Добавить новость
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016
Апрель 2016
Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Россиянең меңнән артык дин әһеле Казанда җыелды: Кем кемгә рәхмәт әйтергә тиеш?

0 150

Бөтендөнья татар конгрессының бу чарасы «KazanForum» икътисади форум кысаларында узгач, игътибарны тагын да күбрәк җәлеп итте кебек. Форумда олы яшьтәге агайлар гына түгел, яшь хәзрәтләрнең булуы да сөендерә. Чувашиядән килгән 88 яшьлек Сәехзадә хәзрәт Гыймаев иң өлкән делегат булган, ә иң яше Рязань өлкәсеннән килгән. Җәфәр хәзрәт Борһановка 17 яшь иде. 8

«Йолдыз авылы татар халкының бердәмлеге символына әверелергә мөмкин»

Пленар утырышта чыгыш ясаучыларның берсе дә әйтми үтмәгән тема Курган өлкәсе Йолдыз авылындагы янгын булды. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев: «Йолдыз авылы татар халкының бердәмлеге символына әверелергә мөмкин», – ди.

Милли Шура рәисе 24 майда үзе Курган өлкәсенә бара, халык белән очрашачак. «Татнефть» ширкәте хәйрия фонды да ярдәм кулы сузарга әзер. Йолдыз авылында тиз сафка баса торган йортлар төзү турында карар кабул иткәннәр. Андагы халык өчен беренче чиратта йортлар салырга кирәк булуы берничә тапкыр ассызыкланды. Форумга авылның имамы Әхмәдулла хәзрәт Хәбибуллин да килгән иде. Ул Татарстан Рәисенә мөрәҗәгать итте.

Авылыбызның 1000 еллык тарихы янды. Бер урам, мәчет калды. Бу – Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сынау булуын беләбез. Мин киткәндә, халык үзенең үтенечен әйтте. Бу сынауны үтәрбез, ләкин Татарстан ярдәменнән башка авылны күтәрергә авыр булыр, диләр. Хөкүмәт ярдәмен ала алмый торган кешеләр бар. Беренче чиратта, аларга ярдәм кирәк. Гуманитар ярдәм килә. Хәзер йортлар салырга кирәк. Беләбез, вакыт чикләнгән. Эчкен халкы ярдәм көтә, – диде имам.

Коръән уку һәм дога кылу өчен, сәхнәгә Казан шәһәренең «Шамил» мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинне чакырганда: «Укыган Коръән сурәләре янгын фаҗигасендә һәлак булучыларның рухларына барып ирешсен, дип телибез», – диде Милли Шура рәисе.

Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти-шәех Равил хәзрәт Гайнетдин дә, Йолдыз (Эчкен) авылына ярдәм – бердәмлекнең бер күрсәткече, диде.

Янгын фаҗигасендә тулысынча диярлек юкка чыккан борынгы Эчкен авылы, Себер, Урал төбәгендә яшәүче халыкка каза килгәч, барча татар милләтенең ярдәмдә булуын күрдек. Бу – бердәмлекнең бер күрсәткече, дип саныйм. Изгелек кылуда тукталмаска, ярдәмне күрсәтергә, шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өндим. Үз-үзенең кадерен белмәгән, хөрмәт итмәгәнне башкалар хөрмәт итми, дигәнне онытмыйча, үз аң-фикеребез, милләтебез һәм даныбыз белән горурланып, булганыбызны да барларга онытмыйк, – дип уйланырга чакырды.

Нижневартовск эшмәкәрләре Йолдыз авылындагы бер гаиләгә йорт салачагы билгеле булган иде, Чувашия мөселманнары да бер укытучы гаиләсенә йорт салып бирергә булган. Бу хакта сәхнәдән Россия мөселманнары Дини җыены рәисе, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов әйтте. Дин әхелләренә мөрәҗәгать итеп, дини һәм милли кыйммәтләрне бергә сакларга өндәде.

Без аларны саклаган очракта гына, алар безне саклаячак. Көнбатышның Россияне яратмавының сәбәбе билгеле. Россия үзенең тарихи гореф-гадәтләренә тугры кала бирә. Бүгенге көндә территория өчен түгел, ә рухи кыйммәтләр, динсезлеккә каршы көрәш бара. Көнбатыш илләре күптәннән Россия һәм ислам илләре арасында коткы салмакчы булып торды. Россия ислам дошманнарының йөз еллык планнарын бозды. Иран, Пакыстан, Төркиядә иҗтимагый тормышны какшату талпынышлары юктан гына барлыкка килде дип уйлыйбызмы? Бу – кешелек, аерым алганда, ислам дөньясы өчен зур сынау.

Бердәмлеген саклау – киләчәк буын алдындагы изге бурыч. Илне икътисад кына аякта тота алмавын аңлыйбыз. Аның белән төрле уеннар уйнарга, яраклаштырырга тырышалар: санкцияләр, чикләүләр кертелә, активлар, милек «туңдырыла». Безнең җаннарны беркайчан да богауга утырта алмаслар. Халкыбызның гасырлар буе чарланган рухын да сындыра алмаслар. Шуңа күрә алар Аллаһ сүзе һәм намус кушуы белән яшәгән халыклардан курка. Батыр йөрәкле җитәкчеләребез, Ватанны сөя торган халкыбыз булганда, барлык сынауларны уза алачакбыз, – дип сөйләде мөфти.

«Россиядə дини əдəбиятка экспертизаны тиешле əзерлеге булмаган белгечлəр ясый»

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәхнәдән, дини əдəбиятны тикшерү өчен, Россиякүлəм дини экспертлар оешмасы кирəк, дигән фикерен җиткерде.

Зур тавыш чыгарган «Сахих əл Бохари»ның бер тəрҗемəсе тыелды. Мəсьəлə, белгəнегезчə, уңай хəл ителде. Лəкин шуңа охшаш ситуация тагын килеп чыкмас, дип кем ышандыра ала? Бу вакыйгадан Россия мөселманнарына үзлəре өчен дөрес нəтиҗəлəр чыгарырга кирəк, ул, һичшиксез, безгə сабак булырга тиеш.

Проблеманың төбендə судларның гаделсез карарлары түгел. Проблеманың асылы – мөселман китапларына дини-фəнни анализ урынына психологик-лингвистик анализ ясалу. Китапларның текстларын «экстремистик» дип шуның нигезендə таныйлар. Ягъни Россиядə дини əдəбиятка экспертизаны тиешле əзерлеге булмаган белгечлəр ясый. Югыйсə, басылып чыкканга кадəр, китап мөселман-дини экспертиза аша үтсə, күп сораулар үзеннəн-үзе хəл ителер иде.

Татарча язылган дини əдəбиятның тыелганы юк.

Ә Икенчедəн, һичшиксез, дини əдəбиятны тикшерү өчен, Россиякүлəм дини экспертлар оешмасы кирəк. Ул мөселман басмаларының язмышын судка кадəр дə, суд эше барган вакытта да хəл итəргə булыша алыр иде.

Кызганычка, дини əдəбиятны тикшерүче мөселман экспертларының гомумроссия оешмасына каршы чыгучылар бар: цензурага юл ачачак, дип фикерлəр əйтелə. Шуңа күрə əлеге мəсьəлəдə мин сезгə Татарстан мөфтияте һəм «Хозур» нəшрият йортының хезмəттəшлеген тəкъдим итəргə əзер, – дип мөфти.

Киләчәк буынга нәрсә калыр?

Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла хәзрәт Аширов: «Балаларыбызга мирас итеп нәрсә калдырабыз?» – дип уйландырды.

Коръәннең Казан басмасын чыгаруга багышланган истәлек тактасында тарихыбыз, зур мирас булып калган Коръәннең Казан басмасы турында матур сүзләр булды. Бу мирасны калдырган кешеләр Аллаһы Тәгалә каршында әҗер савапларын алалар. Ләкин бүген шул мирастан татар халкы ничек файдалана? Ул мирас ничек хезмәт итә? Ул мирас көндәлек тормышыбызда, балалар тәрбияләүдә, бер-беребез белән элемтәдә тәэсир итәме? Уйлап карыйк.

Ата-бабаларыбыз безнең алга Казан басмасын куйган кебек, без балаларыбызга нәрсә калдырабыз? Чапан-чалмаларны калдырабызмы? Яки шул Коръәннең мәгънәсен күңелләренә сеңдереп, калеб-йөрәкләренә кертеп, аларга да балаларын шул юлда тәрбияләргә өйрәтәбезме? Аллаһы Тәгалә насыйп итсен! – дип теләде ул.

Оренбург өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти, «Хөсәения» мәдрәсәсе директоры Әлфир хәзрәт Шәрипов «Хөсәения» мәдрәсәсенең иске бинасы киләчәге турында сөйләде.

Татар автономиясе белән берлектә, Иске «Хөсәения» мәдрәсәсе бинасын кайтарып, анда татар милли-дини гимназиясен ачып, укытулар алып бару планлаштырыла. Илебез, милләтебез өчен файдалы шәхесләр чыгар, дип өмет итәбез. Дин милләт белән бергә булганда гына, аларның кыйммәтен саклап була. Беркемгә дә сер түгел: әби-бабаларыбыз динне һәм телне саклаганга күрә, ислам дине безгә килеп җитте. Ислам дине аркасында татарлар дини һәм рухи яктан революциягә кадәр иң укымышлы милләтләрнең берсе саналган. Шулай булгач, без киләчәгебез өчен яхшы мирас калдыра алабыз, дип өмет итәргә була. Мәдрәсәләр 1000 ел элек милләтебез данын күтәргән кебек, хәзер дә мәдрәсәләр аша милләтебез телен, мәдәниятен саклау зарури, – диде.

Республика Рәисе дин әһелләренә: «Сез – ышанычыбыз»

Утырышка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов йомгак ясады.

Кичә зур форум булды. Патриарх да катнашты, чыгыш ясады. Православие бүген ислам динендә үзенә терәк таба. Дөньядагы хәлләрне беләбез, кая таба баруы аңлашыла торган түгел. Анда ниндидер «родитель один», «родитель второй», балалар ничәдер яшькә җиткәч, малаймы, кызмы – ул дөрес хәлләр түгел, аның белән көрәшергә кирәк. Аның белән ислам дине, православие көрәшә ала.

Балаларыбызны, киләчәгебезне тәрбияләүдә, гореф-гадәтләрне сеңдерүдә татар дин әһелләренә зур ышаныч белдерелә. Әлбәттә, сезгә таянабыз. Сез – ышанычыбыз. Әгәр сезнең белән тыгыз элемтәдә бу эшне алып бармыйбыз икән, бу бер кешегә дә кирәк түгел. Әгәр татарның киләчәге булсын дип теләсәк, җыелырга, киңәшергә, мәдрәсәләр белән эшне оештырырга кирәк, – диде ул. 

Чыгышыннан соң, Рөстәм Миңнеханов татар халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәгән дин әһелләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Владивостокта беренче мәчет салына

Пленар утырышның дәвамы Татарстан Фәннәр академиясендә булды. Анда Владивосток тарихында беренче мәчетне Татарстан мөселманнары төзиячәген белдек.

Бик авырлык белән генә мәчет өчен кулай урынны – Оборона министрлыгы карамагында булган җирне рәсмиләштердек. Моның өчен Приморье крае губернаторы Олег Кожемяко һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия оборона министры Сергей Шойгуга мөрәҗәгать иттеләр. Мәчетнең проекты, җир кишәрлеге әзер. Төзелешне башлау өчен рөхсәт кәгазьләрен рәсмиләштереп бетерәсе калды. «Казан мәчете» (авт. – Владивостокның беренче мәчете шулай аталачак) – Татарстан мөселманнарыннан Приморье мөселманнарына бүләк булачак, – диде Приморье краеның эчке сәясәт департаменты консультанты Юрий Колесниченко.

Приморье крае мөселманнарының Дини җыены рәисе Рамил Килмөхәммәтов «Татар-информ» хәбәрчесенә Приморье башкаласында моңарчы беркайчан да мәчет булмаганын әйтте. Димәк, «Казан мәчете» – Владивостокта беренчесе булачак.

Мәчет төзелешен безнең Дини җыен җитәкли. Аның проектын Казанның «ТАТГРАЖДАНПРОЕКТ» оешмасы эшләде. Бу эшнең кураторы – Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшов. Мәчет бинасы бик матур булачак. Аны Рөстәм Миңнеханов та күрде. Быелның сентябрендә мәчетне төзи башларбыз, дип планлаштырабыз. Олег Кожемяконың һәм Рөстәм Миңнехановның ярдәм итәргә теләкләре бар, эшче төркем төзелгән, шуңа күрә тиздән төзелеш башланыр, – диде Рамил Килмөхәммәтов.

«Һәр дин әһеле татарларның милли рухын күтәрә»

Утырыш вакытында, Махсус хәрби операциядә һәлак булган Омск өлкәсе Тәвриз районы имамы Руслан хәзрәт Вахитов, үлгәннән соң, Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнде. Бүләк Руслан хәзрәтнең улы Марат Вахитовка тапшырылды. Залда мәрхүмнең хатыны Фәйрүзә ханым да бар иде.

Татар теле өчен рәхмәт

Милли Шура рәисе имамнарга татар телен популярлаштыруда башкарган эшләре өчен рәхмәт әйтте.

Сез безгә рәхмәт әйтәсез дә әйтәсез, ә бит без сезгә рәхмәт әйтергә тиеш. Сез милләтебез, туган телебез өчен хезмәт кыласыз. Монда килгән һәр дин әһеле үз урынында милләттәшләребезгә татарча вәгазь сөйли, татарларның милли рухын күтәрә. Без шулай алга барабыз, – диде.

Бүген форумга җыелган дин әһелләре «Изге Болгар җыены»нда булды.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Барнаул попал в список городов, нуждающихся в повышении качества жизни

Алтайское управление федеральных дорог окончательно перешло под контроль новосибирцев

Новые данные от метеорологов: с 16 апреля погода резко сменит курс

Барнаул включили в список городов, где надо срочно поднять качество жизни


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Омск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.