Добавить новость
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018 Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Мәшһүр милләттәшебез - Әхмәтҗан хәлфә

0 156
Ни кызганыч, фаҗигале үлем белән гомере өзелгән олуг шәхеснең тормыш юлы, хезмәте хәзерге буыннарга мәгълүм түгел. Әмма, Аллага шөкер, халкына күрсәткән игелекле хезмәтләре хакында мәгълүмат архивларда һәм язма әсәрләре «Әд-дин вә әл-әдәб», «Шура», «Укытучы» журналларында сакланган. Әхмәтҗан Мостафин 1860 елда Саратов губернасы, Кузнецк өязе (хәзер Пенза өлкәсенә керә) Татар Кынадысы авылында туа. Туган авылы мәдрәсәсендә белем алгач, 1890 елда Казандагы атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керә. 1894 елдан хаклы рәвештә татар университеты саналган «Мөхәммәдия»нең алыштыргысыз мөдәррисе һәм уку-укыту эшләре мөдире була. Әхмәтҗанның тырышлыгын, сәләтен һәм тормыштагы гаделлеген бик тиз сизеп алган мәдрәсә җитәкчесе — олуг галим Галимҗан Баруда аны үзенең ышанычлы фикердәше, якын ярдәмчесе итеп саный башлый һәм гомер буе үз бәясендә ялгышмый. 1908 елда Россия эчке эшләр министры карары белән Вологдага сөргенгә җибәрелгәндә Г.Барудиның мәдрәсә белән җитәкчелек итүне нәкъ менә Әхмәтҗан Мостафинга тапшырып китүе шушы ышанычның ачык дәлиле бит инде. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе хакында, шөкер, матбугатта хезмәтләр шактый басылып чыкты, конференцияләр дә үткәрелде. Шуңа күрә аның ачылу тарихына, шәкертләр тормышына тукталып тормыйм. Тик мәдрәсәдәге уку-укыту тәртипләре хакында гына бер-ике сүз әйтеп китәм. 1891 елдан ук «Мөхәммәдия»дә ысуле җәдид, ягъни яңа метод белән укыту гамәлгә керә. Мәдрәсәдә низам (тәртип) ныклы режимга салына: шәкертләр өчен тәртип кагыйдәләре төзелә, анарның тормышы махсус расписаниегә нигезләнә. Биредә Европа тибындагы мәктәпләрдәге кебек парталар, кара такталар, тарих һәм география карталары, плакатлар булдырыла. Мөгаллимнәр өчен мөнбәрләр (кафедралар) урнаштырыла. Шәкертләрнең киемнәренә дә үзгәрешләр кертелә: алар дәрестә — утырма якалы тужурка, башларына тигез түбәле кәләпүш киеп утыра. Мәдрәсәдә дини фәнәрдән тыш рус-европа гомуми белем бирү мәктәпләрендәге барлык дөньяви фәннәр дә укытыла. 1906 елдагы мәгълүматларга караганда, мәдрәсәдә 500дән артык шәкерт укыган һәм педагоглар коллективы да шактый зур — 20 дән артык мөгаллимнән торган. Кайбер фәннәр программада каралмаган булса да, өстәмә рәвештә укытылган. Мисал өчен, доктор Әбүбәкер Терегулов — медицина, гигиена; адвокат Сәетгәрәй Алкин — хокук, сәясәт; Йосыф Акчура — сәяси тарих (1905 елда), Фатих Әмирхан (үзе дә 1895-1906 елларда шушы мәдрәсәдә укыган) сәяси партияләр хакында дәресләр биргән. Әхмәтҗан хәзрәт үзе гарәп теле һәм педагогия фәннәрен укыткан. Педагогия фәнен укытканда ул динебезгә һәм көнкүрешебезгә якын булган Ислам дөньясы педагогларының хезмәтләренә мөрәҗәгать иткән. «Педагогия Гыйльмия вә гамәлия, — дип яза мөгаллим, — Россия мөселманнары дөньяви хәлләрендә тәрәккый итсеннәр өчен балаларын тәрбияләмәктә беренче һәм вә иң мөһим шарттыр… Имди без дә шул кабиләдән бер хезмәт булдыру касыды (нияте) берлән галәмәи Исламның бөек педагогларыннан мәрхүм Хәсән Тәүфыйк Мисрыйның педагогия китабын тәрҗемә илә „Әд-дин вә әл-әдәб“ мәҗәлләсендә бирергә карар бирдек». Бу зур хезмәтне ул «Әд-дин вә әл-әдәб», соңрак «Шура» журналларында тәрҗемә итеп бастыра һәм 1907 елда аерым китап итеп тә чыгаруга ирешә. «Мөхәммәдия»дә яңача укытуны кертү, көн тәртибенә яңа программаларга туры килүче яңа дәреслекләр белән тәэмин итү таләбен куя. Яңа дәреслекләр булдыруга Галимҗан Баруди башлап үзе керешә. Аның беренче китабы «Гыйльме әт-тәүхир» («Аллаһе Тәгаләнең берлеге турында тәгълимат») 1890 ел башында ук бастырып чыгарыла. Әхмәтҗан Мостафинның тел белеменә багышланган «Төрки сарыф» (Төрки дигәне татар телен аңлаткан) исемле зур хезмәте 1905 елда басыла. Хезмәтнең дәвамы буларак язылган «Төрки нәхүе»н ул 1914 елда бастыра. Болардан тыш «Милләт вә мәктәпләр тугрысында (1906), Иттихаде лисан — тел берлеге (1906), «Хат хакында мөляхәзө» (1907), «Мөсаувәр әлифба» (елы күрсәтелмәгән), «Тәгълим вә тәрбия» (1913), «Балаларны укыту турында бер ике сүз» (1915), «Гыйлем вә китап хакында» (1915), «Язуымызны төзәтү хакында» (1918) һәм башка әсәрләре, «Әд-дин вә әл-әдәб», «Шура», «Мәктәп», «Укытучы» журналларында чыгып килә һәм аерым китап та булып басыла. Мәгълүм булганча, XX йөз башында татар укучы яшьләренең мәктәп реформасы, уку-укыту процессларын европалаштыру өчен колачлы эш тарала. Бу эштә «Мөхәммәдия» шәкертләре — иң актив катнашучылар. Биредә 1901 елда яшерен «Иттихад» («Берлек») оешмасы төзелә. Аның максаты — бөтен Казан шәкертләрен иске, кадими мәдрәсәләрне үзгәртеп кору өчен көрәшкә туплау була. 1903-1904 елларда Фатих Әмирхан җитәкчелегендә әдәбият түгәрәге төзелә. Әлеге түгәрәкләрдә чыныгу алган шәкертләр арасында татар театрында уйнау фикере туа. Бу фикер тормышка да аша. 1903 елның декабрь аенда мәдрәсәдә Ф.Әмирхан, Әхмәтҗан хәзрәтнең үз улы Габдрахман Мостафин, Гыймай Нугайбәк, Хәлил Әбелхан, Солтан Рахманколый һ.б. катнашында Галиәсгар Камалның «Бәхетсез егет» драмасы буенча язылган спектакль куела. 1905-1906 елларда Россиядә борынгы милли кыйммәтләрне барлау һәм аларны үстерүнең яңа юнәлешләрен билгеләү барышында татар халкының иҗтимагый хәрәкәте җәелеп китә. 1905-1907 елларда әлеге хәрәкәткә оешкан юнәлеш бирүче Бөтенроссия мөселманнары фиркасе «Иттифак әл-мөслимин» оеша, аның программасын Идел буе, Урал, Кырым, Кавказ, Урта Азия, Әзәрбәйҗан зыялылары хуплый. Фиркане оештыруда турыдан-туры катнашучы Галимҗан Баруди «Иттифаюжың Үзәк комитетына сайлана. Әхмәтҗан Мостафин Түбән Новгород шәһәреңдә үткәрелгән III корылтайда мәктәп-мәдрәсәләрдә уку-укытуны үзгәртеп кору буенча төзелгән комиссия әгъзасы була. Комиссия съезд карамагына милли мәктәп турысында 33 маддәдән торган проект тәкъдим итә. Проект белем бирүнең бердәм системасын булдыру, мәчетләр каршындагы мәктәпләрне җәмгыять кулына тапшыру, барлык мәктәпләрне дәүләт һәм җирле үзидарәләр хисабына тотуны һ.б. тормышка ашыруны кирәк дип саный. Бу тәкъдимнәр хуплап каршы алына. Чөнки заман барышы татар мәгарифенә бу таләпләрне үзе үк куйган була инде. 1905-1906 елларда Казан, Уфа, Оренбург, Троицк, Әстерхан, Орск (Өре) Самара кебек шәһәрләрдә генә түгел, хәтта зуррак авылларда да мөгаллимнәрнең төрле җәмгыятьләре оеша. Бу җәмгыятьләрнең максаты уртак: татар мөгаллимнәренең тормышын, эш шартларын яхшырту, мәдрәсәләрдә уку-укытуга үзгәрешләр кертү, барлык уку йортлары өчен бердәм программалар, ә һәрбер сыйныф өчен аерым дәреслекләр хәзерләү, балаларны тормышка әзерләү өчен һөнәр мәктәпләре ачу һәм телебезне, әдәбиятыбызны камилләштерү һәм татар телендә дарелмөгаллимат ачу. Мөгаллимнәр өчен курслар да оештырыла башлый. Ниһаять, 1906 елның 13-16 октябрендә, 1907 елның 15 маенда мөгаллимнәрнең киңәшмәләре үткәрелә. Әмма һәр ике очракта да катнашучылар полициянең эзәрлекләвенә дучар була. Аларның күбесе кулга алына, уку әсбаплары тар-мар китерелә, мәдрәсәләрдә әледән-әле тентү үткәрелеп тора. Нәтиҗәдә 1908 елның маенда Галимҗан хәзрәтнең үзен, курслар оештыруда активлык күрсәткән энесе Салихҗан хәзрәт Галиевне (курслар Салихҗан мәдрәсәсендә ачыла), Габдулла мулла Апанаевны һәм сәүдәгәр Габделхәмит Казаковны губернатор әмере белән ике елга Вологда губернасына сөргенгә сөрәләр. Нәкъ шул вакытта мәдрәсә язмышы өчен тирән борчылу кичергән Галимҗан хәзрәт «Мөхәммәдия» язмышын тулысы белән Әхмәтҗан хәзрәт Мостафинга һәм энесе, мулла Габдрахман Галиевкә ышанып тапшыра да инде. Әхмәтҗанның үз хәле дә кыл өстендә диярлек була. 1909 елның 8 гыйнварында Казандагы жандарм идарәсе җитәкчесе К.И.Калинин «Мөхәммәдия» мөгаллимнәре Әхмәтҗан Мостафин, Шәһретдин Шәрәф, Фатыйх Зәбиров һәм Рәхим хәлфәне, панисламизм идеяләрен таратуда гаепләп, полиция департаментына донесение яза. Алар барысы да полициянең даими яшерен күзәтүе астына алына4 һәм 1911 елда барысы да эштән дә чыгарыла. Бу вакыйгалардан соң мәдрәсәдә мөдирлек вазыйфасы да үз өстенә төшкән Габдрахман мулла Галиев, мәдрәсәнең могьтәбәр попечителе Әхмәтгәрәй Әҗемев, мәхәллә кешеләре исеменнән күренекле җәмәгать эшлеклесе Әхмәтҗан Сәйдәшев, уку-укыту эшләренең, мәдрәсәнең авыр хәлдә калуын аңлатып, рәсми органнарга мөрәҗәгать итәләр һәм эштән чыгарылганнарны «вакытлыча гына» булса да эшкә кайтаруга ирешәләр. 1917 елгы Февраль революциясен Әхмәтҗан хәзрәт зур өметләр белән каршылый. Ул Вакытлы хөкүмәт шартларында туган вәзгыятьне милли тормышны җайга салу бурычын тормышка ашыруда әһәмиятле шарт итеп күрә. Тиз арада «Азат Русиянең азат угыл вә кызларына» мөрәҗәгать яза һәм болай ди: «Сезнең кулларыгыздан, күңелегездән иске хөкүмәтнең богаулары төште. Инде сез теләгән җәмгыятьләрегезне ясап җыела аласыз, теләгән эшләрегезне эшли аласыз, теләгән сүзләрегезне сөйли аласыз… Инде сездә булды дин азатлыгы, сүз азатлыгы, җыелу азатлыгы, эш азатлыгы… Кадерен белеңез. Мәңге бу дәүләтләрнең иясе булырсыз. Урынлы тота белмәсәңез, ул янә сезнең кулдан ычкыныр, тагын коллыкка кайтырсыз. Ул чакта иңде бәлки котыла да алмассыз». Әхмәтҗан хәзрәтнең хаклыгын тарих раслады. Инде сездә булды дин азатлыгы, сүз азатлыгы, җыелу азатлыгы, эш азатлыгы… Кадерен белеңез. Мәңге бу дәүләтләрнең иясе булырсыз. Урынлы тота белмәсәңез, ул янә сезнең кулдан ычкыныр, тагын коллыкка кайтырсыз. Ул чакта иңде бәлки котыла да алмассыз». Әхмәтҗан хәлфә сүздә генә түгел гамәли эштә дә активлык күрсәтә. 1917 елның 7 мартында Казанда татар җәмәгатьчелегенең зур җыелышы үткәрелә һәм анда Казан мөселман комитеты төзелә. Аның составына Садри Максуди, Ильяс һәм Җиһангир Алкиннар, Вәлидхан Таначев, Фуад Туктаров кебек күренекле сәяси эшлеклеләр белән беррәттән, Әхмәтҗан һәм аның улы Латыйф, энесе Әмин Мостафиннар керә. Әхмәтҗанның кызы Әминә Мостафина комитетның секретаре була. Мөселман комитетының программасы милли хәрәкәткә халыкның киң катлауларын тартуны күздә тота. 1917 елның 1-5 августында Казанның «Новый клуб»ы залында Россия мөселман укытучыларының икенче съезды эшли. Съездның көн тәртибенә куелган мәсьәләләр бик җитди: 1) мәктәпләрдә иҗтимагый фәннәр укыту, 2) 6 еллык ибтидаи мәктәп, дарелмөгаллимин һәм дарелмөгаллимәт программалары, 3) имля вә хат, 4) милли вә мәдәни мохтарият хакында, 5) укытучыларның мадди һәм мәгънәви җәһәдләре; дәреслекләр хакында, 6) мәктәптән тыш тәрбия һәм 7) укытучылар тарафыннан журнал чыгару һ.б. Әхмәтҗан Мостафин программалар, дәреслекләр хакында берничә тапкыр үтемле чыгышлар ясый, укытучылар өчен махсус журнал чыгарылмавына бик борчыла, съездда шул хакта да сүз кузгата. 1918 елны журнал «Укытучы» исемендә чыга башлый. Әмма ләкин 1918 ел — «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе ябылган, күренекле педагоглар эштән куылган ел. Журнал да ярты ел гына чыгып кала. 1917 елның 20 ноябреңдә Уфада Эчке Россия һәм Себер төрки-татар мөселманнарының Милләт мәҗлесе җыела. Әхмәтҗан Мостафин — Милли мәҗлес депутаты, дини эшләр буенча төзелгән комиссия әгъзасы. Әлеге орган, белгәнебезчә, Октябрь революциясенә тискәре мөнәсәбәттә була һәм Идел-Урал штаты оештыру турында карар кабул итә. Милли-мәдәни автономиянең башкарма органы — Милли идарә булдырыла, ул финанс, мәгариф һәм дини ведомстволардан тора. Әхмәтҗан Мостафин Галимҗан Баруди җитәкчелегеңдәге дини ведомствоның әгъзасы булып та сайлана. Кызганыч, милли идарә озак яшәми. РСФСР Милләтләр эше һәм Татар-башкорт комиссариатларының 1918 елдагы 21 апрель карары нигезендә таркатыла. Таркату хакында декретка Иосиф Сталин һәм Мулланур Вахитовлар кул куя. 1918 елның 23-31 маенда Үзәк мөселман комиссариаты карары нигезендә Бөтенроссия мөселман укытучыларының III съезды җыела. Ул Октябрь революциясеннән соң үткәрелгән беренче съезд була. Съезд татар мәдәнияте һәм мәгарифенең киләчәккә үсеш юлларын Совет властена яраклаштырып билгеләргә тиеш була. Шуңа күрә дә, аның көн тәртибенә советлар хакимиятенә мөнәсәбәт, мәктәпкәчә, мәктәптә һәм мәктәптән тыш тәрбия, яңача укыта торган укытучылар хәзерләү, укытучылар берлеге оештыру мәсьәләләре куела. Төп докладны Үзәк мөселман комиссариаты вәкиле Галимҗан Ибраһимов ясый һәм үз чыгышьшда 1917 елның апрелендә Газиз Гобәйдуллин җитәкчелегендә төзелгән Укытучылар берлеген таркату кирәклеге хакында әйтә. Берлек озакламый таркатыла да. Әмма бу съездның тарихи әһәмияте шунда: биредә татар әдәби теле һәм орфографиясе үсеше, татар мәдәнияте хакында фикерләрне бергә туплап өйрәнү өчен фәнни коллегия төзелү мәсьәләсе күтәрелә. Нәтиҗәдә, 1918 елның 2 июнендә Ә. Мостафин, Х.Бәдигый, Г. Шәрәф һәм Үзәк мөселман комитеты вәкилләре Галимҗан Ибраһимов, Мулланур Вахитовлар катнашында фәнни коллегия төзелә. Әхмәтҗан Мостафинның 1918 елдан соң хезмәтен тулысынча ачыклап булмады. Әмма педагогик эшчәнлеге туктамагандыр диясем килә. Болай дип уйларга нигез дә бар, чөнки 1927 елда, Исхак Рәхмәтуллин (бу вакытта Халык мәгарифе комиссары) мөгаллимнәрдән Әхмәтҗан Мостафин, Фатиха Аитова, Гайшә Терегуловаларны һәм укытучы Фәхрелислам Рәшидовны күпьеллык педагогик эшчәнлекләре өчен персональ пенсиягә тәкъдим итә. Пенсия бирелми, әмма аларның хезмәтләренә бик югары бәя куела. Монысы да бик мөһим. Ә. Мостафинның тагын бер игелекле эше хакында әйтми китү мөмкин түгел. Ул 1919 елда Г.Баруди белән бергәләп Казанда 18 нче мәчет (Кабан арты) төзүгә рөхсәт алуга ирешә. Бу вакытта Татарстан хөкүмәте белән милли җанлы Кашшаф Мохтәров җитәкчелек итә һәм мәчет төзелүгә үзе дә теләктәш була. Әхмәтҗан хәзрәт шушы мәчет өчен хәзерге Ирек мәйданында булган һәм янган театрның иске кирпечләренә хәтле үзе кырып, төзәтеп йөри. Мәчет 1927 елда ачыла, беренче намаз аның җитәкчелегендә укыла. Мәгълүм булганча, мәчет 1930 елда ябыла һәм яңадан 1991 елда гына ачыла. 1931 елда Әхмәтҗан Мостафин, кулак-муллалар төркемендә катнашуда гаепләнеп кулга алына, бөтен мал-мөлкәте тартып алына. 1933 елда эш туктатыла. Әмма 1938 елның 10 гыйнварында ул кабат кулга алына һәм атып үтерелә. Бөтен гаиләсе, туганнары белән милләткә хезмәт иткән шәхеснең гомере әнә шулай өзелә. Мәшһүр мәгърифәтчебезнең рухы җәннәттә булсын!




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Орск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.