Добавить новость
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013 Март 2013
Апрель 2013
Май 2013 Июнь 2013 Июль 2013 Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013 Ноябрь 2013 Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014 Май 2014 Июнь 2014 Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014 Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016 Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

«Ут эчендә татар кызлары»: Сабада көчле рухлы, батыр хатын-кызларны искә алдылар

0 190

Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызларны барлау, аларның исемнәрен, тормыш юлын өйрәнеп, тарихта калдыру өчен, конференциянең нәкъ менә шушы юнәлеше булдырылган. Катнашучылар Балтач, Арча, Мамадыш, Зәй, Чистай, Балык Бистәсе районнарын колачалады. Әлеге юнәлеш «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Кадрия Идрисова теләктәшлеге белән булдырылган. Конференция Татарстан Язучылар берлеге белән дә берлектә уздырылды.

Без, Казаннан килүчеләр, сәгать 7 нче яртыда юлга кузгалып, 8дә Саба районы китапханәсе янында идек инде. Кунакларны Саба районы китапханәләр челтәре директоры, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Саба җирлеге бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Билалова каршы алды. Ләйсән ханымга сокланмый мөмкин түгел. Күңеле белән әдәбиятны яраткан, аннан үзе тәм табып, башкаларга да әдәбиятның матурлыгын, сүз тәмен җиткерергә тырышып яшәүче ул. Һәркем белән дә «тәмле» итеп, туган телебезгә гашыйк итәрлек итеп сөйләшүенә сокланып, китапханә артындагы мәйданга уздык. Биредә заманча, уңайлы гына парк эшләп куйганнар. Китап киштәләренә дә урын бар монда. Ләйсән ханым әйтүенчә, теләге булган кеше шушында китап калдыра, укып торырга ала да икән. Уңайлы урын. Үзе табигать, үзе китапханә.

Кунакларны сәламләргә Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов та килгән иде. Үткәнне барлаучы, тарихны өйрәнүче милләттәшләр белән күрешергә дә вакыт тапкан район башлыгы. «Безгә карата тәкъдимнәрегез булса – бик әйбәт. Әгәр «сездә әйбәт» дип әйтәсез икән – ышанмыйм, сез безгә яшәргә күчмичә. Әйбәт җиргә күчәсең бит инде», – дип, шаяртып, кунакларга мөрәҗәгать итте район җитәкчесе.

Конференция кунакларына, иң элек, Габдулла Тукай һәйкәле янында Марат Әмирхановның әсәрләре нигезендә шагыйрь тормышы белән таныштыру, соңрак китапханә бинасында Әбрар Кәримуллинның балачак, яшьлек еллары театральләштерелгән тамаша белән тәкъдим ителде. Сабалыларның осталыгын да билгеләп үтәргә кирәк. Артистлар уеныннан ким түгелләр.

Кем ул Әбрар Кәримуллин?

Әбрар – Саба районы Чәбья-Чүрчи авылы егете. Кабере дә, үзенең васыяте буенча шушы авылда. Бәләкәй Әбрар бик яшьли әнисез кала. Аңа әле 5 яше дә тулмаган килеш әнисе үлеп китә. Кечкенәдән кызыксынучан, зирәк, зиһенле булган, диләр аның турында.

Бөек Ватан сугышы елларының авырлыгын да үз җилкәсендә татый егет. 4 ел сугышта булып, 3 тапкыр яраланып, 1947 елда гына туган ягына әйләнеп кайта. Кайткач, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Хезмәт юлы да шушы институтта башлана. Кызу холыклы, бәхәстә артка чигенүне белмәүче, аеруча милли мәсьәләләрдә үз фикерен үткен итеп әйтә белүче булган, диләр аның хакында. Япониягә кадәр барып, татар кулъязма китабын өйрәнүе дә – моңа мисал.

«Әгәр дә «иртәгә татар теле юк» диләр икән, мин иртәгәгә кадәр яшәмим. Бүген үләм. Аннан башка минем тормышымның мәгънәсе юк. Без сезнең белән – милләтебезнең уллары һәм кызлары. Әгәр дә сезгә «иртәгә татар теле юк, татар милләте юк» диләр икән, сез ни өчен алайса ул балаларны үстерәсез, ни өчен иген игәсез, ни өчен йортлар төзисез, мәчетләр саласыз?» – бу сүзләрне милләтенең язмышына битараф кала алмаган Әбрар Кәримуллин әйткән.

Әбрар Кәримуллин – милләтенең гомерен озайту өчен үз гомерен фида кылган шәхес. Шулай булмаса, аның исемендәге конференция уздырылмас та иде.

Батыр йөрәкле Рокыя Сәлахова тарихы

Конференциядә катнашучылар эзлекле эзләнү эше алып барып, кызыклы чыгышлар тәкъдим итте. Кайберләре үзләре сайлап алган хатын-кызның язмышын, батырлыкларын конференция кысаларында гына түгел, даими өйрәнә икән. Төрле чыганаклардан кызыклы материалларны табып-эзләнеп торалар.

Арча районы Урта Пошалым авыл китапханәчесе Гөлназ Галимҗанова да әнә шундыйлардан. 27 ел китапханәдә эшләүче ханым хезмәт юлының бер өлешен авылдашларының тормыш тарихын барлауга багышлый.

«Фәнни эшемнең герое минем авылдашым, күршем – Рокыя Сәлахова. Бөек Ватан сугышындагы кешеләрне якыннан белгән соңгы буындыр без», – ди Гөлназ Галимҗанова.

Рокыя Сәлахова – мәктәпне алтын медаль белән тәмамлап, Казан медицина мәктәбендә шәфкать туташы һөнәре алган кыз. Укып бетерүгә, Рокыяны Казанның Бутлеров урамындагы хастаханәдә балалар бүлегендә эшкә калдыралар. 1941 елның җәй башында Рокыя, 1 ел эшләгәннән соң, беренче ялын алып, туган авылы Пошалымга кайта. Әмма ял итәргә мөмкинлек чыкмый. Илгә авыр хәбәр килә: сугыш башлана. Рокыя да ярдәм итәргә тели, сугыштан читтә каласы килми аның. Казанга барып, хәрби-кыр госпиталендә эшләргә теләген белдереп гариза яза. Менә шулай кыз Ватанны саклаучылар сафына баса.

Июльнең беренче көннәрендә фронтка килеп җитеп, сугыш кырыннан 5-10 километр ераклыкта гына урнашкан госпитальдә эшли башлыйлар. Икешәр тәүлек операция өстәле артында басып торырга туры килгән чаклары да еш була. Рокыя дары исенә дә ияләнә. Сугышчыларга беренче ярдәм күрсәтеп, аларны ут эченнән алып чыккан шәфкать туташы ул.

Рокыя хатларыннан өзекләр:

«Мине хирургия бүлегенең операция бүлмәсенә билгеләделәр. Эш җиңел түгел, диләр, ярый инде, эшкә генә түзәрбез, исән-сау кайтсак. Вакыты шул. Әни, без фронттан ерак түгел бер шәһәргә килеп туктадык һәм шунда госпиталь кордык. Авырулар бар инде...» 20.07.1941

«Әнкәй, мине өлкән шәфкать туташлары бик яраталар. Менә 1 май көнне мактап газетасына яздылар, яхшы эшли, дип. Бәйрәм саен начальниклардан благодарность алам». 7.05.1942

«Бервакыт Рокыя, яралы сугышчыларны госпитальгә озата барганда, чолганышта кала. Немецларга каршы ут ача. Кызга сугышчылар да булыша. Фашистлар чигенә. Мәскәү янындагы каты сугышларда батырлык һәм кыюлык күрсәткәне өчен, Рокыя Сәлахова «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Аны гвардия частенә күчерәләр һәм гвардия өлкән сержанты дәрәҗәсенә күтәрәләр. Рокыя җиңелчә яралана, ләкин ярасы төзәлеп бетүне дә көтмичә, яңадан алгы сызыкка китә. Сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен, аңа берничә тапкыр рәхмәт белдерелә», – ди Гөлназ ханым.

Сугыш булса да, дуслык, яшьлек үзенекен итә, танышу-аралашулар да булып тора фронтта. 1943 елның җәендә Орел – Курск юнәлешендә барган көчле бәрелешләр вакытында, Рокыя якташын – Арчадан килгән разведчик егетне очрата.

«Наҗия! Сиңа фронттан кайнар сәлам! Мин монда – алгы сызыкта – сугыш кырында, яралыларны алып чыгам. Күп кенә сугышчылар миңа рәхмәт әйтәләр. Араларында безнең якташлар да бар. Көннәрнең берендә Арча егете очрады. Аның белән кабат очрашырга сүз бирдек. Әмма ул разведчик кабат күренмәде, мөһим задание белән дошман тылына киткән. Мин аны һаман көтәм, Наҗия!» 1943 ел. Декабрь», – дип яза Рокыя туган ягына сәлам хатында.

1945 елда Рокыя Сәлахова, граната кыйпылчыгы тиеп, авыр яралана. Рокыяның сәламәтлеге көннән-көн начарлана. Ул 1945 елның 6 маенда, иртәнге сәгать 7дә вафат була.

Җиңү таңын каршыларга 3 көн генә калган була, югыйсә. Рокыя үзе туган илгә, Татарстанга кайта алмаса да, даны кайта. Югары Пошалым авылының үзәк урамы Рокыя Сәлахова исемен йөртә.

Наилә Вәлиева язмышы

«Саба районыннан Бөек Ватан сугышына киткән хатын-кызлар арасында Наилә Вәлиева да була», – диде чыгыш ясаучы Рәзинә Дәминова. – Конференциядә беренче тапкыр катнашуым, бу эшкә бик теләп алындым, героемның язмышы да гаҗәеп тетрәндергеч».

Наилә – Саба кызы. 1 яшендә үк әнисез кала. Әтисе Нигъмәтҗан хатыны Шәмсебәдәр вафат булгач, аның сеңлесе Салихәгә өйләнә.

Наилә мәктәптән соң Кукмарада шәфкать туташлары курсын уза Укып бетергәч – шәфкать туташы, соңрак орлыкчылык лабораториясендә лаборант булып эшли. Ләкин тыныч көннәр озакка бармый. Әтисе, аяк тамырларына бик нык суык тиеп, гражданнар сугышыннан инвалид булып кайта. Наилә әтисен дәвалый. Әтисе кызына бик еш кына: «Беләсеңме, шушы минутларда күпме лачындай егетләр кан эчендә ята. Алар менә синең кебек йомшак куллы шәфкать туташларының ярдәменә мохтаҗ. Синең урының госпитальдә булырга тиеш, кызым», – дип әйтә. Моның турында бик күп уйлана кыз. Озак та үтми, район хәрби комиссариатына барып, үзен сугышка җибәрүләрен сорый. Саба районыннан Наилә белән яңадан 3 шәфкать туташы үз теләкләре белән сугышка, яралыларга ярдәм итәргә китәләр.

«Поездга йөзләгән яралы сугышчыларны алып кереп урнаштырабыз. Алар арасында нинди генә тән җәрәхәте алганнары юк иде. Сөякләре сынганнарына тизрәк гипс салырга тырышабыз. Ул елларда яраларны бәйләргә марлялар җитми. Төн буе аларны юып киптерәбез. Медик кеше өчен иң авыры: синең кулыңда тилмереп, үлеп баручы кеше алдында үзеңнең көчсезлегеңне аңлау. Әмма аларның гомерләрен 2 генә сәгатькә булса да озайту өчен, соңгы көчебезгә кадәр тырыштык», – дип әйтә торган була Наилә ханым.

Сугыш беткәч тә, тиз генә туган йортына кайтырга туры килми аңа. Тик монда да сынатмый кыз. Эвакуацион госпитальдә шәфкать туташы булып эшли, соңрак урын өстендә генә ята торган сугышчыларны дәваларга билгелиләр үзен. Бу төр авыруларга хәлләрен җиңеләйтү өчен, наркотик уколлар кадыйлар. Авырулар, палатага керүче шәфкать туташының кулында шприцы булмаса, авыртуларына чыдый алмыйча, кулларына ни эләксә, шуны шәфкать туташларына ата торганга әйләнә. «Баш исән чакта туган якларга кайтасы иде», – дип уйлый Наилә ханым. Әмма кайту да җинелләрдән генә түгел. Госпитальдән бер авыруны үзең белән алып кайтып, карарга әзер булсаң гына, туган якка юллар ачык. Наилә апа, ризалашып, үзе белән Харис исемле егетне ала. Харисның авыруы җитди, ярты ел да яши алмас, дисәләр дә, Наилә Вәлиева булдыра алаганча аның сәламәтлеген кайгырта, гомере өчен көрәшә. Алар язылыша, уллары Илдар туа.

Наилә ханым, һөнәренә тугры калып, 75 яшенә кадәр Саба район үзәк шифаханәсендә, операцион бүлектә шәфкать туташы булып эшли. Ишеген шакыган бер генә авыруны да кире борып чыгармаган батыр татар хатыны ул.

Өммегөлсем Тимершина тормыш юлы

Арча районы Шурабаш авылыннан Рания Гәрәева исә авылдашы Өммегөлсем Тимершина турында мәгълүмат туплаган.

«Гөлсем апа уңган, чибәр, алдынгы, җыр-биюгә һәвәс комсомолкаларның берсе була. Сугыш башлангач, окоп казу, урман кисү, гомумән, барлык ирләр эшен җигелеп эшләүчеләрнең берсе ул. 1942 елның июль аенда фронтка китә, зенитчик була. Дошман самолетларының һөҗүме вакытында каты яраланып һәлак була. Табиблар аның тәнендә 14 яра эзе саныйлар. Үләренә 15 көн кала сугыш кырыннан язган соңгы хаты да сакланган», – ди Рания ханым.

Батыр хатын-кызларыбызның хезмәтен дәвам итүче яшьләребез бүген дә бар. Арча районы Шурабаш авылы кызы Лада Уразаева да – әнә шундый курку белмәс, батыр йөрәкле кызларыбызның берсе. Лада 2023 елда, контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына киткән.

Конференция программасы чыгышлар белән генә чикләнмәде. Җиңүчеләрне бүләкләү өлешеннән соң, оештыручылар тарафыннан бай эчтәлекле программа әзерләнгән иде. Саба район китапханәсендә, Саба туган якны өйрәнү музеенда да булдык.

«Әби һәрвакыт эссе мунча керергә яратты, каты чәй эчте»

Аннары юлыбыз Иләбәр авылына килеп тоташты. Биредә Зариповлар гаиләсе белән якыннан таныштык.. Казан ханлыгы чорындагы Өтернәс шәһәрлегендә, тарихи Калатау итәгендә кунакларны Иләбәр авылы халкы җыр-биюләр белән каршы алды. Зариповлар гаиләсе белән дә шунда очраштык. Сәгыйть абый белән Гөлфия апа Зариповларның хезмәт юлы авыр сугыш елларына туры килә. Берсе – шофер, икенчесе – терлек караучы булып гомер буе туган авылларында хезмәт итәләр. 4 ир бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә уллары җаваплы урыннарда җитәкче вазыйфаларын башкара. Гөлфия апа – «Хезмәт Кызыл байрагы» орденына да ия булган шәхес. Балаларын, оныкларын да үз үрнәгендә тырыш, максатчан итеп тәрбияләгән.

«Игенче» хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Зарипов Гөлфия апаның оныгы булып чыкты.

Әбиләренең истәлеген бүгенге көндә дә хөрмәтләп яши алар. Кыйблага таба агучы «Гөлфия» чишмәсе дә нәкъ менә Гөлфия әбигә багышлап ачылган. Без дә чишмә суыннан авыз иттек. Әбиләренең истәлеге итеп, аның яратып кулланган кайбер әйберләреннән кечкенә генә музей да булдырганнар.

«Биредә – әбинең 1994 елдан бирле җыйган мөселман календарьләре. Ел саен әби туган көненә календарь соратып ала иде. Түкми-чәчми кат-кат укыды аларны. Бу миллекләр дә тиктомалдан гына түгел», – дип, якында гына күргәзмә итеп куелган миллекләргә күрсәтә Алмаз. «Әби һәрвакыт эссе мунча керергә, чабынырга яратты. Чәйләр күргәзмәсен дә әбиебез истәлегенә куйдык. Гөлфия әбиебез гел каты, сөтле чәй эчә иде. Каты чәй эчсәң гомерең кыска була, дип әйтүчеләр дә бар. Әбибебез мисалында күрсәтәбез килә: 93 яшенә кадәр йөгереп кенә йөрде», – ди, горурланып, Гөлфия апаның оныгы.

Иләбәр авылында яшьләр дә авылны ташлап китми, шушында тормыш кору җаен карый, ди Алмаз Зарипов. Авылда калган яшьләрдән генә торган 2 яңа урамнары бар икән инде, өченчесе дә барлыкка килү этабында, ди җитәкче.

«Бәхет акчага гына терәлмәгән»

«Ананы олылаган җирдә бәхет тә, бәрәкәт тә була», – ди Кадрия ханым Идрисова. Иләбәр авылында да шушы сүзләрнең ачык мисалын күрдек. Нәкъ менә шуңадыр да, яшьләре дә туган нигез белән элемтәдә булып, авылда төпләнеп калу ягын карый.

«Кыйбласы сакланган гаилә белән таныштык. Оныклары әбиләренең исемен мәңгеләштерү эшендә йөгереп йөриләр икән, димәк, әби үзенә хөрмәт калдыра белгән. Чын ана, әби була белгән. Тәрбияне кирәк чакта ныклык белән дә бирә белгәндер, үзе дә яхшы үрнәк күрсәткәндер, дип уйлыйм. 6 ир-ат белән гомер иткән: 4 улы, ире, бабай. Кирәк вакытта йомшаклыгын да, катылыгын да күрсәтә белгән. Шуңа күрә, бүгенге көндә малайлары-киленнәре, оныклары да аны хөрмәтләп, тезелешеп тора, киленнәре аңа багышлап мөнәҗәт әйтә, оныклары шигырь чыгара. Анасын хөрмәтләгән кешене Аллаһ Тәгалә дә хөрмәтләр, ди. Безнең халыкта «әнинең ризалыгын, бәхиллеген алып кал» диләр бит. Ата-ана бәхиллеген алган баланың бәхете була. Күп очракта бәхетне акчага кайтарып калдырырга яратабыз, ләкин ул акчага гына терәлмәгән», – диде Кадрия Идрисова да.

Саба төбәгендә батыр, тырыш хатын-кыз үрнәкләрен күрдек. Батыр хатын-кызлар гомер-гомергә ил терәге булып кала.

«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы килгән кунаклар белән берлектә шундый фикергә килде: Татарстан буйлап һәм чит регионнарның һәр җирлегендә Бөек Ватан сугышында катнашучы хатын-кызларыбызны барлау бурыч итеп куелды. Бу – аларның исемнәрен тарихта калдыру өчен яхшы гамәл. Чөнки сугышта катнашкан хатын-кызларыбызны якыннан белүчеләрне табу көннән-көн кыенлаша.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Воронеже впервые пройдёт межрегиональный «Кубок Защитников Отечества» по нардам

Орловские спортсмены стали призёрами Кубка Всероссийской федерации кобудо

Благодатный огонь встретили в Ульяновске

Чемпионат и первенство России по муай сиам прошли в Орле


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Орёл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.