«Ак Барс» хоккейчылары плей-оффның дүртенче уенында җиңде, серия кабат Казанга кайта
0
55
(Казан, 8 март, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Омскиның «Авангард» командасын 3:2 исәбе белән җиңде. Матч Балашихада узды. Бүген плей-оффның «Ак Барс» — «Авангард» сериясенең дүртенче уены үтте. Плей-оффта командалар Гагарин Кубогы өчен көрәшә. Дүрт җиңү яулаган команда алга таба үтә һәм көрәшне дәвам итә, ә җиңелгәннәр ярыштан төшеп кала. Хәзергә «Ак Барс» исәбендә бер җиңү, «Авангард»ныкында — өч. Беренче период. Җиденче минутта «Авангард» уенчысы Никита Сошников исәпне ачты (1:0). Ундүртенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Илья Сафонов исәпне тигезләштерде (1:1). Икенче преиодта «Ак Барс» һөҗүмнәре бик кискен булды. Тугызынчы минутта «Ак Барс» сакчысы Стивен Кэмпфер гол кертте һәм командасын алга чыгарды (1:2). Өченче период. Унҗиденче минутта исәп тагын тигезләште, алканы «Авангард» хоккейчысы Кирилл Семёнов кертте (2:2). Өч периодтан соң тигез исәп сакланганга, командаларга өстәмә вакытта көч сынашырга туры килде. Овертаймның дүртенче минутында Дмитрий Каагрлицкий Омск командасы капкасына гол кертә алды, «Ак Барс» җиңде (2:3). Командалар составы: «Авангард»
Грубец (Демченко);
Толчинский — Найт — Грицюк, Шәрипҗанов — Береглазов;
Цегларик — Прохоркин — Сошников, Сведберг — Готовец;
Комаров — Семёнов — Телегин, Емелин — Чистяков;
Дедунов — Каблуков — Жарков (Брюквин), Давыдов.
«Ак Барс»
Билалов (Бобков);
Сафонов — Воронков — Панюков, Рукавишников — Кэмпфер;
Тарасов — Галимов — Кагарлицкий, Адамчук — Журавлёв;
Дыняк — Уил — Петров, Демерс — Юдин;
Глухов — Бурмистров — Коваленко (Кателевский), Хенкель.
«Ак Барс» — «Авангард» сериясенең киләсе уены 10 март көнне Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда булачак.