«Ак Барс» — «Авангард» матчы Казан командасы җиңүе белән төгәлләнде
0
63
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Омск шәһәренең «Авангард» командасын 3:2 исәбенә җиңде.
Казанның «Татнефть Арена» боз сарае трибуналарында Олимпия чемпионы Алинә Заһитова да бар иде.
Беренче период. Бишенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Петров исәпне ачты (1:0). Тугызынчы минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаган вакытта, «Авангард» хоккейчысы Петер Цегларик исәпне тигезләштерә алды (1:1). Әлеге периодта «Ак Барс»ның һөҗүмнәре күп һәм кискен иде, тик Шимон Грубец «Авангард» капкасын, шпагатларга утыра-утыра, саклап калды.
Икенче периодның икенче минутында Дмитрий Воронков «Ак Барс»ны алга чыгарды (2:1). Периодның соңгы минутында, «Ак Барс» азчылыкта алка кертә алды, гол авторы — Илья Сафонов (3:1). Берничә секунд үтүгә, «Авангард» һөҗүмчесе Владимир Жарков гол кертте (3:2).
Өченче период голларсыз үтте.
Командалар составы:
«Ак Барс»
Бобков (Билялов);
Кагарлицкий — Галимов — Тарасов, Кэмпфер — Хенкель;
Уил — Воронков — Петров, Журавлёв — Юдин;
Дыняк — Сафонов — Панюков, Лямкин — Адамчук;
Лукоянов — Бурмистров — Глухов (Кателевский), Рукавишников.
«Авангард»
Грубец (Демченко);
Цегларик — Прохоркин — Сошников, Емелин — Каски;
Телегин — Найт — Якупов, Шәрипҗанов — Покка;
Жарков — Дергачев — Косов, Готовец — Береглазов;
Дедунов — Каблуков — Брюквин (Грицюк).
«Ак Барс» киләсе уенын Екатеринбургта уздырачак. «Автомобилист» — «Ак Барс» матчы 26 октябрь 17:00 сәгатьтә башлана.