Добавить новость
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013 Март 2013
Апрель 2013
Май 2013 Июнь 2013 Июль 2013 Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013 Ноябрь 2013 Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014 Май 2014 Июнь 2014 Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014 Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016 Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Ул гомерен әтисенең васыятен үтәүгә багышлады: Шаһинур Мостафин вафатына бер ел

0 474
Гомерен эзтабарлыкка багышлаган  Шаһинур Мостафин әдәбиятта, тарихта нәкъ менә эзтабар язучы буларак калачак. Күп еллар ул ТР Язучылар берлеге каршында «Хәтер Яктысы» эзләнү экспедициясен җитәкләде ул. Соңгы өч елда гына экспедицияләргә йөрмәде. 1983 елдан башлап, ул сугыш булган бик күп урыннарда — Балтыйк буе һәм Кавказ республикалары, Украина, Брянск, Волгоград, Орел, Ленинград, Львов, Мәскәү, Псков өлкәләре, Карелия, Германия, Польшада йөреп, шунда һәлак булган солдатларның каберләрен барлады, язмышларын өйрәнде. Язучы белән еш кына менә шул сәяхәтләре турында сөйләшә идек. Кая гына барсак та, бөтен җирдә яхшы мөнәсәбәт күрсәттеләр. Кат-кат шуңа инанабыз: татарларны бөтен җирдә хөрмәт итәләр. Шул ук Украинага барсаң да, Польшада булсаң да. Безнең солдатлар турында бик якты фикерләр ишетәсең, — дия иде ул. Шаһинур абыйның эзтабар булып китүенә әтисе сәбәпче. Әтисе — Әхмәтсафа Мостафа улы Мостафин, Бөек Ватан сугышында исән кал­ган 9 «матросовчы»ның бер­се. 28нче гвардияче укчы ди­визиянең 235нче укчы полкы рядовое, автоматчы булган ул. 1943 елның 15 октябрендә Псков өлкәсенең Невель районындагы Горушки авылын фашистлардан азат иткәндә, дошман дзоты амб­разурасын күкрәге белән кап­лаган. Һәм… Ходайның рәхмәте белән исән калган. Әтине башта үлгән дип уйлыйлар, — дип сөйләгән иде Шаһинур абый. — Җирдән кара янган кулы гына чыгып тор­ган чөнки. Балчык белән тома­ланган, канга баткан гәүдәсен актарып алгач, яшь солдатның исән икәнен күреп шаккаталар. Аннан тиз генә госпитальгә алып китәләр. Җиде ай дәвалана ул. «Әти-әнисе җирләсен», — дип, әтине туган ягына — Мама­дыш районы Арташ авылына җибәрәләр. (Хәтта аерым шәф­кать туташы да билгелиләр.) Шунысын да әйтим: күрсәткән каһарманлыгы өчен әти Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Шәфкать туташы сукыр, көчкә йөрүче әтине җитәкләп туган йортына кайтарып куя. Дәү әни­нең, барлык туганнарның ул ча­гында ниләр кичергәнен сөйләп тә, язып та аңлатырлык түгел… Әти сугыш турында сөйләргә яратмый иде. Бары соңрак, миңа 17 яшь тулгач, бер әманәтен җит­керде. Һич онытасым юк, Бөек Җиңүнең 20 еллыгын билгеләп үткән көн иде ул. Шул көн хөрмә­тенә бакчада 20 төп алмагач утырттык. Бик сөенгән иде шул чакта. — Улым, минем кебек дошман утын каплап та исән калган ке­шеләр бармы икән, шуны белеш әле, — диде ул. Әтигә: — Белешәм, — дип сүз бирдем. Һәм шул көннән башлап сугыш каһарманнарын эзләүне үземә бурыч итеп алдым… Шаһинур абый әтисенә биргән вәгъдәсен үтәгән — Бөек Ватан сугышында исән калган «матросовчы»ларны эзләп тапкан. Әтисе белән барлыгы тугыз шундый батырны ачыклаган. Алар турында күп итеп мәгълүмат җыеп, 2015 елда «Ядрәләрне эреткән йөрәкләр» исемле китап бастырып чыгарган иде.  Мамадыш герое Шаһинур абый Мостафин турында берәү дә начар сүз әйтмәс. Гади, тыйнак, тәмле телле иде ул. Аның: «Рәхмәт, рәхмәт», — дип әйтүен язучылар яратып мәзәк итеп сөйли. Әдәпле кеше иде. Эшнең тыгыз чагын күрсә, тиз генә борылып чыгып китә. Нигездә, болай, узып барышлый хәл белергә керә. Бик аяныч, әнә шулай хәл белүчеләр елдан-ел азая… 2019 елның җәендә Шаһинур абый белән аның туган ягы — Мамадыш районының Арташ авылына кайттык. Менә шунда эзтабар язучыны яңа яктан ачтым! Беренчедән, Шаһинур абый матур җырлый булып чыкты. Казанга кайтканда юл буе җырлады. (Әйтмәсә дә аңлашыла иде — туган авылына аяк баскач, ул яшәрде, яңадан туган кебек булды.) Икенчедән, аның авылдашларына булган хөрмәтен, мөхәббәтен күреп гаҗәпләндем. Иң мөһиме — бу мәхәббәт ике яклы иде. Кайсы гына йортка керсәк тә, эзтабар язучыны колач җәеп каршы алдылар. Урамда кем генә очраса да, кочаклап исәнләштеләр. Арташ — зур авыл түгел, иллеләп хуҗалык кына. Башлангыч мәктәбен дә берничә ел элек ябып куйганнар. Халык өчен кирәкле урыннардан — сиксән биш ел элек төзелгән клуб бинасы һәм мәчет кенә бар. Иман йорты ике ел элек төзелгән, заманча. Әлеге биналар бер-берсе белән янәшә үк тора, ул миңа ике гасырның бергә кисешкән ноктасы кебек тоелды. Мәчетне Казан егете, тамырлары Арташтан булган эшкуар Илнур Усманов салдырган. Шаһинур абый белән шул иман йортында булдык. Туган авылында шундый мәчет салынуга, әй канатланып, сөенеп сөйләде ул! Менә шушы зур булмаган авыл Шаһинур абый өчен җәннәт почмагына тиң иде. Ул хәтта исән чагында васыять тә калдырган: «Мине туган авылым зиратына — Сабантуй мәйданына каратып җирләгез…» Шулай эшләделәр дә… Арташтан кайткач, мамадышлыларга бүтәнчә карый башладым. Әдәбиятны, сәнгатьне аңлаган халыкның күңеле тирән була. Ә бит ул бөтен якка да хас сыйфат түгел. Моннан берничә ел элек, атаклы бер шагыйрьнең кече ватанына кайтырга туры килде. Шунда берәү: «И, шигырь язу эш булдымы? Йорт салса, мал үстерсә, шахтада эшләсә, вәт ичмасам хезмәт! Такмак язу нәрсә ул?!» Шул сүзләр әле дә колакта яңгырап тора. Ә Арташта Шаһинур абыйны күтәреп кенә йөртмәделәр! Менә бу халыкның тәрбиясен, эчке дөньясын күрсәтә. Авылга кергәндә, Шаһинур абыйның әйткән сүзләре язылган элмә такта тора иде. Кыскасы, арташлылар, гомумән, мамадышлылар, Шаһинурлы булулары белән горурлана, дип кайттым… Шаһинур абыйның икенче хатыны (беренчесе фаҗигале төстә һәлак булган) Фирая апа Маликовага шалтыраттым. Картайган көндә кушылып, ун ел бәхетле гомер кичергәннәр. Шаһинурны үләр дип уйламадык, — диде Фирая апа. — Соңгы көннәрендә дә зарланмады, төшенкелеккә бирелмәде. Гаҗәп якты, яхшы күңелле кеше иде. Аның берәү турында да начар сөйләгәнен белмим. Әүлия булгандыр… Фирая апа шушы көннәрдә зур чарага — Шаһинур Мостафинны искә алу кичәсенә әзерләнеп йөри. Башта язучының төп нигезендә Коръән уку — ел ашын уздырачаклар. Кичке биштә исә авыл клубында мәдәни чара узачак. Шаһинурны белгән, хөрмәт иткән кешеләрне Арташка чакырабыз, — диде Фирая апа.    




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Силы ПВО уничтожили 347 БПЛА над регионами России за прошедшую ночь, сообщили в Минобороны

В период с 21:00 мск 6 мая до 7:00 7 мая средства ПВО перехватили и уничтожили 347 беспилотников самолетного типа над российскими регионами, сообщило Минобороны РФ

Жителей Москвы и Подмосковья предупредили о сильных дождях вечером 10 мая

Александр Коц: Новости "перемирия Зеленского"


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Орёл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.