Добавить новость
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016
Апрель 2016
Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

«Бурычыбыз – сезне табышлы итү»: Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены башланды

0 240
  • Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов инициативасы белән 2012 елда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты «Россиянең татар авыллары» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын оештырды. Һәм быел ул 14нче тапкыр үткәрелә.

Җыенның ачылу тантанасында иң беренче сүз Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыевка бирелде.

Быел Бөтендөнья татар конгрессының эшли башлаганына 34 ел була, күп кенә чараларыбыз, җыеннарыбыз бар. Һәрберегезгә килгәнегез, милләтпәрвар булганыгыз өчен рәхмәтемне әйтәм. Без Россия күләмендә 4200 татар авылы бар, дибез. Аларның кайберләрендә 15-20 кеше яши, тик, шуңа да карамастан, без аларга ихтирам йөзеннән, оешмабыз, вәкилләребез аша аларга квоталар биреп чакырабыз. Быел 37 өлкәдән кунаклар килде. Рифкать Нургали улы Фәннәр академиясендә 450 урын бар, диде. Хәзер зал тулы, димәк, шуның кадәр делегатыбыз инде биредә. Җыенга чакырылган 600 кунагыбыз иртәгә татар авылларын комплекслы үстерү тәҗрибәсе белән танышу өчен Сарман һәм Тукай районнарына барачак. Ә 31 март көнне пленар утырышта Татарстаннан да күп кенә делегатлар киләчәк, 900 кеше булачак.

Җыенга кемне, нигә чакырасыз, дигән сораулар еш яңгырый. Җыенга һәр делегат Бөтендөнья татар конгрессының чакыруы нигезендә, беренчедән, татар буларак килә. Икенчедән, безнең татарлар булган җирдә төрле чаралар була. Ә сезнең өчен татарлык ул – эшкуар булу. Һәрберегезнең эше татар авыллары белән бәйле. Монда кайда яшәү мөһим түгел, эшкуарлык татар авылы белән бәйле булу хуплана. Өченчедән, без, монда килеп, бер-беребез белән аралашабыз һәм үсеш юлларын эзлибез. Дүртенчедән, безнең бурычыбыз, теләгебез – сезне табышлы итү, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Аннары Бөтендөнья Татар конгрессының Милли шура рәисе катнашучыларга Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медален тапшырды. Бу бүләккә лаек булучылар:

  • Омск өлкәсе Русско-Полянский районыннан крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Әбүбәкеров Фәрит Әнвәр улы
  • Башкортстан Республикасы Чишмә районыннан крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Идиятуллин Дамир Сәгыйтьҗан улы
  • «Җыен» татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча төбәк иҗтимагый хәйрия фонды директоры Рәфыйков Фауат Мәгафур улы
  • Волгоград өлкәсе Ленин районы татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, шәхси эшмәкәр Такташева Ульвия Тайфур кызы
  • Пермь крае Төбәк татар милли-мәдәни мохтариятенең шәрәфле рәисе, «Россия халыклары ассамблеясе» Гомумроссия иҗтимагый – дәүләти җәмгыятенең Пермь крае Төбәк бүлекчәсе рәисе Фәрвазетдинов Хәлил Хәмис улы
  • Удмуртия Республикасы «Авангард» күмәк хуҗалыгы» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Халитов Фәрит Муллагали улы
  • Санкт-Петербург шәһәре «Татарский дворик» кулланучылар кооперативы рәисе Шәфыйгуллин Булат Фоат улы

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Шулай ук, кайбер катнашучыларга Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты тапшырылды.

  • Оренбург өлкәсе «Алга Агрохолдингы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Дәүләтов Илнур Илдус улы
  • Ульяновск өлкәсе Радищев районы «Йосыпов» крестьян-фермер хуҗалыгы агрономы Ибраев Юныс Моталлиб улы
  • Төмән өлкәсе «Ягоды Плюс» сәүдә-җитештерү компаниясе директоры Ибуков Эльмар Мөхәммәдали улы
  • Түбән Новгород өлкәсе Пилнә районы Сафаҗәй авылы крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы, шәхси эшмәкәр Маликов Илһам Хәйдар улы
  • Башкортстан Республикасы Миякә районы «Миякә балык компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Моратшин Равил Миңнегали улы
  • Киров өлкәсе «Нократ аланы район оештыру-методика үзәге» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе сәнгать җитәкчесе Фазлыева Лилия Михаил кызы
  • Свердловск өлкәсе Әртә районы крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Фәисханов Руслан Рәфис улы
  • Чувашия Республикасы «Молтранс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Халитов Илдар Зөфәр улы

«Эшмәкәрлек - җәмгыять үсешенә нык этәргеч бирүче көч»

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Миңнеханов та катнашучыларны сәламләде.

Бүгенге җыен эшлекле очрашу гына түгел, бу вакыйга эш урыннары белән тәэмин итүче, үз предприятиеләрен һәм тулы бер тармакларны үстерүче кешеләрнең энергиясен, инициативасын берләштерә. Эшмәкәрлек һәрвакытта җәмгыять үсешенә нык этәргеч биргән мөһим көч булды. Сәүдәгәрлек, меценатлык традицияләре белән гасырлар дәвамында дан тоткан татар халкы өчен бу әле тарихи миссиянең дәвамы да, - диде ул.

Фото: © «Татар-информ«, Фирүзә Гыйниятова

«Без авыл бизнесындагы уңышлар белән уртаклашырга әзер»

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов бу атнада Татарстанда кече агробизнесны үстерүгә бәйле берьюлы ике зур чара булуын билгеләп үтте.

25 мартта Россия крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең 37нче съезды узды. Без Россия Федерациясенең бөтен почмакларыннан диярлек меңнән артык делегат кабул иттек.

Бүген милләттәшләребез белән очрашуга бик шатбыз, без авыл бизнесындагы уңышлар белән уртаклашырга әзер. Әмма сезне тыңлау, һәм сезнең уңышлы тәҗрибәгезне үзләштерү безнең өчен тагын да кыйммәтрәк.

Республикада җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 2025 елда беренче мәртәбә 400 миллиард сумнан артып китте. Татарстан бу күрсәткеч буенча илдә дүртенче урында тора, үсеш – 107,3 %. Җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең гомуми күләмендә кече формалар өлеше 40% тәшкил итә. Республиканың миллионга якын кешесе авыл җирендә яши, авылларның көндәлек хезмәте нәтиҗәсендә, алар төп азык-төлек продуктлары белән тәэмин ителә. Узган ел кече хуҗалыкларга турыдан-туры ярдәм итүгә бер миллиард биш йөз миллион сум акча җибәрелде, - диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты рәисе Габбас хәзрәт Шляпошников үзләренең эшчәнлеге турында сөйләп узды. «Ак барс» банкының «Ислам» банкингы үзәге директоры Искәндәр Исхаков шәригать нормаларына туры килә торган банк продуктлары турында сөйләде һәм ислам дебет картасының өстенлекләре, ислам ипотекасы шартлары турында да искәртеп узды.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

«Безнең изге миссиябез – татарларны берләштерү»

«Яңа мәгълүмати технологияләр» ҖЧҖ директоры Илгиз Хөсәенов ясалма фәһемнең авыл эшмәкәрлеге белән бәйләнешен аңлатып китте.

Ясалма фәһем товарыгыз турында чиста татарча, хатасыз матур текстлар язачак. Ул дизайнерларсыз гына видеореклама эшли һәм тәүлек әйләнәсе клиентлар белән аралаша. Әлек белгечләр ясаган эшне хәзер үзегез тиз башкарачаксыз. Технологияләр безгә татар телен бөтен дөньяга яңгыратырга ярдәм итә. Безнең изге миссиябез – татарларны берләштерү һәм бу заманча коралларны киләчәк буынга тапшыру. Милли рухыбыз яңа куәт ала, - диде ул, һәм экраннан ясалма фәһем ярдәмендә бер сәгать эчендә ясалган видеоны күрсәтте.

Катнашучыларга бизнеста коррупциягә каршы көрәш профилактикасы турында Татарстан Рәисе идарәсенең коррупциягә каршы көрәш сәясәте мәсьәләләре буенча коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша сөйләде.

Аның сүзләренчә,җир ресурсларын контрольдә тотуны көчәйтү, дәүләт ярдәме системасын оптимальләштерү, дәүләт сатып алуларының ачыклыгын арттыру, вазыйфаи затларның җаваплылыгын көчәйтү, коррупциягә каршы культура формалаштыру һәм эчке контроль һәм аудит системасын гамәлгә кертү коррупциягә каршы иң яхшы профилактик чаралар булып тора.

Фото: ©«Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Җыенның рәсми ачылышыннан соң өч юнәлештә – авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм сатуда кооперациянең роле, авыл хуҗалыгында заманча эш юнәлешләре һәм кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе, сыйфатлы азык-төлек һәм сәламәт милләт, агротуризм – авыл хуҗалыгының этәргече темаларына кагылышлы дискуссион мәйданчыклар эшләде.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Барнаул попал в список городов, нуждающихся в повышении качества жизни

Алтайское управление федеральных дорог окончательно перешло под контроль новосибирцев

Новые данные от метеорологов: с 16 апреля погода резко сменит курс

Барнаул включили в список городов, где надо срочно поднять качество жизни


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Омск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.