Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3
4 5
6
7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Янган өйдән 3 баласын алып чыккан ана: «Ярый әле балалар куркып аякка сарылды»

0 666

17 февраль көнне Нурлат шәһәрендә янгын чыга. Фаҗига нәтиҗәсендә 4 бала һәм әни кеше бернәрсәсез урамда кала. Янгын чыкканда Гөлия Монасыпова 3 кечкенә баласы белән өйдә була.

Ут иртәнге унынчы яртыларда чыкты. Бу – шимбә көн. Олы кызым мәктәптә, калган кечкенәләре өйдә иде, – дип сүз башлады ул. – Без балалар белән залда идек. Мин каты янган ис сизеп алдым. Башка, беренче булып, аш бүлмәсендә берәр нәрсә җылытырга куйганмын да онытканмын, дигән уй килде. Залдан чыкканда икенче каттан көчле төтен килүен күреп алдым. Шунда янгын икәнне аңладым, әмма барыбер чабып мендем. Икенче кат дөрләп яна иде.

Минем каушап калдым. Үзем «Я Раббым» дип Ходайга ялварам. Кире чабып төшеп, чиләккә су тутырып алып менеп сибеп карадым. Тагын бер тапкыр шулай су сиптем. Шунда сүндерә алмавымны аңладым, чөнки инде беренче кат төтенгә тула башлаган иде. Балалар «Янабыз! Янгын!» – дип елаша. Ярый әле балалар өй буенча таралып китмичә, куркып, аягыма сарылдылар, миңа ябыштылар.

Кемнеңдер өстенә кидердем, кайсысындыр юрганга төреп күтәрдем дә чыктым, күтәрдем дә чыктым балаларны. Дөресен генә әйткәндә, бу мизгелләрне аерымачык хәтерләмим дә, – ди ул, яна башлаган вакытны искә төшереп.

Югалып калган Гөлия, балаларын урамга алып чыккач, янгын сүндерү хезмәте телефон номерын җыеп, фаҗига турында хәбәр итеп өлгерә. Шунда ул хәлләрдән бераз булса да айнып, документларны алып чыкмаганын исенә төшерә.

Мин бөтен документларны да фикс-прайс пакетына салган килеш, өс киемнәрен элә торган элгечкә элеп куйган идем. Аны миннән күп кеше нишләп документларны шулай саклавымны сорый иде инде. Мин гел әйтә килдем: берәр нәрсә була калса, янгын чыкса, дип, документларны шулай сакладым. Мин өйгә кире кергәндә, анда инде беренче кат та дөрләп яна иде. Пакетны эләктердем дә чыгып чаптым. Этне бәйдән ычкындырдым. Балаларны күтәреп, күршеләргә чабып кердем. Бу вакытта бөтен өйне ут камап алган, дөрләп яна иде... – ди Гөлия.

Фото: © Гөлия Монасыпованың шәхси архивыннан

«Үз өемә кайтасым килә», – дип елый балалар»

Гөлия Монасыпованың йорты бурадан була, эче вагонка белән ясалган. Әлеге йортны Гөлия ире белән ипотекага алган булалар.

Без шушы йортны сатып алдык. Өебез иминиятләштерелмәгән иде шул. Мин бит «созаемщик» кына, ә моны элеккеге ирем эшләргә тиеш булган. Ә ул башка шәһәрдә тора. Ирем белән без, әле кечкенә балага 1 яшь тә тулмаган иде, аерылыштык. «Мин сине башка яратмыйм», – диде дә, мине 4 бала белән калдырып, чыкты да китте. Тормышымны әкренләп җайга салган идем инде үземчә. Балаларга акча ала идем, ипотекасын да, балалар бакчасын да түләп бардым. Әтиләре дә балаларга ярдәм итәргә тырыша инде, – ди ул, гаилә хәлләрен аңлатып.

Гөлия берүзе 4 бала тәрбияли. Иң олы кызлары Мәрьямга тиздән 12 яшь тула, Әмингә – 6, Әмирәгә – 4, ә иң кечкенәсе – Рәйханга кичә генә 2 яшь тулган. Балалары күргәнне әле һаман да оныта алмыйлар.

Мәрьям мәктәптә булганда, бөтен кеше: «Янгын, янгын!» – дип видео караганнар. Кызым шуны күреп алган да безнең йорт икәнен аңлаган. Аның болай да йөрәге сәламәт түгел. «Минем хәлем начарланды, башым әйләнә башлады, әни. Елый башладым», – дип сөйләде ул миңа. Ул безне кечкенәләр белән йокларга ятканнар да янып үлгәннәр дип курыккан. Мәктәптән өйгә кадәр аны шәфкать туташы озата килде. Ул әле хәзер дә: «Үз өемә кайтасым килә», – дип елап ала.

Иң кечкенәсе аңлап та бетермәгәндер. Әмин инде: «Без йортсыз калдык бит», – дип борчыла. Балалар борчылмасын, кайгырмасын дип, ялганлап та бетердем инде. Аны сүндерделәр, ремонт ясадык та саттык, дип тә карадым. Бүген төнлә 4 яшьлек кызым кинәт кенә сикереп торып: «Әмин, янгын, янгын!» – дип акырып елап җибәрде. Уятып, тынычландырдым инде...

Кичә генә янгын чыгу нәтиҗәләрен алдым: ут икенче каттагы электр чыбыкларының кыска ялганышы аркасында килеп чыккан. Ул чыбыклар вагонка астында бит. Кем белгән аны, ул бәлки, төнлә үк тотынгандыр да, әзрәк пыскып утыргандыр. Ярый әле ут төнлә чыкмады. Иң мөһиме: балаларым исән-сау, – дип шөкер итә күп балалы ана.

Фото: © Гөлия Монасыпованың шәхси архивыннан

«Йорт торгызырлык хәлдә түгел»

Гөлия аңлатуынча, янгын сүндерү хезмәте дә тиз генә алар урамына кереп җитә алмый.

Янгын сүндерү машиналары бик озак килделәр. Кары күп булды бит, юлларны чистартсалар да, бик яхшы түгел иде. Янгын сүндерү машиналары галәмәт зур бит, юлга сыймыйлар. Батып калып, безгә кадәр көчкә килеп җиттеләр.

Күршеләр дә: «Чакырдыгызмы янгын сүндерүчеләрне, ник килмиләр», – дип, кат-кат сорады. Күршеләргә ут тимәде, Аллага шөкер. Анда газ хезмәте килде, газны яптылар, утны сүндерделәр, – ди ул.

Йорт торгызырлык хәлдә түгел, кап-кара буралары гына тырпаеп калган. Гөлия өйдән, документлардан кала, берни дә алып чыга алмаган.

Бернәрсәбез калмады бит безнең. Кечкенәсен, гомумән, бер юрганга төргән идем. Кер юу машинасы, суыткыч кебек электр җиһазларының тимерләре генә калган.

Мин хәзер банкротство ясатырга йөрим. Булмаган өй өчен тагын 11 ел түләп булмый бит инде. Әле минем торак табып, 4 бала да күтәрәсем бар, – ди ул.

Фото: © Гөлия Монасыпованың шәхси архивыннан

«Ярдәм итүчеләргә бик зур рәхмәт»

Гөлия хәзерге вакытта балалары белән әти-әнисендә – Яңа Иглай авылында тора.

Монда йортта уңайлыклар да юк, авылдан мәктәп, балалар бакчасына йөрү дә кыен. Мин шәһәрдә, арендага алып торырга булса да, йорт, фатир эзли идем. 2024 ел – күп балалы гаиләләр елы, ди бит. Бәлки, торак белән булса да, ярдәм итәрләр.

Ирем кайткан иде, әлегә олы кызыбызны ул йөртә мәктәпкә. Мине дә төрле кәгазь эшләре белән Башкарма комитетка, социаль яклау бүлегенә дә алып бара, – дип аңлатты ул.

Гөлия сүзләренә караганда, авыр хәлдә калган гаиләгә бүген бик күп кеше ярдәмгә килгән.

Кешеләр бик ярдәм итә. Бик күп кием китерделәр, әле хәзер дә барысын да карап бетерә алганым юк. Кайбер кешеләр яңа киемнәргә чекларын да куеп җибәргәннәр хәтта. Әлмәттән яңа үтүк һәм микродулкынлы мич сатып алып «бла-бла кар» аша җибәрделәр. Ярдәм бик күп, барча кешегә дә бик рәхмәтлемен.

Ходай исәнлек бирсен, малны һәм башкасын эшләп табып була, – дип күңелен төшерми Гөлия.

Ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен мәгълүмат: 89534065797 (Батдалов Ирек Хамзинович – Гөлиянең әтисе). Әлеге телефон номерына «Сбербанк» картасы беркетелгән.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Казани прошел финал фестиваля чувашской рекрутской песни

В Казани наградили победителей «Школьной волейбольной лиги» сезона 2025–2026

Финансирование дорожной программы Татарстана в 2026 году планируют увеличить на 5,1 млрд рублей

Открытые окна, водоемы, питбайки: эксперты о рисках для детей в летние каникулы


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Нурлат на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.