Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Татарларда һәрвакыт шулай булды – гаиләдә 3-5 бала»: баласыз парлар белән кызыксыналар

0 354

Хезмәт министрлыгы районнарны баласыз яшь парларны диспансеризациягә җибәрергә чакыра

Узган елның гыйнвар – октябрь айларында Татарстанда туган балалар саны 1000 кешегә 8,8 тәшкил итте, бу – Идел буе федераль округы һәм Россия буенча шундый ук күрсәткечтән югарырак. Әмма төбәктә, тулаем ил буенча кебек үк, 2017 елдан туучылар саны кими.

«2024 елның гыйнвар-октябрь нәтиҗәләре буенча без республикада туучылар санының 3,5 процентка кимүен күрәбез. Иң күп кимү Баулы, Саба, Нурлат, Мамадыш һәм Чүпрәле районнарында күзәтелә», – дип хәбәр итте ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Ул искәрткәнчә, Владимир Путин тарафыннан туучылар санының тотрыклы үсешен тәэмин итү бурычы куелганын әйтте. Узган ел йомгаклары буенча Татарстанда туучылар саны арту Теләче, Питрәч, Кукмара, Чирмешән һәм Мөслим районнарында теркәлгән.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Әгәр бер бала да тумаса, без нинди күп балалы гаиләләр турында сөйли алабыз?» – ди Зарипова.

Министр гаиләләр белән районнар дәрәҗәсендә индивидуаль эш алып барырга киңәш итте. Аерым алганда, «кимендә 3 ел никахта торган парларның бала табуны кичектерү сәбәпләрен анализларга». Нәтиҗәләрдән чыгып, һәр гаилә белән киртәләрне җиңү буенча «индивидуаль маршрут» төзергә.

«Соңгы елда өйләнешкән, әмма әлегә кадәр бала туу турында карар кабул итмәгәннәр өчен, без булачак сабыйның әнисе һәм әтисенең репродуктив сәламәтлегенә диспансеризация үткәрергә тәкъдим итәбез», – диде Зарипова.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Һәр бишенче бала күп балалы гаиләдә тәрбияләнә»

Татарстанда бүген 55 меңнән артык күп балалы гаилә яши, аларда 18 яшькә кадәрге 177 мең бала тәрбияләнә. Соңгы елларда республикада күп балалы гаиләләр саны арта. Моңа адреслы ярдәм чаралары, шул исәптән «авыл» түләүләре нәтиҗәсендә ирешелде.

«Республикада һәр бишенче бала күп балалы гаиләдә яши. Безнең тармакта гына да 9 меңгә якын кеше эшли, нигездә бу – хатын-кызлар. Шуларның 1360ы – күп балалы әниләр, бу – һәр алтынчы хезмәткәр», – диде Зарипова.

Күп балалы гаиләләрнең чыгымнары да һәрвакыт зур. Шуңа күрә төбәк мондый гаиләләргә системалы рәвештә ярдәм итә. Чараларның берсе – социаль контракт. Узган елда аны 5,9 мең гаилә имзалаган. Дәүләт ярдәме белән гаиләләр чәчтарашханә, тегү һәм ремонтлау остаханәләре ачкан, косметологик хезмәтләр күрсәтү, җитештерү, автомобиль хезмәтләре күрсәтү, ярдәмче хуҗалык алып бару, электрон сәүдә белән шөгыльләнәләр.

Фото: © «Татар-информ»

Татарстан мәшгульлек дәрәҗәсе буенча Идел буе федераль округында һәм илдә лидер

Бүген Татарстанның хезмәт базары – эш эзләүче базары, анда һәр эшсезгә 10 вакансиягә кадәр тәкъдим ителә. Эшче көч өчен югары конкуренция күзәтелә, эш бирүчеләр хезмәткәрләрне эзләп кенә калмый, аларның гаиләләренә дә ярдәм итә.

«Без корпоратив гаилә демографик стандартын кертү турында сөйләшәбез. Бүген хезмәт базарында 37 мең вакансия бар. Республика халкының 62 проценттан артыгы мәшгуль, бу – Идел буе федераль округында һәм тулаем ил буенча иң югары күрсәткеч. Эш бирүчеләр хезмәт өчен түләүдән тыш, бүген өстәмә социаль гарантияләр программаларын да үстерәләр», – дип сөйләде Зарипова.

Предприятиеләрнең кадрлар хезмәте башка төбәкләрдән кешеләрне җәлеп итә һәм дәүләт ярдәмен ала. Мәшгульлек хезмәтләре өстенлекле тармактагы предприятиеләр өчен кадрлар сайлау буенча эш алып бара. 2022 елдан башлап мәшгульлек үзәкләре тарафыннан оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә 13,8 мең кеше җибәрелгән, аларның 46 проценты, ягъни һәр икенчесе, эшкә алынган. Шунысы игътибарга лаек, Татарстанда һәр өченче инвалид эшли, һәм бу күрсәткеч буенча төбәк Идел буе федераль округында алда бара.

Фото: © «Татар-информ»

Татарстан уртача хезмәт хакы буенча Идел буе федераль округында беренче урында

«Татарстан яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Шуларның берсе – уртача хезмәт хакы күрсәткече, аның буенча Татарстан Идел буе федераль округында беренче урында тора. Бу – әһәмиятле нәтиҗә. Без Татарстанны эшсезлек, туучылар саны белән бәйле күрсәткечләр ягыннан да билгеләп үтәбез, бу күрсәткечләр дә югары», – диде Россиянең Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов.

2024 елның гыйнвар – октябрь айларында төбәктә уртача хезмәт хакы аена 72 мең сум тәшкил иткән, алдагы елның шул ук күрсәткече белән чагыштырганда 21 процентка арткан. Реаль хезмәт хакы 2023 елның шул ук чорына карата 21 процентка арткан.

Фото: © «Татар-информ»

2025 елда ярдәмнең яңа чаралары старт ала

Россиядә яңартылган милли проектлар арасында «Кадрлар» һәм «Гаилә» милли проектлары расланды. Алар РФ Хезмәт министрлыгы көн тәртибендәге төп бурычларны хәл итүгә – туучылар санын арттыруга һәм илдә кадрлар белән тәэмин ителешкә юнәлдерелгән.

«2025 елда яңа проектлар гамәлгә ашырылачак. Бу – зур шәһәрләрдә (Казан, Чаллы, Әлмәт) һәм Баулыда күп функцияле гаилә үзәкләре булдыру. Икенче зур проект – «гаилә кунак бүлмәләре». Без ятим балалар белән шөгыльләнәбез, һәм, әлбәттә, безнең өчен баланың гаилә элемтәләрен саклавы мөһим. Балалар учреждениеләрендә һәм приютларда махсус кунак бүлмәләре ачылачак, анда ата-аналар һәм, бәлки, булачак уллыкка алучылар белән аралашырга мөмкин булачак», – дип сөйләде Эльмира Зарипова.

Владимир Путин «Гаилә елы» ахырында яңа ярдәм чаралары турында сөйләде:

• «Герой-аналар» социаль гарантияләр буенча Россиянең Хезмәт Геройларына тиңләштереләчәк;

• 5 һәм аннан да күбрәк балалы ата-аналар өчен пенсия билгеләгәндә, бала карау чорлары саны буенча чикләүләр алыначак;

• көндезге бүлек студентлары өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең минималь күләме яшәү минимумыннан исәпләнәчәк;

• социаль контракт төзү өчен бердәм пособие исәпкә алынмаячак;

• хезмәткәрләрнең балалары туганда, эш бирүченең аларга 1 млн сумга кадәр түләве салымнардан азат ителәчәк;

* яңа торак төзелмәгән яисә минималь күләмдә төзелгән территорияләр өчен ташламалы ипотека икенчел базарга киңәйтеләчәк;

• 2026 елдан кереме 1,5 яшәү минимумыннан кимрәк булган 2 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналарга түләү кертелә: НДФЛ 6 процент буенча саналачак, ә аерма бер тапкырда кире кайтарылачак.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Татарларда һәрвакыт шулай булды гаиләдә 3-5 бала»

Очрашуга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин йомгак ясады. Ул билгеләп үткәнчә, төбәк парадоксаль вазгыятькә юлыккан – Татарстанда туучылар санының гомуми кимүе фонында күп балалы гаиләләр саны арта.

«Бу вазгыятьне анализларга һәм республика Хөкүмәтенә гаиләләрне ничек кызыксындырырга дигән өстәмә чаралар тәкъдим итәргә кирәк. <...> Татарларда һәрвакыт шулай булды – һәр гаиләдә 3-5 бала, берәү дә 1-2 бала белән генә тукталмады», – диде Мөхәммәтшин.

Ул инвалидларны эшкә урнаштыруга, шулай ук гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән эшне кирәкле дип атады.

«Балалы гаиләләргә ярдәм чараларын күрсәтүгә 32 млрд сум юнәлдерелгән, бу аз сумма түгел. Аларның нәрсәгә кулланылуын карарга, бу мәсьәләне тирәнрәк анализларга кирәк», – диде Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, шул исәптән республика бюджетыннан бу максатларга 17 млрд сумга якын акча юнәлдерелә. Төрле ярдәм чаралары нәтиҗәсендә республикада күп балалы гаиләләр саны соңгы 12 елда 2,3 тапкырга артты.

Ватанны саклаучылар елында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә аерым игътибар бирергә кирәк, диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул МХОда катнашучылар арасында матди ярдәм, эшкә урнаштыру һәм торак белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча актив аңлату эшләре алып барырга тәкъдим итте.

Мөхәммәтшин шулай ук Бөек Җиңүнең 80 еллыгы елында өлкәннәрне озак вакытлы карау системасының мөһимлеген билгеләп үтте. Чөнки бүген республикада 9,3 мең Бөек Ватан сугышы ветераны яши.

«Татар-информ»нан тәрҗемә. Авторы: Наталья Рыбакова





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Нурлат на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.