Пензада «Тургай» фольклор бәйгесенең киләсе этабына чакырылучылар исемлеге билгеле
0
188
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). 27 ноябрьдә Пенза татарлары «Тургай-2020» өлкә балалар фольклор бәйгесенең читтән торып үткәрелгән сайлап алу этабына нәтиҗәләр ясады. Бу хакта «Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы сайтында хәбәр итә. Бәйгенең киләсе этабына чакырылучы 34 исем арасында Яшел Үзәннән Зәлинә Хәйруллина, «Татарстан егетләре» төркеме, Казаннан Эмилия Галимҗанова да бар.
«Тургай» балалар фольклор бәйгесенең көндезге этабы 6 декабрьдә Михаил Лермонтов исемендәге Пенза өлкә китапханәсендә була. Чара 12.00 сәгатьтә башлана, катнашучыларны теркәү 10.00 сәгатьтән 11.30 сәгатькә кадәр дәвам итә. Әлеге чарада балалар фольклор һәм хореография коллективлары, солистлар чыгыш ясаган. Казан, Яшел Үзән (Татарстан), Шадринск (Курган өлкәсе), Самара, Копейск (Чиләбе өлкәсе) һәм Тара (Омск өлкәсе) шәһәрләреннән килгән коллективлар катнашкан. Конкурска җитмештән артык эш кабул ителгән. Жюри әгъзалары фольклор һәм хореография коллективларының репертуарына, солистларның башкару осталыгына бәя биргән.