Казан янында «Орловская усадьба» кунак йорты янган
0
177
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Павел Климчак). Лаеш районының Орел авылында, Камская урамында урнашкан «Орловская усадьба» кунак йортында янгын чыгуы турындагы хәбәр 101 янгын сагы номерына кичә кич килгән. Урынга ут белән көрәшүчеләр юл тоткан, алар килеп җитү белән шунда ук янгынны сүндерергә керешкән. Нәтиҗәдә, беркем дә зыян күрмәгән. Белгечләр янгынның сәбәпләрен ачыклый. Ут белән көрәшүчеләр ялкын телләренең күрше йортларга күчүенә юл куймаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.