап китәбез», - дип Лилиягә шалтыраттым. «Апа бүген Казанга була. Әйдәгез, шунда очрашыйк. Мин дә аның белән киләм, сезне сагындым, күрәсем килә», - диде. Соңгы тапкыр күрешүебез шул көнне булды.

Лилия үлгән төнне миңа Гүзәл икенче яртыда шалтыратып: «Лилиябез үлде», - диде дә акырып елый башлады. Ә мин, шайтан авызны ачкан кебек, берни әйтә алмыйм. Кабат инстаграмга кереп: «Төш күрдемме мин, син чынлап та шалтыраттыңмы миңа?» - дип сорадым. 

Лилиябезне җирләргә җыелган халык иде… Машиналар күп булганга хәтта трассага чыга торган юлда бөкеләр хасил булды.

Дөрес итеп көн иткән Лилиядән без чын мәгънәсендә үрнәк алып яшәдек. Арабызда шундый дустыбыз булды, аның белән аралашып яшәп калдык дип Аллаһка шөкер итәм», – диде Юлия.

«Үз эшенең остасы иде»

Лилия татар эстрадасының бик күп артистлары белән дә хезмәттәшлек итте. Үзләрен тәмле ризыклар белән сыйлаучы Лилияне дуслары социаль челтәрләрдә истә алды.

Артист Данир Сабиров: «Ул артист та, җырчы да, биюче дә түгел иде. Әмма үз эшенең остасы. Концерт вакытында сәхнә артынамы, өйгәме килә дә - ялт итеп табынын корып китә. Хәләл, тәмле, матур итеп. Ул әзерләгән ризыкларны реклама өчен видеога төшерергә дә өлгерми идек, шунда ук кунаклар табынны әйләндереп алалар иде. Эх, Лилия, бик кызганыч. Урының оҗмахта булсын. Якыннарыңа сабырлык телим», - дип язган.

Фото: © Данир Сабировның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Фирдүс Тямаев та: «Эх, дустым. Ике көн Чистай, тугыз көн Казан концертларымда барлык кунакларымны тәмле ризыкларың белән кунак итеп тордың. Синең белән дуслашып, туганлашып беткән идек. Эх, нәрсә булды соң! Синең көләч йөзең мәңге йөрәктә калачак. Урының оҗмах түрләрендә булсын. «Китмә» җырын башкарганда гел син күз алдымда булырсың, - дигән.

Лилия Гафурова үзенең соңгы сторисларын юлда төшергән. Ул анда Фирдүснең «Китмә» җырын тыңлап, аңа кушылып җырлап бара. «Китмә, ишетәсеңме, китмә», – дип өзгәләнә яшь күңел шушы юлда гомере өзеләчәген тойган кебек.  

Лилиянең хыяллары…

Социаль челтәрләрдәге соңгы постында Лилия мотивацияне каян алу, алдагы хыяллары турында язган булган.

«Минем өчен мотивация - туганнарым, тормышка ашырырга теләгән хыялларым. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән барысы да килеп чыгар дип уйлыйм. Балаларымның үземнән үрнәк алуын теләр идем. Әниемне уңышларым белән сөендерәсем, аның да хыялларын чынга ашырасым килә.

Күз алдымда зур, якты йортым, тулы гаиләм, яраткан эшем. Шушы картина миңа алга таба яшәргә, эшләргә көч бирә», - дигән ул.

Лилиянең әнисе, апасы, барлык якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмәнең гүрләре якты, урыны җәннәт түрләрендә булсын.

 

Фото: © Гүзәл Хөснетдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Фото: © Гүзәл Хөснетдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Поезд «Таврия» №75/76 сообщением Омск – Симферополь возвращается на привычный маршрут – с января он курсировал из Тюмени в связи с ремонтными работами на инфраструктуре

Несовершеннолетнюю автостопщицу из Карелии изнасиловали по пути в город невест

Возобновлено движение поезда из Симферополя до Омска

Дальнобойщик надругался над ребенком из Карелии в грузовике


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Пенза на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.