Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3
4 5
6
7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Бәллүр каләм»: «Журналистика – минем гомерлек чирем, аннан котылмасам иде»

0 1873

Татарстанда Матбугат көнен ел да зурлап бәйрәм итәләр. Быел да ул мөхәррирләрнең ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән матбугат очрашуыннан башланып китте. Шул ук көнне ТР Журналистлар берлеге съездында рәис тә сайланды. «Татмедиа» бинасы янында «Медиапикник» һәм «СМИшная улица» ярминкәсе эшләде.

  • Журналистлар берлегенең ХXI съезды: Шул ук рәис, хезмәт хакы һәм кадрлар проблемасы

Фото: © «Татар-информ» архивы

Журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» XXVII республика конкурсына йомгак ясалу көннең иң көтеп алынган чарасы булды. «Татмедиа» янында төзелгән мәйданчыкка республиканың бөтен матбугат чараларыннан журналистлар җыелган иде. Мөгаен, халыкара чараларда да бу кадәр журналист җыелмый торгандыр.

Аннары иң кызыгы – журналист халкы ул үз бәйрәмендә дә эшли. Чөнки, кабаттан Журналистлар берлеге рәисе итеп сайланган Илшат Әминов әйтмешли, журналистлар язмаган икән, вакыйга булмаган булып исәпләнә. «Әгәр үткәнебез – тарихчылар, киләчәк футурологлар һәм фантастлар кулында булса, хәзерге тормыш журналистлар кулында», – дип белдерде ул.

  • Илшат Әминов: Хәзерге тормыш журналистлар кулында

Ничек кенә кызык яңгыраса да, үзебез язабыз, үзебез бәйрәм итәбез, үзебез сөенәбез. Моны дәрәҗәле кунаклар арасында булган ТР Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева да билгеләп үтте.

«Бәллүр каләм» – профессионализм, осталык бәйгесе. Халык сездән һәрвакыт төгәл, ышанычлы мәгълүмат көтә. Журналист – ул миссия, ул күңел халәте. Хезмәтегез, тормышка, кешеләргә мөнәсәбәтегез, Россия һәм Татарстан дан тоткан һәрнәрсәгә сакчыл карашыгыз өчен рәхмәт», – диде Ләйлә Фазлыева.

Хәрби операция зонасында 4 тапкыр булган журналист: «Иң истә калганы – кешеләр»

Быел «Бәллүр каләм»гә 13 номинациядә 1,5 меңнән артык гариза килгән. «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бәйгенең мәгънәсе гаризалар санында булмавын әйтте. «Ел саен эш үзгәрә. Журналистикада үзгәрешләр артыннан өлгерергә һәм барысын да вакытында үзгәртеп корырга кирәк. Конкурсның мәгънәсе дә шунда», – дип билгеләп үтте Сәлимгәрәев.

Замананың, шул исәптән җәмгыятьтәге тема, тарихи һәм сәяси үзгәрешләр чыннан да беренче булып журналистларга кагыла. Шуңа бәйле рәвештә, бәйрәмдә махсус хәрби операцияне дә искә алдылар. «Һөнәрендә иң яхшысы» номинациясендә җиңүчеләрне Россия Герое Рәсим Баксиков бүләкләде. Ул сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган журналистларны бер минутлык тынлык белән искә алуны сорады.

«Сер түгел, хәрбиләр журналистларны, бигрәк тә хәрби корреспондентларны хөрмәт итә. Аларның үзләре белән коралдан камера һәм микрофон гына бар. Хакыйкатьне сөйләргә һәм кешеләргә мәгълүмат җиткерергә омтылып, алар үз тормышларын куркыныч астына куялар», – диде Баксиков.

«Һөнәрендә иң яхшысы» булып, «ТАТМЕДИА» департаментының социаль медиа бүлегенең баш белгече Равил Мөэминов танылды. 20 еллап телевидение өлкәсендә эшләүче журналистка «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» дигән исем дә бирелде. Ул хезмәт юлын «Эфир» каналында башлый. Күп еллар «Пятый канал»ның махсус хәбәрчесе булып эшли. Соңгы елларда «Татар-информ» һәм «Татмедиа» агентлыгында хезмәт итә.

Равил Мөэминов махсус хәрби операция зонасында 4 тапкыр булган.

Беренче тапкыр сугышны 2008 елда Көньяк Осетия конфликтында күрдем. Мин андагы бәрелешләрдә бик күп туганнарын югалткан кешеләрнең фаҗигасен төшердем. Хәзер дә курку бар. Хәрбиләр үзләре дә «курку исән калырга ярдәм итә» дип әйтәләр. Соңгы тапкыр барганда, без басуда йөк машинасында йөрдек. Егетләр 2 көн элек кенә шундый ук йөк машинасын шартлатулары, 2 кешенең һәлак булуын сөйләделәр. Анда, хәзер дрон очып килер дә безне дә шартлатыр, дип уйлыйсың.

Иң истә калганы нәрсә булды?

Кешеләр. Мин анда гел «бу тостны кешеләрнең күзләре өчен күтәрәм» дим. Хәрби операцияне күргәннәрнең күзләре башкача, аларның карашы тирән. Ул карашта аларның сиңа караганда күбрәк белгәннәре, үзләре өчен нәтиҗәләр ясаганы укыла.

«Ник бу һөнәрне сайладым икән?» – дип уйлаганым булмады»

«Һөнәрендә иң яхшысы» номинациясендә икенче җиңүче – ДТРК «Татарстан» корреспонденты Айзилә Батырханова. Ул бәйгегә «Уйнагыз, гармуннар» тапшыруын тәкъдим иткән. «Гармун моңын, аның тавышын телевизор экраннары аша яңгырату, онытылып барган көйләрне кабат искә төшерү, үзешчән гармунчыларыбызның тарихлары белән таныштыру – олы максатыбыз. Хәтта Березовский шәһәрендәге шахтага төшеп, 512 метр тирәнлектә гармун тавышын яңгыраттык», – диде Айзилә җиңүеннән соң. Ул бәйгедә җиңүчеләр арасында иң яше иде.

Тантана буласы көн алдыннан төнлә йоклый алмадым. Көтмәдем түгел, күңелемнән бик көттем мин ул җиңүне. Гариза биргән вакытта да догаларымны укый-укый: «Эх, матур эшләремнең матур билгесен күрергә язсын иде», – дип теләдем. Журналистлар берлеге сайтында финалистлар арасында исемемне күргәч, ничек сөенгәнемне белсәң икән! Иң-иң журналистлар арасында исемемне күрү – бу минем өчен үзе бер җиңү иде! Ә тантанада кисәк кенә фамилиямнең беренче хәрефләрен ишеткәндә каушап киттем. Әлегә һавадан төшеп җитеп булмый. «Бәллүр каләмем» белән бәхет дулкынында йөзәм. Барысы да котлый! Иң мөһиме «лаеклы җиңүең белән» дип котлыйлар. Шунысы иң рәхәте! Үземне генә түгел, әти-әниемә шалтыратып та котлыйлар. Әти-әнием горурлыгы булу – зур бәхет, – дип уртаклашты Айзилә.

«Журналистикага тугрылык өчен» номинациясендә «Нурлат-информ» журналисты Резеда Гыйняева һәм «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясеннән Алсу Әсхәдуллина җиңү яулады. «37 ел гомеремне журналистикага багышладым һәм бер генә тапкыр да: «Ни бу һөнәрне сайладым икән?» – дип уйлаганым булмады. Журналистика – минем өчен эш кенә түгел, ул тормыш рәвеше», – диде Резеда Гыйняева, җиңүеннән соң.

«Туган тел» номинациясендә «Яңа гасыр» телекомпаниясенең Магнитогорскидагы корреспонденты Гөлдар Хафизова җиңде.

1991 елда бүленеш буенча җибәрделәр. Теләп алган, яраткан эш булмады. Остазларым гына бу эшкә мәхәббәт уяттылар. Җиңүемне мин көтмәдем. Бу – безнең команданың җиңүе. Без нәрсәгәдер дәгъва итмичә генә эшлибез. Эшебезне күрсәтәбез дә, үзебез артта калабыз, – диде ул.

«Бәллүр каләм»дә «Мультимедиалы редакция», «Иң яхшы район (шәһәр) редакциясе», «Ел фоторепортеры», «Ел телеоператоры», «Нәтиҗәле матбугат хезмәте», «Популяр блогер» һәм башка номинацияләрдә җиңүчеләр ачыкланды.

  • «Бәллүр каләм» республика бәйгесе җиңүчеләре – тулы исемлек

Машина иясе – 50 ел журналистикада эшләүче Риман Гыйлемханов

«Бәллүр каләм»нең көтеп алган иң матур мизгеле – Гран-при тапшыру. Аны ел да һөнәрдәге уңышлары, эшләгән эшләре өчен танылган журналистларга бирәләр. Быел аңа «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Риман абый Гыйлемханов лаек булды. Ул – 50 ел гомерен журналистикага багышланган мәшһүр журналист. Хезмәт юлын Риман Гыйлемханов 1974 елда телевидениедә башлый.

Аның исеме яңгырауга бөтен халык торып басты. Риман абый бу җиңүне көтмәгән иде булса кирәк, күзләре яшьләнде. Аңа ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева «Лада Гранта» ачкычларын тапшырды.

Сөйләп булмый әле. Олыгайган саен күңел йомшара икән ул. Югалып калдым, дөресен генә әйткәндә. Бер уйласаң, күпме гомер үтелгән, шул ук вакытта яңа гына эшли башладым кебек тоелып китә. Мин гомергә иҗат кешесенә сокланып яшәдем. Журналистика – минем гомерлек чирем, бу чирдән котылмасам иде, – диде Риман абый.

Каршына тезелеп баскан яшь журналистларга карап, матур теләкләрен дә теләде.

Бөтенесе таныш йөзләр. Сезгә – яшь журналистларга карап торуы бик күңелле. Сез – безнең киләчәк, бүтән кешегә ышана торган түгел. Шуңа күрә эшләгез, «дерзайте»! Барысы да әйбәт булыр, – диде Гран-при иясе.

Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

Бөтен журналистика дөньясы әлеге җиңү өчен эчкерсез сөенде. «Ватаным Татарстан» бүген бәйрәм итә», – диде арабыздан беребез. «Бәллүр каләм» һөнәрдә иң яхшыларын билгеләүне дәвам итсен, республикада журналистика өлкәсе үскәннән үссен иде.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Казани прошел финал фестиваля чувашской рекрутской песни

Финансирование дорожной программы Татарстана в 2026 году планируют увеличить на 5,1 млрд рублей

В Казани наградили победителей «Школьной волейбольной лиги» сезона 2025–2026

Открытые окна, водоемы, питбайки: эксперты о рисках для детей в летние каникулы


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Нурлат на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.