Омск өлкәсендәге Тайчы татар авылының 300 еллыгына багышланган китап чыкты
(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Омск өлкәсенең Тевриз районында татарлар яши торган Тайчы авылы турында китап дөнья күрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Китапны шушы авылда туып-үскән Наилә Галиева өлкән яшьтәге кешеләрнең истәлекләренә, көндәлек язмаларына, архив документларына һәм фәнни әдәбиятка нигезләнеп яза. Анда авыл җирлеге барлыкка килгән вакыттан алып, XIX-XXI гасырларда актив үсеш алган чорга кадәрге тормышы сүрәтләнә.
Әлеге басмада халыкның этник составы күрсәтелә, биографияләре һәм шәҗәрәләре турында сөйләнә, авыл тарихы, гореф-гадәтләре, көнкүреше тасвирлана. Шулай ук табигате, фольклоры күрсәтелә,
Китап авторы-туган якны өйрәнүче һәм этнограф Наилә Галиева. Ул хезмәтен туган авылының 300 еллык юбилеена багышлаган.