Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3
4 5
6
7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23 24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Фермерлардан елга нәтиҗә: «Хезмәтебез күренмәсә дә, һәркемнең өстәленә барып җитәбез»

0 84

Быел авыл хуҗалыгы тармагында булган кайбер вакыйгаларны хәтердә яңартып алыйк. Быел фермерларны һава торышы да сынады, ни кызганыч, янгыннар, авырулар да булмый калмады. Узган ел азагында Әтнә районында табылган бруцеллез быел да хуҗалыкларга коткы салды. Ел башында да Кайбыч, Сарман, Яшел Үзән районнарында бруцеллез очраклары турында сүз булды. Кыш башында Балык Бистәсе районы Бикчурай авылындагы хуҗалыкта бруцеллез табылды.

  • Балык Бистәсендә бруцеллез: «Ул керсә, бөтен малларны да юк итәсе»

Бу чирләр Татарстанда мал башы кимүгә бер сәбәп була. Гомумән алганда, агымдагы ел башыннан авыл хуҗалыгы оешмаларында баш саны 9158гә кимегән. 31 районда тискәре динамика күзәтелгән. Иң зур югалтулар – 1000 баштан артык – Алексеевск, Азнакай, Нурлат һәм Тукай районнарында.

  • «Бу – акылсызлык!»: ни өчен Татарстан районнарында терлек саны киметелә

Терлекләрнең санын контрольдә тоту һәм читтән чирләр керүне чикләү өчен, 1 марттан Россиядә авыл хуҗалыгы малларын маркировкалау мәҗбүри булды.

  • Маллар исәптә: «Бер тавык үлсә, шулай ук хәбәр итәсе, төркемдәге баш саны кими»

Сөт җитештерүгә килгәндә, фаразлар буенча, 2024 елда 2,2 миллион тонна сөт җитештереләчәк. Бу – 2023 ел белән чагыштырганда 70 мең тоннага күбрәк. 1 елда терлек һәм кош-кортны тере үлчәмдә җитештерү фаразы үзгәрмәгән – узган елдагыча 514 мең тонна дәрәҗәсендә сакланган.

Язгы чәчү алдыннан фермерларның кәефе бик шәптән түгел иде. Төшенкелек тә сизелде. «Нинди кәеф булсын инде», – дип сөйләгәннәр иде.

  • Игенчеләрнең язгы кәефе: «Бу фермерлыкның соңгы елы булыр инде, дип уйлыйм»

Быел Татарстанда барысы 3,8 миллион тонна ашлык (ашлык кукурузын да исәпкә алганда) җыелган. Фермер, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров сүзләренчә, җыелган уңышның якынча 30 проценты фермерларга туры килә. Республикада җыелган икмәк күләменә буа, Тәтеш, Арча районнары зур өлеш кертте.

Шулай да, урып-җыю вакытына туры килгән яңгырлар фермерларның йөрәгенә тиеп алды.

  • Уракның кызган мәле: яңгыр астында да эшне туктатмаган Саба хуҗалыгы комбайнчылары янында

Умартачылар исә быел да бал кортлары агулану белән көрәште. Бал кортлары май аенда ук үлә башлаган иде. Арча районы Яңа Кишет авылы янында урнашкан умарталыкта бал кортлары күпләп үлде.

  • «Бу хәл безнең өчен гаҗәп»: Арча умартачысының бал кортлары май аенда ук үлә башлаган

Май аенда салкыннар булгач, быел юкә балы булмады диярлек. Умартачылар уңышлары һәм проблемаларын әле күптән түгел генә уртага салып сөйләштеләр.

  • Умартачылар зарлана: «татар балы» юк, җирле бал кортлары үзбәк токымы белән кушыла

Хуҗалыкларда янгын очраклары да булды. Ел башында Арча районы Күлтәс авылында фермер хуҗалыгының техника гаражында янгын чыккан иде, тракторлар янган.

  • Арча районында фермер хуҗалыгында янгын: «Килде пожарка. Янып беткәч...»

Күптән түгел генә Алабуга районының Малореченский бистәсендәге «Мир» терлекчелек комплексы фермасында янгын булды.

Авыл халкын борчыган тагын бер хәл булып алган иде бит әле. Төлкеләр Буа районында яшәүчеләрнең тынычлыгын алган иде.

  • Буада төлкеләр хакимлек итә башлаган: халык ярсый, авыл башлыклары төлке атуны сорый

Менә шундый хәлләр белән истә калган бу ел. Әлбәттә, авыл хуҗалыгы тармагы да «кайный», бик зур чаралар да булды. Районнар үзләре үткәргән бәләкәйрәк чара-бәйрәмнәр, семинарлар да булып торды.

«Безнең исәп – эшләргә»

Ел азагында фермерларның үзләре белән дә сөйләшеп алдым. Алар һич кенә дә зарланмый, булганына шөкер итеп, киләсе елда «эшләргә» дип торалар.

Тәтеш районы фермеры Рәшит абый Зәйнуллинга шалтыраткач, улы Рөстәм белән сөйләштек.

Безнең исәп – эшләргә. Киләсе елда тагын да яхшырак уңыш булмасмы, дибез. Быел да әйбәт булды, Аллаһка шөкер. Игенне әле дә хуҗалыкларга саткалыйбыз. Хәзер 12 сумнан. Кышка таба бәя бераз арта инде. Без инде 2015 елдан бирле эшлибез. Авылда эшләмичә булмый. Киләчәктә терлексез дә булмас инде, алып җибәрергә кирәк булыр. Бер башлаган эш белән барасы иде инде. Башлап, аннан ташлап йөреп булмый бит, – дип сөйләде ул.

Теләче районы фермеры Илдар Сафиуллин:

Уңыш булды, Аллаһка шөкер. Быел элеваторларга 500 тоннага якын бирдем. Арпаны 9 сум 70 тиеннән алдылар, бодайны 10 сум 45 тиеннән алдылар. Көз көне үк җибәрергә дигән фикергә килдем. Безнең хәзер бөртеклеләр әзрәк кимеде, чөнки мин люцерна «симәнәсе» җитештерәм. Хәзер аны арттырырга дип торабыз. Икмәккә бәя юк иде бит, быел әзрәк күтәрелүгә куандык инде. Безнең хезмәт күзгә күренмәсә дә, һәркемнең өстәленә барып җитәбез.

Хәзер туктап булмый инде, без диңгезнең уртасына барып җиттек. Улым миңа нык ярдәм итә. Яз көне чәчү вакытында укыган җиреннән дә рөхсәт бирделәр. Бөтен өмет улыма инде, таянычым ул. Яңа елга тыныч күңел белән керәбез, өметләр зур. Хәзер аякка басып киләбез, мин 2012 елда эшли башлаган идем. Чәчүгә ничек акчаны җиткерергә дип баш ваткан, борчылган вакытлар да булды инде.

Быел һава торышы сынап карады. Уңышны җыйганда яңгырлар булды. Без сабыр иттек инде. Аллаһка шөкер инде, саулык булсын. Яңа елда гаилә белән җыелырга дип торабыз. Гаилә бәйрәме бит.

Фото «Шәһри Казан» сайтыннан алынды

«Алда да эшләрбез дип торабыз, артка китәргә юл юк»

Балык Бистәсе районы фермеры Мәдинә апа Гыйлемханова:

Елдагыча эшләдек быел да. Безнең хәзер 57 баш сыер бар. Быел, Аллаһка шөкер, сөт бәяләре әйбәт. 42 сумнан алып китәләр. Ел башында 25 сум иде. Көзен артты бәяләр. Бу – сөендерде, әлбәттә. Алда да эшләрбез, дип торабыз, артка китәргә юл юк. Бер урталыкка җиттек. Азыкларны да үзебез әзерлибез. Маллар тәэмин ителгән. Аллаһка шөкер, улларыбыз ярдәм итеп тора. Яңа елга да кайталар. 3 малай, 5 онык бар, Аллаһка шөкер. Исән-сау булыйк, хәерле еллар килсен, – дип теләде ул.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Тәтеш районы фермеры Фирдүс Җәләлиев:

Мин рәсми рәвештә 2010 елдан эшлим. Терлекчелекне дә, үсемлекчелекне дә бергә башлаган идем. Хәзер 150 баш ат, 200ләп үгезләр бар. Зарланырлык түгел, эшләдек. Былтыр да әйбәт иде. Зарланмыйбыз, шөкер. Итләрне Казанда ярминкәдә сатам һәм базарларга китерәм. Район ярминкәләренә дә чыгабыз. Сатып алучылар бар, шөкер. Ел башыннан итнең «оптовый» бәясе 30 сумга артты. Ашлыкның да артыгын сатабыз. Әле бодайны 11 сум 50 тиеннән җибәрдек. Киләсе елда да да эшләрбез дип торабыз, күләмне киметмичә эшлисе иде, техника җитәрлек. Былтыр яңа комбайн алган идек, быел яңа трактор алдык, ел саен яңартырга тырышабыз.

Ит бәяләренә килгәндә, ул киләчәктә артыр инде. Менә авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать өлкәсендәге бәяләрне бераз чагыштыру өчен, бер мисал сөйлим. 2017 елда ит ташырга «Газель» сатып алган идем. 500 килограммлы 13 баш үгез бәясенә чыкты. Быел декабрьдә шундый ук машина сатып алдым, аның өчен 40 баш үгез кирәк булды. Шуннан авыл хуҗалыгы һәм сәнәгатьтә арткан бәя күренә инде, – дип сөйләде ул.

Киләсе ел аграрийлар өчен тагын да уңышлы булсын иде. Хезмәтләренең әҗерен күреп яшәргә язсын!





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Нурлат на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.