Добавить новость
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016
Апрель 2016
Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Ел фаҗигаләре: 2024 ел китергән хәсрәтләр

0 663

«Интертат» 2024 елда массакүләм мәгълүмат чараларында киң яктыртылган фаҗигаләрне барлады. Барлык мәрхүмнәрнең якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Авыр туфраклары җиңел булып, урыннары җәннәттә булсын! Яңа 2025 елда фаҗигаләр, югалтулар күпкә азрак булсын иде дип телик.

ГЫЙНВАР

«Болгар Радиосы» һәм «Мәйдан» каналында продюсер булып эшләүче Ленар Кәшафетдинов белән аның тормыш иптәше Миләүшә бик зур югалту кичерде. Аларның 9 яшьлек кызлары Сәмирә вафат булды.

2014 елның матур язында – май аенда дөньяга килгән Сәмирә – Ленар белән Миләүшәнең көтеп алган беренче йөрәк җимеше. Әти-әни булу бәхетен тоеп, куанышып яши башлаганда, аларга кызларында җитди йөрәк авыруы булуын әйтәләр. Бу диагноз Сәмирә 6 айлык вакытта, медосмотр тикшерүе узганда ачыклана.

ФЕВРАЛЬ

15 февраль

Татарстанның Саба районы Сабай авылында ир белән хатын мунчада ис тиеп һәлак булган. Күп кенә мәгълүмат чаралары, Татарстан Республикасы прокуратурасы матбугат хезмәтенә сылтама белән, «ирле-хатынлы пар» дип язсалар да, аларның гаилә түгел, күршеләр булуы ачыкланды.

Фото: © Татарстан Республикасы прокуратурасы

Якыннары аларның мунчада юынган чакта түгел, ә бары тик мунча алдында икенче катка менә торган баскыч янында сөйләшеп утырган чакта үлеп киткәннәрен әйтте. Зәһәр, мәкерле сөрем газы шулкадәр көчле булган, күрәсең, сиздермәстән, сөйләшеп утырган мәлдә икесен дә күзләрен мәңгелеккә йомарлык итеп исерткән.

МАРТ

22 март

Мәскәү өлкәсендәге Красногорск шәһәрендәге «Крокус Сити Холл» концертлар залында «Пикник» төркеме концерты барганда автоматтан ата башлаганнар. Атучылар камуфляж киеменнән булган.

93 кеше һәлак булды, 100дән артык кеше яраланды, алар арасында балалар да бар.

Шаһитләр атыш турында сөйләде. Фаҗига көнне ул бинада Түмән Каманың элеккеге мэры, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин да булган.

29 март

Казанда Дәрвишләр бистәсендә җиңел машина поездга бәрелү нәтиҗәсендә 2 кеше һәлак була. Берсе юл һәлакәтендә үк үлә, икенчесе берничә көннән соң хастаханәдә вафат була. Икесе дә яшь кешеләр.

«Шевроле» автомобиле белән 26 яшьлек кыз идарә иткән. Ул, поезд килүен хәбәр иткән сигнал булуга карамастан, тимер юлга чыга һәм товар поезды белән бәрелешә. Ике пассажир һәлак була – 16 яшьлек егет һәм 26 яшьлек егет (соңгысы – хастаханәдә).

АПРЕЛЬ

7 апрель

Йошкар Ола – Казан юлында коточкыч һәлакәт килеп чыга. Авариядә 3 кешенең гомере өзелә, шуларның икесе – Яшел Үзән администрациясе хезмәткәрләре: Яшел Үзән районы башлыгы ярдәмчесе Дамир Низамов һәм район администрациясенең Кулланучылар базары бүлеге җитәкчесе урынбасары Виталий Агачев.

Hyundai машинасы юл кырыенда торган «Лада Гранта»га, аннары юл билгесенә бәрелә. Hyundai белән Виталий Агачев идарә иткән. Аларның Казанга таба барышлары булган.

«Hyundai машинасы йөртүчесе - 1990 елгы ир-ат. Ул идарәсен югалтып, кырыйда торган «Лада Гранта»га бәрелә, аның руле артыеда 1982 елгы ир була.

28 апрель

28 апрельдә, 20.00 сәгать тирәсендә, Югары Тәкермән һәм Түбән (Тауасты) Тәкермән (Верхний, Подгорный Такерман) авыллары арасында коточкыч фаҗига булды. «Тойота» машинасы белән идарә итүче 1987 елгы хатын-кыз 3 баланы бәрдерә. Барлыгы 5 бала – 3 малай һәм 2 кызның Түбән Тәкермәнгә өйләренә кайтып барышы булган, кызларга зыян килмәгән. Өч малай вафат булды.

Самат Шәрәфиевкә 13 яшь, Тимур Фәсхетдиновка 10 яшь һәм Булат Миңнуллин исемлесе – 2014 елгы, аңа 8 майда 9 яшь туласы булган. Балалар Чаллыдан әбиләренә кунакка кайткан булган.

МАЙ

Омск, Төмән өлкәсе татар авылларын су баса. Омск өлкәсе Усть-Ишим районы, Әшевән авылында дамбаны ярып, су авылга кергән.

«8 майга каршы төндә, дамбаны җимереп, су авыл урамнарына керә башлады. Без мондый ук хәлгә әзер түгел идек, бу кадәр су булыр, дип уйламадык та. 2018 елда су басты, ләкин бу хәтле түгел иде. Быел су керә башлагач та, шул 2018 ел кебегрәк кенә булыр, дигән идек тә – юк, 2018 елга караганда күпкә начаррак. Су эчендә утырабыз, өйләр тәрәзәгә кадәр суда. Гидрокостюмнарда, кем гади көймәдә, кем мотор көймәсендә йөри», – дип сөйләделәр «Интертат»ка.

Су шулкадәр күп булган ки, авылда сарык түшкәләре йөзеп йөргән, чардуганнар агып киткән...

31 май

Яңа Чишмәдә «Жемчужина» комплексындагы бассейнда 10 яшьлек Дмитрий Матаков батып үлде. Ул ике иптәше белән су коенырга килгән булган, тик йөзә белмәве аркасында, су төбенә китеп, мәңгелеккә күзләрен йомган.

Балалар бассейнда үзләре генә булган.

Фото: © Әнисе Зоя Матакованың рөхсәте белән бирелә.

1 нче июнь – Халыкара Балаларны яклау көнендә Зоя Матакова улын җирли.

ИЮНЬ

15 июнь

Чаллыда ГЭС бистәсендә шәхси йортта булган фаҗига бөтен Татарстанны тетрәндерде. Татарстанның атказанган табибы, Россиянең сәламәтлек саклау отличнигы Рушания Сәгъдиеваны ире мылтыктан атып үтерә, үз-үзенә дә кул сала.

Рушания Сәгъдиева 40 елдан артык төрле поликлинкаларда терапевт, невролог, рефлексотерапевт, гирудотерапевт булып эшли. Аннары ире белән бергә шәхси сырхауханә ача. Әмма берничә ел элек аерылышканнан соң, милек бүлү шактый гаугалы бара.

Рушания Сәгъдиева яшәгән йортка иртән элекке ире Рафаэль самокат һәм гитара чехолына салынган ау мылтыгы белән керә.

19 июнь

Казанда 6 кеше утырган «Лада» машинасы зур тизлектә башта бетон баганага бәрелгән, аннары әйләнеп капланып, сытылып беткән. Фаҗига Җиңү проспекты белән Зорге урамы чатында була.

5 яшүсмерне республиканың Балалар клиник хастаханәсенә алып киткәннәр. Алар арасында умыртка баганасы сынган кыз да бар. Ул алдагы утыргычта утырган була. Артта барган пассажирларның берсе урында ук һәлак булган.

ИЮЛЬ

29 июль

Волгоград өлкәсендә Казаннан Адлерга бара торган пассажир поезды рельстан чыкты. «КамАЗ» йөк автомобиленең йөртүчесе тимер юл кичүенә килеп кергән һәм узып баручы 491нче Казан – Адлер пассажир поезды белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, 20 вагонның тугызы һәм электровоз рельстан чыгып ауган.

Поездда барлыгы 803 пассажир булган. 200 гә якын кеше, шул исәптән йөк машинасы йөртүчесе төрле тән җәрәхәтләре алып, хастаханәгә озатылган иде. Соңрак ул ир-ат хастаханәдә вафат булган.

АВГУСТ

9 август көнне кичке 18:30 сәгатьтә Казан – Ульяновск трассасында Олы Мәми авылы янында көчле юл һәлакәте була. Бу фаҗигадә 26 яшьлек Илгиз Рәхмәтуллинның гомере өзелә.

Дәүләт автоиспекциясе мәгълүматлары буенча, Казан ягыннан хәрәкәт иткән «BMW» машинасы тизлеген арттырган һәм каршы як полосага чыккан. Ул «Hyundai Solaris» машинасына бәрелә. «Hyundai» машинасы белән идарә иткән Илгиз урында ук һәлак була.

10 август көнне «Авыл көне» буласы булган. 9 көнне иртән гаилә Казаннан Буа районы Янтуган авылына юл тота. 10 көнне кич Илгизгә эшкә чыгарга кирәк була. Ул «Данафлекс» заводында эшләгән. Венераның калырга үгетләвенә карамастан, ир кайткан көнне үк юлга чыгып китә.

СЕНТЯБРЬ

16 сентябрь

Чиләбенең 68нче коррекцион мәктәбенә иртәнге сәгать 9 тулганда биология дәресенә 7нче сыйныф укучысы Р. килеп кереп, чүкеч һәм пычак белән һөҗүм итә башлый. Рюкзагында пистолет муляжы да булган.

Барлыгы 4 укучы һәм 1 укытучы зыян күрә.

Биология укытучысы Нина Шошина әйтүенчә, малай биология дәресе бетәргә 5 минут кала класска йөгереп килеп керә, кулында пистолет һәм чүкеч була. Берни әйтми, кычкыра гына башлый. «Мин аны туктатыр өчен кычкыра башладым. Аңа таба йөгердем, әмма ул 2 кызның башына сугып өлгерде, минем кулга, иңбашына, башка сукты», – дигән ул. Укытучының бармагы сынган.

ОКТЯБРЬ

8 октябрь көнне коточкыч юл фаҗигасе Казанда яшәгән Алсу һәм Әнәс Сафиуллиннарның гомерен өзә. Казан – Оренбург трассасының Чистай районы өлешендә «Скания» йөк машинасы «Семерка» белән бәрелешә, нәтиҗәдә, йөк машинасы артта килгән Сафиуллиннар утырган «БМВ» машинасына ава.

22 яшьлек кыз һәм 24 яшьлек егетне туган яклары – Аксубай районы Иске Ибрай авылы зиратында бер кабердә янәшә җирлиләр.

11 октябрь

Минзәлә янында М7 трассасында ике пассажир автобусы катнашында юл-транспорт һәлакәте булды. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, «КамАЗ» автобусы йөртүчесе сулга борылганда юл бирмәгән һәм Yutong автобусы белән бәрелешкән.

Ике кеше медицина хезмәткәрләре килгәнче үлгән.

НОЯБРЬ

9 ноябрь Казанның Самосырово бистәсендә кырда 48 яшьлек Жанна Хөсәенованың теткәләнеп беткән мәете табылды. Аның Самосырово бистәсе белән «Весна-2» торак комплексы арасында Шәүкәт Биктимеров урамында урнашкан «Пятерочка» кибетенә эшкә ашыгуы була. Ул Питрәч районында үзе яшәгән Богородское бистәсеннән Казанга таба баручы бер машинага утырып барып, Самосырово зираты янында төшеп калган, дип фаразлана. Аннары кибеткә кадәр Самосырово бистәсе аша тагын 15-20 минутлап җәяү барырга кирәк була. Тик Жанна эш урынына килеп җитә алмый.

Кичкә таба аның бер аягы бот өлешеннән сөягенә кадәр ботарланган, муены, башы, йөзе нык теткәләнгән мәетен табалар. Киемнәре дә шунда кырда табыла.

14 ноябрь

Татарстанның Югары судында Ильмира Гардановага присяжныйлар вердикты белән хөкем карары чыгарылды. Тукай районы Сәет авылында яшәүче Ильмира үтерүдә гаепле дип табылды. Аны 13 елга гомуми режимдагы колониягә җибәрәләр.

Тикшерү һәм суд ачыклаганча, әнисе белән көнкүреш ызгышлар аркасында, Ильмирада гаилә әгъзаларына карата дошманлык мөнәсәбәтләре килеп чыга, һәм шуңа күрә хатын аларны үтерергә уйлый. 2023 елның 18 июнендә бөтен гаиләсе төш вакытында йокыга киткәнне көтә, өй ишеге янына янучан сыеклык сибә һәм шырпы сызып ташлый. Янгында аның өлкән яшьтәге әнисе, абыйсы, ире һәм 2013-2019 елларда туган 4 баласы тереләй янып үлә.

ДЕКАБРЬ

4 декабрь

Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы баш конструкторы Виктор Кашкин хастаханәдә вафат булды. Ул Казанда ашыгыч ярдәм машинасы белән җиңел машина бәрелешкән юл-транспорт һәлакәтеннән соң реанимациядә булган. Авария Маршал Чуйков һәм Фатыйх Әмирхан урамнары киселешендә булды.

Фото: © Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Ашыгыч ярдәм машинасының Яшел Үзәннән 7нче шәһәр хастаханәгә пациент алып барган чагы була. Бәрелешү нәтиҗәсендә ашыгыч ярдәм машинасы әйләнеп каплана.

10 декабрь

Арчаның Курса Почмак авылы янында булган коточкыч юл һәлакәте 4 кеше өчен соңгы сәфәр булган. «Renoult» машинасы зур тизлектә «УАЗ»га килеп бәрелгән.

Бозлавык аркасында җиңел машина йөртүчесе идарәне югалкан һәм каршы яктагы автомобильгә килеп бәрелгән. Җиңел машинадагы йөртүче һәм 3 пассажир (65, 64 һәм 35 һәм яшьтәгеләр) һәлак.

Сеҗе авыл җирлегеннән сөйләгәннәренчә, Курса Разъезды авылыннан 57 яшьлек Харис Галимов рульдә булган. Ул күршеләрен – Камилә Бәдретдинова (64 яшь), аның икенче ире Илдус Нуруллин (65 яшь), Камилә апаның улы Фәнис Бәдретдиновны (35 яшь) Арча хастаханәсенә илтеше булган. «УАЗ» йөртүчесе хастаханәдә, ул Казаклар авылыннан Ринат Аскаров икән. Аның баш миенә, күкрәк читлегенә зыян килгән.

18 декабрь

Мурманск – Санкт-Петербург поезды Мурманск өлкәсенең Кандалакша районында йөк составы белән бәрелеште. Фаҗигадә зыян күрүчеләр саны 31гә җитте, шул исәптән биш бала да бар. Ундүрт кешене хастаханәгә алып киткәннәр, аларның дүртесе авыр хәлдә, дип хәбәр иткәннәр иде Россия Тимер юллары Телеграм-каналында.

Йөк поезды ватылу сәбәпле бәрелеш булган, дип фаразлыйлар. Аның ток кабул итү җиһазлары эшләми башлый, һәм ул ремонтка туктала. Ярдәм көтеп торганда, тормозларның эшләми башлавы аркасында, кузгалып китә. Һәм, алдан фаразлар буенча, пассажир поезды килә торган юлга чыга, һәм бәрелешәләр.

21 декабрь

Казанга барлыгы 8 дрон һөҗүм итте. Татарстанда төзелгән оператив штаб хәбәр итүенчә, 1 һөҗүм сәнәгать предприятиесенә булган, 1 дрон елга өстендә бәреп төшерелгән, 6 дрон торакларга һөҗүм иткән.

Казанның иң биек бинасы – 36 катлы «Лазурные небеса» торак комплексына дрон 29 катка һөҗүм иткән. Анда янгын башланган, ул 9.50 сәгатькә кадәр дәвам иткән.

Совет районындагы «Лазурные небеса» торак комплексына 2 дрон һөҗүм итте, янгын чыкты. Идел буе районының Оренбург трактындагы «Манхеттен» торак комплексына, Киров районындагы Клара Цеткин урамындагы «хрущевка»га да дроннар төште.

24 декабрь

Алабуга районының Малореченский бистәсендәге «Мир» терлекчелек комплексы фермасында янгын чыга. Кешеләр яши торган агач баракка ут капкан була. Янгын мәйданы 300 квадрат метрны тәшкил иткән.

Утны сүндерәләр, тик вакытлыча дип төзелгән корылма тулысынча янып беткән. Янгын урынында 6 ир-атның мәетен табалар. Янган баракта фермада эшләүче мигрантлар яшәгән булган.

25 декабрь

25 декабрьдә Казахстанның Актау шәһәрендә Бакудан Грозныйга J2-8243 номерлы рейсны үтәүче «Embraer-190» самолеты һәлакәткә юлыга. Бортта 67 кеше була, шуларның бишесе – экипаж әгъзалары. Грозный аэропортына төшәргә тиешле самолет бу һава аланына утырмый, Каспий диңгезе аша Актау шәһәре аэропортына очып китә. Һава аланына утырырга тырышканда, 3 километр кала, ул җиргә утыра һәм аңа ут каба.

Авиаһәлакәттә 38 кеше һәлак булды, 28 кеше хастаханәдә. Һәлак булучыларның 7се – Россия кешеләре, шуларның икесе – очучылар, Игорь Кшнякин һәм икенче пилот Александр Кальянинов. 25 кеше – азәрбайҗаннар. Исән калучылар башлыча очкычның койрык өлешендә утыручылар булган. Самолетта Чечнядан 2 бала булган, берсе исән. Экипаж әгъзаларыннан 3 кеше исән.

28 декабрь

Татарстанның Актаныш районында җиңел автомобиль коймага бәрелә, аннары йөк машинасына килеп керә. Якынча белешмә буенча, «Volkswagen» йөртүчесе имин тизлек сайламый, бетон коймага барып бәрелә. Аннары ул каршы як полосага чыга һәм йөк машинасына бәрелә. «Volkswagen» йөртүчесе һәм 3 пассажир һәлак булган





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Барнаул попал в список городов, нуждающихся в повышении качества жизни

Алтайское управление федеральных дорог окончательно перешло под контроль новосибирцев

Новые данные от метеорологов: с 16 апреля погода резко сменит курс

Барнаул включили в список городов, где надо срочно поднять качество жизни


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Омск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.