Добавить новость
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016
Апрель 2016
Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Фатих Кәрим кызын соңгы юлга озаттык: «Ләйлә апада әтисе холкы иде»

0 92

Оештыру эшләрен Татарстан Язучылар берлеге, төгәлрәк әйткәндә, берлек урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт үз өстенә алган иде булса кирәк: хушлашу урыны турында хәбәрне дә ул таратты, координация үзәге дә ул иде. «Дүрт ел элек аның белән Калининград өлкәсендә дә булган идем. Ул Багратионскига туган авылына кайткан кебек ашкына иде. Аны биредәге халык таный, белә, авылдашларын каршылаган кебек каршылыйлар иде. Ләйлә Фатиховнаның вафатын белгәч, Багратионск халкы һәм Калининград өлкәсе татарлары венокка заказ бирделәр», — дия-дия ул венокларны күрсәтте.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт: «Ләйлә апа белән Башкортстанда Фатих Кәрим музеенда эшләгән вакытларымда танышкан идек. Музейда Фатих Кәримгә багышланган кичәләр үткәрә идек. Ләйлә Фатиховна Фатих Кәримнең архивлары белән таныштырган иде. Дуслыгыбыз аннары да дәвам итте. Ул миңа соңгы вакытларда „улым“ дип эндәшә иде. Әтисе даны артына ышыкланалар диләр кайбер кешеләр турында, ә Ләйлә ханымда андый әйбер юк иде. Әтисенең нахакка рәнҗетелүе, репрессия корбаны булуы, сугыш бетәргә берничә ай калганда гына һәлак булуы өчен рәнҗи иде. Әтисе тиешле дәрәҗәдә танылып бетмәде дип уйлый, борчыла иде. Аңа әтисенең һәйкәлен күрү бәхете дә тимәде. Ул шушы хыял белән яшәде. Ләйлә ханым әтисе иҗатын пропагандалауга гомерен багышлады дисәм дә ялгышмам. Анда Фатих Кәримнең чалымнары күренә иде, әтисенең холкы бар иде: горур да, намуслы да иде ул.  Чорыбызның күренекле бер ханымы булды. Мин аның үлемен авыр кабул иттем».

Ләйлә ханым Кәримова белән бергә иңен-иңгә куеп Фатих Кәрим иҗатын пропагандалаучы шәхесләрнең тагын берсе — фронтовик-шагыйрьнең авылдашы, күренекле журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев тә биредә. Ул Башкортстаннан килгән делегация белән таныштырды. Бишбүләк районының мәдәният бүлеге мөдире Елена Арефьева, Ает авылы җирлеге башлыгы Рәсил Гыймазетдинов, Фатих Кәрим музее мөдире Рәйсә Хафизова килгән.

Римзил Вәлиев: «Бишбүләк районына яңа башлык — Артур Зарипов билгеләнгән. Ләйлә Фатиховнаның вафаты билгеле булгач та, аның кайгы уртаклашу хаты килде. Ләйлә ханым әтисенең чын дәвамчысы булды. Әтисеннән 4 яшендә калса да, ул гомере буе аның иҗатын пропагандалады, Калининградка барып йөрде, Багратионск халкы белән җылы мөнәсәбәтләр урнаштырды. Аетта Фатих Кәримнең һәйкәле һәм музее бар. Атна-ун көн элек Ләйлә ханымга шалтыраткан идем. Казанда һәйкәл буласы урын буенча килешенүләр булганын әйтте. Ул Идел-Пресс янында булачак. Чөнки Фатих Кәрим Китап нәшриятында балалар редакциясендә эшләгән. Төрмәгә дә шуннан озатканнар, фронтка да. Ләйлә Фатиховна һәйкәлнең эскизларын күреп, фатихасын биреп китте. Ләйлә Кәримова — рухи чисталык, туры сүзлелек, милләткә һәм татар әдәбиятына тугрылык сыйфатлары белән легендага әверелгән шәхес. Ләйлә ханым, әтисе һәлак булганнан соң 75 ел үткәч тә, Фатих Кәримнең рухын, шигъриятен һәм сугышчан батырлыгын бүгенге шартларда халык күңелендә яшәтүгә зур өлеш кертте. Мин бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтына да яздым».

Башкортстанның Бишбүләк районында Фатих Кәрим музее мөдире Рәйсә Хафизова: » Ләйлә апа баланың үз атасына мөнәсәбәтенең өлгесе булды. Әтисеннән сабый булып калса да, аның турында хатирәләре белән яшәде. Әтисенең кендек каны тамган Ает белән дә, соңгы каны тамган Багратионск белән дә элемтәләрне өзмәде. Безнең музей Фатих Кәримнең нигезе булган урында урнашкан. 1971 елдан бирле эшләп килә музей. Ләйлә апа ярдәме белән ул яңа экспонатларга баетылды. Үткән ел Фатих Кәримнең 110 еллыгына Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән музеебыз реконструкцияләнде. Бу эшләрне Ләйлә апабыз әйдәп барды. Мин шундый кеше белән аралашу бәхете тиюенә бик рәхмәтлемен. Ает мәктәбе дә Фатих Кәрим исемен йөртә. Ләйлә апа елга икешәр кайта иде. Казанга килсәк тә, якын туганы кебек каршы алды. Соңгы тапкыр сөйләшкәндә: «Рәйсә, сиңа гына әйтәм, әле районда бер кеше дә белми. Казанда Фатих Кәримгә һәйкәл кую эше уңай хәл ителә башлады бит. Урыны да билгеләнде. Ачылу датасы гына билгеле түгел. Мин сине алдан ук чакырып куям. Әлегә беркемгә әйтмә, бу минем сюрприз», — диде. Ул шулкадәр шат иде! Иркенләп кайтып, музейны күрәсем килә, диде. Бу пандемия вакытларында гына очраша алмадык бит инде».

Рәсил Гыймазетдинов: «Ләйлә апа татар дөньясының бер әйбәт кешесе иде. Ул үзебезнең авыл кешесе кебек иде. Аның һәр кайтуы бәйрәм була иде. Фатих Кәрим музее яңартылгач, ул аңа бик шатланды. Кайткан саен мәктәптә очрашулар ясый иде. Бик көчле кеше иде ул».

Омск өлкәсендә озак еллар журналист булып эшләгән Сания Мирхалилова : «Фатих Кәримгә Багратионскида һәйкәл ясатучы кеше — Омск татары Гыйльфан Бәхтияров. Мин шул хакта бик күп яздым. Ләйлә ханым белән танышасым килде. Ләйлә ханымның телефонын да Багратионскида яшәүче кеше җибәрде. Әмма соңга калдык. Ул иртән җибәрде. Ә Ләйлә ханым кичтән үлгән булып чыкты. Таныш булмасак та, бүген хушлашырга килдем».

Милли музей ветераны Флера Дәминова: «Мин ЭВМ заводына яшь белгеч булып килгәндә Ләйлә ханым партком секретаре булып зур эшләр алып бара иде. Улы Артем да шунда эшләде. Бу гаилә белән шул вакытларда ук таныш идем. Мин заводтан киткәч, Милли музейда Әдәби салон җитәкләдем. Төрле очрашу кичәләрендә Ләйлә ханым мәртәбәле кунагым иде, оештыру эшләрендә дә булыша иде. Соңгы көннәргә кадәр дус булып яшәдек. Әнисе һәм апасының каберләрен җыештырырга да булышканым булды. Ләйлә апа бик якты күңелле кеше иде, зарланмый иде. Фатих Кәрим дә шундый булгандыр».

Казан театр училищесы педагогы Инсаф Абдулла: «Ләйлә апа белән шактый еллар дәвамында аралаштык. Казан театр училищесында укытканда мин Фатих Кәрим иҗатына бик игътибар иттем. Аның иҗаты миңа бик якын, без студентлар белән шигъри композицияләр эшли идек. Ләйлә апа белән очрашу да уздырган идек. Ул Фатих Кәрим шигырьләрен укуыбызны бик яратып кабул иткән иде. Бик якты кеше иде, мәрхүмә, урыны җәннәттә булсын! Ул Фатих абыйның бөтен шигырьләрен русча һәм татарча яттан белә иде. Ул фронтовик язучыларның иҗатын пропагандалауда зур эш башкарган кеше. Бүгенге көнгә кадәр Фатих Кәримнең Казанда музее юк. Ул яшәгән йортка элмә такта куйдылар, әлбәттә. Һәйкәле дә юк әле. Фатих Кәрим — Муса Җәлил белән рәттән бара торган каһарманыбыз. Ә һәйкәле дә, музее да — бернәрсә дә юк. Бу мәсьәләне җәмәгатьчелек контрольдә тотарга тиеш. Вәгъдә белән калмасын иде. Бу Мәдәният министрлыгының һәм Язучылар берлегенең бурычы дип уйлыйм».

Нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина: «Ләйлә апа белән Фатих Кәрим юбилее алдыннан таныштык. Мин Фатих Кәримнең „Партизан хатыны“ дигән әсәрен укыган идем. Ләйлә апа шул дәрәҗәдә ачык кеше. Бик тиз уртак тел таптык. Ләйлә апа белән Фатих Кәримнең хатларын укып төшкән видеоклип та бар. Аның белән аралашып тордык. Шалтыратышып, берәр сәгать сөйләшә идек. Аның төп темасы — Фатих Кәрим. Ул шулкадәр күп мәгълүмат бирә ала иде. Ул - шуңа гомерен багышлаган кеше».

ЭВМ заводының 10нчы цехында бергә эшләгән хезмәттәшләре исеменнән Роза Земляницкая: «Якын дустым белән хушлашырга килдем. Ул бик гадел, тыйнак, лаеклы кеше. Ул беркайчан да зарланмады. Авырса да, „үтә“, дияр иде. Ул Балалар йортларына ярдәм итте, мәктәпләрдә патриотизм мәсьәләләре белән шөгыльләнде. Бер атнадан аны туган көне белән котлау урынына, соңгы юлга озатырга килдек…» «Матбугатта ковидтан үлгән дигән мәгълүмат та чыккан икән, бу дөрес түгел, йөрәге туктады, «обширный инсульт» дип ачыклык кертте Ләйлә Кәримованың якыннары. Ләйлә Кәримова Курган зиратына җирләнде.

Белешмә: Ләйлә Кәримова 1937 елның 11 ноябрендә Казанда туган. Әтиләре Сталин төрмәсендә утырган, аннары 4 ел дәвамында сугыш утында йөргән. Шул елларда кечкенә Ләйләне һәм аның апасы Аданы әниләре Кадрия Ишукова тырыш, сабыр, булдыклы шәхесләр итеп, әтиләренең рухи үрнәгендә тәрбияләп үстерә. Мәктәпне тәмамлагач, Ләйлә Фатих кызы Казан университетының география факультетында укый. Сугыштан соңгы авыр елларда үскән күпчелек яшьләр кебек үк, Ләйлә Кәримова заводка эшкә урнашып, хәзмәттә зур нәтиҗәләргә ирешә. Ул «Точмаш» һәм электрон-хисаплау (ЭВМ) заводларында монтажчы, смена мастеры, профсоюз эшләрен оештыручы булып 35 елдан артык хезмәт куя. Шул ук вакытта ул Фатих Кәримнең тормышын, иҗатын өйрәнү, татар шигъриятен һәм әдипләрен пропагандалауга күп көч куя. Ләйлә Кәримова Казанда, Әлмәттә, Түбән Камада һәм башка төбәкләрдә, әтисенең туган ягы Башкортостанның Бишбүләк районында үткәрелгән әдәби очрашуларда, патриотик кичәләрдә катнашты. Ул һәрвакыт Фатих Кәрим иҗаты һәм каһарманлыгы белән кызыксынучы яшьләр белән тыгыз элемтәдә булды. Ләйлә Кәримова әтисе һәлак булган Калининград өлкәсе, Багратионовски районына барып, анда үткәрелгән чараларда катнашты. Ул Ает авылында Фатих Кәрим музеена, Казанда, Әлмәттә, Түбән Камада, Мәскәү өлкәсендә һәм Калининград өлкәсенең Багратионовски шәһәрендә ачылган музейлар, патриотик клублар эшчәнлегенә һәрвакыт ярдәм итеп торды. Ләйлә Кәримованы заводта эшләгән хезмәттәшләре дә, әдәбият сөючеләр дә, әдәбият галимнәре дә хөрмәт итәләр. Татар милли-мәдәни оешмалары, татар теле укытучылары, әдәбият сөючеләр Ләйлә Фатих кызының рухи байлыгын, ватанпәрвәрлеген югары бәяләделәр. Ул Советлар Союзының «Почет билгесе» ордены, РФ медальләре белән бүләкләнгән. 2017 елда Л.Ф.Кәримовага Башкортстан Республикасы Бишбүләк районының шәрәфле гражданины исеме бирелде. (Белешмә Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтыннан алынды).





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

150 лет театральной России: марафон-фестиваль и поезда из Владивостока и Севастополя

Эксперт: «Стоимость квадратного метра растет, но недостаточно»

В регионе формируют программу XIV Всероссийского фестиваля традиционной культуры «День России на Бирюзовой Катуни»

Поезд «Таврия» №75/76 сообщением Омск – Симферополь возвращается на привычный маршрут – с января он курсировал из Тюмени в связи с ремонтными работами на инфраструктуре


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Омск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.